• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 16 Декабрь Сәрия Хәбибуллина
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • 16 Декабрь Хәсби Фазлуллин (1909-1995)
  • 17 Декабрь Зыя Мансур (1916-1965)
  • 17 Декабрь Альберт Хәсәнов
  • 17 Декабрь Николай Колесов
  • 17 Декабрь Илсур Нәфыйков
  • 17 Декабрь Ләйсән Мәхмүтова
  • 19 Декабрь Илдар Закиров
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • Ярылган каен утыны сатыла ГАЗ-53.89375921940
  • 17 декабрьдә үгез ите сатыла. Яңа Әлем. тел:89503094229
  • Рус тетеннән татар теленә текстлар тәрҗемә итәм.Эшемне сыйфатлы башкарам,стиль саклана. 89655929160
  • "Татар Җыры" концертына (16 декабрь, Пирамида) ике билет сатам. Үз бәясенә. Урыннары яхшы, партерда. Үзебез кызганычка каршы бара алмыйбыз. Таһир 8-9172730326
  • Шәҗәрәләр төзим. Дәүләт архивлары документларына таянып. Барлык фактларны документның фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тэҗрибәм 5 ел. Чаллыдан Дамир Шәйхетдин. Тел.:8–917–874–16–40 яки языгыз: Tongekuk@gmail.com
  • Продается 1к с мебелью, частично остается техника 31 кв м 15 этаж 17 эт дома очень хороший вариант для студентов от центра 5 мин, ост А Кутуя, заезжай и живи собств т 89274254498
  • Яхшы сыйфатлы угез ите сатыла 280 сум. 89375833258
  • Казанда пыялага ясалган бик матур шәмаилләр сатыла. 89179345358
  • Бәрәңге сатыла. кг 16 сум. китереп тә бирәбез. Бәрәңгебез бик тәмле. 89520347319
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139

 

 

 

 

 
Архив
 

               

06.02.2012 Дин

Чиксез ана мәхәббәте

(Тормыш хәле)

Япониядә җир тетрәгәннән соң ишелгән йортларны сүтеп, кешеләрне коткарып йөрүчеләр бер яшь хатынның йорты янында туктадылар. Ишелгән йорт җимерекләрен тикшереп йөргән вакытта сәҗдә рәвешендә яткан бер хатынны күрделәр. Бу ананың башы һәм иң башлары яраланган, тәне суык, ягъни ул үлгән иде. Әмма әлеге ананың күкрәк астында төрелгән бер әйбере булган. Коткаручылар, ишелгән бинаның ташларын казып, шушы төрелгән әйберне алып ачтылар. Һәм ни гаҗәп: бу төргәктәге әйбер ананың баласы булып чыга. Һәм тагын да гаҗәбрәге: бу бала исән була. Әлеге өч айлык бала, әйтерсең, бер әйбер дә сизмәгән кебек тыныч кына йоклап ята. Җир тетрәнү башланганнан соң бу ана, сабыен коткару өчен, гәүдәсе белән аны каплап куйган була. Үзе исә яраланып үлә. Бала белән бергә төрелгән кәрәзле телефоны да килеп чыга. Коткару эшләрендә катнашкан кешеләр, әлеге телефонга язылган язуны бер-берсенә биреп укып еладылар, чөнки анда: “Балам, исән калсаң, бел: мин сине бик яратам!” – дип язылган була.

 

Хөрмәтле дин кардәшем, балаларын аналар кебек якын иткән һәм, кирәк булса, алар өчен җаннарын да бирергә әзер кешеләр юк, дип әйтсәк хата булмас. Югарыдагы вакыйганы укыганнан соң, бала булган һәр кеше үзенең әнисен аерым бер хөрмәт белән олыласын иде. Әниләрнең кадерен белеп, аларны хөрмәтләгән кеше үзе дә ике дөньяда хөрмәтле булыр. Пәйгамбәребездән килгән хәдистә: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – дип әйтелә. Бу хәдиснең икенче бер ягы да бар. Әгәр дә әниләр рәнҗесәләр, әлбәттә, бу рәнҗеш безне дөньяда да, ахирәттә дә хәсрәтле итәчәк.

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН, Казан шәһәре казые
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№61 (795604) / 13.02.2012 23:59:01

/Иярченнәрне аңлат әле җүләрләр өчен дип,ягни гади итеп?/
Фикеләр,гафу ит, бу җөмләңне аңлата алмыйм, үзең аңлат. Минем баштагы машина нормальный җөмләләргә генә көйләнгән шул. 

№60 (795598) / 13.02.2012 23:28:28

Билгесез зат !


Син шушы темага әңгәмә ачып җибәрсәң безнең кебек наданнар дөрес язарга өйрәнер идек ?.Иярченнәрне аңлат әле җүләрләр өчен дип,ягни гади итеп?

№59 (795585) / 13.02.2012 21:19:54

Билгесез!!!


Бирегез
үтерәләр алайса хәзер. Укысам, аңлый алмый утырам.

№58 (795451) / 12.02.2012 16:28:45

Ике төрле аңлау мөмкинлеге барын Mәрьям дөрес тоемлаган. Аергыч белән аерылмышның җөмләдәге урыннарын һәм өтер куелмаган очракта, ияртүче сүз белән иярүче сүзнең кайда ничек урнашырга тиешлеген кат-кат уйлап язганда да бик яхшы булыр иде. Әлбәттә, чиксез ана мәхәббәте була да алмый. Биредә Чиксез, ана сүзләре - икесе дә аергычлар, тиңдәш булмаган аергычлар. Аларның урыннарын алыштырып, "Ананың чиксез мәхәббәте" дип әйтсәк, ике төрле аңлауга юл ябык булыр иде.

