|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2012 Җәмгыять
Сатучылар искергән азыкны да “әрәм” итми...«Казанның иң популярлардан саналган бер кибетенә кереп, йогурт, эремчек, катык алып чыктым. Өйдә йогурт һәм эремчекнең куллану вакыты чыкканлыгы ачыкланды. Йогурт ачыган, ә эремчек исә бөтенләй мүк белән каплана башлаган иде». Мондый эчтәлектәге язмалар белән интернет тулы. Аларны укыгач, ирексездән куллану вакыты чыккан продуктлар белән сату итмәгән кибетләр бар микән, дип уйлап куясың. Саннарга игътибар итсәк, Россия халкының 80%тан артыгының үз гомерләрендә бер генә мәртәбә булса да срогы чыккан ашамлыклар сатып алганы бар.
Махсус саталармы, ялгыш каламы?
Республикабызда инде берничә ел дәвамында әлеге өлкәдә актив эшчәнлек алып барыла. Татарстанның кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе тарафыннан кибетләрдә искергән продуктларны ачыклау максатыннан ике ел рәттән «Срогы чыккан товарларга — юк» дигән акция уздырылган. Әгәр 2010 елда Казан кибетләреннән якынча 200 мең сумлык куллану вакыты чыккан продукт табып алынса, 2011 елда бу күрсәткеч 400 мең сумнан да артып киткән.
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казандагы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Динә Майлова сүзләренә караганда, куллану вакыты чыккан ашамлыклар күбесенчә ит, сөт, кондитер продуктлары арасында очрый икән. «Кибетләрдә искергән продуктларны сатуның ике ягы бар. Беренче очракта таушалган ашамлык киштәләрдә ялгыш, кибетчеләрнең игътибарсызлыгы, үз эшләренә салкын каравы аркасында калырга мөмкин. Әгәр дә инде искергән продуктларны сату алдан уйланып эшләнелсә, монысы бөтенләй башка мәсьәлә», дип аңлатты Динә Майлова. Аның фикеренчә, махсус сатуга чыгарылган срогы чыккан ашамлыкларны табуы авыррак, чөнки аларның эшләнү вакытларын алыштырырга, сатып алучылар сизмәсен өчен әллә ниләр эшләтергә мөмкиннәр.
Халыкның ярдәм итүе мөһим
«Без кибетләрне кайчан телибез шул вакытта тикшерә алмыйбыз. Рейдларга чыгу 3 елга бер мәртәбә оештырыла. Кибетләргә бу турыда 3 көн алдан хәбәр ителә. Димәк алар тикшерүләргә алдан әзерләнеп куялар дигән сүз. Шул килеш тә әле кибет киштәләрендә йөзләгән срогы чыккан продукт кала. Шуңа күрә безгә куллану вакыты чыккан продуктлар белән көрәштә халык ярдәме кирәк. Әгәр дә алар безгә язма рәвештә яки инде интернет аша бозылган ашамлыклар белән сату итә торган кибет турында хәбәр итеп хат юлласа, без кибетләргә алдан әйтмичә һәм ешрак та йөри алыр идек», ди Динә ханым.
Кассирлар кибет җитәкчеләреннән качып, халыкны яклый?
«Әгәр дә кибет киштәләрендә салатлар тезелеп тора икән, иң астагысын алыгыз. Эремчек, катык, кефир алганда да иң читтәгесенә, кеше кулы тимәслек урындагысына үрелегез. Ник дигәндә, искергән продуктларны махсус якынгарак, кеше күз алдына куялар», дип өйрәтәләр интернет-форумнарның берсендә.
Андагы кайбер фикерләрне укысаң - исең китәр. «Мин Казан кибетләренең берсендә кассир булып эшлим. Теләсәк-теләмәсәк тә куллану вакыты чыккан продуктларны сатарга мәҗбүрбез, чөнки кибет хуҗалары таләп итә. Әле искерә генә башлаган продуктларны ташлап булмый бит, әрәм булмасын, диләр. Тик алар күрмәгәндә, сатып алучыларны әлеге продуктлар турында кисәтеп куярга тырышабыз», дип язган бер туташ.
Искергән ашамлыкларны жәлләгән җитәкчене сатып алучыларның сәламәтлеге борчымыймы икән? Куллану вакыты чыккан продуктларның сәламәтлеккә зыяны аеруча зур. Алар агулануга гына китерми, ә ботулизм, сальмонеллез кебек куркыныч чирләр килеп чыгуга да сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә кибетләрдә сөт, ит, кондитер продуктлары алганда, аеруча сак булырга, аларның тышкы йөзен, эшләнү вакытын әйбәтләп тикшерергә кирәк. Әгәр дә инде срогы чыккан товарга тап булгансыз икән, тиешле органнарга хәбәр итегез.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|