• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202

 

 

 

 
Архив
 

               

08.02.2012 Сәясәт

Кукмара Миңнехановны “ак кар җәеп” каршы алды

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килү уңаеннан кукмаралар кырдан ак кар ташып, юл буйларындагы пычранган кар өстенә сипкәннәр.

Татарстан җитәкчесенең ара-тирә районнарга чыгып керүе гадәти хәл - шуңа да Сингапур, Давослар арасында Әлки-Мамадышлар да күренеп ала. Чәршәмбедә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балтач, Кукмара якларына килде. Анда 2011 елга әлеге районнарның икътисади үсешенә йомгак ясалды, алга планнар каралды.

 

Балтачта Рөстәм Миңнехановка Кече Лызи авылындагы удмурт мәктәбен, район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы тауарлары күргәзмәсен күрсәткәннәр.

 

Шулай районнарга бару президент өчен гадәти бер нәрсә булса, андагы халык, бигрәк тә җирле түрәләр өчен бу зур вакыйга да, сынау да. "Олы кунак"ны каршылар өчен, гадәттә, бөтен район куба, көндәлек тормышның асты-өскә килеп ала. Кайбер урыннарда түрәләрнең фантазиясенә шаккатырга гына кала.

 

Бу юлы Балтачта Татарстан президентын кар сыннары ясап һәм аларны буяп каршы алырга булганнар.

​​

Кукмаралар да Миңнехановны каршы алуда үзләрен сынатмаска тырышкан.

 

Twitter-да Кукмарадан Илдар Галиуллин хәбәр итүенчә, Татарстан президенты килер алдыннан, ялтырап торган гүзәл манзараны бозмас өчен басудан чиста кар ташып, Миңнеханов үтәсе юл кырыендагы пычранганы өстенә сибеп йөргәннәр.

 

Кукмара кешеләре шулай ук, Сабан туе мәйданына президентның боралагы төшәчәк урында карны эттереп, анда да кар ап-ак булып торсын өчен чиста булганын таратып йөргәннәр дип сөйләде.

 

Авыл кешеләре тагын шуны да әйтте - Кукмарада Миңнехановка борынгыдан биредә төрле милләт вәкилләренең ни рәвешле яшәп ятканын да күрсәтергә теләгәннәр, моның өчен ачык һава музее итеп йортлар ясарга ниятләгәннәр. Авыллардагы хакимият башлыкларына 4x4 метрлы буралар төзеп, аларны татар, удмурт, урыс, мари йортлары итеп җиһазлап, ялт иттерү фәрманы бирелгән булган. Билгеле, чыгымнарны авыл хакимиятләре җилкәсенә калдыру каралган. Бу төзелеш чама белән һәркайсына 40-60 меңгә төшкән. Кемдер эшләп өлгергән, әмма ахыр чиктә Кукмара район хакимияте бу идеядән баш тарткан. Нәтиҗәдә йортлар төзегән авыл хакимиятләре ярык тагарак каршында утырып калган.

 

Зур түрәләр каршында матур булып күренергә тырышуда бер Кукмара районы гына аерылып тормый. Казан кунаклары алдында күз буяу өчен тирә-якны ялт иттерү гадәти күренеш. Мондый очраклар адым саен. Иң кызганычы, моңа барысы да күнегеп бара һәм бу шулай кирәк дип кабул ителә башлый. Соңыннан гына андый хәлләрне мәзәк итеп сөйләп йөриләр.

 

Бервакыт элекке президент Миңтимер Шәймиевның Балтач районына килүе март аена туры килгән иде. Кар эреп җир ачылган урыннар пычрак булып күренеп ятмасын өчен анда уҗым басуыннан җирләрне шакмак итеп кисеп, ферма тирәсенә газон итеп түшәгәннәр.

 

Спас районында узган бер киңәшмә вакытында Казан кунаклары “аһ” итсен өчен авыл хуҗалыгы техникасының күргәзмәсе уздырылган. Күргәзмәдән соң барлык төзек булмаган трактор, машиналарны “прицеп” белән тарттырып кире үз урыннарына алып кайтып киткәннәр. Заманча техника күргәзмәсенә дә алар шулай китерелгән.