№57 (795448) / 12.02.2012 15:45:08

"чиксез ана" буламыни ул?..

№56 (795414) / 11.02.2012 16:24:51

RIM тырышып-тырмашып үз кыйбласын эзли, аңа ярдәм итегез !

№55 (795413) / 11.02.2012 16:23:32

иркә!
2х2=5 икәнен 8класс баласы исбатлап бирә ала. нинди кочки зрениясеннән карыйсың бит.

№54 (795412) / 11.02.2012 16:20:26

№53 (795410) / 11.02.2012 / 14:53 клон, бәлки клоп

№53 (795410) / 11.02.2012 14:53:17

RIM тырышып-тырмашып үз кыйбласын эзли, аңа ярдәм итегез !

№52 (795407) / 11.02.2012 12:04:26

Иркә, сез ничек итеп гарәп телен белмәгән килеш Коръәнне ничек аңлыйсыз? Мине шул аптырата. Соры корт та үзе тәфсирләрне танымый, үзе \"мин беләм \" ди. Каян белеп була соң тәфсир дә кулланмыйча гарәп телен дә белмичә?

№51 (795406) / 11.02.2012 11:09:54

Рим,

син миңа кайтарам димәкче буласызмы?))))

Тик бу демагогия бу очракта. Бү сүзне кирәк һәм кирәкмәс очракта кулланалар. Корысть, (ягъни мәкерне дип әйтергә ярыйдыр бу очракта ) дигән мәгънәсен төшереп калдырып, ялган логика корылган сүзне әйтәләр.Әйтик, мин - җирән кеше. Төлке дә җирән. Димәк мин дә төлке.Бөтенләй икенче категорияләрне бутау.


Бу очракта да шулай. Кемгә Һәм ничек ышанам, монысы минем бары үземә генә кагыла. Мин китергән сүз, миңа хәдис кирәмине аңлата.Коръәнне мин укый алам, һәм гуруларсыз үземә кирәк кадәр нәтиҗә ясый алам.

Фән исә, кем ничек тели, шулай эшли торган нәрсә түгел.Ике икең дүрт. Биш дип тә, өч дип тә булмый.

№50 (795405) / 11.02.2012 10:15:13

Им-томчыга \\\"Ашказаны белән аппендицит
икесе ике нәрсә ул\\\" дигәч: \\\"безгә бу өлкәдә гурулар кирәкми. Хәм башыбыз урынында.Шунлыктан сектантлар түгелбез.\\\" кебек бу сүзләр. Хәдис белән аятьне аңламаган кеше ичмасам дәшми калсын иде.

№49 (795300) / 10.02.2012 10:54:06

Алдынгы кешеләр өчен САЙТка керегез:"DXDT.RU"-үкенмәссез !

№48 (795233) / 09.02.2012 08:27:37

хезмәткәр, 



безгә бу өлкәдә гурулар кирәкми. Хәм башыбыз урынында.Шунлыктан сектантлар түгелбез.

№47 (795230) / 09.02.2012 08:17:30

" гузэл №34: Мин анламыйм, Корьэндэ эйтелгэн "Ожмах аналарыгызнын аяк астында"дип."
Гүзәл гафу ит,әмма сез бит Коръәннең "к" хәрефен дә белмисез, әмма шундый сүзләр язудан курыкмыйсыз да. Коръәннән түгел сезнең болай язуыгыз.

"Ожмах аналарыгызнын аяк астында"- бу Аллаһының илчесе Мөхәммәд Мостафа салаЛЛАҺу галәйһи вә сәлләмнең хәдисеннән.

Игътибарлырак булырга киңәш итәм. Һәркем үзе белгән өлкәдә генә яхшы йөзә, белмәгән нәрсәне язып, гөнаһ арттырырга мөмкин, Аллаһка сыеныйк.

Гомумән, сектант, секта кебек терминнарны кулланганчы да аларның инде, һичьюгы, нәрсә аңлатканын белү зарури. Бигрәк тә хатын-кыз өчен.

№22 дә язылганнар - бу Аллаһының илчесе Мөхәммәд Мостафа салаЛЛАҺу галәйһи вә сәлләмнең хәдисе.

" О те, которые уверовали! Пусть одни люди не насмехаются над другими, ведь может быть, что те лучше них. И пусть одни женщины не насмехаются над другими женщинами, ведь может быть, что те лучше них. Не обижайте самих себя (друг друга) и не называйте друг друга оскорбительными прозвищами. Скверно называться нечестивцем после того, как уверовал. А те, которые не раскаются, окажутся беззаконниками.
О те, которые уверовали! Избегайте многих предположений, ибо некоторые предположения являются грехом. Не следите друг за другом и не злословьте за спиной друг друга. Разве понравится кому-либо из вас есть мясо своего покойного брата, если вы чувствуете к этому отвращение? Бойтесь Аллаха! Воистину, Аллах – Принимающий покаяния, Милосердный.
О люди! Воистину, Мы создали вас из мужчины и женщины и сделали вас народами и племенами, чтобы вы узнавали друг друга, и самый почитаемый перед Аллахом среди вас – наиболее богобоязненный. Воистину, Аллах – Знающий, Ведающий." 49, 11-13.


