поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.02.2012 Юмор

Казан күркәсе

(Сатирик әсәрләр конкурсы)

КПСС Үзәк Комитетының генеральный секретаре Брежнев белән КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Табеев Мәскәүдә Кызыл мәйданда йөриләр икән. Очраган һәр кеше: «Исәнмесез, Фикрәт Әхмәтҗанович», — дип, Табеевка сәлам бирә.

 

— Как так, — ди Брежнев, йөзенә ризасызлык билгеләре чыгарып, — совет халкы синең белән исәнләшә, ә минем белән исәнләшми-и-и.

 

— Болар бит — минем якташлар. Казаннан болар, дорогой и многоуважаемый Леонид Ильич! Мәскәүгә ит алырга килгәннәр, — ди Табеев.

 

Брежневның йөзе яктырып китә:

 

— Ит алырга! Мәскәүгә! — Кадерлебез авызларын чапылдатып пауза ясый. — Дөрес эшлиләр! Совет кешесенең өстәлендә барысы да булырга тиеш!

 

(Халык арасында йөргән мәзәк.)

 

Мисбахның Мәскәүгә юл алуы һәм...

 

Казан вокзалы. Үзе озын, үзе яшел, үзеннән колбаса исе килеп торган «Татарстан» поезды. Хәзер ул Мәскәүгә китәчәк. Мисбах та китә. СССР кадәр СССРның башкаласына «дифицит» күркә ите алырга бара. Хатыны озата. «Мәскәүдә тегене ал, моны ал», — дип иренең колак итен ашый. Сүз арасында: «И яратам да инде шушы шпал исен», — дип вагон астына карап куя. «Алай бик яраткач, бер шпалны өйгә алып кайт та, кочаклап йокла», — ди ире.

 

Чү! Поезд кузгала түгелме?! Состав ит урлаган һәм шушы караклыгын яшерергә маташкан мәче кебек акрын гына шуа башлады. Мисбах ошбу сәфәренә зур өметләр баглаган хатынына тамбордан кул болгады.

 

Һай ул Мәскәүгә китүләр. Һай ул Мәскәүгә озатулар!.. Ире хатынын озатса, әле бер хәл. Хатын-кызның ирен озатуы... Кырыкмаса кырык тапкыр әйтелгән сүзләр перронда кабат яңгырады: «Кара аны, балакларыңны җыеп йөр, авыл гыйбады булма. Күркәсе кечкенә булса, икене ал. Миңа сапожки кара. Очраса, икене ал. Берсен сатарбыз. Кызга колготкиларны бер-ике размерга зурракны ал. Капчунный колбаса очраса, күбрәк ал. Рәсәйский сыр ал. Чәй эчәргә Мәскәүский карамель ал. Акчаңны югалтма! Трусиктан алганыңны кеше күрмәсен. Сосиски кирәген онытма!»

 

Горур поезд белән янәшә чабып барган күп сүзле хатын тагын нидер әйтмәкче иде, перрондагы эскәмиягә килеп бәрелде. Ул арада әле Казанның, әле Мәскәүнең ыгы-зыгысыннан туйган «Татарстан» хут алып өлгерде. Поезд китте. «Күркә», «колбаса», «сосиски» дигән җан авазлары гамьсез Маркиз утраулары, тәкәббер Ослан таулары ягына очты. Казансу күперенә кереп барган озын поезд ерактан караганда үзе дә сосискига охшаган иде.

 

Күркә итендә күптән нәфесе бар иде Мисбахның. Үзенең дә авылдагы кушаматы — «Күркә». Үзе — Күркә, үзенең күркә ите ашаганы юк. Ул кушамат, белмим, каян чыккандыр? Аның башы гәүдәгә дөрес куелмаган. Онытылган, күрәсең. Эскертбаш. Андый озын баш булса да, шул күркә, тавык, казда гына инде. Баш өстәлдәге күркә йомыркасы кебек яткан килеш калса да, Ходай Тәгалә, компенсация диптер инде, чибәрлекне биргән тагын үзенә. Күз, авыз, борын өчен мәйдан да бик кечкенә калган югыйсә. Шул кечкенә кишәрлекне дә тип-тигез итеп ике өлешкә бүлгән. Бер өлешен кызганмый-нитми маңгайга бирергә җөрьәт иткән. Күз, борын, авызга материал бик аз калды инде дип куркып тормаган. Тегеләре дә матур гына кереп урнашкан. Дөрес, күзләре Чыңгызханныкы кебек кысык инде кысыгын, аның каравы борын шәп. Төз, туры. Барысы да үзенә килешеп тора.

 

Поезд чаба. Хуш, Казан! Хуш, Бишбалта! Мисбах тәрәзәгә карап әйтеп куйды:

 

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

«Заначка»ны хатын тапса дип, борчылып йөргән җирем.

 

Купега керде.

 

— Сәлам, юлдашлар! Мисбах булам. Кушаматым — «Томшык».

 

Күр әле син аны ә, «Күркә» дими, «Томшык», ди. Хәер, алар авылында кош-корт кушаматы белән йөрүче бихисап: тавык, әтәч, ата каз, чеби бар. Бар тагын карга, чыпчык, күке, козгын, торна. Хәзер аларның барысын да «Томшык» дип кенә йөртәләр. Киләчәктә бу галәмәтне колакка ятышсыз «глобализация», «оптимизация» дигән төшенчәләр белән атарлар. Тагын әллә ниләр уйлап чыгарырлар.

 

Купедагы юлдашларның икесе — өлкән яшьтәге бер агай белән аның кияве, егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге бер озын, ябык егет — шулай ук ит алырга баручылар булып чыкты. Елтырап торган күзләрен әле уңга әле сулга тәгәрәтеп утырган юка иренле, юка чәчле, аның каравы калын тавышлы кыз гына тамак кайгыртып йөрүчегә охшамаган. Иткә дипломат тотып бармыйлар бит инде.

 

Мисбах кылын тартып карарга булды:

 

— Башкалада ни йомыш?

 

— Мин укыйм анда.

 

— Кайда?

 

— КПСС Үзәк Комитеты каршындагы академиянең аспирантурасында-а-а.

 

Мисбах өнсез калды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды.

 

— Укып буламы соң?

 

— Экзамен бирергә барам. Биреп булырмы, юкмы?

 

— Бирә алмасаң, Якуб абыйга әйтербез. Шалтыратыр.

 

— Кем соң ул — Якуб абый?

 

— Полководец, генерал. 90 яшьтә. Мәскәүнең үзәгендә Цекә йортында яши. Дер калтырап торалар аның алдында. Андропов мәрхүм генеральный булгач иң әүвәл үзе янына киңәшкә аны чакыртты.

 

— Син ул бабайны каян беләсең соң?

 

— Дуслар без аның белән.

 

Ах бу Мисбахны, «дуслар» дигән була. Берничә ел элек Мәскәүгә барганда Казаннан Якуб Чанышевка дип бер китап биреп җибәргәннәр иде, шуны кертеп чыкканда күрдем, дими. Чанышевның күптән түгел генә мәрхүм булганын да белми. Хәер, берәрсе укырга керергә җыенса — университетта Мисбахның таныш доценты бар. Берәрсе армиягә китә башласа — Татвоенкоматта таныш прапорщигы бар. Берәрсенең (җәйнең эссе көнендә) тамагы кипсә — Казандагы сыра заводында таныш «завсклад»ы бар. Әнә шулай сайрый-сайрый авылдашларының кесәсеннән байтак сыйланды инде ул. Ярдәме генә тимәде. Авыл халкы ышана. Ышанмый да булмый, егетнең башы эшли. Әдәбиятны үлеп ярата. Тукайга мөкиббән. Мәктәпне тәмамлагач, университетка татар теле бүлегенә укырга керде бит ул. Беркем ярдәм итмәде. Тик укымады гына. Беренче курста ук ташлады. Армиягә китте. Кайтты. Эшкә урнашты. Балалар бакчасына. Шунда завхоз да, электрик та, столяр да, ишегалдын себерүче дә. Купедаш аспирант кыз исә Казандагы автохуҗалыкларның берсендә партоешма секретаре урынбасары икән. «Компарттуташ» дип уйлап куйды Мисбах эчтән генә.

 

Мисбахның купедагы туташның котын алуы һәм...

 

«Ярый хуш, батты кояш, йокларга яттык кич белән,

Купе эче тулган туташның хушбуй исе белән.»

 

Өске шүрлеккә менеп яткан Мисбах бу шигырьне Компарттуташ юынырга чыгып киткәч укыды. Билетка язылган урынына караганда ул аста ятарга тиеш иде. Ятагын кызга бирде. Аспирант кереп яткач, ул барысына да тыныч йокы теләде. Теләвен теләде, тик йокы тыныч булмады.

 

Мисбахның төн уртасында торып пес итеп керә торган гадәте бар. Бүген дә торды. Чыкты. Керде. Ул кергәндә поезд туктап тора иде. Кинәт кузгалып китте. Өске шүрлеккә менәргә дип кулларын сузган Мисбах, состав кузгалган шәпкә, тигезлекне югалтып, суга корсагы белән чумган кеше кебек, Компарттуташ өстенә килеп капланды. Тегесе йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Кычкырмассың, йоклап ятканда сиңа шулай ташлансыннар әле. Бөтен вагон уянды. Проводница йөгереп килеп җитте. Мисбах күмәче көлгә төшкән хәлдә калды.

 

Иртән исә һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Мисбахның купедашлары гына төнге маҗараларны искә төшереп бер көлешеп алдылар. Компарттуташ та эчен тотып көлде. Иртәнге чәйне эчкәндә ул «амбразура»сын каплаган Мисбахка якынрак килде, отыры терәлеп үк диярлек утырды.

 

Поезд СССРның башкаласына килеп җитте. Саумы, Мәскәү! Купедан чыкканда Мисбах, Тукайга ияреп, юлдашларына тагын бер-ике шигъри юл әйтеп алды:

 

«Тор, шәкерт! Җиттек Мәскәүгә, алдымызда бит Мәскәү.

Мондадыр безнең влачның тузлары, Горбачлары;

Әйдәгез, рәхим итегез, и сез Казан ачлары.»

 

«Сез мине академгородокка кадәр озатып куясыздыр ич инде», — диде Компарттуташ вагоннан чыкканда һәм Мисбахка шактый калын күренгән күн сумкасын тоттырды, дипломатын үзе алды. Күндәм Томшык теләр-теләмәс кенә аспиранткага иярде. Ник ияргәненә соңыннан үкенде үкенүен. Метрода, бу кыздан аерылып калмыйм тагын дип, халык диңгезендә этешеп-төртешеп шабыр тиргә батуы бер хәл. Компарт туташ парикмахерскийга кереп чәчен күпертеп чыгарга булды. Анда чират. Сәгать ярым көттеләр. Туташка нәрсә, ул сайравын белә. Академ-шәһәрчекне мактый. «Җаның ни тели, буфетларында шул бар», — ди. — Сыр, колбаса, балык, икра, кофе... Ит тә бар, күркә дә бар. Теләсәң, күгәрчен сөтен дә табып була. Коммунизм утравы, короче говоря. Шулай булырга тиеш. Партия җитәкчеләре әйбәт яшәргә тиеш. Бүген нинди генә проблема туса да, аны хәл итү юлын Коммунистлар партиясе күрсәтә бит!»