 

Күпләр Сарман районының Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның күңелен күрер өчен тырышканын хәтерли. Кар яумаган кышта Сарман осталары фанердан кар бабайлар ясап, аларны акка буяп бизәгәннәр. Фәрит Мөхәммәтшин машинада узганда алар, бәлки, чын булып күренгәннәрдер.

 

Бу бар Русия өчен табигый күренеш булып тора. Әле шушы көнәрдә генә YouTube-та Тамбовта төшерелгән видео чыккан иде. Анда шәһәр хуҗалыгы машинасы урамны кардан чистартасы урынга чистасын таратып йөри - шулай итеп Тамбовта Владимир Путин килүенә әзерләнәләр.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Азатлык
№ | 08.02.2012
Азатлык печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№52 (796145) / 19.02.2012 12:07:39

Кая карама ризасызлык белдерәсез,ә узегез өстәгеләр әйткәнчә сайлыйсыз,Шыр наданнар.

№51 (796143) / 19.02.2012 11:58:05

РЭХМЭТ

№50 (795697) / 14.02.2012 20:31:55

Шул Конституция буенча гына шул, халык хуҗа. Ә халык ничек булган, шулай калды надан. Кайда да күз буя. Шәймиев килгәндә дә, сыерларны я башкорттан, я күрше районнан кайтарып, Фери белән юдыртып куялар иде. Хәзер дә фермерларның эшен күрсәтү өчен күрше районнан китереп куйдылар бер районда сыерларны. Янәсе, фермерлык хәрәкәте җәлдерелгән. Ул җәелсен өчен берничә буын тырышырга кирәк. Хәзер дә ялган саннар авылдан районга, районнан республикага оча.Җитмәсә, берсе үзләре өчен, икенчесе район өчен, өченчесе республика башлыклары өчен. Очмас иде, башлар оча. Дөрес күрсәткән районнар артта сөйрәлә башлый. Аннан башлыгы сүгүгә эләгә.Ә сырлар фермаларда юк диярлек. Әмма колбасалар аның урынына артканнан арта кибет киштәләрендә...

№49 (795685) / 14.02.2012 19:35:25

Без аны горбачев булгандук аңлаган инде, апаем халыкка халык алдында кесәдән капшаган нәрсәкәе икәнен син аңладың микән.

№48 (795646) / 14.02.2012 15:50:03

Әйтмә әле, Конституция буенча бары халык кына хужа бу илдэ, главалар тугел, кайчан шуны анларбыз икэн???

№47 (795642) / 14.02.2012 15:41:33

"адымнар"да миннехановнын кукмарага сэяхэтен курсэттелэр. "рэхмэт, рэхмэт, бик яхшы яшибез" диюдэн узалмадылар. булганына шокерана кылу кирэк, элбэттэ. лэкин нужэли ил башына гади халыкнын бер дэ соравы юк инде. бу хэтле куз буяу кирэкме икэн?!

№46 (795627) / 14.02.2012 14:08:44

Кунак килгэндэ ойне дэ hэр коннэн аермалырак итеп жыештырабыз инде анысы,бу безнен халыкка ят эйбер тугел тугелен дэ-э шулайда кырдан ак кар ташу арттырыбырак жибэру булган инде ул.Элеге дэ баягы халык акчасын эрэм иту.Кайчан безнен турэлэр халык акчасын бэрэкэтлерэк итеп тоту эмэленэ ойрэнерлэр икэн? Минемчэ жыеелган налогларнын тарату отчетын тота башлаганнан сондыр могаен.Бугенге кондэ жыелган акчалар куберэк чиновникларнын уз мэнфэгатълэрен кайгыртуга китэ сsманырак кыйммэтле машиналарга h.б. Хлык куп курэ ,гэделсезлеккэ аптырый.

№45 (795626) / 14.02.2012 13:53:52

Ясалмалык хэрэп итэ безлэрне,hэр эштэ ихласлылык кирэк. Ул чакта гаделсезлеклэрдэ ап ачык булып куренеп торыр иде hэм илебез дэ алга китеш юлын сайлар иде. Ялган белэн буталып беттек инде.акыллы житэкчебез чыннан ялганны аерыр алла боерса!