Ир хатынга, хатын иргә вә мөселман мөслимәгә һәм киресенчә менә ни өчен кирәк:
" Верующие мужчины и женщины являются помощниками и друзьями друг другу. Они велят совершать одобряемое и запрещают предосудительное, совершают намаз, выплачивают закят, повинуются Аллаху и Его Посланнику. Аллах смилостивится над ними. Воистину, Аллах – Могущественный, Мудрый." 9-71

Һәм өстәп, ана баласын ничек яратса, Аллаһ Тәгалә үзенең колларын аннан да ныграк ярата.

№46 (795227) / 09.02.2012 07:57:16

Йә Рабби, Үзеңнең коларыңны акыл нигъмәте белән бүләкләдең. Акны карадан, хәләлне харамнан, яхшыны яманнан аерырга өйрәттең. Чиксез шөкер сиңа!

Әмма кайберәүләребез барыбер ваемсыз, уйлый белми һәм уйларга теләми дә. Ни кызганыч, намазлылар арасында андыйларыбыз бар. Йә Раббым, кичер безне, туры юлыңнан алып бар.

Ибн Каиим әл-Җәүзи болай ди: "Үзенең тупас теләкләренә ияреп, нәфсесенә бирелеп, җитәкчесе, остазы, хәтта гаилә әгъзалары сүзенә җайлашып Аллаһның колы хаталы юллар сайлый. Андыйлар Аллаһ Тәгаләнең яратканнарын икенче планга куя, чөнки Аллаһ Тәгаләгә карата бирелгәнлек аның йөрәгендә тиешле урынны алмады."

Һәрберебез хаталы, кем яхшы, кем начар дип сүз йөртмик - ул гамәлләрдән күренеп тора.
Нәтиҗәсен дә Аллаһ көттермәс.

Ихластан динебез ислам өчен тырышучылар бар, әлхәмдү лиЛләһи шөкер.
Бар кеше хәсрәтеннән сөенүчеләр дә, менә бит алар нинди дип гайбәткә керүчеләребез дә шактый.
Йә Раббым, шушы начар гадәттән чыгарга ярдәм ит!

Аллаһ Тәгалә безне шушылай сыный икән, димәк, Ул- Аллаһ безнең Аңа ялваруыбызны, Аңа сыенуыбызны көтә.

Бу дөньяда иң бәхетле шул - кем ихластан йөзе белән Аллаһка борыла.
"Чья религия может быть прекраснее религии того, кто покорил свой лик Аллаху, будучи творящим добро, и последовал за верой Ибрахима (Авраама), исповедуя единобожие? Аллах сделал Ибрахима (Авраама) Своим возлюбленным. "Ниса" сүрәсе, 125 нче аять.

Бу хәлләрдән хәерлелек белән котылу юлы бары тик ихластан Аллаһка сыенып кына, үзеңнең ялгышлыкларыңны аңлап, рәнҗеткән туганыңнан, ягъни ике якның да бер-берсеннән гафу сорап, Аллаһ каршында тәүбә итеп мөмки, иншәә Аллаһ.

Әгәр дә сине кемдер түбәнсетеп мәсхәрәли икән, бел! Шөһрәт тә, хурлык та ул кеше кулында түгел! Бары тик Аллаһ кулында.

"...Аллах возвышает по степеням тех из вас, кто уверовал, и тех, кому даровано знание. Аллах ведает о том, что вы совершаете." 58 нче сүрә, 11 нче аять.

Син алардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсең, ә алар сиңа төрле әшәкелек кыла икән, бел! Ул кешеләр үзләре өчен зарар да, файда да китерә алмыйлар, саулык та, үлем дә алар кулында түгел! Барысы да Аллаһ кулында.

"Скажи: «Знание об этом – у Аллаха, а я – всего лишь предостерегающий и разъясняющий увещеватель.»" "Мүлк", 26 нчы аять.

Әгәр тормышыңда авыр вакытлар, борчу -хәсрәтләр, кешеләрең сине аңламавы, һәм дә кимсетүле карашлары арткан икән, бел! Аллаһ сине бервакытта ярдәменнән ташламас, күңелеңне биздермәс. Ела, сора, ялвар! Аллаһ Ишетүче, догаларны кабул итүче!

" Кто отвечает на мольбу нуждающегося, когда он взывает к Нему, устраняет зло и делает вас наследниками земли? Есть ли бог, кроме Аллаха? Мало же вы поминаете назидания!" "Кырмыскалар", 62 нче аять.

"Когда наступит Событие (День воскресения), никто не сочтет его наступление ложью. Оно унижает и возвышает." 56 нчы сүрә,1-13 нче аятьләр.

Дөньялык күз ачып йомганчы үтәр дә китәр, ә кем өчендер иң хәтәре, кем өчендер иң хәерлесе үлгәч тә башлана гына әле. Менә шуны онытмасак иде.

Туганнарым, кардәшләрем!Бер-беребезгә ачу рәнҗешләребезне Кыямәт Көненә калдырмыйк.

Аллаһ Тәгалә хакны хак итеп күрсәтсен һәм Үзенә генә хәеле гыйбадәт кылучы ихлас колларына җиңеләйтсен.

Язмам кемнеңдер ачуын китерсә, кем дә булса риза булмаса, гафу сорыйм.

"...Помогайте друг другу в благочестии и богобоязненности, но не помогайте друг другу в грехе и вражде. Бойтесь Аллаха, ведь Аллах суров в наказании." "Маидә"сүрәсе, 2 нче аять.

