• 20.12 Ретро-шоу "Мы из СССР". КСК Уникс
  • 20.12-10.01 Планетарий "Новогодние ёлки", Казанский планетарий, пос. Октябрьский
  • 22.12-30.12 "Әйт әле, Күбәләк". Музыкаль мистерия премьерасы. Казан татар Яшь тамашачы Театры спектакле.
  • 24.12-29.12 "Шүрәле белән Яңа ел". Г.Тукай әдәби музее
  • 27.12-08.01 "Забытое письмо или приключение козлика Яши", ТЦ Сувар Плаза
  • 28.12 Чиполлино. С.Сәйдашев ис. концертлар залы
  • 03.01-10.01 «Тайна Снежной Королевы». Казань-Арена
  • 03.01-10.01 Квест-шоу «Сон в новогоднюю ночь». Казань-Арена
  • 04.02 "Пикник". Уникс.
  • 07.03 Сергей Пенкин. Пирамида
Туган көннәр
  • 19 Декабрь Эльмира Закирова
  • 19 Декабрь Илдар Закиров
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • 19 Декабрь Фәйзулла Туишев (1884-1958)
  • 19 Декабрь Фәрит Яруллин (1913-1943)
  • 21 Декабрь Мәхмүт Хәсәнов (1927-1990)
  • 21 Декабрь Роза Хәбибрахманова (1941-2011)
  • 22 Декабрь Ләйсән Дусаева
  • 22 Декабрь Мостафа Ногман (1912-1976)
  • 22 Декабрь Эльвира Розали
  • Т-40 АМ тракторын колыннар, тайларга алыштырам. Трактор бик яхшы хәлдә. Бәясе 120000. Чаллы. 8 917 224 42 79
  • Казанда Азино-2 Глушко ур. тирәсе бер бүлмәле фатирга 2 мөселман кызын кертер идек. Кыска вакытка (2 ай минимум). Фатир пөхтә, мәчет каршында, инфраструктура киң. Бәясе 10 000 сум. Үзем хуҗа, шуңа наценкасыз, квартплата шул бәягә кертелгән. 89196379022
  • Казанда ялгызы яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ, инсафлы, мөселман динле татар әбине (апаны) авыл җирендә яшәргә, тәрбиягә алыр идек. Калганын күрешкәч аңлашырбыз. 89178688432
  • Йортларны эчке яктан бүлү, идән, түшәм, тәрәзә уеп кую, ишекләр урнаштыру һ.б. эшләрне башкарабыз. Мунчаның эчке эшләрен под ключ эшләп бетерәбез. Кирпечтән морҗа чыгарабыз. тел.89178882689
  • Сатыла яхшы торыштагы а/м ВАЗ 21099. Азнакай районы. 89178548141
  • д.Тюрюш Муслюмовский р-он. Продам дом. Подведено центральное электро, газоснабжение. Документы готовы. 420 тыс.руб. Торг. т.89179319716 Альфия.
  • Буш вакытта компьютерлар карыйм, очсыздан гына 89274777699
  • Бик яхшы хәлдәге, бераз киелгән норка тун сатыла, размеры 50-52. Бәясе кыйммәт түгел.(Казан) 89172986344
  • Актаныш. Сатыла Шевроле Нива, 2007, 78000 км, кызыл, яхшы хәлдә. 250000 сум. 4 шт 13ле шиплы тәгәрмәч, 6000 сум. 89874139091
  • Иртәгә Чаллыга барып кайтучы юкмы, ГЭСтан әйбер апкайтырга иде, акчасын түләр идек. 89003223205

 

 

 
Архив
 
Loading...

 

01.10.2008 Милләт

ИҖТИМАГЫЙ ОЧРАШУЛАР САК АСТЫНДА

ТИҮ бинасы сак астында. Моңарчы анда вахтада татар апалары тора иде. Сак Хәтер көне узганчы булачак.

Иҗтимагый җыелышлар һәм мәдәни очрашулар уза торган бинада очрашыр өчен рәсми рөхсәт кирәк булачак, дип татар конгрессында эшләүче аноним чыганак әйтте. "Бина безнеке, анда тәртип булырга тиеш", дип саный ул.

 

САКЧЫЛАР ХАЛЫКТАН САКЛАР ӨЧЕН ЯЛЛАНГАН

 

Сакчылар "Астра" оешмасыннан 12 үктәбер көненә кадәр бинаны килүче яшьләрдән, кешеләрдән саклап торырга ялланган. Сакта торучы "Азатлык" хәбәрчесенә, "техник сәбәпләр аркасында" бина ябылып торыла, дип тә белдерде.

 

Бюджет хисабында утыручы бинаны шулай иттереп анда аек очрашулар ясаучы үзфикерле халык агымыннан туктатып торачаклар.

 

ТӨП СӘБӘП НӘРСӘДӘ?

 

 Бу бинада соңгы айда “Шәрык” клубы очрашулары, яңа оешучы татар журналистлары клубы һәм Хәтер көнен оештыру комитеты чаралары узып торды. Бинага көчәйтелгән сак куюга соңгысы төп сәбәп булгандыр, дип Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре әйтә. Җитәкчеләре Юныс Камалетдинов: "Безне шулай иттереп Хәтер көнен ясаудан тыярга телиләр", диде. 

 

ХӘТЕР КӨНЕН ОЕШТЫРЫРГА АЛЫНСАҢ

 

Юныс Камалетдинов һәм активист Айрат Хәтмулла бинага кеше күп килә башлавы, Хәтер көненә ныклы әзерлек башлану конгрессның, аерым алганда шунда эшләүче Тәлгать Бариевның ачуын чыгарды, дип исәпли. Бариевне “эшләми торган”, рәсми хакимияткә "якын торган" ТИҮ җитәкчесе, дип атыйлар.

 

Тәлгать Бариев исә киресенчә, каршы якны "шайка" дип атый. Бина Хәтер көненә кадәр ябылып торылачак,  ди. Аннары да бинага “фейс контроль” белән кертәчәкләр, ди ул.

 

Хәтер көнен рәсми рәвештә теркәлмәгән ТИҮ (Юныс Камалетдиновлар тарафы) оештыра алмый, ди Тәлгать Бариев. Ә рәсми теркәлүе булса да "активистлары булмаган һәм эше күренмәгән" Тәлгать Бариев ТИҮсе Хәтер көнен үзе генә ясый алырмы? Юк. Быелгы Хәтер көнен 2008 елда узган өченче форумыннан соң активлаша башлаган Татар яшьләре форумы оештырачак, ди ул.

 

БИНА БУРЫЧЛАРДАН КОТЫЛЫП САКЛАП КАЛЫНГАН

 

Бу бинага 2007 елда да Бөтендөнья татар конгрессы узган вакытта  кораллы сак куелган иде. Элек ТИҮ бинасы буларак билгеле булган бина бүгенге көндә “Казан” милли мәдәни үзәге карамагында, ди Тәлгать Бариев. Бариев, алар карамагына күчереп кенә бинаны бөлгенлектән һәм бурычлардан коткарып, исән-имин саклап калып булды ди.  “Казан” үзәгенең дә,  татар конгрессының да җитәкчесе булып Татарстан депутаты,  "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте вәкиле Ринат Закиров эшли.

 

КОНГРЕСС БЕЛӘН МИЛЛИ ХӘРӘКӘТ

 

Татарларны Казанга җыеп бәйрәмнәр һәм фикер алышуларны еш ясаучы  конгресс һәм Казанда татарлык юкка чыгарыла дип пикетлар, даими кыю белдерүләр ясаучы милли хәрәкәт арасында уналты еллык каршылык бар. Ул 1992 елдан ук барлыкка килгән. Милли хәрәкәт  үзен кизүгә алу яки юкка чыгару өчен конгресс ясалды, дип әйтә килде. Тик соңгы елларда милли фикерле Фәүзия Бәйрәмова кебек аерым авторлар белән татар конгрессы тыгыз хезмәттәшлектә тора. Шуңа күрә аның каршылыгы һәр милләтчегә дә кагылмый.

 

Ә даими эшләп һәм халык фикерен җиткезеп торучы хәрәкәт юлбашчысы Юныс Камалетдинов исә "кадерсез" булып чыккан.  татар конгрессы җитәкчеләрен ачык сәясәт ясамауда, латиница яки милли мәгариф кебек әйберләрне аяк терәп саклап калу өчен көрәшмәүдә, урамнарда өшеп пикетлар ясаучыларга карата шәфкатьсезлек күрсәтүдә гаепли. "Ә ярдм итү мөмкинлекләре бар аларның, аларның эше шул бит", ди ул.

 

Бүген конгресста эшләүче Тәлгат Бариев исә Камалетдинов ягын "имансызлыкта" гаепли. Бариев Камалетдинов тарафдарларын милләтпәрвәр Рәшит Ягъфәровны хаста ясадылар дип тә уйлый.

 

БАШКА ОЧРАШУЛАР?

 

Пәнҗешәмбе көнне ТИҮ бинасында "Шәрык" клубы җыела. Активистларын кертерләрме, иртәгә күренер. "Без барыбер киләбез", ди Наил Нәбиуллин. Ә якшәмбе көнне шул ук бинада татар журналистлары клубы җыелышы да булачак иде. Анысын Журналистлар йортында күчерделәр кебек, ди Тәлгать Бариев. Ул клубны оештыручы Искәндәр Сираҗи белән исә сөйләшеп булмады.

 

---
Азатлык
№ --- | 01.10.2008
Азатлык печать

               

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№59 (7354) / 11.10.2008 11:10:09
№57 (7027) / 06.10.2008 14:03:35

Бәйләнмәгез Җимешкә!

№56 (7023) / 06.10.2008 13:47:38

Именде икен чиклевек. (белмегеннерге: именде де бар чиклевек)

№55 (6929) / 04.10.2008 11:38:57

тотлыга-тотлыга ни булешэсез сез монда?

№54 (6927) / 04.10.2008 01:59:58

Арчан 04.10.2008 01:39:39
ОПЕЧАТКА, КИРКИРӘКМИ!!! диюем. Ә бу сүзләр урысчага тәрҗемә өчен түгел, татарча сөйләшүчеләр өчен. Постны укып бетер.