№44 (795622) / 14.02.2012 13:33:35

Кукмара хатынына
Мин быел кез ишеттем С,К-синтет ..каучук заводында О.А.о.С.К-анда тоже кем дер килэ дип мескенэрдэн поребриклар юдыртканнар шул 7000-мен акчага сейрэлеп йрилэр инде катып тунып беткэннэр кене тене эшлэп акчалары да юк . Тикшерергэ килсэлэр куп акча алып эшли торган кешлэрнен зарплптасын курсэтэлэр ди .Асфалькэ кадэр ялатканнар .

№43 (795620) / 14.02.2012 12:18:41

Ялгышма апаем халык түгел НАЧАЛНИК түбән.

№42 (795619) / 14.02.2012 11:31:08

Сезгә аз ул акчалар. Безгә,эшсезләргә,аз булса да акча ул!Сытый голодному не товарищь.

Түрәләрнең күтен сез ялыйсыз,без ЭШЛИБЕЗ.
Шушыны аера белергә кирәк,үзен акыллы дип уйлаган мәхлукка.

№41 (795618) / 14.02.2012 11:16:06

Кукмара катыны, тиле сүзе сөйләп утырмагыз инде. Сезнең ике тиен эшләгәнегезгә кемнең дә исе китми. Сүз түрәләрегезнең (һәм дә, күрәсең үзегезнең дә) җүләрлегенә, күт ялаулары турында бара.

№40 (795613) / 14.02.2012 09:46:52

Килсенәр генә хуҗалар. Койма юу пүчтәк ул безнең өчен,юабыз. Әле асфальтны да парашок белән юарга риза. Чөнки как ни как шабашка ул безгә. Эш ич ул,хезмәт хакы да бар. Ни гаебе бар эшнең. Безгә акча,белмим сезнә нәрсә кирәк?
Азрак акча эшләп алган идек шуны да күпсенеп утырасыз.


Әнә 15.02 дә Чаллыга Путин килә ди,безне шунда чакырмаслармы икәннәр. Барып юып кайтыр идек,акча кирәк бит,опыт та бар.

Халык акча эшләгәнгә эчегез бормасын.

№39 (795594) / 13.02.2012 22:50:39

Ужааас,Кукмараларга шунын кадэр тубэнлеккэ тошэргэ кирэк бит э? китегез,кемдер очен,кыр буйлап ак кар ташып йорергэ.Вэйт жэмэгать халык бездэ ниже плинтусадан да тубэн икэне куренэ.Нинди тубэнлек бит эй!!!Чит иллэрдэ нинди забастовкалар бара,токерэлэр андагы халык узлэренен президентларына,киресенчэ талэп итэлэр.Э бездэ узен яхшы итеп курсэтэ,имеш барда яхшы ОК.
Гомер гомергэ тыштан ялтырап эчэн калтырап яшэде татар Россия халкы.Ишелеп беткэн диварларны,кешенен ничек конкурешен курсэтергэ иде,китегез ТФУ,сузем юк....

№38 (795310) / 10.02.2012 13:28:56

демократ, 

чыркылдыкка яз бу турыда. Миннеханов анда сөйләшә бит.

№37 (795307) / 10.02.2012 12:35:45

Кукмор просто стонет от этого главы и его команды!

№36 (795306) / 10.02.2012 12:31:09

За такой идиотизм гнать бы сразу главу, да так, чтоб не занимал больше руководящие посты! Но нет, президент, видимо, доволен белым снегом и чистыми заборами...

№35 (795293) / 10.02.2012 09:27:14

Нинди генэ темага кереп китсэн дэ суз шул кем белэндер йоклауга барып тоташа. Тормышнын нигезе шул микэн эллэ.

№34 (795291) / 10.02.2012 07:36:17

Кокушкино сөргене файдага булган күрәсең,коръән белән дә танышкансың икән,татарлар арасында.
"УКЫ,УКЫ,УКЫ" дип,Аллахтан әмер бирелгән Мөхәммәт с.г.в. гә.

