поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2012 Язмыш

Нишләргә бу "мирас" белән?

Хатын-кыз арасында дуслык булмый дип кем акыл сата? Ирләр, яисә якын дустының хыянәткә тиң гамәлен кичерә алмаган хатын-кызлар. Һәркем үз каланчасыннан торып фикер йөртә.

Мөнзилә белән мин медицина училищесына укырга кергәч таныштым. Тулай торакка урнашырга килгәч, иске чемодан тоткан, гади генә ситсы күлмәк кигән, чәчләрен ике толымга аерып үргән кечкенә буйлы Мөнзилә белән икебезне бер бүлмәгә урнаштырдылар. Без беренче көннән үк бер-беребезне аңлап яши башладык. Ул – авыл кызы, ишле гаиләдән. Район үзәгендә үссәм дә, мине дә язмыш аркамнан сыйпап-назлап тормады. Бик яшьли әтисез калып, үги әтинең каты кулын тоеп үстем. Мөнзилә курсташ кызларның берсенә дә охшамаган иде. Үзе дә, киемнәре дә бик тыйнак. Урысчасы начаррак, әмма аның белемгә омтылышына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Беренче уку елы Мөнзиләгә бик авыр бирелде. Шәһәр тормышына күнегә, сагынуга түзә алмыйча җәфаланды бичара. Эчкече әтисе янында яшәгән авыру әнисен, берсеннән-берсе кечкенә энесеңелләрен исенә төшереп, төннәрен елап ятканын да ишетә идем. Гаиләсеннән аңа бер тиен ярдәм дә килмәде, бары тик аз-маз стипендия акчасына җан асрарга дучар дустыма һәрьяклап ярдәм итәргә тырыштым. Барын-югын уртак итеп укып чыкканнан соң икебез дә шәһәрдә калып, бер сырхауханәгә эшкә урнаштык.

 

Бер ел үтмәгәндер, миңа насыйп ярым очрап, кияүгә чыктым. Улыбыз туды. Шулай матур гына яшәгәндә ирем юл һәлакәтенә очрады. Мин бүлнис ятагында үлем белән тартышкан ирем янында көн-төн кизү торганда, Мөнзилә дустым кечкенә улымны карады.

 

Мантый алмады ирем, безне ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Мин югалып калдым. Ничек яшәргә белмичә бәргәләндем. Мөнзилә үгетләп тә, сүгеп тә тормыш чынбарлыгына кайтырга булышты: “Улыңның миңа “әни” дип әйтеп теле ачылганны көтәсеңме?! Син, карчык (без бер-беребезгә шулай дәшә идек), башыңны диванага салма яме?! Әйдә, айны! Мин сиңа нәнке түгел, әле үземнең дә кияүгә чыгасым бар”, – дип, ярымачуланып, үземдә көч табарга ярдәм итте.

 

Мөнзилә белән элемтәбез ул кияүгә чыккач та өзелмәде. Үзеннән шактый өлкән иренең чәче сирәгәя башлаган баш түбәсеннән сыпыргалап: “Карале, карчык, ялгыз ахирәтләрдән ирләрне сакларга кушалар бит. Мин чарасын таптым. Син кызыкмаслыкны сайладым!” – дип шаяртканына Шамиле дә үпкәләми иде тагын. Аларның бер генә яшь аерма белән ике кызлары туды. Балачагы, яшьлеге һич кенә дә татлы булмаган дустымның, ниһаять, үз бәхетен табуына мин дә чын күңелдән сөенә идем. Мөнзилә мине дә гаиләле, парлы итәргә күпме тырышты, берничә тапкыр димләп тә карады. Минем генә берәүгә дә күңелем ятмады. Чираттагы “кияү”дән баш тартуымны ишеткәч, Мөнзилә: “Ие шул, Шамил дә яратмый ул Фәләнне...” – дип җөпләп куя иде. Улыма үземнеке кебек үги ата туры килер дигән уй чытырдап ябышкан иде шул башыма.

 

Икебезнең да балаларыбыз үз гаиләләрен коргач бәла килде: җан дустымда яман чир таптылар. Үзе медицина әһеле булганлыктан, мондый диагнозны аннан яшерү мөмкин дә түгел иде. Барысын да белеп ятты. Китәсен белеп, бөтен әйберсен хәстәрләп йөргәнен күреп, эчем янды. Янына һәрчак килеп йөрергә тырыштым. Мөнзилә кызларының янында сирәк күренүләрен яшь балалары булу белән аңлатып, күзләрен аска төбәп акланып алды да, беркөнне: “Карчык, минем сиңа әйтер сүзем бар. Берәр көнне әйтермен әле, яме? Холкың холыкмы, чәпчемим дип сүз бирсәң генә әйтәм”, – дип әйтеп куйды. Мин моны минем белән бәхилләшергә җыенуы дип уйлап, “кырт” кистем: “Үзең әйтмешли, диванаңны кабызып утырма, яме! Әле мине кияүгә бирәсең бар!” – дидем.

 

Соңгы әңгәмә тәмамланмаган килеш калды. Мөнзилә киткәннән соң тирә-яктагы бушлыкны бүтән беркем дә тутыра алмаячакны белеп, җаным өзгәләнде. Чып-чын ялгызлыкның салкынлыгын тоеп, эшнең дә, ашның да тәмен тапмаска әйләндем. Җитмәсә, улым да башка шәһәрдә яши. Кемгә серемне сөйлим, кемгә зарланыйм, кем белән шатлыгымны уртаклашыйм?!

 

Мөнзиләнең кырыгы узгач, өемә Шамил килде. Ишек катында ук кулыма конверт тоттырды да: “Мөнзиләнең әйберләре арасыннан таптым...” – диде, битеннән тәгәрәгән күз яшьләрен кул сырты белән сөртеп. Конвертның тышына: “Энҗегә. Кырыгым узгач тапшырыгыз”, – дип дустым кулы белән язылган иде...

 

“Карчык, ачуланма инде, икебез хыялланганча оныклар арбасын тартып, чөкердәшеп паркларда Мөнзилә әби һәм Энҗе әби булып йөри алмадык. Бер генә үтенечем бар: Шамилне ташлама. Бөтен “мирасым” шул сиңа, рәнҗемә”, – диелгән иде. Соңгы юлларны укыганда үксүемнән тыела алмыйча Шамилгә күтәрелеп карадым. Ир, гаепле кешедәй, түбән карады. Димәк, ул хатның эчтәлеген белә! Шамил тотлыга-тотлыга Мөнзиләнең шушындый үтенеч белән үзенә берничә тапкыр ялварганын сөйләгәч, икебез дә сүзсез калдык.

 

Шамил учында бөгәрләп бетергән кепкасын башына киеп, урыныннан күтәрелде. “Энҗе, зинһар, рәнҗемә безгә!” – диде дә, ишектән чыгып китте.

 

“Әй, Мөнзилә, Мөнзилә... Нинди генә уйлар уйлатмаган сиңа бу каһәр суккан хастаң. Шул хәлеңдә дә Шамилне, мине уйларлык көч тапкансың бит”, – дип бер еладым, бер: “Ай, җүнсез-җүнсез... Ташлап китүең җитмәгән, әле тузга язмаганны язып киткән бит”, – дип мәрхүмәне исән чагындагыдай әрләп тә алдым. Ул төнне мин йокылы-уяулы, саташып үткәрдем. Төшемә беренче күргәндәге ситса күлмәген кигән Мөнзилә керде...

 

Шамилне берничек тә тормыш юлдашы итеп күз алдына китерә алмый идем шул мин. Мөнзиләнең вафатыннан соң ел ярым вакыт үтеп китте. Шамил ара-тирә кергәләп йөрде. Вак-төяк ирләр эшен башкарып, хәл сорашып, кара-каршы утырып, чәй эчеп чыгып китә иде.

 

Тора-бара мондый “визит”лар ешайды. Шамил бүләк-күчтәнәч күтәреп килгәләде, эшемнән каршы ала башлады. Мин һаман дустымның ирен бүтән сыйфатта күрергә әзер түгел идем әле. Мөнзиләнең васыяте дә һич тынгы бирми. Шамилне дә кызганам. Акылым: «Шамил – бер дигән, эшчән, акыллы ир. Эчми-тартмый. Сиңа тагын кем кирәк?!» – дисә, йөрәгем мәрхүмәнең рухын рәнҗетүдән, дустыма хыянәт итүдән курка иде.

 

Шулай да, тәвәккәлләп, ирнең тәкъдимен кабул иттем. Улым да бик хуплады әлеге яңалыкны. Әмма Шамил кызларына үз карарын җиткергәч гауга чыкты. Җан дустымның газиз балалары, кулларымда “үчтеки”ләп үстергән кызлар әтиләрен дә, мине дә әллә нинди гөнаһларда гаепләп бетерделәр. Имеш, без аларның әниләре исән чакта ук сөяркәләр булганбыз! Имеш, мин аларның әниләренең фатирына хуҗа булмакчы! Шамил аларга әниләренең васыять хатын күрсәткәч, бер кызы: “Авыру кеше ни язмас?! Сез шуны гына көттегезме, зиначылар?!” – дип кычкырынды. Мин Шамилнең бик-бик бәхетсез икәнен менә шул көннәрдә ныклап аңладым да инде. Белеп васыять язган икән Мөнзилә!

 

Шамил белән өйләнешкәч, аларның фатирында яшәүдән баш тарттым. Ирем миңа күченде. Ятим калган фатирга барып, Мөнзиләнең гөлләренә су сибеп, җыештырып торабыз. Шамил – бик кайгыртучан, игътибарлы ир.

 

Шулай тыныч кына яшәп ятканда бер ягы ачылды бит. Эшемдә тоткарланырга туры килгәндә бик ачуланып каршы ала башлады. Йә бөтенләй эшкә үк килеп җитә бу. Телефоннан сөйләшкәнемне дә колак салып тыңлап тора. Баштарак моның көнләве миңа кызык кына тоелса, тора-бара ачуымны чыгара башлады. Көнчелек өянәге башлангач, авызыннан ямьсез сүзләр дә ычкынуына артык түзеп тормыйча, сорауны кабыргасы белән куйдым: «Мөнзиләне дә шушылай җәфаладыңмы урынлы-урынсыз шикләрең белән?!» – дим. “Юк, Мөнзилә эт сыман тугры иде ул. Ә син бәйсез, ирекле кош идең. Кияүгә чыгуыңнан да куркып яшәдем. Мин сине беренче күрүдән үк яраттым бит!” – диде Шамил.

 

Сизенә иде микән Мөнзилә иренең хисләрен? Бөтен кичерешләрен үзе белән алып китте шул. Миңа да бик авыр “мирас” калдырып китте. Көнче кеше белән яшәүнең авырлыгын үз башларына төшкән кешеләр генә аңлыйдыр. Җитмәсә, шул көнчене ярата да башладым бугай мин...

 

 

 

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»