• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

02.02.2012 Җәмгыять

Хәтер төпләрендә утлы күмер

(Көндәлекләр)

1989

 

11 гыйнвар. 8нче гыйнвардан 9ына каршы төне буе бик каты чирләп чыктым. Тәннең бөтен мускуллары калтырый, тартыша. Үзем лачма тиргә батам, үзем өшим. Бу кадәр авыр төн кичергән юк иде әле соңгы вакытта. Калтырауны-тартышуны басар өчен 2 таблетка нош-па, 1 баклафен, 1 таблетка йокы даруы эчтем. Шуларның бөтенесен эчкәч, бераз рәтләнеп (2 сәгатькә) торган иде, өр-яңадан тотынды. Иртән клизма куеп карадык, суны эчкә керттерми, спазма җибәрми.

 

Сәгать 10нарда врач чакырдык. Ул 3ләрдә килде. Больницага салабыз, монда берни эшләп тә булмый, ди. Өч укол кадап, больницага направление язып калдырды. Санитарлар югары этажлардан авыруларны алып төшмиләр икән. 10ысында үзеңне күтәреп төшәргә кеше тап дип шалтыраттылар. Рәшит Әхмәтҗановның эшкә яңа барып кергән чагы иде, аны чакырып кайтардым. 9нчы этаждан ул күтәреп төште.

 

Шулай итеп, 10 гыйнвардан больницаның «тәмле» исләрен иснәп, врач һәм сестраларның: «Син һаман үлмәдеңмени әле?» – диюен акайган күзләре аша белдерүләрен күзәтеп ятарга туры килә.

 

12 гыйнвар. Бүген кардиограмма ясадылар. Уролог карады кичә дә, бүген дә. Бүген венадан кан алдылар. 300 г глюкоза җибәрделәр венага – система белән.

 

Кичә главврач обходы булды. Шундый ясалмалылык, күз буяу инде бездә. Тумбочкаларны актаралар, элгечтә торган кием-салымнарны яшерергә кушалар. Кая яшерәсең аны? Минемчә, баш врач обходны алдан белдермичә ясарга тиеш. Шул вакытта гына ул бөтен дөреслекне күрәчәк. Хәер, аларга больницадагы чынбарлык кирәк түгел, югарыдагыларга отчет өчен генә бу обходлар. Баш врач бер авыруның да хәлен сорашмый. Врачлар аңарга менә бу фәлән кеше, бусы төгән кеше дип төртеп күрсәтә дә, шуның белән вәссәлам.

 

Нурсөягә никотин кислотасы, В6 витамины һәм брофин бирә башладылар. Аягына рентген ясадылар. Аякларының сызлавын врачка әйткән иде. Рентгенны уң як тезгә ясадылар.

 

Миңа йокларга назипам бирәләр.

 

Монда җырчы Шамил Әхмәтҗанов та ята икән. Тын юлларына салкын тидергән булган, хәзер терелгән инде. Кичә безнең палатага бер егет белән кергән иде. Озак кына сөйләшеп утырдык. Сөйләшергә кызыклы адәм. 41нче елгы. Өч баласы бар.

 

Аның сөйләве: безнең авылда бер кызык абзый бар иде. Без шуңа чәч кырдырырга бара торган идек. Сабын юк чаклар. Шул абзый безнең чәчне бераз сабыны белән чылата да кырырга тотына. Баш бераздан кибә башлый. Абзый ике уйлап тормый, башка лач итеп төкерә. Шулай төкерә торгач, авызы кибә моның һәм ул хатынына, балаларына кычкыра: даваегыз сез менә бу башка төкерә торыгыз, мин бер тартып керәм. Ул тартып керүгә баш юешләнә. Эш дәвам итә.

 

Шамилләр дә алты бала үскәннәр. Атасыз. Аталары мулла булган. Кайчанрак үлгәндер, сорамадым.

 

13 гыйнвар. Бүген Ш.Әхмәтҗанов чыгып китте. Аның әле шатлыклы көннәре. 4 бүлмәле квартирга күчәргә торалар...

 

14 гыйнвар. Нурсөя шул ике уколын ала. Кичә беренче тапкыр утырып бераз телефоннан шалтыраткалап, кешеләр белән сөйләшкәләп кердем. Татарлар күп. Бер палатада укый торырга китапларны сорап алдылар. Наҗия исемле чибәр генә хатын индийский чәй керткән. Ире жилсоцбанк управляющие икән. Үзе бухгалтер – Таттрансстройда.

 

16 гыйнвар. Нурсөя монда кергәннән бирле коса да коса. Черепное давление түгелме икән, каратырга булыр, диде врач... Нурсөягә монда икеләтә нагрузка: үзе дә дәвалана, мине дә карый. Ә мине карарга таза кешеләр дә теләп тормый.

 

23 гыйнвар. 21е көнне Рәшит Әхмәтҗанов килде. Өйдә җыелган бөтен газета-журналларны алып килгән. Укырга әйберләр күбәйде. Рәшит молодец инде, һәркөнне почта ящигыннан әйберләрне алып, өйгә бер мәртәбә күз-колак булып чыга.

 

22се көнне Туфан Миңнуллин килде. Озак кына (ике сәгатьләп) сөйләшеп утырдык. Бик күп нәрсәләр турында сөйләшенде. Туфан беркатлы егет ул, аның белән сөйләшеп утыру җиңел, күңелле. Ләкин председатель булгач дошманнары күбәйде. Даныннан да көнләшәләр, малыннан да. СССР Верховный Советына депутатлыкка аны кандидат итеп күрсәткәч, А.лар аны әллә нинди пычраклар белән күмеп ташлаганнар...

 

Әдәбиятта менә шундый пычрак җанлы кешеләр күбәя. Алар, җитмәсә әле, властька үрмәләргә тырышалар, президиумда күкрәк киереп утырасылары килә. Мондый кешеләрне үзгәртеп булмыйдыр инде.

 

Хәзер менә язучылар съезды алдыннан әллә никадәр кеше председатель креслосы өчен көрәшүдә үзенә тарафдарлар туплый. Интригалар коралар, берсен-берсе пычраталар. Элек, председательне обком билгеләп куйганда, алай кылану юк иде. Демократия күпләрнең чын йөзен ача. Төп көч иҗатка түгел, биек урындык өчен көрәшкә китә. Шундый атмосферада ничек әйбәт әсәрләр тусын! Начарларны үтереп мактарга гына кала.

 

25 гыйнвар. Тормышның башка якларында ничектер, әмма больницага демократия, тигезлек дигән нәрсә килеп җитми әле. Һаман да люксларда тап-таза, профилактика йөзеннән генә кергән обком инструкторлары, кибет директорлары яки аларның хатыннары ята. Телефонлы, телевизорлы, туалетлы һәм ванналы люкс палаталар безнең ише кузгала алмый яткан авырулар өчен түгел.

 

Врачларга һәркөн диярлек кемнәрдер нидер китерә. «Мескен» врачлар көчкә күтәреп кайтып китәләр бу бүләкләрне.

 

26 гыйнвар. Кичә Нурсөя бик каты чирләде. Көне буе косты. Эчәгеләре өзелә дип торам. Шар-шар косканын бөтен больница ишетеп тора, ник шунда бер врач яки сестра кереп карасын. Чакырып керткәч тә кан басымын гына үлчәде дә, күтенә ут капкандай чыгып йөгерде. Мин дә төннәр буе лачма булып тирләп чыгам. Бер төнгә әллә ничә күлмәк алыштырам. Бернинди ярдәм юк. Көн саен сумка-сумка әйбер китергән кешеләрне генә карыйлар. Яисә обком тирәсендә эшләүчеләрне. Аларга главврач үзе клизма ясарга әзер. Бу нинди дөнья китте соң?! Башта авырткан җиреңне караганчы кулыңа карыйлар. Кулың буш икән, димәк, син авырмыйсың.

 

28 гыйнвар. Көн кояшлы, больницада ятасы килми. Уколдан веналар бик арыды, кадый башласаң – качалар. Чыгып китәр идек, тик Нурсөянең күкрәгендә ниндидер төер таптылар. Әстерхан чикләвеге кадәр. Шуңа операция ясарга тиешләр. Дүшәмбе яки сишәмбе ясарбыз дигән булдылар, ди. Аяклары тездән шешенә, шуңа электрофарез биргәннәр иде.

 

30 гыйнвар. Гаҗәп хәл: кичә Ренат Харис килде. Өйгә дә килмәгән кеше, монда больницага, җитмәсә күчтәнәчләр белән килгән.

 

Нурсөягә бүген дә операция ясамадылар. Иртәгәгә калдырдылар. Иртәгә тагын ни диярләр. Миңа пока дарулар (уколларны) туктаттылар. Әллә нинди грипп сыман нәрсә эләкте, борыннан ага.