№45 (795162) / 08.02.2012 10:32:07

Мында дин сойлэп утыручылар, Моселман диненнэн тугел, чонки Исламда башта ЭНИ, ЭНИ, ЭНИ э аннан сон гына Эти дигэн. Шуна курэ Ислам Нур ишелэрнен комент ларына игтибар итмэскэ, игнорировать итэргэ тэкдим итэм.

№44 (795116) / 07.02.2012 22:47:19

Мондагы халык бер нәрсәне истән чыгарган, минемчә,ятимнәр йөртындагыларны.

Менә алар күңелендәге ут- ялкыннарны тоярга өйрәнсәгез,тормыш юлын юк- бар уйларга әрәм итмәс идегез.

№43 (795108) / 07.02.2012 22:31:44

Нур-ислам, Елизавета Петровнаның балалары булмаган, внуклар каян килде икән аңа?

№42 (795107) / 07.02.2012 22:31:35

№28 ни турында сөйли?Кухня телен генә аңлаганнарга ничек аңлатырга була тагын? Do you understand?

№41 (795104) / 07.02.2012 22:22:11

Иркә

гузэл №38 (795032) / 07.02.2012 / 16:11 дә, чынлап та, Гүзәл үзенең сезгә караганда күпкә югарырак икәнен ачып сала бит.

№40 (795100) / 07.02.2012 21:56:37

Гүзәл, бик гүзл тәрбиягезнене һәръяклап ачып салдыгыз. Мин сезнең дәрәҗәгә менеп җитә алмам. Татар теле өчен дә бушка хафаланам. Акча эшли белмим.Гомумән, минем кулдан берни килми. Шунлыктан бүтән миңа дәшеп азапланмагыз, җавап булмаячак.

№39 (795090) / 07.02.2012 21:18:39

Сорау -клон.

Сорау бирергә өйрән баштан!

№38 (795032) / 07.02.2012 16:11:50

Иркэгэ: юк, монда суз икенче хатынлык турында бармый (аны оныттык бит инде:)).
"Исламияттә баланың атаныкы икәнлеген, ә ана баланы үстерүдә ярдәм итүче икәнлегенә төшенеп аңлап һәм аңлатып.." хакында эйтэм. Бу мужик сойлэгэнчэ, хатта баланы да ата карый, ана кирэкми, булып чыга.
Бу дин ифрат та кочле иллэрдэ ирлэр баласын да бирмичэ хатынын куып чыгара торган законнарны яклап сойли бит. Мин хатын-кызны ботенлэй кешегэ санмауны яратмыйм да анламыйм да. Аны да Алла яраткан инде, э монда ана оченче сорт димэкчелэр.

№37 (795027) / 07.02.2012 16:04:36

гузэл, 

соңгы абзац булмаса, мин эчәргә әзер))))))

"Мин анламыйм, Корьэндэ эйтелгэн "Ожмах аналарыгызнын аяк астында"дип. Болай хатын-кызны кимсетеп сез анагызны да рэнжетэсез тугелме? Гомумэн, сезнен нормаль гаилэдэн икэнегезгэ ышанмыйм мин, ботенлэй юк суз сойлисез бит. Или точно сектант булып беткэнсез."


Дәлилләр???Сектантның ни киәнен аңларга кирәк башта. Миңа калса сезнең күзаллау шундый. Сез бит ужастиклар язасыз. Башыгыздагыны.
Ә реалда бик күп хатын икенчелекнең рәхәтен күреп яшәп ята.Кешене көчли торган заман түгел. Аларны беркем көчләмәгән. Үз теләкләре белән яшиләр.

№36 (795009) / 07.02.2012 14:43:24

не надо ля-ля! Атасыз үсүчеләрнең ниндие юк та, аталы үсүчеләрдә кемнәр генә юк!
Менә син калган бер % та керэсең дэ,тик ни файда?

№35 (795006) / 07.02.2012 14:37:23


Бүгенге чорда атасыз үскән балалр 99% тормәдә яшиләр,анасы төрмә юлын таптый.

№34 (795003) / 07.02.2012 14:04:13

Иркэ, ярар, житэр инде, куп талаштык, эйдэгез, утырып чэй эчик бергэ)) Хэркем уз фикерендэ калсын)
Ислам-Нур, сезне дэ этиегез карап устердеме? Хатын-кыз бернигэ дэ кирэкми алай булгач, бала тапсын да бэреп утерергэ кирэк узен, файдасы булмагач. Аннары янаны алырга. Ник аны ашатып яткырырга, бер файдасы булмагач доньяга?)
Мин анламыйм, Корьэндэ эйтелгэн "Ожмах аналарыгызнын аяк астында"дип. Болай хатын-кызны кимсетеп сез анагызны да рэнжетэсез тугелме? Гомумэн, сезнен нормаль гаилэдэн икэнегезгэ ышанмыйм мин, ботенлэй юк суз сойлисез бит. Или точно сектант булып беткэнсез.

№33 (795001) / 07.02.2012 14:02:57

Әпәйт тапкырлау таблицасы, кайчан икенче сыйныфка күчәсез инде?!

№32 (795000) / 07.02.2012 14:01:34

Иркэ!!

Исламнур,сездэ шэфкатЬ мэрхэмэт дигэн сыйфатларнын эзе дэ юк.
Сезгэ дин дэ уз файдагызны кайгыртып тору очен генэ кирэк.
Кунелдэ Алласы булган кеше мондый нэрсэлэрне сойлэмэс.
Менэ шундый сафсата белэн сез ничэ хатын-кызны диннэн ерагайтасыз икэн. Алар сезнен очен бары должники,идэн ковриклары

Курэсен, анасыз усеп шулай холыксыз тэрбиялэнгэнсен...

