поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2012 Мәдәният

Гакыйль СӘГЫЙРОВ: "Туган якның ачы әреме дә асыл гөлдәй якын күңелемә"

Быел 15 февральдә, әгәр исән булса, без бергәләп аның 74нче туган көнен билгеләгән булыр идек. Тик 2009 елның 29 июлендә явыз үлем күренекле татар шагыйре һәм рәссам, каһарман якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы СӘГЫЙРОВНЫ арабыздан алып китте.

Үткән елның җәендә Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләренең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре шагыйрьнең Кошки районы Иске Фәйзулла (Җүрәй) авылы зиратындагы каберенә Истәлек ташы куйдылар һәм, каһар¬ман якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен, шагыйрь озак еллар яшәгән йортта аның музеен булдыру турында карар кабул иттеләр һәм Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләре хөкүмәтләренә бу эшне башкаруда ярдәм итүләрен сорап, мөрәҗәгать белән чыктылар.

 

Җитәкчеләребез бу башлангычны хуплап каршы алдылар. Самара өлкә хөкүмәте, мәсәлән, мәдәният министрлыгы аша бюджеттан моңа тиешле күләмдә акча бүлеп бирергә, ә Ульян өлкәсе губернаторы шагыйрьнең йортын торгызу өчен агач бура, ә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы булачак музейның экспозициясен төзүдә фәнни-методик ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр. Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең тулы әсәрләре җыентыгын бастырып чыгару да планлаштырылган.

 

Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, бәлки, каһарман якташыбызның 75 яшьлек юбилеена бу хыялларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип өметләнергә кирәктер.

 

Гакыйль Сәгыйров үзенең иҗаты, кешеләргә һәм дөньяга карата зур мәхәббәте белән безнең арабызда мәңгелеккә калырга хаклы.

 

Ялгыз миләш

 

...Мин тетрәнеп киттем:

 күз алдымда бушлык җәйрәп

 ята, таныш авылның эзе дә

калмаган иде.

Фәрхать.

 

Яшеллеккә чумган бу авылны

«Зәңгәрле» дип йөртә иделәр.

Һәрбер йортта сырлы зәңгәр

                                          капка.

Шуңадырмы шулай диделәр.

Яхшы белә идек алмагачлы

Бакча тоткан чуаш дускайны.

Умартачы, ифрат уңган кеше,

Безнеңчә дә сөйли бик җайлы.

Әткәй үлгәч тә, мин килгән

                                          идем,

Онытма син, диде, килеп йөр.

Киявем бул, диеп кыстар иде,

Туры килмәде бит ничектер.

Кара күзле, озын кара чәчле

Ике чибәр — күзем алдында.

Кайда соң сез хәзер,

Кайларда соң

Кешеләр дә, зәңгәр авыл да?..

Басып торам авыл уртасында.

Сөрелгән җир — якын-тирәмдә.

Чыпчык та юк,

Шомлы карлый-карлый,

Козгын гына оча түбәмдә.

Алмагачлы бакча юкка чыккан,

Юкка чыккан зәңгәр капкалар;

Бар нәрсәне кара туфрак итеп,

«Сихерчеләр» китеп

                                 качканнар.

Кадалмаган хәтта сынык

                                         казык,

Яшеренеп язмыш-давылдан.

Белмим ничек, ялгыз миләш

                                        калган

Гөрләп яшәп яткан авылдан.

Җимешләре пешкән —

                              әйтерсең лә

Тамам диеп балкый ал каны.

Тракторчы урап сөреп үткән,

Кыймагандыр, ахры, вөҗданы.

Миләшкәем, томаннарда

                                         үксеп,

Көтәсеңме озын таңнарны?

Юктыр инде күптән

                            шатланганың

Очраштырып гашыйк

                             җаннарны, —

Тыңлаганың серле

                                хыялларын,

Яраганың якын сердәшкә...

Кешеләрне өзелеп көтә-көтә,

Әйләнәсең кыргый миләшкә.

Япа-ялгыз айлар, еллар буе,

Ышанычың тик бер Ходайда.

Каргама син киткән кешеләрне,

Бәхетсезләр алар болай да.

Оялары тузган кошлар сыман

Таралышкан төрле илләргә;

Туып үскән газиз нигезләре

Күктә дә юк, юк ич җирдә дә.

Аунап ята үксез кабер ташы.

Бу чокырда — кое күмелгән.

Җимешләре пешкән ялгыз

                                       миләш

Хәсрәтеннән түбән иелгән.

Хуҗаларың, белмим, саулар

                                          микән,

Син аларны һаман көтәмсең?..

Мин булсам да татлы

                             җимешеңнән

Авыз итим, ялгыз миләшем.

 

 

Васыять

 

«Җылы җәйме, язгы

                               ташулармы,

Көзге яңгыр яки кыш-кармы,

Үлгәч, мин үземне атта

                                       сөйрәп,

Авыл әйләнергә кушармын».