№33 (795287) / 09.02.2012 21:37:12

Балтачлы үзең ничек таптың икэн?!
Бабай укырга укырга һәм укырга!-дип юкка гына әйтмәгән

№32 (795285) / 09.02.2012 20:38:12

Бар да яхшы,бар да ал гөл.
Мин Кукмара районының кайда икәнен дә белмим,күз алдына китерәм,кар сипкән кеше хәләтен.


Безнең хәлдән килмәячәк соңгы этаждан аска томырылырга.

№31 (795284) / 09.02.2012 20:35:42

Лелин исемен дэ дорес итеп яза белмэгэн килеш эллэ кем б-н эллэ нишлэп бетсэн дэ тиз генэ эш таба алмассын дип уйлыйм.

№30 (795277) / 09.02.2012 19:26:41

Анысы шулай инде,коры көнне дә тубыктан пычырак ул Лилин урамында,бала коляскасы белән җереп тә булмый.

Шуны сорамакчыием,кемгә күпме ,кем белән йокларга кирәк? Эшем юк. Әйт әле.

№29 (795273) / 09.02.2012 17:03:33

Безнен Балтач бетеп бара, Кукмара ярый эле ул. Кешегэ эш юк, кибет остенэ кибет ачалар, биржага да алам дип тормыйлар,ин тубэн дэрэжэдэге эшкэ дэ танышлык белэн генэ урнашып була. , я блат белэн, я б-т белэн.Тормышнын яме калмады, Балтачнын центральный урамындагы тротуарларны курсэгезиде , тишек-тошык, ямау чокыр , урман юлыннан йоргэн кебек батып кайтабыз.

№28 (795270) / 09.02.2012 16:35:58

РӘХМӘТ!!

№27 (795269) / 09.02.2012 16:16:53

к.ч. га, фацелия орлыгын Казандагы Нива Татарстанадан (научно-исследовательский институт) алып кайттык.

№26 (795267) / 09.02.2012 15:14:08

кыланып та карыйлар инде...

№25 (795266) / 09.02.2012 15:07:32

Фацелия чәчәләрмени әле,колхозлар?
ярты чиләк булса да, орлыгын табып булмыймы?

№24 (795265) / 09.02.2012 15:03:03

Зато район хакиме Казанга барып, моңарчы кул куймыйча(!!!) яткан кәгазьләргә кул куйдырып кайтты

№23 (795264) / 09.02.2012 15:00:59

кулмэгенен тосе- цвет морской волны иде. мин генэ дорес яза белмэдем )))

№22 (795263) / 09.02.2012 15:00:02

Исемдэ: Башкириянын бер авылынын да узэк президент уза торган урамнарын буяп куйганнар иде. Калганнарына буяу тимэгэн))
Ниндидер институт алдында да бер тон эчендэ усеп утырган чэчэклэр барлыкка килуен кешелэр колеп сойлэп йорган иде.
Шунадыр, бэлки, президентлар килэ дэ, хэллэрнен шэп икэнен куреп мактап китэ, э решать итэргэ проблема булмагач, ни решать итсен ул?))

№21 (795262) / 09.02.2012 14:42:08

гомер буе киенэ белмэде инде..

№20 (795261) / 09.02.2012 14:16:28

исэнмесез. ниндидер сайлау алдыннан ахры, бик истэ калмаган,( 1993-94лэр тирэсе микэн сон ул, гел хэтерлэмим), концерт белэн Зэйнэп белэн Зофэр килделэр. Шул сайлау алды кыстау концерты булгандыр инде ул. эле зэйнэп беренче баласына авырлы гына иде. менэ шул. безне мэктэп балаларын дэрестэн алып хэйкэл, урам, клуб тирэлэрен жыештырттылар. клубнын ботен идэннэрен юып чыккан идек. анын каравы бушка концерт карадык. зэйнэпнен кулмэге яшелле-зэнгэрле иде...))))))))кызык.

№19 (795260) / 09.02.2012 13:47:40

Җәйге семинар, ягъни "День поля-2011", үткәргән вакытта Миннехановның боралагын утыртыр өчен гөрләп чәчәк атып үсеп утырган фацелия кырын асфальтка әйләндерделәр.. бал кортлары бик рәнҗегәннәрдер дип уйлыйм. Шәхсән шул кырларны баласыдай карап үстергән галимнәргә бик күңелсез булды.

№18 (795259) / 09.02.2012 13:18:23

Аптырама,Аптыраш, беренчесе дөрес.Сарык көтүе белән идарә итүе җиңел бит ул.Бездә бит ничек: берәү каршы килә башласа, \"Син нәрсә, бөтен халыкны, бөтен районны начар яктан күрсәтәсең киләмени, недовол,ный китсә барыбызга да начар була бит\",-дип авызын ябалар.
Элекке җитәкчеләр генә ул, (борын-борын заманда), халкының ничек яшәгәнен беләсе килеп, базар көнне гади халык киемендә базар әйләнә торган булган. Ә хәзергеләр килә-китә, бар җирдә тәртип, авыз ачып каршы дәшүче юк, алдан әзерләп куелган 5-6 кеше күзгә тугры карап рәхмәт укый да, программаның алдагы өлеше местный ял йортында дәвам итә.Менә шуннан бүгенге көн килеп туа инде.Әнә, язган бит,морозда забор юалар дип.Нормал,ный хәл.Хәзерге җитәкчеләр сайланганда халыкны кайгырту өчен дип сайланалар, ә яшәгәндә үзләре өчен дип яшиләр алар.
Тагын бер фикер.Сайлауларга бернинди катнашы юк, реклама да түгел, простое стечение обстоятел,ств: Путин В.В. кайчаннан чакыра халыкны гражданлык җәмгыяте төзергә, шартлар тудырыла.Закон нигезендә бөтен шартлар диярлек тудырылган шундый җәмгыят, төзергә.Кулланганыбыз бармы??? Гел дә шул яхшы патша килеп авыл саен тәртип салып йөргәнне көтәбез бит.

№17 (795256) / 09.02.2012 13:10:14

Президент Азнакайга да килде. Аллага шөкер, бездә андый \"кубарыну\" булмады. Тормыш ничек бар, шулай дәвам итте. Президент кыш бабайның быел карга саранлыгын да күрде, азнакайлыларның чынбарлык тормышын да. Гадел бәя бирде, бурычлар да куйды.

№16 (795255) / 09.02.2012 13:08:56

Шуның өчен һаман да аерымлыкны аеру өстендә эшләмәскә кирәк.


Җитәкчеләр сарык дигәндә, артык үпкәләмичә, моның факт икәнен таныр көч җитсә, тормыш үзгәрә башлар.


Сайлау куерга хокук булып, шуны тормышка ашыра алмагач, сарык булмый кем булабыз инде. Әлбәттә, сарык!


Тегеләре сарык янындагы шакал. Кабат кеше хәленә кайту юлын эзләргә кирәк ике якка да.

№15 (795254) / 09.02.2012 13:05:05

Аптыраш, 

кушылучыларның урынын алыштыру белән сумма үзгәрми.



№14 (795251) / 09.02.2012 12:54:26

Халкына кюря житякчесе, жятякчегя кюря халкы - кайсы дэрес сон монын?

№13 (795247) / 09.02.2012 11:47:32

matbugat@mail.ru

№12 (795246) / 09.02.2012 11:35:19

От кого: Рома → Кому: Администратор Администратор сделай так чтобы можно было загружать видео. Снял видео, где женщины в Кукморе в мороз моют забор, готовятся встретить президента РТ

№11 (795238) / 09.02.2012 09:36:46

житэкчелэрне хэзер житэкче билгели!халык сайлаган тугел берсе дэ!

№10 (795237) / 09.02.2012 09:30:57

иркэ! кукмара халкы аерым,житэкчелэре аерым яши бездэ!эллэ кеше к.утен сездэ сортучелэр юкмы?кайда алар юк икэн??? сездэ шулай дип язып кемнендер к.утен сортэсез бит! кеше артын сортэсе килмэгэнгэ бездэ авыллар белэн итек эшлилэр.ике ойнен берсендэ сарык жоны..
..'ниндидер акыллы кошларнын' эшелэрен ботен халыкка япмагыз!