 

Парикмахерскийдан чыккач, Компарттуташ Мисбахка «Минем прическа матурмы? Ник мактамыйсың? Макта инде!» — дип кадалды. Аннары маникюр, педикюрга керәсе итте. Анда чират юк дисезме?! Томшыкның сабырлыгы төкәнде. Аның күркә аласы һәм поездга өлгерәсе бар бит әле. «Бу тирәдә телеграф бар микән? Миңа срочно эшкә шалтыратып алырга кирәк», — дигән булып, Компарттуташ яныннан очты.

 

Мисбахның күркә алуы һәм...

 

И рәхмәт инде, Мәскәү! Мисбахны бик тиз күркәле иттең бит. Үзе теләгән кошны «Арбат» гастрономыннан «тотты» ул. Дөрес, бер сәгать чамасы чират торырга туры килде килүен. Бер сәгать Мәскәү өчен нәрсә ул?! Кошы шәп. Ул түшләре дисеңме, ул ботлары дисеңме! Нәфесне ымсындырыпмы ымсындыра. Казан күркәсе булып чыкты бит әле җитмәсә! Кибетчеләр үзләре әйтеп тора, аларга итне Татариядән китерәләр икән. Хәер, Мисбахның ишеткәне бар, Казан янындагы кайсыдыр бер кошчылык фабрикасында күркәләрне Мәскәү өчен махсус үстерәләр, имеш. Мисбахның Казаннан икәнен белгәч, әй тотындылар мактарга: «Татарларның ите бик тәмле була, — диләр. «Мал симертү рәтен, кош-корт үстерү җаен белә татарлар», — диләр. «Әйе, татарда мал салам ашап, кибәк төчкерми, тик ит үзенә генә эләкми, күзгә кырып салырга да калдырмыйлар», — диде Мисбах, кемгәдер үпкәләгән сыман рәвеш чыгарып.

 

Күркә алу шатлыгыннан күңеле, һөмәй кошы тоткандай, мәтәлчек аткан Томшык Мәскәүнең иң биек йортлары тезелеп киткән Калинин проспектыннан атлады. Кая барганын ул үзе дә белми иде әле...

 

Мисбахның Рейганны каршы алуы һәм...

 

Көтмәгәндә-уйламаганда Мисбах Кремльгә килеп чыкты. Анда халык, анда халык... Кремльгә керү юлының ике ягына кечкенә кетәклеккә шыплап кунаклаган чебеш кебек тулганнар. Рейган килгән икән бит. Хәзер аэропорт юлында. Ул һәм аны озатып баручы картеж менә-менә шушы минутларда монда булырга, Кремльгә шушыннан кереп китәргә тиеш икән. Мисбахмы соң мондый тарихи форсатны кулдан ычкындыручы. «Мин Америка Президенты Рональд Рейганны күрдем!» — дип гомер буена сөйләп йөриячәк. Авылдашлары алдында мактаначак. Әнә, авылда сыңар аяклы Даут бабай бар иде. «Ул Ленинны күргән», — диләр иде аның турында. Шуның аркасында гел дәрәҗәле йөрде. Ул Ленинны күргән! Бетте китте... Аның ике сугышта катнашуын, шунда аягын калдыруын телгә алган кеше дә юк.

 

Майның соңгы көннәре. Карашын җәйгә төбәгән кояш кыздырыпмы-кыздыра. Чү! Ни булды? Халык ташкыны, җим сипкән хуҗабикә янына чапкан күркә, тавык-чебеш кебек, чаба башлады. Дәррәү булып Кызыл Мәйданга килеп керде һәм ГУМ янындагы урамның ике ягын камап алды. Рейган менә шушыннан үтеп, Кремльгә Спасс башнясы астыннан керәчәк икән. Хәлбуки, Мисбах халыктан калмады.

 

Күз алмасын арлы-бирле очыртып, янып-пешеп тагын күпме басып торганнардыр, кызыл йөзле, кызыл борынлы бер мент зур канәгатьләнү хисе белән әйтеп куйды: «Юкка көтәсез. Рейган Кремльдә инде!»

 

Шуннан халык нишләде дисезме?

 

Мисбахның Мәскәү Кремлен алуы һәм...

 

Кемнеңдер: «Алга, Кремльгә!» дип кычкыруы булды, халык армиясе Кызыл Мәйданны тутырып, Спасс башнясына таба чаба башлады. Чебеш эләктерергә йөргән козгынга ташланган кош кебек Кремльгә ябырылдылар. Әгәр шунда солдатлар, хәрбиләр башняның ике якка ачылып торган, калын имән борысларыннан эшләнгән капкасын ябып өлгермәсәләр, белмим, бу һөҗүмнең ахыры ни белән беткән булыр иде икән. Белмим, бу бөек Кремльнең бу биек капкасы кайчан шулай ябылды икән? Мәскәүгә немец-фашист илбасарлары һөҗүм иткәндә дә ябылды микән әле?!

 

Кремльгә иң беренче килеп типкән кешеләрнең берсе ярсулы Мисбах өчен исә СССР капкасы ябылуның ахыры болай булды. Затлы кәчтүм кигән, кара галстук таккан ике шәп-зәһәр егет кызыл кенәгәләрен вәкарь белән чыгарып күрсәттеләр дә, аны үзләре белән алып киттеләр. Кояш төшми торган тар гына урамдагы бернинди язуы-ние булмаган бер соры йортка алып керделәр. Шыр ялангач салкынча бүлмәдә — сыңар өстәл дә берничә урындык. Мисбахка утырырга ымладылар. Үзләре әүвәл Томшыкның паспортын карадылар. Татар икәнен белгәч, «Менә тагын бер Чыңгызхан!», — дип көлеп куйды берсе. Аннары Мәскәүгә килүенең максатын сорадылар. Мисбах: «Күркә итенә килдем», — дигәч, күзләренә гаҗәпләнү билгеләре чыгарып, карашып куйдылар.

 

— Рейганны күрәсем килгән иде, — диде Мисбах, тегеләрнең чираттагы соравын көтеп тормыйча. — Аннан сорыйсы нәрсә бар иде.

 

— Ни сорамакчы идең?

 

— Америкада күркә ите ашыйлар микән?

 

— Ашыйлар. Сез җаваптан канәгатьме?

 

— Рейган үзе күркә итен ярата микән?

 

— Күркә итен кем яратмый?! Тик менә күркә алырга килгән кешенең Кремльне алырга йөрүе гаҗәп.

 

— Күркәне алдым инде мин. «Арбат»тан алдым. Менә, чегы да бар. Тукта, күркә кайда соң әле минем? Ах, шайтан алгыры, онытылып калган бит. Бая аяк астына куеп торган идем. Күркәм калган! Кәчтүм дә калган. Ах, бетте баш!

 

— Ярый, бар тап тизрәк күркәңне! — диделәр тегеләр, чекны бик җентекләп караганнан соң.

 

Мисбах паспортын алды да чыгып очты.

 

Бая басып торган җиргә дә очып килде.

 

Тик күркәдән җилләр искән иде...

 

Мисбахның авыртмас башка тимер таяк алуы һәм...

 

Мәскәү дигәч тә, сез Мәскәүдә, Москвада, Маскальдә күркә ите тулып ята дип уйлыйсызмы? Ята пычагым... Мисбах әлеге дә баягы «Арбат»ка килеп карады — күркә юк. «Елисеевский»га кереп карады — күркә юк. Кая кереп, кайдан чыкмады — күркә юк. Юк күркә. Юк инде, юк...

 

Мисбах уйга батты: «Их, Рейган, Рейган! Кызык иттең син мине, иптәш Рейган. Хәер, нинди иптәш инде син. Син — капиталист. Мин — бер коробка, ягъни бер «кап ит ал ич». Иптәш булмаган Рейган. Мин күркә алырга килгән көнне генә килми торсаң ни була иде соң?! Син бит «любой» вакытта килә ала идең. Үзең СССРны «явызлык империясе» дип сүккән буласың, үзең кунакка килгәнсең. Хәер килгәнсең икән, йөр инде Кремльдә. Шул Кремльдән чыга алмассың инде син. Мисбах ялгыша. Ул күркә таба алмыйча тәмам интегеп, гаҗиз булып Мәскәүдәге Казан вокзалына кайтып ауганда, Рейган Кызыл Мәйданга чыгып халык белән сөйләшеп йөрде.

 

«Кайтып ауганда» дигән булам. Кая ауды соң ул? Вокзал тулы халык. Утырырга урын юк. Мисбах подвалга, саклау камераларына төшә торган баскычка чүмәште. Кәеф юк. Күңелне бушатырга кеше юк. Хет ичмасам җанны җылытып торырга башы чабылган, йоны йолкынган шул күркә булсын иде. Юк шул...

 

«Ичмасам, күркә дә юк ич, тик икәү без: уй да мин»

 

Күпме утырырга була шулай мәэюс булып. Тукта әле, Мисбах, син — Мәскәү кадәр Мәскәүгә килгән кеше. Урамга чыгып, бераз йөреп кер. Мәскәүне кара.

 

Мисбах чыкканда караңгы иде инде. Көн сүрелә төшкән. Җылы, җилсез кич. Хәер, монда көн ни, төн ни. Кеше йөреп тора, вокзал яны кайнап тора. Әнә, сукбайлар. Тимер-бетон багана төбендәге тимер-бетон плитәгә утырганнар да, кичке ашны ашыйлар. Табыннары куе күренә. Хәтта кара икра да бар бугай. Чү! Аяк астында яшел төстәге капрон сумка аунап ята. Аның янында кәчтүм. Мисбах кәчтүменә охшаган. Сумкадан күркә боты чыгып тора түгелме?! Бәй, Мисбах сумкасы ич бу! Казан күркәсе ич бу!

 

Мисбах йөгереп килде дә, сумкага ташланды.

 

— Болар минеке! — диде ул кистереп. — Көндез Рейганны каршы алганда Кызыл Мәйданда онытып калдырганмын. Табуыгыз өчен рәхмәт!

 

Мисбах күркәне алды да китте. Бомжлар ягыннан каршы дәшүче дә, каршы чыгучы да булмады.

 

Менә бит, Ходайның рәхмәте, табылды бит күркә, табылды! Кешегә сөйләсәң — кеше ышанмас. Дистә миллион халык яшәгән шәһәрдә югалткан әйбереңне табу — печән кибәненнән энә табу белән бер. Мисбах сөенеченнән рәхмәт укыды: «Рәхмәт сиңа, күркә. Табылуың өчен рәхмәт. Миңа иптәш булганың өчен рәхмәт, якташ!»

 

Күркәдән күте кибән булган Томшык татлы сөенеченнән нишләргә белмәде.

 

Мисбахның тагын бер туташның котын алуы һәм...