Сәер, мәзәк,

Серле мәгънәсезлек?

Кемнәргәдер яшерен ишарә?

Теләгеме гади уе белән

Күңелләрдә озак яшәргә?..

...Без киткәч тә,

Берни булмаган күк,

Язлар килер,

Кошлар кайтырлар.

Туар-үсәр,

Назлы җилләр исәр,

Яшьнәп-күкрәп явар яңгырлар.

Тормыш дәвам итәр янып-

                                       балкып

Йә көлдереп алыр, елатып...

...Ни сөйләрләр икән безнең

                                         хакта:

Сөйләрләрме әле, әй, чынлап

                                              та?

Их, тыңласаң иде бер кайтып!

 

 

Гармун

 

Җан иңде иске гармунга,

Кулга алып караштыргач.

Сайрап җибәрде җилкенеп,

Гүя язгы сандугач.

Чормада әрҗә тартмада

Ничә еллар ятса да,

Онытмаган саф моңнарын,

Тузан кунып катса да.

Сугышка китеп югалган

Картының истәлеге...

Кайдадыр гармун барлыгы

Чыккан да истән инде.

Ничә еллар оста куллар

Тын алмый көтеп яткан.

Каладан кунакка кайткан

Оныгы менеп тапкан.

...Кем уйный? — Иртә ягыннан

Яңгырый сихри моңнар.

Күзләрен ачты... тыңлады...

Кымшанды хәлсез куллар.

Күтәрелде ястыгыннан,

Үрелде таягына...

Дер-дер калтыранган шәүлә

Басты ла аягына.

Урамда якты дөньяга,

Татлы бүлдереп тынны,

Күзләргә яшьләр тутырып

Агылды тальян моңы.

Агыла — оча еракка

Чиксез моңнар кодрәте.

Сүнеп барган йөрәктә дә

Уятты яшәү дәрте.

 

Язмыш

 

Язмыш, язмыш, рәхмәт укыйм

                                             сиңа

Бу йолдызлы зәңгәр төн өчен.

 Хыялланып, берәү сөеклесен

Минем кебек уйлап сөенсен.

Йокы алмый яткан ярсу җаннар

Яр буйларын урап кайтсыннар.

Бер-беренә гыйшык-мыйшык

                                        тоткан

Мут бакалар җырлап ятсыннар.

Язмыш, язмыш, рәхмәт укыйм

                                           сиңа

Сандугачлы сихри төн өчен.

Тау битендә җем-җем учак

                                              яна,

Нур балкыта икән кем йөзен?

Гашыйклармы серле учак

                                         яккан,

Язмышыннан качкан бер

                                      җанмы?

 Көтүчеме — мәзәк сүзләр

                                       сөйләп,

Ачыгавызларны җыйганмы?

Кәҗә белән сарык түгел лә ич,

Әкиятләрдән ерак кителгән;

Дустым микән — туган ягын

                                     сагынып,

Кайтып җиткән җирнең

                                   читеннән.

Язмыш, язмыш, рәхмәт укыйм

                                           сиңа

Үткәннәргә илткән төн өчен.

Нинди якын дусларым бар иде,

Югалттым шул инде күбесен.

Язмыш, язмыш, үтенеп

                        сорыйм синнән,

Чын күңелдән — җаным

                                   кушканга:

Хәсрәтемдә менә минем

                                         белән

Очрашырга килгән дусларга

Рәхимле бул, зинһар, рәхимле

                                             бул,

Син бер үтә минем теләкне:

Дусларымның матур

                               язмышлары

Шатландырсын минем

                                      йөрәкне.

 

 

Туган як иртәсе

 

Туган якның ачы әреме дә

Асыл гөлдәй якын күңелемә.

Юллар-юллар,

Өмет тулы юллар

Еракларга алып китәләр;

Китәләр дә

Әллә ничек шулай

Кайтуыңны кыен итәләр.

Күңелемдә —

Авылым, якыннарым

Мин калдырып киткән көйдә

                                             күк:

Күрше карчык һаман чәен эчә,

Зәңгәр күзлем яулык чигә күк.

Үткән саен еллар, сагыну

                                         көчле,

Төптәгесен айкый-күтәрә;

Экрандагы кебек,

Үткәннәрне

Күз алдыннан кат-кат үткәрә.

Юллар-юллар,

Сагыну тулы юллар

Җаның кая тели — илтәләр;

«Кайтма», — диеп тотмый сине

                                        еллар,

Юлларыңа кормый киртәләр.

...Теге чакта моннан үтә иде,

Ул юлларны хәзер сөргәннәр.

Сирәктер шул бүген бу

                                     якларда

Мин белгәннәр, мине

                                 белгәннәр.

Ал кояшның керфекләре —

                                          күктә...

Җил очыра арыш серкәсен.

 Их, сәламлим әле башны иеп,

Туган якның якты иртәсен!..



Бердәмлек
№ 7 | 11.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»