№31 (794998) / 07.02.2012 13:13:16

Ислам-нур, 

"Елезавета Петровна внук,внучкаларын анасына бирмәгән даҗе күрсәмәгән"

исламнан яхшы үрнәк)))



Тәхет өчен бер-берсенең бугазын чәйнәшкән император гаиләсе бик яхшы мисал!

Әле императорлар ни кыланмаган анда! Андагы оргияләрне да яз!

№30 (794997) / 07.02.2012 13:08:39

Элекке түрәләр хатынга баланы бирмәгәннәр,ата үзе тәрбияләгә,үзе үстергән.Елезавета Петровна внук,внучкаларын анасына бирмәгән даҗе күрсәмәгән дә.Ана кеше баланы боза,холыксыз балага әверелдерә.Элек-электән бала атаныкы булган.

№29 (794994) / 07.02.2012 12:34:22

Рус теле ислам диненә яңа юллар салучыга әверелә бара,хәерлегә булсын.

№28 (794992) / 07.02.2012 12:17:08

Белмәгән әйберләрне сөйләүдән тыелып торсаң иде.№22

Үсемлек орлыгында - зигота яши!Ягъни хатын-кыз торбаларында хасил булып,аннан аналыкка төшеп, кыска гына вакытта аналыкта яши торган беркүзәнәкле организм!Чынлыкта, үсемлек орлыгын тәшкил иткән әйберләр: туклыклы матдәләр белән калынайган ана үсемлекнең җенси органнары Һәм анда үз вакытын көтеп торучы аталанган зигота.

Фән ул сезгә теләсә ничек тәфсирли ала торган Коръән түгел.

Тузга язмаган сөйләп утырма.

Бала һәр ике якныкы да. Хатын-кызга материаль яктан тормыш оештыру авыр булганга аталарда калдырыла. Бернинди физиологик мотив юк.



Күпхатынлылыкка каршы кешеләр артталыкта гаепләргә ярата инде. Сез үзегез исламга бәйле рәвештә түгел, ә бары томаналык аркасындагы ужастиклар язасыз. Ул ужастиклар бер хатын белән яшәгәннәрдә юкмы?әле ниндиләре генә.


Сүз бүген үзләре бик риза булып яшәп ятучы гаиләләр турында бара.
Алар өчен бердәнбер кыенлык- җәмәгатьчелек фикере аркасында йөзләре кара, шуның аркасында гына тулы бәхет кичерә алмыйлар.

Гүзәл сез яза торган ужастикларның күпхатынлылыкка бәйлелеге юк. Томаналык, ул аңа бәйле түгел. Хатыннарны бездә ирләр кыйнамый!

Бернәрсәсез, ачлы-туклы, кыйналып, ирләр басымы астында ирләр белән яшиләр бездә. Иле белән ыңгырашалар тормыш авыр дип.

Икенче хатын булып яшәүчеләрнең берсенең дә ыңгырашын ишеткән юк. Бик матур риза булып яшәп яталар.
бары бер җитешмәгән җирләре бар - күп чикләүләр китереп чыгара торган формальләшмәгән мөнәсәбәт

№27 (794991) / 07.02.2012 11:55:56

ИсламНурларга хезмэт итсен очен ярала.

№26 (794990) / 07.02.2012 11:52:57

№25 ялгыш киткэн)

Нурисламга: Бала атасыныкы, дип бер дэ бала карап утырган ирлэрне кургэнем юк. Узегез имезегез, ашатыгыз, тонлэрен торыгыз, алайса, хатын-кыз сезгэ нигэ?
Дин сойлэгэндэ, аны элеге тормыш кузеннэн дэ курсэгез иде. А то кайвакыт моны язган кешелэр урманда тора микэн эллэ,дигэн уй килэ - чонки бугене тормышка туры килми, бэлки карангы гэрэп авыллары очен ярыйдыр да.
Тутэл хакында да вэт дорес язгансыз)
Тагын бер сорау. Хатын-кызнын роле нидэ, нигэ ярала ул доньяга сезненчэ?

№25 (794989) / 07.02.2012 11:51:40

Нурисламга: Бала атасыныкы, дип бер дэ бала карап утырган ирлэрне кургэнем юк. Узегез имезегез, ашатыгыз, тонлэрен торыгыз, алайса, хатын-кыз сезгэ нигэ?
Дин сойлэгэндэ, аны элеге тормыш кузеннэн дэ курсэгез иде. А то кайвакыт моны язган кешелэр урманда тора микэн эллэ,дигэн уй килэ - чонки бугене тормышка туры килми, бэлки карангы гэрэп авыллары очен ярыйдыр да.
Тагын бер сорау. Хатын-кызнын роле нидэ, нигэ ярала ул доньяга сезненчэ?

№24 (794987) / 07.02.2012 11:43:58

ул орлык нэрсэ тутэлдэ шытамы?
Сезнен хакта сектант!,- дип дорес эйтэлэр икэн

№22 (794980) / 07.02.2012 10:02:12

Бала атаныкы булу ул табигый - Аллаһтан, ягъни Аллаһ шулай хәл иткән өчен. Үсемлек орлыктан үсеп чыккан кебек, орлык атаныкы булганга күрә, асылда бала атаныкы.

1337. (3329). Сообщается, что Анас, да будет доволен им Аллах, сказал:
«Узнав о приезде в Медину посланника Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует, ‘Абдуллах бин Салям, да будет доволен им Аллах,2 пришёл к нему и сказал: “Я (хочу) спросить тебя о трёх (вещах), которые (может) знать только пророк: (скажи мне,) что станет первыми предзнаменованиями Часа этого 3, чего в первую очередь отведают оказавшиеся в раю и почему ребёнок получается похожим на своего отца или на своего дядю со стороны матери?” (На это) посланник Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует, сказал: “Обо всём этом мне только недавно сообщил Джибрил”, а ‘Абдуллах воскликнул: “Он является (единственным) врагом иудеев из числа ангелов!” После этого посланник Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует, сказал: “Что касается первого предзнаменования этого Часа, то (им станет) огонь, который погонит людей (к месту сбора) с востока на запад; что касается первой еды, которую отведают обитатели рая, то ею станет доля печени кита; что же касается сходства ребёнка (, то здесь дело обстоит так): если во время полового сношения мужчина опережает женщину,4 то (ребёнок получается) похожим на него, если же она опережает его, то (ребёнок становится) похожим на неё”, и (‘Абдуллах) воскликнул: “Свидетельствую, что ты — посланник Аллаха!” — после чего сказал: “О посланник Аллаха, поистине, иудеи лживы, и если они узнают о том, что я принял ислам до того, как ты спросишь их (обо мне), они станут возводить на меня ложь”. А потом (к пророку, да благословит его Аллах и приветствует,) пришли иудеи, что же касается ‘Абдуллаха, то он вошёл в дом. Посланник Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует, спросил (этих иудеев): “Какое место среди вас занимает этот ‘Абдуллах бин Салям?” Они ответили: “Он — самый знающий из нас и сын самого знающего из нас, и он — лучший из нас и сын лучшего из нас!” Тогда посланник Аллаха, да благословит его Аллах и приветствует, спросил: “А что бы вы сказали, если бы ‘Абдуллах принял ислам?” (В ответ на это) они воскликнули: “Да упасёт его от этого Аллах!” Тогда ‘Абдуллах вышел к ним и сказал: “Свидетельствую, что нет бога, кроме Аллаха, и свидетельствую, что Мухаммад — посланник Аллаха!” — после чего они стали говорить: “Он — худший из нас и сын худшего из нас!” — и (продолжали) злословить о нём (и впредь)».

№21 (794976) / 07.02.2012 06:45:14

Әйе, ана белән бала бик тыгыз бәйләнгән. Ана баласын бик ярата.

Әмма Аллаһ Тәгаләнең үзенең колларына булган мәхәббәте ананың баласына булган мәхәббәтеннән күпкә артыграк.

№20 (794956) / 06.02.2012 22:33:29

нурислам, сез гаилэле кешеме?

№19 (794954) / 06.02.2012 21:53:51

Кем булсам да
Игтибар итмәгез авыруларның сүзенә. Авыруларны гаепләмиләр, аларны кызганалар...

№18 (794951) / 06.02.2012 21:23:11

Нур Ислам жавапны язып бетермэгэнсез.
Сез хаман хатын-кызнын эш эшлэвен китерэсез дэ куясыз! Без бит анага баланын газиз булуы,хэтта ана белэн бала арсындагы жепнен ата белэн бала арасындагыдан калынрак булуы туруында сойлэшэбез. Сезнен очен хатын-кыз производитель булып кала

№17 (794949) / 06.02.2012 20:42:19

Ирләргә илне ышанып тапшырсаң,аяныч Египет,Ливия,Сирия ясап куярлар,алла сакласын.

Ач күзеңне дөнья бу.

№16 (794948) / 06.02.2012 20:40:26

безнең үзебезнең гадәтләр бар
http://www.youtube.com/watch?v=zbI-uHVodSo

№15 (794946) / 06.02.2012 20:09:09

Иң беренче, ир-атлар да, хатын-кызлар да күзегезне ачып карагыз. Без инде күптән мөселманча яшәмибез. Тормышта күбесенчә ир-ат хатын-кыз урынында, ә хатын - кыз ир-ат урынында. Гаиләләр таралуның төп сәбәбе дә - мөселманча яшәмәгәнгә күрә.

Икенче бер олы сәбәп, ир- ат белән хатын- кызның урыны алышынганга күрә.Хатыннар эштә дә эшли, өйдә ирен дә карый, баласын да тәрбияли, өен җыештыра, керен юа, ашарына пешерә, җитмәсә, кибеттән ризыкны да ул ташый. Ә ире эшләсә эшли, эшләмәсә юк. Гаепне кемнән дә булса эзләүнең мәгънәсе дә юк. Гаеп атта да, тәртәдә дә. Хатыннар рәнҗемәгез, бу чагыштыру өчен генә.

Чын мөселманча булганда, хатынның төп вазифасы - кечкенә балалары белән өйдә утыру, балаларын, үзенең намусын һәм иренең малын саклау.

Әйтегез әле, менә шушылай тормыш йөген җигелеп сүрәсә дә анага тиешле кадер- хөрмәт кая?
Юк бит ул, күптән югалтылган. Урамга чыгып ялтырап йөрү, ирләр белән беррәттән трибуналарга, сәхнәләргә чыгу - аналарга- хатын-кызларга никадәрле кадер хөрмәт китерде? Киресенчә, алар эш атына әйләнделәр. Хәтта мин әйтер идем, ялганга ияреп, берсеннән берсе көнләшә-көнләшә, талаша - сугыша өскә чыгарга тырышудан башка берни юк. Азак чиктә иргә дә, хатынга да хөрмәт юк, балалар берсен дә санга сукмый. Сукса да, күз буяу гына.