 

Күркә табылуын табылды. Тик менә Казанга кайтып булмый бит әле. Билет юк. Бүген юк та юк инде. Иртәгә, берсекөнгә китәсе поездларга да юк бит әле. Күркәсен саклык камерасына куйсын да кибетләргә йөрсен, хатыны алырга кушкан әйберләрне алсын, диярсез. Кибеткә йөрүчеме соң инде ул — Мисбах. Аңа күркәдән башка берни кирәкми. Болай кайта алмый ятса, күркәсе дә исләнәчәк бит әле. Вокзалның эчпошыргыч, сару кайнаткыч ыгы-зыгысыннан тәмам туйган Мисбах кадерле күркәсен саклык камерасына япты. «Күркәм сабырлык бирсен сиңа, күркәм!» — диде ул һәм... кунакханә эзләп китте.

 

Кунакханәне ул иртәгесен кичен генә тапты. Анысы да паспортының эченә кызыл акча салып биргәч кенә насыйп булды. Кунакханә димәсәң хәтере калыр, Мәскәүнең үзәгендә булса да ни суыткычы (күркәне кая куярга?), ни телевизоры юк. Ишегенә дә берни язылмаган. Башкасы булмаса да, телефоны бар, душы бар. Тагын, беләсезме, нәрсә бар? Бай табын. Коньяк, виски, ул шәрабның ниндиләре генә юк. Икраны кашыклап аша. Ачылганы да, ачылмаганы да бар. Тагын әллә нинди нәмәстәкәйләр. Берәү булса, боларга күрмәгәндәй ташланыр иде. Мисбах берсенә дә кагылмады. Габдулла Тукайның «Су анасы»н исенә төшерде:

 

«Йә иясе юк! — дип, вискиларга тими башладым.»

 

Йокларга ятар алдыннан Мисбах кичке Мәскәүне карап, бер йөреп керәсе итте. Күркә исләнер дип борчылды борчылуын, аның каравы бүген кунар урын бар. Күпме йөрергә була су аударган түнтәктәй, җил аударган колмактай. Читтән килгән кеше Мәскәүдә кая барсын — Кызыл Мәйданга бара инде. Мисбах та шунда юл тотты. Килеп җитүе булды, ГУМның яктылык төшмәгән почмагында көтмәгәндә-уйламаганда бер кыз пәйда булды.

 

— Ай, куркыттыгыз, котны алдыгыз, — диде ул Мисбахка көр тавыш белән.

 

Кыз шәп. Маңгаен каплаган, җилкәләренә агып төшкән туры, сары чәч, борыны — Кремль очында, иреннәре — мавзолей. Турыпочмаклы. Ботлары озын. Нәкъ Спасс манарасы кебек басып тора. Исеме — Наташа. Мисбах үзен «Бах» дип кенә таныштырды. Бу сары баш сүзгә юмарт булып чыкты. Тормышның кыйммәт булуыннан, акча җиткерә алмавыннан зарланды. «Әллә панельгә чыгып ятасы инде», — дип тә ычкындырды. Мисбах аны кызганды. Ресторанга алып кереп сыйламакчы иде, тик үзсүзле хатыны эшне харап итеп куйган булып чыкты. Иртәгә Мәскәүгә китәсе дигән көнне төн утырып ире киясе чәчәкле трусикның эчке ягына кесә текте ул. Акчаны да шунда тегеп куйды. Югалмасын, урлатмасын, имеш. Акыллы диген инде син ул хатынны. Акча дип Мәскәү чибәре алдында трусик актарып торып булмый бит инде. Кәшилүктә бераз акча бар барын. Җитмәсә, нишләрсең? Бу иркә кошның ресторанда ниләргә заказ бирдертәсен кем белә?

 

Мисбахның аяклары үзеннән-үзе кунакханәгә таба атлады. Чибәркәй дә күндәм булып чыкты, һич карусыз аңа иярде.

 

Кайттылар. Төнге кунак кайтуга өстендәге хөлләләрен салып ташлады. Шорты белән майкадан гына калды. Сары чәчкә сары майка бигрәк килешеп тора. Майка нәрсә ул? Кошы шәп! Ул түшләре, ул ботлары... Вәйт күркә бу! Рәхмәт инде Мәскәүгә! Күз кыздырырлык күркәләрне биреп кенә тора Мисбахка.

 

Кызыкай кайту белән табынга ташланды. Авызына икра тутырды, тавыкны сүтеп бетерде, өстәлдәге бөтен ризыкны козгын кебек чукып чыкты. Әледән-әле шампан, шәраб уртлап куйгалады. Мисбах әле һаман ризыкка тимәде, берни дә ашамады. Ашау кайгысымыни?! Мәскәүнең бер дигән чибәре куенына кереп бара. Әнә ул кулларын суза, муеннарга урала, эскертбашны сыпыра. Мисбах күзен йомып рәхәт чигә. Кемгә эләккән әле мондый бәхет?! Мисбахның Казаннан икәнен белгәч, кунак кыз гозерен дә ирештерде:

 

— Сездә сәүдә институты, йә булмаса сәүдә техникумы юкмы?

 

— Нишләп булмасын. Бар!

 

— Мине шунда заочно укырга кертә алмыйсыңмы? Мәскәүдә кереп булмый.

 

— Нет проблем! Минем анда дус профессорым бар.

 

— Мин килгәндә миңа торырга урын да табасыңмы?

 

— Нон проблем! Ярты Казан — минем кулда.

 

Бәй, бөтенләе белән Мисбахныкы икән бит бу кыз. Мәскәү кошы гына түгел, Казан кошы да булачак бу.

 

Казан күркәсе!

 

Утны сүндереп ятаргадыр инде.

 

«Душка кереп чыгыйк, — диде кыз. — Бар, башта син кер. Сабының бармы? Булса, жәлләмә, әйбәтләп юын».

 

Сабын да бар, шампунь да бар. Томшык ак күбеккә батып юынды. Фырт кына чыкты.

 

Чыкса...

 

Бүлмәнең өсте аска килгән. Идәндә Мисбахның буш кәшилүге аунап ята.

 

Төнге кош чыгып очкан. Бар, йөгер, тот!.. Тотарсың тазның толымыннан.

 

Рәхмәт инде хатынына, акчасын трусигына тегеп куймаган булса... Мисбах бер тиенсез калачак иде. Хәзергә ул акчасыз калмады — өнсез калды.

 

Мисбахның хәтәр әмер алуы һәм...

 

Номерда телефон шалтырады. Мисбах трубканы алырга белмәде, алмаска белмәде. Аңа шалтыратмыйлар ич. Томшыкның монда яшәп ятуын эт тә белми. Шулай да тыңлап карарга булды.

 

— Бахмы?

 

— Әйе, Бах. Тоист Мисбах.

 

— Бах, без синдә күпме акча барын беләбез. Башың ике булмаса, син аны безгә бирергә тиеш. Моның өчен аны каядыр китереп куярга тиеш. Кая куясың? Уйла! Биш минуттан шалтыратабыз.

 

Мисбахның хәле китте. Баш миен куркыныч уйлар телгәләде. «Кем бу? Миндә акча барын каян белә? Бүлмәсендәге телефонның номерын Мисбах үзе дә белми. Теге белә. Кичәге төн кошы — Сары чәч эше түгел микән? Тәгаен, шул визитның нәтиҗәсе бу. Шул Наташа маташа. Алай дисәң, ул төнге күбәләк: «Кызык иттем бу Донжуанны, сукыр тиенсез калдырып киттем», — дип уйларга тиеш бит. Мул табынны күреп: «Акчасы күптер. Яшергәндер», — дип уйлады микән? Теге сукбай-бомжлар эше түгел микән бу? Күркәнең хуҗасы табылу ошамаган боларга, күрәсең. Күзәтеп йөргәннәр. Исемне каян белделәр икән? Әллә инде Казанда ук артыннан бастырып чыктылармы? Их, Мисбах, Мисбах. Бах! Ба-бах. Каптың бит. Хәзер инде хатының белән икегез тырмашып-черәшеп җыйган акчаны кая илтеп куясыңны уйла. Башың жәлме, малың жәлме?!

 

Телефон.

 

— Алло!

 

— Ә-ә-ә-әлү. Казан вокзалында, Саклык камерасында булыр акча. Камераның номерын һәм кодны кайткач ә-ә-әйтермен, — диде Мисбах тавышының калтыранганын сиздермәскә тырышып.

 

— Ике сәгать вакыт сиңа. Шалтыратырбыз. Акчаны куеп кайткан бул! Кара әле, ишетсен колагың, фокус күрсәтергә җыенма тагын. Башыңны сакла!

 

Фокус дигәннән, Томшык бармагын өзеп, колагын сикертеп, чәчләрен үрә торгызып күрсәтә ала. Бу бандитлар шуны да беләләр хәтта.

 

Трусик кесәсе сүтелде. Мисбах вокзалга килде. Акчаны тизрәк куярга да кайтып әйтергә. Тизрәк котылырга бу җүнсез, хәерсез бәндә-бәдбәхетләрдән. Тик менә буш урын юк, ә вакыт бара. Мисбах нишләсен — күркәсе яткан таныш камераны ачарга булды. Берочтан «якташының» хәлен дә беләчәк. Ачты. Шунда ук ифрат сизгер борынына тынчыган ис килеп бәрелде. Хәле шәптән түгел күркәнең. Болай булса, исләнергә-бозылырга мөмкин. Ярый, хәзергә әле аның кайгысы юк. Ул кайтырга билет алырлык һәм аз-маз тамагына капкалап йөрерлек кенә акча калдырды... Кәгазьгә төрелгән шәмәхә егермебишлек, яшькелт иллелекләр күркә астына кереп ятты. Төп-төгәл ике сәгатьтән соң шалтыраган телефонның чәнечкеле трубкасына әмернең үтәлүен әйтте.

 

Кичкә таба шомлы телефон янә шалтырады. «Уф! Котылдым бу бәладән!» — дип үз-үзен тынычландырып утырган Мисбах бу юлы трубканы чиркангыч бандитлардан җылы сүз өмет итеп күтәрде.

 

— Әлү!

 

— Син, Бах, скрипач! Без сиңа әйттек бит, «без фокуса», дидек. Ә син... Тагын безне кәкре каенга терәмәкче булдыңмы? Бу юлы кемнең муенын сыздың? Кемнең башын тыгып куйдың анда? Шуның исенә ментлар килер дә безне эләктерерләр дип уйладыңмы? Белеп тор, ул адәм башын камерадан үзеңә чыгарырга туры килмәгәе. Хәзергә син җиңдең: бер – ноль белән. Ну бу исәп бик тиз үзгәрергә мөмкин. Онытма! Онытма җирдә без барын!

 

«Капрон сумкада яткан симез күркә куркыткан бит боларны. Исе үк котларын алган. Вәйт әкәмәт!» — Томшык тирләгән кулындагы шомлы, кайнар трубканы куярга да онытып ни көләргә, ни еларга белмичә катып калды.

 

Белмим, бу көтелмәгән борчу-хәсрәттән башы тораташ булган Мисбах тагын ниләр уйлап бетергән булыр иде, кичкырын кунакханә бүлмәсенә, артына ут төрткәннәрмени, атылып-бәрелеп бер карачутыр егет килеп керде:

 

— Мин бу бүлмәдә яшәдем. Хәзер срочно китәргә кирәк. Бик кадерле әйберем калган. Шуны алырга кердем. Аннан башка мин — кулсыз-аяксыз. — Ул җәһәт кенә өстәл тартмасын ачты, аннан җәлт кенә тузган карталар тартып чыгарды, аларны, җәлт кенә, «пыр» иттереп, бер кулыннан икенче кулына очырып алды.

 

— Син Бах түгелме? — диде Мисбах, таныш кешесен күргәндәй.

 

— Әйе, Бах. «Скрипач». Мине каян беләсең?

 

— Телефоннан сорадылар! — дигән булды Томшык берни булмагандай.

 

— Аңлашылды. Миңа монда озак тоткарланырга ярамый. Чаптым мин. Син мине күрмәдең, яме. Пока!

 

— Ә шешәләрең, конъякларың, бу икралар...

 

— Сиңа калдырам.

 

Бах-скрипач чыгып киткәч, Томшык үз-үзен сүкте: «Их, Мисбах, Мисбах! Көн буена пүчтәк хәсрәт белән йөргәнсең икән бит. Үзе теләп елан авызына килеп кергән чебен бит син. Менә кемнән акча сораганнар бит ул бандитлар». Мисбах үз-үзен әрләсә дә, яшь әтәч, сырты кабарган күркә кебек өзлексез чукып торган бу вакыйгаларның мондый борылыш алуына, хәтәр табышмакның чишелүенә бик шат иде.

 

Ул арада бүлмәгә, җыештыручымы, идән юучымы, администратормы, чурт белсен, бер хатын килеп керде һәм өстәлдәге шәп шешәләрне, затлы деликатесларны капчыгына тутырып алып чыгып та китте.

 

Мисбах бер сүз дә әйтә алмый, ашарга-эчәргә сораган күркә чебие кебек, авызын ачып калды.

 

Мисбахның кайтырга билет алуы һәм...

 

Йа Хода, Мисбахны мәгънәсез эш-гамәләрдән, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән борчу-михнәтләрдән, хәсрәт-газаплардан да азат итәр көнең бар икән. Менә хәзер фырт-кәпери егет үз кадерен үзе белеп вокзалга киләчәк, дәрәҗәле кеше рәвешендә перронга чыгачак, проводникка вәкарь белән билетын сузачак һәм әйтәчәк:

 

«Әйдә, чап, поезд, Казанга! Менә билетым: мә-мә-мә!»

 

Аннары йөзенә битарафлык, гамьсезлек билгеләре чыгарып, тыныч кына вагонга узачак. Узарсың, бар. Тыныч кына. Саклык камерасының ишеген ачуга, «Күркәнең исе бар шул бераз» дигән уй аны борчуга салды. Шулай да, акчаны бандитлардан саклап калган Казан күркәсенә рәхмәте чиксез иде.

 

Ул Мәскәүнең сару кайнаткыч вакыйгаларыннан, кысыр хәсрәтләреннән арынып, якташ күркәсе салынган капрон сумкасын тотып, йөзенә әлләкем рәвеше керткән булып перронга чыкты.

 

Чыкса...

 

— Мисбах!

 

Кем кычкыра дисәң, Компарттуташ икән.

 

— Ай Мисбах! Һай Мисбах! Каян килеп чыктың?! Ходай бардыр ул...

 

— Үзең — коммунист. Үзең Ходайга ышанасың. Нинди парторг инде син?!

 

— Минем бу әйберләр белән пром-м-блема!

 

— «Проблемаң»ны коммунистлар партиясе хәл итмимени?

 

— Ай, Мисбах. Булыш, пажалысты. Әйберләремне вагонга күтәреп бар!

 

Компарттуташның «әйберләр» дигәне, әллә ниткән сумка-мумка, сетка-метка, пакет-макетлардан торган чуар тау. Мисбах шуны кузгатырга, вагонга кертеп утыртырга тиеш.

 

Бу «тау»ны вокзалга Компарттуташның сабакташ егетләре көтүләре белән алып төшкәннәр. Төшкәннәр дә, Тукай әкиятендәге су эзләп киткән бүреләр кебек, поездга «посадка» игълан ителгәнче кайсы — морожныйга, кайсы сырага дигән булып, берәм-берәм сыпырганнар.

 

КПСС Үзәк Комитеты каршындагы академия — «коммунизм утравы» буфетларыннан азык-төлекне чумырып, комсызланып алган Компарттуташ кулыннан Мисбах берничек тә ычкына алмаячак иде.

 

Тауны ташыды.

 

Ташый-ташый иза чикте.

 

Соңгы «рейста» Мисбахның портреты менә болайрак иде: ике кулда — бик күп әйбер, ике җилкәдә — аллы-артлы асылган бик күп әйбер. Барысы да — Компарттуташ малы. Үзенең ялгыз күркә салынган бердәнбер сумкасын Томшык теше белән күтәргән иде. Менә шулай, Мисбах, өйрәтә сине бу дөнья, бу тормыш. Теләсә — күркә, теләсә овчарка итә.

 

Компарттуташны ташый-ташый эт булган Томшыкның үз вагонына кереп, үз урынына килеп утыруы булды, поезд кузгалып та китте. Аның «Хуш, Мәскәү», дип әйтерлек тә хәле калмаган иде. Хәл аңа Гусь хрустальная станциясенә җиткәч кенә керде. Шунда аның башында бер идея дә туды. Ис керә башлаган күркәне вагонда тоту, гомумән, өйгә алып кайту әйбәт түгел. Атарга кул бармый. Ул аны урамга алып чыгып, вагон астына бәйләп куячак. Кайтсын шунда атына-атына. Хәлбуки, ул Казанга хәтле кайтып җитә алмаячак, сумканың бавы киселеп, юлда төшеп калачак. Калсын! Үзе төшеп кала бит. Ни дисәң дә үз кулың белән ташлау түгел. Күркә, газиз туган ягына кайтып җитә алмаса да, рәнҗемәс, шәт.

 

Поезд туктап торган кечкенә генә бер тонык станциядә бичара күркә салынган сумка вагон астында асылынып тора иде инде.

 

Ул Арзамас тирәсендә үк төшеп калды бугай әле. Күн сәкедә йоклап яткан Мисбах поезд бер көйгә генә барганда вагон астында нәрсәнеңдер шалтор-шолтыр килүенә сискәнеп уянып китте.

 

— Хуш, күркә! Бәхил бул!

 

Тик Мисбах иртәрәк бәхилләшкән булып чыкты. Казанга кайтып төшкәч, вагон астына иелеп караса, күндәм күркәсе сабыр гына асылынып тора инде.

 

Мисбах сөенде.

 

Их, күркәм, исән-саумыни син?! Мин сине бит...

 

Томшык сумканы җәт кенә чишеп алды һәм әйтеп куйды:

 

«И Казан! Сиңа кайттым ит сәфәреннән туеп тагын да мин.»

 

Тик Мисбах күркәне барыбер өйгә алып кайтасы итмәде. Тимер юл аша Идел ягына чыккач бер чүплек бар. Күркә белән ул шунда хушлашырга булды. Мисбах тимер юл аша салынган күпер баскычыннан менеп барганда автохуҗалыкның бер көтү ир-атлары «проблемалы» Компарттуташны вагоннан бушатып калдылар.

 

Чүплекне Томшык тиз тапты.

 

— Күркәм, матурым, калдырам мин сине. Ачуланма, өйгә алып керә алмыйм. Хатыннан оят. Шул бер күркәне дә исләндермичә алып кайта алмадыңмыни, дияр. Сүз дә юк, шәп күркә син. Син мине Кремль янында килеп бәйләнгән кызыл Кенәгәле Гайрәтле Бәндәләрдән коткарып калдың. Акчамны башкисәр бандитлардан саклап калдың. Күркәмлекнең күрке син, күркәм! Чын татар күркәсе! Яратам мин сине. Башың киселгән булса да яратам. Хәер, кемнең генә башы киселмәгән татар тарихында. Милләтебезне дә, халкыбызны да әнә шул газиз башлары киселгәннәр коткарып-саклап калган. Татарларны далага-җәһәннәмгә олактырырга теләгән Сталин, каһарман Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы турында ишеткәч, уеннан кире кайткан.

 

Чүплек контейнеры буш булса да, Мисбах кошны анда томырырга җөрьәт итмәде. Ул аны сумкасы-ние белән ипләп кенә бер кырыйга куйды да башын иеп өенә кереп китте.

 

Мисбахның хатыныннан уклау алуы һәм...

 

Мәскәү кадәр Мәскәүдән ике кулын селтәп кайткан ирен хатыны ничек каршы алды дисезме? Әлбәттә инде, колач җәеп түгел. Сәфәрдән калган акчаларны санап утырганда Мисбахның кесәсеннән килеп чыккан «записка»ны күргәч, кулына уклау эләктерде һәм иренең эскертбашына берне кундырып та алды. Мәктүптә болай дип язылган иде: «Мисбах! Булышуың өчен рәхмәт! Мәскәү күчтәнәчләре белән чәй эчәргә кил. Минем язуны берәүгә дә укытма.» Шунда ук телефон номерлары. «Күр әле бу Компарттуташны! — дип уйлады Томшык. — Ни арада язган моны, ни арада кесәгә тыгып куйган. Язуны укытма, имеш. Укытырмын мин сиңа арт... партсабагыңны!»

 

Өйдә җәнҗал кызганнан-кыза барды.

 

Чү! Ишек шакыдылар. Ачсалар, чәчләре тузгыган кечкенә бер кыз белән авыз-борыны буялып беткән кечкенә бер малай басып тора. Кулларында — күркә салынган сумка!

 

— Бу сезнеке бит. Сез аны бая онытып калдырдыгыз.

 

Әле генә ирен каезлап торган хатын сумканы эләктерде.

 

— Бәй, күркә бит бу. И-и-и тапмадым дип торган була бит әле. Ялганчы! Менә бит - алып кайткансың!

 

— Бераз гына исләнә башлаган ул.

 

— И-и-и картым!.. Мин — ничә еллар ашханәдә эшләүче повар — итнең мондыен гына күрмәгәнме соң?! Моннан мин сиңа бер дигән деликатес пешереп бирәм.

 

Хатын аптырап басып торган, гомер буена ризыкка нәзберек булган ирен кочаклап алды, аның өйдән пыранлаткан вакытта гәүдәсе чыгып та, озын вә аркылы булу аркасында ишеккә кысылып кала торган эскертбашын сыпырып куйды..

 

Бүлмәгә вагон астында поезд тәгәрмәчләренең өзлексез тыкылдавын тыңлап кайткан галиҗәнап күркәдән Мисбахның хатыны тансыклаган шпал исе таралды.


Вакыйф НУРИЕВ
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»