|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2012 Җәмгыять
Чит ил әйберләреннән баш тартыр идегезме?Россия Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәттә хәрби-сәнәгать комплексы өчен җаваплы Дмитрий Рогозин балалар өчен хәрби уенчыклар чыгаруны оештырырга фәрман биргән. “Җитәр инде безнең балаларга “Леопард”лар белән уйнарга”, – дип язган ул бу хакта “Твиттер”да. Ә сез ватанпәрвәрлек хакына чит ил әйберләреннән баш тартыр идегезме? Айрат ЗИННУРОВ, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары:
– Әлбәттә, баш тартыр идем, мин бит – ватанпәрвәр. Дөрестән дә, балалар яшьтән үк корал, хәрби техника белән танышырга, аны белергә тиеш. Ә иң мөһиме – ул Россия коралы булу зарур. Уенчыклар аша моны аңлату, күрсәтү – кирәкле гамәл. Чит ил уенчыгы белән уйнаган бала ватанпәрвәр булып үсми, башкаларның техникасына тартыла. Алар безнең товарны белергә тиеш.
Туфан МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Иң элек мин Дмитрий Рогозинның бу фәрманына каршы. Чөнки балаларны яшьтән үк коралга, сугыш кирәк-яракларына якын китерү дөрес гамәл түгел. Алар моны кирәгенчә аңламаска да мөмкин. Ә чит ил әйберләренә килгәндә, аннан беркая да китә алмыйбыз. Мин үзем, берәр нәрсә сатып алганда, аның кайсы илнеке булуы белән кызыксынмыйм, ул кирәк икән – алам. Яшелчә һәм җиләк-җимешкә килсәк, өстенлекне үзебезнекеләргә бирәм. Чөнки Россия җитештерүчеләре әлегә чит илләрдәге сыман товарга төрле химикатлар кушарга өйрәнеп җитмәде. Әлбәттә, көрәк белән казып җибәрсәң дә байлык чыга торган илнең җитештерү өлкәсендә артта калуы – аяныч хәл. Әле менә БСОга да кердек, димәк, чит ил әйберләре тагын да артачак.
Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:
– Хәзер бит үзебезнекеләр дә чит илләрдән калышмаска тырыша. Мисал өчен, мебельне сыйфатлы итеп ясыйлар. Мин бары тик үзебездә җитештерелгән яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне алам, чөнки алар яхшырак була. Ә менә техникага килгәндә исә, ни дисәң дә, чит илнеке сыйфатлырак һәм чыдамрак. Шуңа күрә дә алардан баш тарта алмыйм. Дөрес, Россиядә аларныкы белән ярыша алырлык техника җитештерә башласалар, өстенлекне үзебезнекеләргә бирәчәкмен. Тик әлегә алга китеш әллә ни күренми.
Резидә ХАМРАЕВА, психолог:
– Бүген Россиядәге күпчелек товар чит илнеке, аның да яртысыннан артыгы Кытайда җитештерелгән. Менә безгә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, бик тырыш халык алар. Мин беренче очракта көнкүреш җиһазларыннан баш тартыр идем. Чөнки техника бар җирдә дә кирәк, аны чит илдән кайтарту – акылсызлык. Икенче булып үзебездәге автомобиль сәнәгатенә нык игътибар бирергә мөмкин, югыйсә әлеге тармак бигрәк аяныч хәлдә. Безнең машиналарны беркем дә сатып алмый, чөнки ул ат чанасыннан да начаррак. Өченче очракта чит ил кием-салымыннан баш тартырга риза. Россиядә менә дигән дизайнерлар, тегүчеләр яши, бу талантларны тартып чыгарырга гына кирәк.
Марсель КӘРИМОВ, электрик:
– Нәрсә булган соң, чит ил товарлары безгә керсә? Халык моннан бары файда гына күрәчәк, дип уйлыйм. Безнекеләр эшли белми икән, үз эшенең осталарына юл бирсеннәр. Россиядә яхшы әйбер беркайчан да ясамаячаклар, чөнки җиһаз һәм техниканы чит илдән кертеп, күпме кеше, күпме түрә акча эшли. Мондый “бәхет”тән берәү дә баш тартмый. Барыбер чит илнекен алуга калачак.
|
Иң күп укылган
|