№9 (795231) / 09.02.2012 08:23:24

бал корты, ))))


килгән җитәкче сипмәгән бит!!!!Үзегезнекеләр дурдом ясап ята! Үзегез! К.т сөртергә әзер кешеләр үхе тудыра бит.Дурдом үз түрәгезгә никавыз ачымыйсыз? То-то.К.т сөртүдән, ришвәт бирүдән туктагыз башта үзегез.


№8 (795229) / 09.02.2012 08:08:41

Как-будто житэкчелэр белми бу карнын сибелгэн икэнен, кар яумаганга бер ай. Узлэре ук заказ биреп сиптермэсэ эле карларын, рэхмэт эйтерсен. Кисэтми генэ килеп тошсеннэр иде алар берэр районга, вот булырлар иде шэп житэкче.... Курерлэр иде матур эшлэрне...

№7 (795228) / 09.02.2012 08:02:23

Казанында да шул ук җүләрлек! Берәр предприятиягә зур түрә килер алдыннан керсәгез, җүләрлекнең ташыганын күреп исегез китәр.

№6 (795226) / 09.02.2012 07:44:36

кукмара халкыннан конлэшэсе тугел,аларны киресенчэ жэллисе! шундый 'гениальный' житэкчелэр белэн тилмереп яшэгэн кешелэргэ сабырлык!

№5 (795225) / 09.02.2012 07:39:38

президент килу унаеннан быелда Манзарас мэктэбендэ День Здоровья ясадылар микэн?ике ел элек шундый \'показуха\'ясаган идек...

№4 (795222) / 08.02.2012 23:36:28

Быел да килде Фәрит Мөхәммәтшин Сарманга.Әшәке зәһәр җилле көнгә туры килде.Палаткалар ава,күрсәтергә куйган бөтен нәрсә оча,тәгәри,кәгазьләр умырыла.
Иртәнге 5-6 дан аягөсте кызларның битләре-куллары өши...
ФХМ га үз портреты төшерелгән мендәр бүләк иттеләр!
Барысы да канәгать..
*Потёмкин авылы* отдыхает.

№3 (795221) / 08.02.2012 23:17:11

Кукмаралар нинди бэхетле икэн! Ап-ак кар остеннэн матур киез итеклэр киеп шыгырдатып калалар ичмасам. Чиновниклар килэ башласа брусчатканы кырып сбереп тоз сибеп куя торган районнар да бар эле.Шуннан сон урамнан бер урап кайтуда киез итеклэр таралып тошэ, ай буе корсаклы хытыннар таштан чана тартып детсадка йори торгач чаналар аерылып тошэ. \"Кунак каршылау\"нын айга 2-3 булып алуын искэ алсак бер кышка 4-5 пар киез итек хэи 2-3 бала чанасы алыштырырга туры килэ.
Эле Кукмарада киез итеклэр дэ очсыздыр. Нинди бэхетлелэр...

№2 (795216) / 08.02.2012 22:12:41

Кукмаранын эреле-ваклы баскычларда утырган житякчеляр арасында чын ирляр калмаган икян, вагаеп, чын кыйммятлярне югалтып бетергянняр. Шундый ясалма унышларга "канягать" калучы Миннехановнын да дяряжясен бик тэшеря монды кыланмышлар!

№1 (795210) / 08.02.2012 21:16:51

И,Ходаем, бирмә акыл,
Җүләрлеккә ни җитә...
Синең биргән акылларың
Барыбер чыгып бетә...
Гаҗәпләнерлек берни юк. Халкы нинди- җитәкчеләре шундый. Кызык, ә ул 40-60 меңгә төшереп бура бураган авылларда авыл эчләре кардан чистартылган, авыл юллары гел дә чиста, мәктәп, клуб, ФАП (медпункт) гел дә тәртиптәдер инде.Артык акча булгач,шул акчага эшләгәннәрдер моны.Обычно бит иң кирәклесенә дә булмый акча. Бай як икән Кукмара ягы, рәхәт яшиләр, однако...

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments