|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2008 Матбугат
"ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН"НЫҢ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘРГӘ ҖАВАБЫДәүләт мәгълүмат чаралары ике ут арасында эшләргә мәҗбүр. Бер тарафтан, "хуҗаларга" да ярарга кирәк, икенче тарафтан исә укучылар да "сыйфатлы продукт" таләп итә. Татар матбугатында дәүләт газеталарының йөзе булып "Ватаным Татарстан" санала, шуңа күрә таякның авыр башы нәкъ менә безгә эләгә дә инде. Без үзебезне гел мактату ягында түгел. Камиллекнең чиге юк, әмма безнең шуңа омтылуыбызны күргәннәргә рәхмәтлебез. Тәнкыйтькә дә безнең, күпләрдән аермалы буларак, ачуыбыз чыкмый. Киресенчә, газетабыз белән яхшы танышып, дәлилле, урынлы итеп белдерелгән тәнкыйтькә мактауга караганда да күбрәк сөенәбез, чөнки кимчелекләрне төзәтү өчен, аларны башта ачыкларга кирәк. Әмма, кызганыч, нәкъ менә шундый нигезле тәнкыйтькә кытлык кичерәбез дә инде.
Мәсәлән, русча гына язучы журналист Рәшит Әхмәтов әле шушы көннәрдә генә дәүләт газеталарының эшенә "туфта" дип бәя бирде һәм гомумән аларның кирәклеген шик астына куйды. Туган телендә аралашуда зур кыенлыклар кичерә торган, татарча газеталарның эчтәлеге белән аз гына да таныш булмаган кешенең тәнкыйтьче ролен үз өстенә алуы безне аптырашта калдырды.
"ВТ"ны пыран-заран китереп сүгүче кешеләрнең күп очракта аны еллар буе ачып та карамаганлыгы ачыклана. Газета турында тискәре карашта торучылар аны, ниһаять, кулга алып, якыннанрак танышкач исә, үз фикерләрен гадәттә капма-каршыга үзгәртә. Шуңа күрә "Ватаным Татарстан" турында үз фикерен җиткерергә, бәхәсләшергә теләк белдерүчеләргә башта газета белән ныклап танышырга дигән үтенечебез бар. Югыйсә, бер-ике мәкалә күзгә чалынып, шулардан чыгып кына бөтен басмага бәя бирергә ашыгучылар (хәтта газетаны ничек чыгарырга кирәклеген дә өйрәтүчеләр бар) көлкеле хәлдә калырга мөмкин.
Менә шундый нигезсез гаепләүләрне булдырмау өчен, без Татарстан халкын "ВТ" белән якыннанрак таныштыру, аны күбрәк гаиләләргә тарату юлларын эзлибез дә инде. Шунысын да истә тотарга кирәк: гражданлык җәмгыяте төзибез икән, андый илдә хакимият халык алдында үз эше турында хисап тотарга тиеш. Ә безнең газета исә хакимият өчен халык алдында хисап тоту урыны да бит ул. Менә ни өчен "ВТ" Татарстанның һәр гражданына барып җитәргә тиеш. Халык үзенең нинди законнар буенча яшәгәнен, президентның нинди әмер биреп, тормышка үзгәрешләр керткәнен дә белергә, хөкүмәтнең карарлары белән танышып бару мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Әмма, ни аяныч, хокукый документлар басылып гамәлгә керә торган газетага китапханәләр дә, мәктәпләр дә, хәтта дәүләт оешмалары да язылырга "оныта". Республика җитәкчелеге, ниһаять, бу мәсьәләдә тәртип сала башлады. Кайберәүләр исә моны "Ватаным Татарстан"га "көчләп яздырту" дип кабул итә икән. Мәҗбүр итеп үзеңне яраттыруның мөмкин түгеллеген без яхшы аңлыйбыз. Ә без исә укучыларыбыз белән фәкать дус кына булырга телибез.
Кайбер көндәшләребез дәүләт газеталары дигән сүзне ишетүгә чырайларын сыта. Икенчеләр "дәүләт" сүзенә "сыйфатсыз" дигән мәгънәне сала. Әмма, җәмәгать, хөкүмәткә буйсынып та йөкләнгән эшне төрлечә башкарырга була. Республикадагы дәүләт газеталарын рәттән тезеп салсагыз, "ВТ"ның татарчаларыннан гына түгел, ә русчаларыннан да сыйфатлырак икәнлеген күрми мөмкин түгел. "Ватаным Татарстан"ның татар журналистикасында сыйфат стандарты булып саналуы юкка түгел. Берничә генә басма аны уздырырга, ә күбесе исә аның дәрәҗәсенә җитәргә генә хыяллана.
Еш кына безне тәнкыйтьләгәннәр соңыннан редакциябезгә үз язмаларын алып килеп, аларны бастырып чыгаруны үтенәләр. Ни өчендер, халык белән үз фикерләрен уртаклашырга теләгән мәшһүр затлар, татарның иң күренекле уллары-кызлары нәкъ менә "ВТ"да чыгуны зур мәртәбәгә саный. Хәер, ни өчен икәнлеге дә аңлашыла. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева искәрткәнчә, бүтән басмаларны аның кайда ял үткәрүе кебек вак мәсьәләләр генә кызыксындыра. Артистлар гына түгел, ә икътисадчылар, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр дә халыкка "Ватаным Татарстан" аша җиткергән сүзләре саллырак яңгырый дигән фикердә.
Ачыктан-ачык сөйләшик. Кемгәдер республика халкына хакимият фикерен ирештерү белән мәшгуль булуыбыз ошамый. Ләкин бит бу эшне барыбер кемдер үз өстенә алырга тиеш. Һәм без аны коры пропаганда дәрәҗәсендә алып барудан ерак торабыз. Ә икенчедән, татар матбугатында әле бер генә газета да хакимияткә оппозиция булырлык дәрәҗәгә өлгереп җитмәгән. Хакимиятнең эшен тәнкыйтьләп, бүген "ВТ" белән бәхәскә керерлек татар басмалары, гомумән, татар мәгълүмат чаралары юк! Парадокс: татар матбугатында хакимиятнең эшенә иң саллы һәм нигезле тәнкыйть күбрәк "Ватаным Татарстан"нан эләгә дә инде!
Ни өчен? Чөнки "ВТ" журналистлары үзләрен, беренче чиратта, хөкүмәткә түгел, ә татар халкына хезмәт итә дип саный. Милләт үсеше дигәндә без милләтнең матбугаты үсешен дә күз алдында тотарга тиеш. Ә 90 еллык "ВТ" ул – бөтен республика күләмендә атнага 4 тапкыр чыга торган бердәнбер татар газетасы. "ВТ" ул – татар матбугатының умыртка баганасы. "Ватаным Татарстан"ның юкка чыгарылуын күз алдына китерегез әле. (Ул хакта хыялланучылар да юк түгел.) Бу татар матбугатының умыртка баганасын сындыру булыр иде.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|