Инде бүген ул атаны, ата улны, кыз ананы, ана кызны белми. Белсә дә, әзме күпме хөрмәт итсә дә, бары тик дөньялыклары өчен генә.

Аллаһ каршында җавап бирәсе турында беркем дә уйлап та карамый. Хәтта бу турыда уйлыйсылары да килми.

Ә карагыз әле, исламда ана кешегә нинди хөрмәт күрсәтелергә тиеш.
Пәйгамбәребез сала Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә сәхәбәләрдән берсе әгәр дә хаҗга баргач, әниемне җилкәгә утыртып Кәгъбәтулланы әйләнеп тәваф кылдырсам, мин әнием каршында бурычымны үтәгән булырмынмы дигән сорау бирә. Аңа җавабында, Аллаһның илчесе салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм, анаң синең белән авырлы вакытта, сине тудырыр алдыннан бер тулгагын да түли алмаган булырсың ди.

Икенче тапкыр, Аллаһтан, Аның пәйгамбәреннән кала без кемне хөрмәт итәргә тиеш дигәч, ул салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм, анагыз ди, ә аннан соң дигәч - анагыз ди, өченче тапкыр сорагач та - анагыз, ә дүртенче тапкырында гына атагыз дип җавап бирә.

Шәхсән мин үзем, Аллаһының илчесеннән бу сорауларны ирләр сорады һәм җавабы да ирләр өчен дип аңлыйм. Шуңа күрә, инде ир белән хатынның урыны алышынганга күрә, хатын-кызның әнисен җилкәсенә утыртып тәваф кылдыруны күз алдына китерү авыр булганга, үзегез аңларсыздыр дип уйлыйм.

Хатын-кыз бала тудырып кына утырырга тиешмени дигән сорауга, әйе, бу - аның төп вазифасы дим. Чөнки Аллаһының илчесе пәйгамбәребез сала Аллаһу галәйһи вә сәлләм, Аллаһ каршында башка өммәтләр белән чагыштырганда мин өммәтемнең күплеге белән аерылып торачакмын ди.

Яле әйтегез, моны башкача ничек эшләп була? Клонирование яки зомбилашып түгелдер бит. Әллә сезнең мөселан өммәтеннән буласыгыз килмиме?

Әллә сезнең бу изге эштә катнашып, Аллаһ каршында югары дәрәҗәләргә ирешәсегез килмиме? Яки сез елга ике тапкыр Коръән ашы уздырып Аллаһ каршында булган вазифагыз үтәлер дип исәплисезме?
Яисә мөселман өммәтенә хас булмаганча, өчесе, җидесе, кырыкларын гына үткәреп.

№14 (794924) / 06.02.2012 16:57:15

Текила,Нурисламнар очен менталитет,географик,этник узенчэлеклэр юк!
Алар очен моселман тэртиплэре генэ бар.Хэм алар бездэ дэ Гарэпстан ясамакчы,ботен жирдэ бер ук тэртип

Моселман хатын-кызларынын беренче съезды ни очен Татарстанда уткэн?
Чонки безнен хатыннарнын 19 гасыр азагында ук шул тэртиплэрнен кайберлэре белэн килешеп бетмэвеннэн!!!!!

№13 (794923) / 06.02.2012 16:51:45

нурислам, синен сузлэр белэн килешмэскэ рохсэт ит. ничек инде ул бала атаныкы?! безнен илдэ этилэр уз балаларын гомумэн курэлэрме сон ул, устерудэ ярдэм итэлэрме? топ йокне бит эни кеше тарта. хатын-кызны алай бетереп ташлама эле син. гаилдэ нормаль хатын-кыз дэулэт эшенэ дэ чаба, ое дэ хэрчак жыештырылган, ашарга эзерлэнгэн, баласы каралган. синен бу теориян гарэп иле очен генэ кулайдыр ул. энэ Жади киносын карадыкмы, шундагы кебек. безнен ил, безнен менталитет очен дорес нэрсэлэр тугел. бу- минем фикерем.

№12 (794921) / 06.02.2012 16:41:28

Нурислам, №1, "Исламияттә баланың атаныкы икәнлеген, ә ана баланы үстерүдә ярдәм итүче икәнлегенә төшенеп аңлап һәм аңлатып"-??????
Узегез ни эйткэнегезне анлыйсызмы сон?
Хатын-кызны ботенлэй идэн ковригы итеп аяк сортеп йорерлэр иде бугай, ярый татар хатынлары анлы эле, узен ботенлэй кимсеттермилэр.
Ирен икенче бичэ апкайтса да, баланны узенэ бирмэсэлэр дэ тын тор, татар хатыны, сина дин шулай кушкан! Кыйнаса да, "тэрбия очен" генэ... Син мал урынында, син бер эйбер дэ тугел, нишлэтсэлэр, шуна риза булып тик тор.
Доресен генэ эйткэндэ, Нурислам кебек ирлэрнен тапочки тотып башын тоясе килэ кайчакта, эзрэк зихене чистармас, акыл кермэс микэн, дип).
Хотя, куп вакытта "хатыннар тегелэй, алар болай, аларга шундый монэсэбэт, мондый тезген тиеш" дигэн ирлэрнен кубесе уз оендэ кутэрелеп карап суз дэ эйтэ алмый торган подкаблучниклар, менэ монысы хак))

