|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2012 Җәмгыять
Казанның күп балалы гаиләләренә хәрби склад җирләрен бирмәкчеләрИлебезнең президенты булырга дәгъва кылучылар үзләренең программаларында социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Аерым алганда, күп балалы гаиләләргә булышуның яңа юллары тәкъдим ителә. Сер түгел, моңа кадәр кабул ителгән төрле программалар Татарстанда аеруча яхшы башкарылган. Киң җәмәгатьчелек хәзер Владимир Путинның «Комсомольская правда» газетасында чыккан чираттагы сайлау алды мәкаләсе турында фикер алыша. Анда «өченче, дүртенче баласын тапкан хатын-кызлар өйдә утырып, гаилә матди яктан авырлык кичергәнгә, балалары гаиләдә берүзе генә үскән яшьтәшләреннән калыша, аларда булган мөмкинлекләрдән файдалана алмый», дип ассызыклана. Путин язуынча, дөнья табигый байлыкларының 40 проценты Россиядә сакланса да, илебез демографик үсеш буенча шактый калыша.
Ишле гаиләдәге сабыйлар үзен ким тоймаска тиеш!
«Соңгы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә 143 миллион кеше тормыш итә. Әгәр эшләр шулай барса, 2050 елга 107 миллион гына калачак», дип ассызыклый ул. Шуңа демографик үсешне күәтләр өчен Премьер-министр балалар аз туган төбәкләрдә өченче балага аена 7 меңлек пособие кертергә тәкъдим итә.
Владимир Путин фикеренчә, «ана капиталы»ның демографик хәлне яхшыртуда роле зур. Гаиләләрне ишәергә чакыру бер, икенче яктан аның яшәү, белем алу шартларын яхшыртырга да кирәк бит. Ишле гаиләләргә җир, фатир бирү авыр ташны урыныннан кузгатыр, дип көтелә. Татарстанда җир кишәрлеге мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2011 елның октябрендә Дәүләт Советы өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бушлай җир бирү өчен Җир кодексына үзгәрешләр кертте. Закон кабул ителгәч тә, аны үтәү буенча проблемалар булган. Ләкин хәзер, рәсми затлар аңлатуынча да, халык әйтүе буенча да, вәкаләтле органнар бу мәсьәләдә шактый ачык.
Җир бирү мәсьәләсе җанланып китте
Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов сүзләренә караганда, республика районнары өчен бу шактый чыгымлы эш. Алай булса да, алар җир алырга теләгән гаиләләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерергә тырыша. «Татарстанда барлык ишле гаиләләрне кишәрлек белән тәэмин итәр өчен 3314 гектар җир кирәк. Аның 600е - Казанга», - дип ассызыклады Айрат Нуретдинов.
Министр урынбасары хәбәр итүенчә, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли торган 21 752 гаиләнең 15 проценты башкалада яши. Аларга кишәрлекләрне Казандагы элеккеге артиллерия складлары урыннарыннан, шулай ук Яшел Үзән, Югары Ослан районнарыннан карыйлар. Склад урыннары моңарчы федераль карамакта булган, хәзер аларны бушату бара.
Районнар гаиләләргә акча кызганмый
Татарстанда 13 февральгә 6830 ишле гаилә җир алырга дәгъва итә. Бер кишәрлекнең чиген билгеләү 15-20 мең сумга төшсә, республиканың моны эшләү өчен ким дигәндә 102,45 миллион сумы булырга тиеш. Бөтен күп балалы гаиләне җирле итүнең иң арзан варианты 326,28 миллион сумга төшәчәк. Чыгымнарны һәр муниципаль берәмлек үз өстенә алырга тиеш. Аларга кишәрлеккә юл үткәрү вазифасы да йөкләнә. Гаиләләрнең 90 проценты үз җирендә йорт төзергә җыенуын исәпкә алсак, ишле гаиләләрнең дә яшәү шарты яхшырачак дип өметләнергә мөмкин.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|