№53 (6925) / 04.10.2008 01:39:39

batiy, алдый-алдый ни алдаганын анламый башлады инде. тэржмеэ итегез эле зинахар урысчага димме инде

"яшерен эшләрдә хатын кызлар әз файдасы. Ә бәйсезлек өчен көрәштә яшерен эшләр дә эшләргә кирәк, шуңа күрә азатлык өчен көрәштә хатын-кызларга нык таянырга кирәк"

"в делах потойных женщины мало к чему угодны. а в борьбе за . . . надо дела и тайные свершать, поэтому в борьбе за . . . женщинам надо крепко заслоняться" анламыйм кыскасы

№52 (6924) / 04.10.2008 01:31:13

Ужас, кыз кешеләр. По-паөаски сөйләшик диләр:-)
Үз егетләрегез белән сөйләшегез.
Мансур - совет бер: мондый кызларга вакыт сарыф итмик.
Шулай ук сезгә азатлык кирәкми диюче урысларга, чөеки бу аларның эше түгел. Без бәйсезлек иглан иткәч, алар бары тик моның белән килешергә мәҗбүр булачак.
Шулай ук, яшерен эшләрдә хатын кызлар әз файдасы. Ә бәйсезлек өчен көрәштә яшерен эшләр дә эшләргә кирәк, шуңа күрә азатлык өчен көрәштә хатын-кызларга нык таянырга кирәк.

№51 (6921) / 04.10.2008 01:13:57

Жимеш 03.10.2008 12:43:24

1)Син дураккамени мине саныйсың, үзең аңлады дип? Җенесе юк дип әйтү түгел, бәйләнергә кирәкми, алай әйтмә тегеләй әйт дип диюем, аңламасаң.
2)Нинди никтан язуым синең эш түгел. Хан булырга теләп милләтне бүлүчеләр күп, мин моңа каршы, аңламасаң?
3)Хәзер аңлаешлы язганмындыр?

№50 (6914) / 04.10.2008 00:24:11

сугыша калсагыз мине дэ чакырыгыз

№49 (6909) / 04.10.2008 00:05:25

Ну, тырышабыз инде, жимеш!!!

№48 (6905) / 03.10.2008 23:57:51

ээээ, шулаймени? Менэтрэк, менэ бит эй! эбэзэтелне табам шул, патамушчтоо тырышам. шэп эйттен слушай.

№47 (6902) / 03.10.2008 23:56:22

Кем ничек кабул итэ инде. Телэсэ нинди суздэн гаеп эзлэргэ тырышасын икэн, аны эбизэтелне табасын.

№46 (6900) / 03.10.2008 23:53:10

ярар, чыкырырбыз, приказ понял, есть товарищ Мансур!
карале, Мансур, син гел шулай боерып сойлэшэсенме? тегенеэшлэгез, моны эшлэгез, фэлэн итегез тогэн итегез дип сойлэщмжэле минем белэн, мин бит все таки девушка

№45 (6899) / 03.10.2008 23:48:35

Хэтер конен мин оештырмым, аны бер кеше генэ оештыра ламый, ул гмуммилли чара. Аны Узебез хэрэкэте дэ узе генэ оештырмый, лэкин бу хэрэкэтнен дэ олеше аз булмас дип белэм.
12 нче октябрь конне булачак, барлык дусларыгызны, туганнарыгызны чакырыгыз.

№44 (6898) / 03.10.2008 23:41:31

мин Хэтер коненэ чыгам. олешкэ килгэндэ исэ Жимеш тэ басып ненормальный сузлэр кычкырып торыр дип омтлэнмэ. ул искэ алу коне, ул сагш коне. ул конне барыбыз да мэчетлоэргэ барып бабаларыбыз рухына дога кылса мэгънэгэ туры килер иде. Хэтер конен икегэ аерып коннэрн буталап ятканда син кая иден Мансур? анлавымча,Хэтер конен син оештырасын булып чыкты. э мин уйлаган идем аны УЗЕБЕЗ хэрэкэте оештыра дип...

№43 (6896) / 03.10.2008 23:32:31

Хэтер коненэ чыгасызмы?
Хэтер конен оештыруга нинди олеш кертэсез? Менэ эш белэн исбатлагыз.

№42 (6890) / 03.10.2008 23:09:54

так! Встать! Суд идет!

№41 (6888) / 03.10.2008 23:04:29

Манср акыллым, минем чын исемем бар. шул жавап сине канэгатьлэндерэме?

№40 (6887) / 03.10.2008 23:01:33

Мансур абый Мансур абый, а мона мин сезгэ бер сорау бирэм Мансур абый, менэ сез язмаларыгызда Бик яхшы, бик бай яшэгэннэр. дигэнсез. шул унайдан сезгэ сорау бирэсем килэ, Мансур абый. Бик яхшы, юик бай яшэу ул сезнен генэ хыялыгызмы эллэ ул Шарык клубынын да куптэнге хыялымы? зинхар жавап биргэндэ сромничать имэгез яме, Мансур абый, ничек бар шулай эйтегез.

№39 (6886) / 03.10.2008 22:59:19

"Тукайлар заманында, "Шэрык" клубы оешканда, анын старшиналар советы да, рэисе дэ булган. Бик яхшы, бик бай яшэгэннэр."
ну бай яшэргэ никто никому не мешает. Ну иганэче тап та йоре матчларга...
шул чал тарих дип ябышып ятма инде,Мансурчик, ишегалдында 21 гасыр, бераз рэислек институтыннан арынып, узен дэ иреклектэ яшэп кара, башкаларга да андый момкинлек бир. Партия, комсомол хэм пионерлар дружинасы заманасы утте бит инде...