№11 (794916) / 06.02.2012 16:20:11

Иркэ 2 нче язман

№10 (794915) / 06.02.2012 16:17:39

Исламияттә баланың атаныкы икәнлеген, ә ана баланы үстерүдә ярдәм итүче икәнлегенә төшенеп аңлап һәм аңлатып.
))))))) Бала икесенке дэ НурИслам!Ул ике кешегэ дэ бердэй газиз
Бала белэн спекуляция ясау сез кушкан заманнардан ук килми микэн ул??
Мэсэлэн бичара моселман хатыны гаилэдэн китэргэ мэжбур булса,газиз бала автоматически атаныкы гына булып кала. Шуна да ул гаилэдэ узен бэхетле сизмэсэ дэ куркудан ире белэн яшэргэ тиеш булып чыга.
Хатын-кызга живородящий инкубатор итеп караудан туктагыз!!!

№9 (794908) / 06.02.2012 13:34:39

бала кемгэ дэ газиз. аннан газизрэк, якынрак юктыр. аны табуы гына ни тора, жаннан жан аерылу бик жинел тугел. лэкин яратунын да бер чиге булырга тиештер дип уйлыйм. артык иркэлэнгэн балалар ускэч эти-энисен хормэт итмилэр, кайгы курсэтэлэр. рецепт юк, хэркем узенэ дорес кебек тоелганча яши, тэрбияли. шуна да Тормыш, ананны ормыш дилэр...

№8 (794897) / 06.02.2012 12:29:23

иркә №2, 

Мине шуңа көчле хатын диләр. Әмма үземне көчле дип санамыйм, хатыннарны да көчле булырга тиеш дип уйламыйм.

Мин ир-хаиын мөнәсәбәте турында язмыйм. Гаиләдә тулымы, түгелме бала тәрбияләү турында.Берегезгә дә шундый булыгыз ирләрегез белән дигәнем юк. Белмим чөнки. Зиләүйлүк мастер ул мәсәләдә.

№7 (794895) / 06.02.2012 12:09:23

//Хатыннарга яшәү көчен ирләр бирергә тиеш.//

сорыймәле,җаныем иркә,син балаңны ирдән көч алмаенча ничек үстердең?

син теге Крупская шикелле,баласы булмаган килеш,баланы ничек тәрбияләгә өйрәтеп китап язган иде....

тулы гаиләдә яшәмичә,нинди фикер язып була,гаилә,ир-хатын мөнәсәбәтләре турында?

кеше ышанмаслыкны сүләп утырма,матурым. эшеңдә бул!

№6 (794890) / 06.02.2012 10:37:18

Иркә:"...Җитди әйберләр турында җитди итеп..."

Әле яңа укыдым. Астагы язуларны язганда укымаган идем. Ә җавапны алгансың. Күрдеңме. Уйлан.

Коръән - могъҗиза. Кешеләр, беренче чиратта татарлар, тизрәк Аны өйрәнә башласын иде дим. Үз ана телебездә өйрәнү мәслихәт.


№5 (794887) / 06.02.2012 10:19:11

794884, ашыкма вә кабаланма! Тирәнрәк фикер йөрт! Кайбер очракларда бер сүз эчендә берничә мәгънә салынган булып, һәркем аны үзнчә аңлый. Шулай бит.

Бу дөнья тормышы(ә ул черки канатына да тормый) үлем - кабер белән тәмамлана. Кабер - ахирәткә ишек!

Йокы - күнегү.

№4 (794886) / 06.02.2012 10:06:14

Иркә, синең аңлавың синеңчә.
Инстинктны интуициягә алыштырырга тәкъдим итәм.

№3 (794885) / 06.02.2012 10:00:38

Төгәлрәк, матуррак һәм ир белән хатынның икесе өчен дә түгәрәкләбрәк булсын дисәк:
Ир бала - игелек, мал-мөлкәт, байлык буларак атага бүләк.
Кыз бала - ихтирам, хөрмәт йөзеннән, атага бүләк.

№2 (794884) / 06.02.2012 09:53:07

"инде ничек итеп ананы балага кол булу хәленнән чыгару турында"


бу нинди ахинея? аналык инстинктын яшәү инстикты көчсезләнүе генә юкка чыгара. Баласын ташлаучы әниләр турында монысы. Яшәү көче рухы булган әни, баласын ташламый.

Хатыннарга яшәү көчен ирләре бирергә тиеш.

Ирләрне хайван итүдән туктату белән шөгыльләнегез, Нурислам.Ирләр алдында зина куегыз!
Слабо!

№1 (794883) / 06.02.2012 09:45:55

Ананың баласын яратуы, баласына булган мәхәббәте табигый хәл. Бүген моңа капма-каршы хәлләр дә, гайре табигый булуына карамастан, еш күзәтелә.

Хәзерге хәлебезгә тәрбияви яктан килеп, инде ничек итеп ананы балага кол булу хәленнән чыгару турында әңгәмәләшү, бу хәлдән чыгу юлларын бергәләп эзләү, табу тиешле. Исламияттә баланың атаныкы икәнлеген, ә ана баланы үстерүдә ярдәм итүче икәнлегенә төшенеп аңлап һәм аңлатып. Ир баланың атага хәер, кыз баланың - бәрәкәт итеп бирелгәнлеген аңлап. Җәннәткә ирешүне максат итеп, бу юлда күп тырышлык куярга тиеш икәнлекне онытмыйча.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments