поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.02.2012 Киңәш-табыш

"Мине кайдан алдыгыз?"

Бала белән "бу хакта" ничек сөйләшергә? Хәзерге балалар мәктәп бетереп туа, диюләре хак икән. Телләре ачылып бетмәс борын әллә нинди сораулар бирә башлыйлар. "Мине кайдан алдыгыз?" – дигән сорауга элегрәк "кәбестә арасыннан" дип җавап бирсәләр, хәзер аларны алдап та булмый. Әнә күрше кызы Әдилә: "Минем бер дә кәбестә арасында аунап яткан бала күргәнем юк әле", – дип әти-әнисен сүзсез калдырган.

Бала җенси тәрбияне бары тик гаиләдә генә алырга тиеш. Нигәдер алар кечкенә вакытта, сорауларына да җавап бирми калабыз. Ләкин бала, үсә төшкәч, дөрес җенси тәрбия алмау сәбәпле, зур кыенлыклар алдында калырга мөмкин.

 

Һәр ата-ана да үз баласына җенси тәрбия турында сөйләргә вакыт тапмый шул. Әмма балалар кайвакыт алар сөйләгәнне көтеп тә тормый. Үзләре кайдандыр ишетеп кайта. Менә бу очракта әни кешегә нишләргә соң? Бала белән җенси темага әңгәмә корганда, түбәндәге кагыйдәләр­не онытмаска киңәш ителә.

 

Әлеге темага гади итеп сөйләшегез. Балагызның сорауларына төгәл җавап бирегез. Бу турыда күпме генә сөйләшсәгез дә, комачау итми, баланың хәтерендә барыбер аның аз өлеше генә калачак. Бала өлгереп җиткәнче үк, гәүдәдә булачак физик үзгәрешләрне алдан ук әйтеп куярга ярый. Мәсәлән, кызларның күкрәк үсү, күрем килү вакыты 10 яшькә җиткәнче үк тә булырга мөмкин. Фахишәлек һәм гомосексуальлек турында да алар телевизордан түгел, сездән ишетергә тиеш. Шулай ук җенси юл белән эләгә торган авырулар турында сөйләргә дә курыкмагыз. Балигълык яшенә житмәгән бала да СПИД кебек авыруның ни икәнен белергә тиеш.

 

Сорау биргән балага: "Син бәләкәй әле, күп белмә", – дип түгел, төгәл җавап бирегез. Ул сорауларга үзегез җавап бирә алмыйсыз икән, гаилә табибына, психологка мөрәҗәгать итегез. Барлык сорауларга да җавап биреп бетергәннән соң да: "Тагын сорауларың калмадымы?" – дип сорарга онытмагыз.

 

 Рамил хәзрәт Юнысов, Колшәриф мәчете имам-хатыйбы:

 

– Ике яшькә кадәр бала 80 процент тәрбияне ана сөтеннән ала. Калган 20 процент тәрбия балага уеннар һәм күнегүләрдән бирелә.

 

Гаиләдә кыз бала да, ир бала да бар икән, Пәйгамбәребез аларны җиде яшьтән соң бергә яткырмаска куша. Җиде яшьтән соң балалар әти-әнисе бүлмәсенә рөхсәт сорап керергә тиеш. Балага гигиена кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.

 

Резеда МӘРДАНОВА, психолог:

 

– 2-3 яшьтә бала үзенең кызмы, малаймы икәненә төшенә белергә тиеш. Әти-әниләр алар белән төрле юнәлештәге уеннар уйнарга тиеш. Шунда: "Улым, менә син нинди зур һәм көчле. Син бит – буласы ир-егет, менә син нинди яхшы эш эшләдең, кызларга уенчык жыярга булыштың. Хәзер өйдә тәртип урнаштырырга миңа булышасың, син – минем ярдәмчем, хәзер зур малай инде", – дип тә әйтсәгез, бу бала күңелендә үз-үзенә ышану хисен арттырасыз.

 

2-3 яшьтән кыз балаларга курчак белән уйнаганда, әйдә, кызым, курчакка матур күлмәкләр кидерик, битләрен юыйк, кызлар пөхтә, чиста, матур булырга тиеш, дигән сүзләрне күбрәк әйтергә кирәк. Ул "оят, ярамый" дигән төшенчәне үзләштерергә тиеш. Дини-әхлакый тәрбиягә аеруча зур игътибар итәргә кирәк. Һәр баланың үз караваты, гигиена әйберләре, киемнәре үз урыннарында торсын. Кыз белән малай үскән гаиләдә аларның эчке киемнәре аерым киштәләрдә булырга тиеш.

 

4 яшьтә балалар бик тиз отып алучан һәм кабатлаучан була. Шуна күрә дә ата-ана, ир белән хатынның мөнәсәбәтләре аның үз-үзен тотышында ачык күренәчәк. Биш яшьтән үзләренең женси органнарын тотып караган вакытта кулларына сугып "ярамый" дияргә киңәш итәләр. Кешенең һәр органы да бербөтен системаны тәшкил итә, моның өчен чисталыкка, юынып йөрергә өйрәтү, олы тәрәттән соң юынуны өйрәтергә кирәк. Физик чисталык, әхлакый чисталык кешене шәхес буларак формалаштыра.

 

Венера Шәвәлиева, балалар гинекологы:

 

– Табиб буларак, балалар бакчасына, мәктәпкә медицина тикшерүе үткәрергә йөрибез. Әмма ата-аналарның балаларга игътибар аз биргәне күренеп тора. Күпләре юынып йөрүне, эчке кием алыштыруны да белми. Җенси тормыш турында төп тәрбияне бары тик ата-ана бирергә тиеш. Моның өчен балаларга кеше арасында үз-үзләрен тотарга өйрәтү, малайларга кызларны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлату җитә. Күптән түгел генә баласы белән әнисе килде. Балалар бакчасында ике яшьлек кызның җенес органын икенчесе тотып караган. Нәтиҗәдә тырналу барлыкка килгән. Менә мондый күренешләр булмасын өчен, әни кеше кызына кечкенә вакытта ук ул җирләренә беркем дә кагылмасын дип аңлатырга тиеш. Хәзерге заман балалары җенси яктан тиз өлгерә. Җенси тормышны иртә башлауның бер тискәре нәтиҗәсе шул: ул күп кенә авырулар китереп чыгарырга мөмкин.



Ватаным Татарстан
№ 24-25 | 10.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»