№38 (6885) / 03.10.2008 22:38:50

Жимеш, синен чын исемен бармы?
Матчларга бару ул - бары тик эш юнэлешлэренен берсе генэ. Менэ хэзер Хэтер коненэ эзерлек бара. Килэсенме? Син Хэтер коненэ нинди олеш кертэсен?
Неформальный дигэннэн, тарихны укырга кирэк. Тукайлар заманында, "Шэрык" клубы оешканда, анын старшиналар советы да, рэисе дэ булган. Бик яхшы, бик бай яшэгэннэр.
Мина килгэндэ, рэислек кирэкми, мина эш кирэк. Кешегэ аяк чалу юк, бер кемне дэ тыймадым.

Сораулар кая сон?

№37 (6883) / 03.10.2008 22:29:56

Мансур, тозе син хыялындагы оешманы, пожалуйста, флаг в руки уз ешман бар бит синен, ник сон син башкаларга аяк чалырга булдын? Шарык гомер гомергэ неформаль клуб булган, нинди теркэлу сойлисен син! Фэлэн-фэлэн оешманын житэкчесе дигэн корочка кирэкме сина? чыны шулмы? син бик карьерист ахрысы. ну шулай итеп карьера ясамыйлар бит инде. Шарык ул бренд, анлыйсынмы, бренд, э син аннан файдаланып матчларга йормэкче, билет ал да бар. тагын шуна кайтарып калдыр Шарыкны, кызыктыра имеш халыкны, безгэ килсэгез корочка бирэм ул корочка белэн матча кереп була. ФУ!

№36 (6880) / 03.10.2008 22:10:37

Айдар абый, рэхмэт эйтергэ дэ оныттым!
Нинди соаулар бар, барысына да жавап бирэм. Языгыз.

№35 (6879) / 03.10.2008 22:06:31

Сэлам, ил!
Мина суз тидермэгэн кеше калмагандыр инде интернетта.
Мин бит бинаны япмадым, андый хокукым да юк. Кызганычка, мин дип уйлыйлар шул! Бу буталчык ситуациядэн берэр юл эзлэу генэ ул. "Шэрык"кэ керер, йорер очен, билгеле, алга таба пропусклар кирэк булмаячак, лэкин аларнын кирэге чыгачак. Белэсенме нэрсэдэ? Менэ хэзер "Ак барс" командасы белэн сойлэшу алып барабыз, уеннарга шунын белэн бушлай кереп булса, бу начармы? Беркем начар эйтэ алмы. Башка шундый чаралар булырга момкин. Аннары син узенне "Шэрык"тэн икэненне исбатлый аласын. Начармы бу? Кемгэ зыян?
Сугегез, эшэке сузлэр языгыз... Миннэн упкэлэу юк. Вакыт уткэч, барысы рэтлэнер, Алла бирсэ. Кемнен кем икэне куренер

"Шэрык" клубынын эшчэнлеген мин бары тик кичэлэр уткэрудэ, чэй эчудэ генэ курмим, ул торле юнэлештэ эшлэргэ тиеш.
Яшьлэр дискотека да оештырырга, мэктэпкэ дэ керергэ, матбугатыбыз очен дэ эшлэргэ, спортны да онытмаска....... тиеш дип уйлыйм, менэ горлэп эшли торган хэм хэзерге заман талэплэргэ ќавап бирэ торган оешма.

Ник безнен оешмалар социаль моментларны исэпкэ алмыйлар? Яшьлэрне бу оешмалар яклый алалармы? Юк.
"Шэрык" клубынын берэр егет яки кыз авырып китсэ, ана оешма булыша аламы? Юк.
"Шэрык" клубынын нэрсэсе бар сон хэзер? Бинасы юк, телилэр куып чыгаралар, телилэр икэн, юк. Клубнын акчасы юк, менэ шул финанс ягын карарга кирэк
"Шэрык" клубынын фикерен тынлыйлармы? Кем тынлый? Тынлаучы да исэпкэ алучы да юк.
Мин боларны бик куп саный алам.
Шул мэсьэлэлэрне бераз булса да хэл итеп бетерэм хэм яшь кешегэ ботен нэрсэне калдырам дигэн идем. Клубка яшь, ометле, кон-тон эшли торган кеше кирэк.
Лэкин шуларны эшли башлауга ук, аяк чала башладылар. Кайвакыт ботен вакыт, сэламэтлек шул разборкаларга китеп бара. талашмыйча, хэр кеше уз эшен башкарса, менэ без молодец булыр идек!!!

Регистрациягэ каршы килучелэр бар, булсын. Алар кирэк тугел икэн, башкаларга комачауламасыннар. Ул эйбер кирэк булмаса, регистраћияне башка оешмалар да ясамас иде.
Саратовта "Сарытау" оешмасы регистрация узган, бик шэп яшилэр. Узлэрен "Шэрык" клубы эгъзалары дип санаучылар шунда барып карасыннар иде башта. Монда казанда гына утырып фикер йортэлэр. Мин аны мескенлек дип саныйм. Донья инде куптэн алга киткэн. Бу яшьлэрне телэсэ нэрсэ белэн алдап, томана калдырмакчы булалар.
Екатеренбург, Томэн, Тольятти... бик куп алар, бу шэхэрдэге оешмалар белэн мин бэйлэнеш булдырдым, алар белэн эшлэргэ кирэк безгэ. Менэ алар регистрация утеп, рэхэтлэнеп хокумэт акчасын ала лалар, грантлар хэм башка система бар. Безне алдалыйлар, регистрация кирэкми дип. Без налог тулибез, шул акча - безнен акча, аны хокумэттэн алып, милли эшлэргэ сарыф иту дорес булыр иде.

Биклэнеп, узара сугышып тугел, бары тик сойлэшеп, амбиция, шэхси яратмауны онытып эшлэу юлы булырга момкин, безнен башка юлыбыз юк!!!

№34 (6877) / 03.10.2008 21:58:48

Айдар абыегыз, жжет тугелме? Мансурны монда бик яхшы белучелэр куп. Ул рекламага мохтаж тугел. Шарыктан ирек рухын чыгарды, Саубанны китерде,аны субботадан куды, аннары четвергтан да куды. Аннары клубны ябып куйды. Тагын ачканнары икэн. тагын ябасы килэ инде. Обязательно башкаларныкын ябасы. Эчкерсезлеккэ килгэндэ, курсэтте инде форумда. Бер ай элек.

№33 (6876) / 03.10.2008 21:54:38

Айдар абый, шуннан? кемнендер тулай тораклы булуыны кул чабабыз хэм сорауны тагын бер тапкыр кабатлыйбыз - Шарык ни сэбэпле шушы хэлгэ калды? Мансур -язсын мин гаепле тугел дип, мина мэслэн аны гаепле дип эйттелэр хэм башка фикер ишетмэгэч мин ана ышандым. Мансурдан сорыйм, ул хаман тату булыйк фэлэн итик кебегрэк майский митингларда кычкыорган кебек утыра. по существу бу сорауга жавап тэки эйтелмэде, эллэ ул бу сайтка узенен президиум президенты буларак фикерен элуне кирэк дип тапмыймы? сайтны кешегэ санамый чтоли ул?

№32 (6866) / 03.10.2008 18:34:26

Мин менэ сезнен монда язганны курдем. Ни сойлисез сез?
Мансурны мин бик яхшы белэм, андый кешене, андый эчкерсез эшлэуче башка берэуне табып та булмый. Бу чыннан махсус язылган я белмичэ язылган эйберлэр.
Менэ сезгэ берничэ сорау, эйтегез мина?
1. Бинаны Мансур яптымы? Докажите?
Ник сез ботен нэрсэне аннан курэсез?
2. Ул куп кешене, бэлки ул кешелэр монда язалар да, коткарды. Нэрсэдэн дисезме? Сез аны белмисез, аны бер-ике кеше генэ белэ. Кычкырып йоргэн кешелэрнен кайберлэрен узенэ гаеп, узе суз биреп орынмаска сорады. Сез шуны белэсезме?
3. Анын белэн сойлэшеп караганыгыз бармы башта? Мансур хэрвакыт компрамис таба торган кеше. Сезне алдалап, экрен генэ бик кочле, бик искренний, тыйнак (купме мин сорасам да, телевидениягэ килмэде) лидерыгыздан юк итэлэр. Сез белэсезме тагын шуны: ул куп нэрсэне курсэтмичэ эшли хэм аны эйтми, лэкин куп кешенен тулай тораклы булуы, куп кешенен исэн калуы, куп кешенен башка унышлары анын кулы белэн эшлэнгэн?
Монда купнэрсэ язып була.
Уйлагыз,ялгыша курмэгез.

№31 (6858) / 03.10.2008 15:23:32

Бу ялганга корылган мәкалә. Чып-чын ялган! Махсус ТИҮне юкка чыгарыр өчен язылган оста мәкалә.

№30 (6846) / 03.10.2008 13:01:48

Алдан килешенгәнчә, 5 октябрьдә 18-00 сәгатьтә Карл Маркс ур., 41 йорт, Шәрык клубы – Татар иҗтимагый үзәге бинасында татар журналистлары клубы туплана. Сораулар булса, шалтыратыгыз.
Ps. 1. Кайбер (исемнәрен әйтеп вакланмыйбыз) чинушларның бинага каравыл куйдыртып, анда контроль режимы кертүләре безгә, ирексөяр җанварларга ошамый. Бераздан алар бик нык үкенәчәкләр, болай озаграк дәвам итсә лоббиларыннан да колак кагулары бар. Шарямагыз, егетләзр. Сүз, вөҗдан, җыелу иреген кысуга без урын кумаячакбыз. Журналистлар йортына туплануга да күпчелек каршы. Б&Клар капризы юкка чыга.
2. Н. Новгородтанмы дүшәмбе көнне НТВ каналы килә диделәр. Бина турында сюжет ясыйлар, ахрысы. Журналистлар турында да сорарга уйлыйлар, имеш. Анысын төгәл белмим.

№29 (6844) / 03.10.2008 12:44:50

Leisen. Синен фамилиян Могътэсимовамы?

№28 (6843) / 03.10.2008 12:43:24

Батый (батый хан имеш чтоли?) синен менэ бу сузлэреннэн сон: мансур турында әйтәсе килә. Аңа бәйләнмәсәгез иде, по паөански дип, ул бит милләт өчен дә эшли. Ә Шәреккә килгәндә, мин аның белән сөйләшкәч белдем, баш булу мәсәләсендә ул компромиска килгән, димәк аңлый татарга таркаулык кирәкми. Һәр кем хан булырга теләсә бердәмлек булмыячак.
Так вот, менэ бу сузлэреннэн сон бот чабып колэ торгач ботым нечкэргэнне сизми дэ калганмын. Ну колдерден, слушай баш булу мэсьэлэсендэ ул компромисска килгэн дисенме? Ин колке суз шушы булды, син анын мэгънэсен узен анлыйсынмы хотя бы? кат-кат укып чык эле, бэлки анларсын. Аңа бәйләнмәсәгез иде, по паөански дип, ул бит милләт өчен дә эшли. бусы ни дигхн суз инде? Миллэт очен эшлэучелэрнен женесе юк дигэн суз тугелдер бит бу? Һәр кем хан булырга теләсә бердәмлек булмыячак. Кстати, анда тагын кем хан булырга тели? чиратка басыгыз!


№27 (6842) / 03.10.2008 12:40:12

Чүбек чәйнәп май чыкмый.

№26 (6841) / 03.10.2008 12:35:18

юк, мансур, син ялгышасын, мин синен белэн танышырга телэмим элегэ. звиздетть итмэ пожалуйста. Синен собраниега да барасым килми пока, ты меня не убедил, ни очен мин анда килергэ тиеш сон? мин синнэн нэкъ менэ монда, матбугат сайтында анлатма сораган идем. шуннан сон хэл итэргэ була собраниега бару-бармау мэсьэлэсен. монда куп сузлэр сойлэнде, тик синнэн генэ конкрет суз иештмэдек

№25 (6840) / 03.10.2008 12:20:17

batiy, сина ситуацияне анлаган очен, бик зур рэхмэт.
Яшьлэр мэсьэлэсендэ, чыннан да, татар актив яшьлэрне торле яктан кысалар. бер яктан курсэтеп, икенче яктан, курсэтмичэ.
Яшьлэр арасында низаглар чыгарырга тырышучылар да бар, кызганычка каршы.
Аннары кайберэулэр сакны мин куйдым дип уйлыйлар, бусы да дорес тугел, дуслар!

№24 (6839) / 03.10.2008 12:15:32

Leisan,Жимеш! Сезнен белэн килешэм.
Минем белэн танышырга телэгэн кешелэрне душэмбе конне чакырам, килегез, танышырбыз, Алла бирсэ.
Супер дигэннэн, мин супер тугел. Мин гап-гади бер кеше.

№23 (6838) / 03.10.2008 12:12:41

1)Читтэ тормаучы кадерсез татар 02.10.2008 13:55:21
Дөрес

2)Бу сак кую турында. Үткән елгы Хәтер көненә яшләр күп җыелгач илбасарлар шаккаттылар һәм курыктылар, бәлки шуңадыр милли хәрәкәтне кулга алып киметергә телиләр. Хәтта кайбер дусларымны подпискаларга кул куйдырып сөйләшүләр үткәрә башладылар. Шул сак кую милли хәрәкәттәге кешеләрне теркәп бәлки яшләр санын киметергә теләү дер.

3)мансур турында әйтәсе килә. Аңа бәйләнмәсәгез иде, по паөански дип, ул бит милләт өчен дә эшли. Ә Шәреккә килгәндә, мин аның белән сөйләшкәч белдем, баш булу мәсәләсендә ул компромиска килгән, димәк аңлый татарга таркаулык кирәкми. Һәр кем хан булырга теләсә бердәмлек булмыячак.

4)Шәректә үзем күптән булганы юк. Чөнки андагы кайбер танышларым минем фикерләремне аңламыйлар. Хәтта әрләшкә китә. Аңлагыз урамда ура кычкырып кына булмый, әзрзк бит качып та эшләргә кирәк милли хәрәкәттә эшләр. Ура кычкырып кына бәйсезлек килмиячәк.

№22 (6836) / 03.10.2008 11:27:00

Мансур Кашапов, син эйткэн 2003-2006 нчы елларда "Шэрык" клубы эшлэми иде. Шул вакытта сез, туташлар хэм пацаннар, кая идегез сон? син эйткэн бу елларда мин как раз тулгак газаплары кичереп ята идем, ул вакытта Шарыкта була алмаганым очен мин синнэн гафу утенимме? Син тагын эби- бабаннар заманындагы Шарыкны исенэ тошерер иден. Уткэн беткэн, казанышларын белэн мактанма, казанышларын булса Шарык буген шушы хэлдэ калмас иде. Димэк син алай ул супер булмагансын. Шарыкнын лидеры аермачык куренэ, аны хэркем белэ э син спи спокойно, ул син тугел если че. Адекват халыкнын остэн кушылган лидерларга токереп каравын син белэсендер шэт. А менэ по пацанскига килгэндэ, сина бер утенеч булды инде по пацански сулэргэ, э син тагын ерунда язып тутыргансын. син шигарьлэрсез генэ, анлатып кына, пафоссыз гына, чисто конкретно гына итеп уз версиянне яз эле, алайса бу Мансур шизиграк чтоли дигэн фикер туа синен шигарьлэреннэн сон. менэ мин сине белмим хэм кургэнем дэ юк, хэм бу минем очен шундый упущение, мин аказывается самай лидерны белмэем икэн бит. давай яз анлатманны, ничек булды бу хэл? Ник Шарык шушы вакыйгага килеп тортелергэ мэжбур булды?

№21 (6835) / 03.10.2008 11:21:00

Бәлкем сез мине тагын сүтеп ташларсыз, диагноз да куярсыз. Шулай да: минемчә, без милләтене саклап калу өчен иң башта үзтәрбия белән шөгыльләнергә, якыннарыбыз белән күмәкләшергә тиеш. Митингларга чыгып, байрак таяг белән милициягә каршы барып йөрисем юк. Мин әле гаиләмә кирәк. Балаларыбызны татар мәдәнияте белән таныштырырга, операсын да, татар рогын да тыңлый белергә өйрәтергә тиеш. Ә үзеңдә булмаган акылны кешегә сатып булмый. Милли хәрәкәт вәкилләре дигән шәхесләребезнең балалары рус классларында укый, татар мәдәниятен дәүләт финансларга тиеш имеш, ә татар байлары акчаларын чит илләргә инвестицияли.
Үзен ярата белгән кеше генә якыннарын ярата алачак.

№20 (6832) / 03.10.2008 11:02:41

"Шэрык" клубы бер кешенеке генэ була алмый, ул татарныкы.
Бу клубнын эшчэнлеген туктату юк, аны ябу юк!
2003-2006 нчы елларда "Шэрык" клубы эшлэми иде. Шул вакытта сез, туташлар хэм пацаннар, кая идегез сон? 2007 нче елда беренче кичэне Алия Сабирова уткэрде, аннары Мансур Кашапов хэм Сэубэн Закировлар оештыра башлады. Шул вакытта бер кеше булышам димэде.
Эш рэтлэнеп киткэч, андыйлар куп табыла. "Шэрык" клубы эгъзаларын бер-берсенэ котырту, клубны берничэгэ аеру хэрэкэте китте.
Римма дигэн адэм баласына бер кичэ оештырырга тэкъдим итэм, хэтта берне генэ тугел!

Шуна курэ, без барыбыз да туганнар, кан кардэшлэр, андый эйберлэр кирэкми. Алар безнен файдага тугел, без дошманнардан остенрэк булыйк!!!

№19 (6831) / 03.10.2008 11:00:49

килендэш, жимешлэр жаннарын бирердэй булып, фондлар оештырып, тэрилкэ-стаканнар алдылар дигэнсен. фондларны тарелка стаканнар хэм микроволновкалар алыр очен оештырмадык, файдасы булсын дип кенэ иде. хэзер анда халык жыелышып чэй эчмэгэч анын файдасы да юк инде димэк, аны телгэ алмасан да була. вакланмыйк инде, Лэйсэн бэйлэнергэ генэ тора болай да... калсын тэрилка стаканнар да печка да калсын, Амил янадан мыштым гына эшне башлап жибэрэчэк дип дорес сулисен, менэ шул вакытта яшьлэр тагын жыелырлар, фикерле-фикерсезлэре дэ килерлэр, тонге клубта алкоголь белэн энергетикны кушып эчеп катар очен йормэслэр, шарыкка йорерлэр, иншалла. Ник бу вакжаннар шулай каршы сон яшьлэрнен жыелуына?

№18 (6830) / 03.10.2008 10:52:02

Mansur Kashapov
Мозганы эшермэ эле шул шигарьлэрен белэн! Кайда карама синен "берлэшик", "татарлар алга", "маладис, егетлэр, шулай бергэ эшлик !"дип язуларын пылт итэ дэ чыга. Вконтакте уже скоро лопнет от твоих лозунгов.
Mansur, давай па-пацански поговорим а?
Сорау намбе ван. Жибэрэсенме-юкмы син "Шэрыкне" в свободное плавание или нет?
Сорау намбе ту. Нигэ кирэк булды сина "Шэрык"нен президиумын булдырып, аны почетлы рэисе булу?

№17 (6829) / 03.10.2008 10:43:16

кашапов эфэнде, ник сон менэ дигэн эшлэп килгэн шэрыкны туктатып, тавыш чыгару кирэк? аннары яшьлэрне конгресска чакыру, аннан строй белэн бастырып ТИУ бинасына алып киту кирэк, име? аннары сез узегезнен генийлык, осталыкка сокланып, бер оч мэртэбэ оргазм кичергэнче, кичэлэргэ тагын кеше йору бетэ. ник сез буш урында узегезнен организаторский талантыгызны тыкмакчыгыз? берэр файдалырак русло табып булмыймы ана? юкса, йорисез инде, кычытмаган жирне кашып..

№16 (6828) / 03.10.2008 10:29:58

9нчы октябрьдэ хатер конен уздыру турында сойлэшу иртэрэктер эле. Тагын 2–3 коннэн оетырырга кирэк ул сойлэшуне

№15 (6827) / 03.10.2008 10:26:04

Дуслар!
Бу мэкалэ татарларны узара сугыштыру очен язылган. Бары тик шунын очен. Бинаны ябалар, кешене кертмилэр, кемнедер эштэн читлэштерэлэр - бары тик ялган.
Яшьлэр берлэшергэ тиеш, эйдэгез бергэ эшлибез, БЕЗ, ТАТАРЛАР, ШУЛ ВАКЫТТА ГЫНА КОЧЛЕ!

Очрашабыз: 6 нчы октябрь Ботендонья татар конгрессы бинасында, 18.00, планнар тозибез, булганнарын бергэ карыйбыз да эшне бергэ башлыйбыз.

Беренче кичэ: 9 нчы октябрь. Хэтер коненэ багышланган. Быел Хэтер конен оештыруда яшьлэр актив катнашырга тиеш.

Очрашуларга кадэр!

№14 (6826) / 03.10.2008 10:24:32

Әйтәм бит, шул тәлинкә, микроволновка тирәсендә бәхәс куертып, ашка йөрешеп, гайбәт сөйләшеп уза гомер...

№13 (6824) / 03.10.2008 10:11:03

жэмагать, эйдэгез хат языйк, правительствога, мужет Россиягэ ук чамаларгадыр. Путин–Медведев каршы килмэс, бу илдэге милли сэясэт очен бик отышлы, файда бирерлек эш булачак, татарлыкны юкка чыгарырга булышачак.
ШАХГАЛИ премиясен булдырырга кирэк. Ул Тукайныкыннан олы, мэртэбэле булачак. анда лауреатлар саны чиксез булачак.

№12 (6822) / 03.10.2008 09:58:24

анда тагын микроволновкада бар эле, аны да Мансур узлэштерер микэн? шул конгэ калган инде ул, шул конгэ калган

№11 (6820) / 03.10.2008 09:25:48

Тагын бер яхшы ягы бар, дуслар...Мондагылар татарча сойлэшэлэр...

№10 (6819) / 03.10.2008 09:21:20

карап-карап торам да, тагын бер карап куям, дигэндэй...

гамил бер ай буе ифтар мэжлеслэрен уткэрде. жимешлэр жаннарын бирердэй булып, фондлар оештырып, тэрилкэ-стаканнар алдылар. пулный хутка киткэн эйберне кайсыберэулэр хэзер рэсмилэштереп алмакчы. ну тырышсыннар инде, ну житэкчесе дэ булсыннар. ТИУны тутырып, укыткан студентларын китереп кичэлэр дэ оештырсыннар. ну, жэмэгать, ну искренне тегел бит! хет утер... косасы килэ. тем более, ужо бер кат карадык бу киноны.
бераз вакыттан, Гамил шым гына, тавыш тынсыз янадан эшне башлар... тагын тарткалаш башланыр микэн...
тэрилкэ-стаканнарга калганмы эллэ кашаповнын коне????

№9 (6818) / 03.10.2008 09:10:23

Скальпель, "без монда нэрсэ сойлэшсэк тэ бер жирдэ дэ ихтибарга алынмый." эйе шул...
мин монда яна гына,ишеткэнем булса да, хэзерге заман техникасын ойрэнэ башлау гына сэбэпле, менэ кердем эле сезнен яныгызгы...
Укый башлагач ук, килгэн фикер:"Сезне бит берэу дэ ишетми",-иде. Уз ара тарткалашып, бер ук кеше ун исем астында уз фикерлэрен язудан гына эллэ ни узгэрми шул... Узенэ курэ бу сайт "виртуальное общение"дан эллэ ни алга китмэгэн, шунын белэн кунеллэргэ шифа, ял алалар бугай. Язылмыйча гына гэжит уку бэхете бар инде монда, шунысы яхшы...

№8 (6817) / 03.10.2008 08:21:37

язманы уку барышында анда очраган хэр фамилияне аерым список итеп яза барыгыз эле хэм соныннан списокны анализлагыз. Барысы да шизиклар.

№7 (6812) / 02.10.2008 23:48:46

мин дэ уз фикеремне эйтимме или эчтэн генэ уйлап торыргамы без монда нэрсэ сойлэшсэк тэ бер жирдэ дэ ихтибарга алынмый.Кайсы татар татарнын башын ашый дигэндэ: берсе конече татар,икенчесе турэ,( хэрвакыт артыгын кыланып ташлый урыны очен курка) оченчесе бай татар (кара бай)куп очракта икенче белэн оченче кодалар.вэт шулай дип уйлап йорим инде моны ничек кешегэ сулэргэ кирэк.

Суздэ, теливэзирдэ, кон дэ кон дэ турэлэр татар дип кайгырта. Татар конгрессы диаспорада телевизион эш майтара. Экраннардан тошмилэр. Читтэн Казанга татарны жыялар да, жыялар. Монда жыялар да аннары тозлыйлар, борычлап, банкага тыгып куялар. Маринатлаштыру бара. Мине миллэтчелэр генэ анлар.

№5 (6767) / 02.10.2008 12:31:33

Бунтарь рухым шул фикерне эйтеп килэ иде. Дорес ахрысы, Ланди фикерен. Эйтер идем акчаны милли хэрэкэтне утергэн очен алалар дип.

№4 (6751) / 02.10.2008 09:40:59

Мэкалэне укыгач, миллэткэ хезмэт итсеннэр очен акча тулэп утыртып куйган абзыйлар татар милли азатлык хэрэкэтенэ узлэре ук аяк чала дигэн кебегрэк фикер калды.

№3 (6747) / 02.10.2008 09:28:41

Хазыр китте инде Татар башын татар ашый, кебек комментлар. Татар башын татар ашый хак, лэкин татар башын наданлык ашый. Абруй казанмак келибез, э баш эшлэп житкерми...
Эгэр татар булмасак без уз дэулэтле халык булыр идек. Соембикэсен коллыкка саткан халык горурлык хислэрен уятмый. Боген дэ шол ук хэл.Эйтик, хатыр конен кем уздырса да, барыбыр тогелмени, барыгыз да жыелышып эшлэгез. Яна фикерлэр кушылып яхшырак чыгар. инде Хатыр конен дэ приватизациялэмэгез. Мина барыбыр, кем оештырса да, булсын гына ул Хатыр коне

№2 (6741) / 02.10.2008 06:17:32

Татарлар 1552дә дә бер-берсе белән сугышканнар икән дигән тойгыны тәрбиялибезме?..

№1 (6739) / 02.10.2008 02:25:34

Дурдом
бер-берсен ашап бетерэлэр инде, чистый

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Безнең мирас
Гаилә һәм мәктәп
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Азатлык
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Акчарлак
Филюс Каһиров
Соңгы фикерләр