 

«Казан утлары»ның 1нче саныннан «Идегәй»не һәм М.Мәһдиевнең «Бәхилләшү» повестен укыдым. «Идегәй»не өр-яңадан бер укырга кирәк булыр әле. Аңлап җитәр өчен. Ә М.Мәһдиев үз ялганына үзе ышанып, илһамланып язган. Ышандырырлык итеп ялганлый белү әдәбиятның терәк баганасы инде. Бу — тимер баганада чын табигый яфраклар үстерү кебек.

 

31 гыйнвар. Узган төндә күрше палатада бер абзый үлде. Кайчандыр Апаста беренче секретарь булып эшләгән кеше.

 

Соңгы вакытларда йоклап булмый. Мин йокламагач, Нурсөя дә йоклый алмый. Бер төнгә унар тапкыр әйләндерә. Кайчан йокыга китәргә өлгерсен инде ул.

 

2 февраль. Операциядән соң Нурсөянең хәле бик мактанырлык түгел әле. Авырта ди. Ярты имиен турап алганнар, авыртмый нишләсен. Әле бит шуның өстенә мине дә карыйсы бар. Бүген минем тышка чыгу көне. Сестралар, санитаркалар ярдәм итешми. Мин больница караватында гына ятам. Мине төрле якка боргалау, перевязкалар ясау Нурсөягә кала.

 

5 февраль. Биргән даруларның күбесен раковинага тондырып барабыз әле. Өйдә алай эшләмисең бит инде. Монда артыгын күп бирәләр шул. Өйдә бик нык авырганда кирәген генә алып эчәсең дә, бераз рәтләнүгә туктатасың. Монда рәтләнгәч тә бирәләр дә бирәләр.

 

Таныш кешеләрдән Роберт Миңнуллин хатыны Клара һәм Зәки Нури ята. Клара көн саен безгә кереп йөри. Нурсөя тора алмый ятканда газеталар алып менеп йөрде. Берәр нәрсә кирәк булса, әйтегез, дип ярдәм итәргә тора үзе. Болай әйбәт кешегә ошаган. Клара исемле хатыннарның рәтлесенә очраган юк иде, без белгәннәрнең бердәнбер әйбәте. Тегенди-мондый сүз сөйләсәң, хәтта кызара. Кызару сәләтен җуймаган кешеләр сирәк бит хәзер. Моңарда балалык бар әле.

 

8 февраль. Бүген главврач обходы булды. Ике көн буена бөтен җирне чистарттылар, кыргычладылар. Өере белән медперсонал йөрде, нинди жалобаларыгыз бар дип тә сорамады. Кайбер сорауларны әзерләп куйган идем югыйсә. Ачкан авызыңны ябарга өлгергәнче чыгып та киттеләр.

 

Больница бик туйдырды.

 

Көннәр җылы. Күңелдә салкынлык.

 

Беркөнне костырырга тотынды. Тын алып булмый. Врачлар кайтып киткән иде инде, дежур врачны сестра чакырткан иде.

 

–В чем дело? – ди.

 

–Косам, тышка чыга алмыйм, — дим.

 

–Это естественно, — ди.

 

–Үләм бит, — дим.

 

–Это естественно, — ди.

 

Ярый әле сестрасы әйбәтрәк булды. Тынычландыргыч дарулар биреп, йоклар өчен уколлар кадап бераз рәткә кертте.

 

Врачлар безнең ише терелми торган авыруларга: «Күптән кисеп ягарга тиешле утын түмәре», — дип кенә карыйлар. Шуңа күрә больницага сирәк керәм. Өйдә иҗат эшенә кереп чумсаң, авыруларың да бераз онытылып тора.

 

9 февраль. Палатага кояш төшеп тора. Тыш матур. Бүген минем туган көн бит әле. Беркөнне Гәүһәр апа Камалова кереп утырды, ул җиденче этажда ята икән. «Әнә килә автомобиль»дә уйнаган чакларын искә төшереп утырды. Мәскәүдә сатира театры куярлык әйбер иде ул, ди. Режиссерларга бераз «төртергә» кирәк, шунсыз алар әйберне куймыйлар, авторларның башларын әйләндереп йөртәләр, ди.

 

Кирәк кешенең кирәк вакытта кесәсен бераз кабартырлык йөзлекләр сала белмәү миңа нык комачаулады. Югыйсә «Әнә килә автомобиль»не Мәскәүнең Культура министрлыгы елның иң яхшы пьесалары исемлегенә кертеп, русчага тәрҗемәсен эшләтеп, аерым китапчык рәвешендә СССРның барлык театрларына җибәргән иде. Министрлык тәкъдимен һәм портфель тутырып акча төяп бөтен театрларга йөргән булсам, илне шаулатырлык һәм татарның драматургиясендә драмалар гына түгел, сатира да барлыгын күрсәтәчәк пьеса иде бу. Проблемасы беренче карашка бик гади күренсә дә, анда 70нче елларда безнең илдә башланып киткән байлык артыннан куу, ләкин илнең сәясәте кешеләрне ярлылык белән авызлыклау икәнлеге сюжетның буеннан буена салынган иде. Ничек аны үзебезнең Г.Камал, К.Тинчурин театрлары куярга җөрьәт итте? Һәр театрда иң күп уйналган спектакль булды ул. Ләкин аны телевидениегә төшермәделәр. Эшнең нәрсәдә икәнен аңладылар бугай.

 

10 февраль. Кичә туган көнем иде. Нурсөя мондагы бер кызга акча биреп чәкчәкләр китертте. Тагын элек бу этажда эшләгән сестра – Фәридә Фатыйховна канәфер чәчәк букеты белән бер кечкенә тастымал алып килгән. Булган кадәр сыйны табынга куеп, бик күңелле сөйләшеп кофе эчтек. Дөресен әйткәндә, туган көнне мин бәйрәмгә санамыйм. Әтисез үскән алты балалы гаиләдә туган көн турында кем уйласын. «Тагын бер авыз артты инде», — дип кенә караганнардыр.

 

11 февраль. Кичә уйламаган җирдән туган көн белән котларга дип Миңлегөл апа Рафикова  килде. Бер букет канәфер чәчәк алып килгән. Башта ул 9ы көнне өйгә, ягъни 17нче квартирга килгән. Анда торучылар, алар 54 нче квартирга күченделәр бит, дигәннәр. 54тә дә ишек ачучы булмагач, күршеләрдән сораган. Күршеләр безнең больницада ятканны әйткәннәр. Кайсы больницада икәнне чамалап кына тапкан. Шулай итеп, мине туган көнем белән котлаучылар да табылды. Әле 10ысы көнне дәвалаучы врач та котлап чыгып китте. Ул 9ы көнне кайтып барганда Фәридә Фатыйховнаның монда чәчәк күтәреп килгәнен күргән дә, кемгә киләсең дип сораган икән.

 

18 февраль. 16сы көнне больницадан чыктык. Соңгы көннәрдә минем температурам күтәрелә башлады. Берни эшләмәделәр. Нурсөянең аяклары шешенү кимемәде. Көчкә йөри. Ә монда кочагы белән юасы кер көтеп торган. Өйләрне чистартасы. Бөтен җирне тузан баскан. Лифт эшләми. Кайткач та ярты сәгать өйгә менә алмый тордык. Алдан Рәшиткә шалтыратып куйган идек. Ул безне көтеп туңган да, өенә кереп киткән. Нурсөя менеп Рәшитне алып төште, аннары Рәшит мине күтәреп менде. Нурсөянең эше муеннан. Өйләрне бераз чистартып чыгарса, китапны әзерләп бетереп тапшырасы иде. Минем үземнең генә кулдан килә торган эш түгел. Машинкада басылган инде ул басылуын. Әсәрләрнең кайсын кая урнаштырып, эчтәлеген төзеп, битләрен куеп, гариза һәм аннотация язып илтәсе генә бар. Атна-ун көнлек эш.

20 февраль. Бүген Фаил Шәфигуллинны төштә күрдем. Матур гына костюм кигән. Мине килеп кочаклады, ни булыр икән?!

 

28 февраль. Февральнең соңгы көне. Яз аена керәбез. Көннәр җылы тора. +2 ләр тирәсе. Бу көннәрдә «Новый мир» журналындагы Александра Толстаяның истәлекләрен укып яттым. Талантлы булган икән Толстойның балалары да. Әлбәттә, тәрбиядән дә күп нәрсә тора инде. Һәрберсе өчәр-дүртәр тел белгән, өйдә кечкенәдән үк музыка дәресләре, рәсем дәресләре алганнар. Талантка ачылырга бөтен мөмкинчелекләр булган. Ә мин бәләкәй чакта бер алама гармун да тотып карый алмадым. Гармун уйнау – хыял иде бит югыйсә. Рәсем сәнгатен әйткән дә юк. Элекке дәреслекләрдә художникларның рәсемнәреннән репродукция дә бирмиләр иде. Безне рәсемнән Роза апа укытты инде мескен. Кая инде аңарда рәсемне аңлау. Мин бер урындык рәсеме ясап китергән идем, шуңа «5»ле куеп җибәргән иде. Ни өчен урындык ясаганмындыр. Кайдадыр, китапта, ахрысы, бик шәп артлы урындык күргән идем. Ә безнең ул чактагы крестьян өйләрендә артлы урындык дигән нәрсә юк инде. Сәке дә артсыз урындык. Ансы да юк кешеләрнең — озын эскәмия. Күрәсең, шул китапта күргән урындык рәсеме мине кызыктыргандыр. Ярый инде безнең күңелдә матурлыкка мәхәббәт хисен тәрбияләүдә табигать дигән бөек укытучыбыз булган. Икенче укытучы – китаплар. Хәзер телевизордан дөнья шедеврларын күрсәтәләр. Төрле картиналар карыйбыз. Ләкин китаптан алган кадәр тәэсир юк. Бәлки, олыгайган саен матурлыкны тою хисе тупасланадыр.

 

Хәер, рәсем сәнгатен өйрәтүче булса, бәлки, уртачарак берәр рәссам чыккан булыр иде миннән. Ясаган рәсемнәрем күп иде бит минем. Классташларга күрсәтсәм, алар моны мин ясаганга ышанмыйлар иде. Җырчы булырга да дәртем көчле иде. Клубтан кайтканда өйгә кадәр җырлап кайта идем. Әле авыргач та, район башлыклары, мине җырлатыр өчен, су буена табын әзерләтеп Нурсөя белән мине шунда алып китәләр иде. Бер туган көндә Гөлчәчәк Галиева, ире Әхмәт абый һәм тагын кемнәрдер бар иде. Гөлчәчәк апа матур җырлый иде. Бервакыт мин дә аңа кушылдым. Мин кушылгач, башкалар тынып калды. «Мондый тавыш, мондый моң кайда сакланган, әрәм булып яткан», — диештеләр. Бу инде артык мактау кебек килеп чыкса да, монда хаклык юк түгел иде. Мин әле дә шигырьне үзем генә калгач җырлап язам. Һәр шигырьнең үз көе була. Ләкин шигырь язылып бетүгә мин аларны онытам. Минем Рөстәм Закиров, Фердинанд Сәлахов, Асаф Вәлиевлар белән ярышып җырлаган бар...

 

10 март. Тагын икенче квартирга күченергә җыенабыз. 7 март көнне ордер бирделәр. Квартиры бик пычрак әле. Бүген Нурсөяләр шуны җыештыралар.

 

24 март. Яңа квартирга килүче-китүче юк әле. Язучылардан күчүебез турында мин бары тик Т.Миңнуллинга гына әйттем. Аннары күрше буларак Р.Әхмәтҗанов белә. Бу шатлыклы күченү булмады инде. Ике бүлмәлене шундый ук ике бүлмәлегә алыштыру. Тугызынчы катта да яшәр идең – врачлар менми. «Скорый» чакырткан саен Рәшиткә әйтеп булмый бит. Ул да: «Кайчан Фәнис чакырыр икән?» – дип көтеп тормыйдыр.

 

4 апрель. Бу көннәрдә үзем музыкаль комедия либреттосы белән маташам әле. Нурсөя атна буе кибетләргә чапты. Шифоньер, диван булмасмы дигән идек, юк, очрата алмады. Әле больницага да йөри, тешен куйдырып бетерәсе бар. Кичә хирургка да кергән. Операция ясаган күкрәгем бик авырта дип йөри иде. Хирург яңадан операция ясарга кирәк дип җибәргән. Күз яшьләре белән кайтып керде. Тазалыгы беткәннән-бетеп бара. Тәмам эштән чыга бугай инде. Өйдә телефон да юк. Алла сакласын, юлда бер-бер хәл була калса, мин өйдә бикләнеп үләрмен. Әй, юк та инде бездә кеше турында кайгырту. Язучы дигән исем йөрткән бул, үзең бер телефон да керттерә алма инде.

 

Операциядән соң аңа авыр күтәрмәскә дигәннәр. Ләкин мине туалетка, ваннага тураклап кертеп булмый бит инде. Җитмәсә, менә күченүләр вакытында күпме китап ташырга туры килде. Берәрсен ярдәмгә чакырыр идең, телефон юк. Телефон мәсьәләсе буенча мин генеральный секретарьларга кадәр яздым. Кая күченсәң дә шушы үзәккә үткән телефон мәсьәләсе алга килеп баса.

 

Монда өйләр дә бик суык. Эшләп булмый хәтта. Утырсаң да салкын тия. Кай көнне 11-12, кай көнне 14-15ләр. Авыру кеше өчен бу җылылыкмыни?

 

Бу квартир бер дә шатландырмый. Бик начар эшләнгән. Идәннәре дуңгыз абзары төсле. Тәрәзәләре юньләп ябылмый. Рәтләп буямаганнар да. Ә ямьсез җир кәефне гел бозып тора инде ул. Ремонтлап керәсе калган икән дип утырабыз. Бик арыткан иде шул. Тегеләрен ремонтлау, күченүләр күпкә китте бит. Хәзер, әйберләрне кертеп тутыргач, идән-тәрәзәләр буяп йөреп булмый. Күпме әйбер кузгатасы бар. Алырга буявы да юк икән кибетләрдә.

 

Яз җитә. Машинаны техосмотрга алып барасы бар. Аның өчен Нурсөянең медкомиссия узуы кирәк. Әле менә бу операциясен кайчанга билгеләрләр. Аны больницага салсалар мин кем белән калырмын. Уф, бу дөнья, гел борчу, гел мәшәкать, гел сораулардан тора.

 

11 апрель. Кая гына күченсәк тә, мине гел тавыш эзәрлекли. Менә хәзер безнең тәрәзә төбендә көннәр буе бер минутка да туктамыйча компрессор эшләп утыра. Бойлер тавышы аңа караганда җәннәт сандугачы гына булган икән әле. Йөрәк авырта. Тавыш йөрәккә бәрә. Төнлә дә төзелеш туктап тормый. Өстәвенә, һәр төнне ниндидер шакылдаулар җанга тия. Нишләп безгә генә шундый төнлә шакылдый торган күршеләр туры киләдер.

 

17 апрель. Нурсөя һаман тешләрен эшләтеп йөри. Уңышлы чыкмады. Көн саен игәп җибәрәләр – нәтиҗә юк. Шунда беррәттән ГАИда техосмотр узар өчен медосмотр узып йөри. Дүрт врачтан узган инде. Тагын икәү калган бугай. Шул справкасыз машинаны техосмотрдан уздырып булмый. Машинаның ручной тормозын да каратасы бар. Тормоз эшләмәсә дә уздырмыйлар. Аны каратасы бар берәрсеннән. Көннәр дә җылына алмый. Урамнар пычрак. Температура 3-5 ләр тора. Кичә Әхтәм белән Нурсөя гаражга аккумуляторны алып барып машинаны кабызып карадылар. Майларын алыштырдылар. Тәгәрмәчләрен кабарттылар. Тормозын һәм мичен каратасы калды.

 

Мин соңгы вакытларда бераз шигырьләр язгаладым. Кәефләр дә шәп түгел. Эшләү авыр. Килгән газета-журналларны уку да күп вакытны һәм көчне ала. Татар телендә чыккан бөтен газета-журналларны: «Казан утлары»н, «Азат хатын», «Ялкын» журналларын; газеталардан «Соц.Татарстан», «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарын; рус телендә «Литературная газета», «Волга», «Новый мир», «Аврора», «Дружба народов» һәм тагын әллә никадәр. Аларның бөтенесен хәрефтән-хәрефкә укып булмый, әлбәттә. «Иностранная литература» журналы белән «Литературная газета»ны тулаем диярлек укып барам. Соңгы елларда Африка язучылары роман жанрында көчәеп киттеләр. Аларны укымый булмый. Башка язучыларны уку язучы өчен файдалы һәм кирәкле гамәл. Алар аша дөньяның сулышын тоясың.

 

19 апрель. Менә берничә көннән язучылар съезды. Мин бара алмамдыр инде. Озак утырып булмый. Аннары әйдә барыйк дип кыстаучы да юк. Гомумән, минем дөньяда бармы-юкмы икәнлегемне белүче юк. Һәр язучы үзе белән генә мәшгуль. Һәркем үзе генә бөек. Рәшит тә юбилей китабын әзерләп ята, керергә вакыт таба алмый. Сөйләшергә телефон юк.

 

3 май. Соңгы елларда кыр казларының тезелешеп киткәнен дә, кайтканын да күргән юк иде, менә, ниһаять, быел күрергә туры килде. Бакчада раскладушкада ята идем, ниндидер ят авазлар ишетеп күккә карасам, күп булып кыр казлары очып бара. Нишләп алар бер дә безнең тирәгә төшмиләр икән? Үрдәкләр безнең кырыйдагы күлгә оялап бала чыгаралар бит. Быел кышын безнең турдагы камышны кемдер урган, үрдәкләр дә, башка кошлар да ояламас. Болай күл тирәсен әйләнеп очып йөриләр үзләре. Теге як ярда булса да оялары бардыр, күрәсең. Безнең күңелебезгә матурлык өстәр өчен курка-өркә булса да монда оя корып яталар бит алар. Ә көз җиткәч, мылтыклы кешеләр шуларга ата. Бер уч ит дип бит. Җылы якларга китәр өчен төркем-төркем очып йөрүләрен карау да ни тора.

 

4 май. Тормыш гел уңышсызлыклардан гына тора башлады. Бер генә эш тә без дигәнчә булмый. Кичә антенна куйдырган идек. Хәтта шул пүчтәк тә эчне пошыра торган булды. Нәрсәдер пытырдап утыра, телевизорда төрле шытырдаулар. Көндез Нурсөя почтага барып бик каты кәефсезләнеп кайткан иде. Тәки журналларны бирмиләр инде. Һәр санны кабат-кабат барып талашып кына алмалы. Баргач та, әле ул номер килмәде, яңадан килерсез дип кенә җибәрәләр. Главпочтамтка да шалтыратып карадык, газетага да язып карадык – файдасы тимәде.

 

8 май. Гел күңелсезлекләр эзәрлекли. Бүген Нурсөя машинаны гаражга илтергә киткән иде. Юлда моның машинасын арттан килеп берәү бәргән – машинаның сул яклап арты яртылаш изелгән. Капоты ачылмый, двигателенә дә нидер булган. Бәрдергән шофер качкан. Шунда күрүчеләр номерын әйткәннәр. Нурсөя шул ватык машинасы белән ГАИга киткән. Анда 3-4 сәгать торып кайтты. Әле менә кичке тугыз, тагын ГАИга китте. Теге бәргән машинаны эзлиләр бугай. Нишләптер Нурсөянең дә правасын алып калганнар. Ярый Нурсөянең үзенә зыян килмәгән инде.

 

Кич, дөресрәге төнлә, яңадан ГАИга барып кайтты. Теге шоферны тапмаганнар. Мөгаен, ул исерек булгандыр, үзенең исереклеген белгертмәс өчен качкандыр. «Каблук» дип аталган «Москвич» бәргән. Икебезнең дә кәефләр шәптән түгел, җәй буе беркая чыгып булмас инде. Машинаның арты бөтенләй яньчелеп, эчкә кергән. Төзәттерергә техобслуживаниегә илтсәң, анда берничә ай ятачак. Әле яңадан ГАИга ике көннән килергә кушканнар. Анда экспертизага, ягъни машинаның ни дәрәҗәдә ватылганын ачыкларга кирәк икән. Соңгы елларда машинаны страховать иткән дә юк иде. Расхутыннан да бигрәк мәшәкате. Болай да һәр минут санаулы чакта. Техобслуживаниедә бөтен машинаны чишендерәләр инде, әлбәттә. Машина яңа иде бит әле. 5600 км гына йөргән. Бу соңгы вакытларда килгән бәхетсезлекләрне санап бетерә торган гына түгел. Иҗат эшенә вакыт калырлыкмени монда. Җәй буе өйдә ятылса, кышка ничек көч җыярга?

 

14 май. Кичә Нурсөя ГАИга барып правасын алып кайтты. Теге безнең машинаны бәргән машинаны тапканнар. Валерий Успенский дигән бәндә икән. Кичә теге ДТПны тикшерү булган. Безне бәрдергән шоферга берни дә булмаган. Башыннан сыйпап, «Син бераз саграк йөр инде», — дип җибәргәннәр. Хәзер безнең машинаны кем төзәтә инде, дигәч,  судка биреп карагыз, гаепледән тиешле бәясен тотып калырлар, бәлки, дигәннәр. Төзәттерү бер 500 сумнарга төшәр дип әйткәннәр иде караган кешеләр. Ә минем ел буе беркая чыга алмыйча өйдә ятуымны ничә сум белән бәяләргә? Әгәр без бәрдергән булсак, безне бугаздан алырлар иде әле. Аннары бик сәер бер нәрсә: безне бәрдерүче кеше ял көнендә хөкүмәт машинасы белән үз мәнфәгате өчен йөргән. Шуңа да карамастан, китерелгән зыянны ул шофердан түләтмәячәкләр икән, судка биргән очракта да зыянны безгә ул эшләгән контор түләргә тиеш икән. Нурсөягә бу хакта ГАИда шулай дигәннәр. Моннан да ахмаграк законны уйлап табарга да мөмкин түгелдер хәтта. Киресенчә, хөкүмәт машинасын үз мәнфәгате өчен файдаланганга икеләтә түләтергә иде. Ул бит хөкүмәт машинасын да ваттырган.

 

Бүген Нурсөя электричка белән бакчага китте. Кыярлар, редискаларны полиэтилен белән каплап калдырган идек, янып яталардыр. Су сибеп, өсләрен ачып калдырырга куштым.

 

Телефон кертмиләр. Әллә голодовка игълан итеп карарга инде. Газетага хәбәр җибәрәм дә, шушы минем хәбәрне газетагызда бастырып чыгарганнан соң бер ай эчендә телефон кертмәсәләр, ачлык игълан итәм дим. Башта врачларны чакырып китерәм, ачлык игълан иткәнче сәламәтлегем нинди булуын һәм ачлыктан соң нинди булуын алар рәсми рәвештә расласыннар. Шуның нәтиҗәсендә үлеп китсәм, минем үлемемдә ГТС начальнигын гаепләгез дип язып калдырам. Чөнки безнең йортта телефон кертер өчен бөтен шартлар бар. Кабель сузылган. Һич югы элекке номерымны бирсеннәр. 100 метр чыбык сузып кертергә генә кеше табачакмын мин. Расходын да үзем түләячәкмен. Бу хакта ныклап уйлап карарга кирәк булыр әле. Инвалидларга чиратсыз кертергә дигән закон бар. Чират белән керткән очракта да бу йорт буенча мин беренче. Техник мөмкинлек бар. Законны үтәмәгән өчен нишләп аларга бернинди дә җәза юк соң? Җәзага тартылмагач, законы нигә?

 

15 май. Бүген Мәскәүдән Щекачев килеп чыкты. Озак кына югалып торган иде. Кайчандыр минем шигырьләрне тәрҗемә итеп йөргән иде, үзе дә шигырьләр яза. Хәзер кайда эшләгәнен дә төгәл генә әйтми. Бәлки, эшләмидер. Утырып та чыкты бит. Ике банка балык консервысы алып килгән бу. Менә Мәскәү күчтәнәче, ди. Чәйләр эчеп китәргә кузгала башлагач, минем материаль яктан авыр вакыт иде, теге консервылар өчен акча бирерсез инде, ди. Бирдек. Сәп-сәламәт кешеләр шул хәлгә төшеп йөрсеннәр инде. Нәрсәдән соң бу? Эш хаклары шулай әзме? Кешенең үзеннәнме? Юньләп эшләмиләрме? Аптыраган. Гомерләрен, тазалыкларын әрәм итеп йөриләр. Ә бит талантлы, югары белемле кеше. Минем шигырьләрне тәрҗемә итеп «Комсомольская правда»га яшь шагыйрьләр конкурсына ул илтеп биргән иде. Русча тәрҗемәләрем «Литературная Россия», «Волга», «Старшина-сержант» кебек газета-журналларда аның тәрҗемәсендә басылды. Русча чыккан күмәк җыентыкларда да аның тәрҗемәләре. Ул рус телендә минем шигырьләрне аерым җыентык итеп чыгарырга хыялланып, минем йөздән артык шигырьне тәрҗемә итеп, үзебезнең китап нәшриятына илткән иде. Китап нәшриятында Марс Шабаев баш редактор булып эшләгән чак. Ул, ни өчендер, Виктор Щекачевны яратмый иде. Барлык тәрҗемәләренә «халтура» дигән мөһер сугып, китапны чыгартмады. Мине дә: «Руслар өчен син беркем түгел, татарча яз, татарларга яз», — дип сүгеп ташлады. Шуннан соң мин тәрҗемәгә суындым. М.Ш.ның һәрбер сүзен мин закон кебек кабул итә идем. Ялгышымны соңрак аңладым. Рус матбугаты һәм укучылары мине онытты.

 

18 май. Бүген бу фатирга күчкәнгә ике ай. Бөтен җире йә җимерелә, йә коела. Рәхәтләнеп ремонтлыйсы бар. Линолиум юк, буяулар юк, эшләтергә кеше юк. Якынча гына исәпләсәң дә, ремонт эшләре 1500гә төшәчәк.

 

Менә бүген машинаның ватык җирләрен эксперт карап акт төзегән. Төзәттерер өчен 420 сум кирәк икән. Ләкин судка бирсәң, күпме мәшәкать.

 

20 май. Үзебезнең районның райком секретаре Мәүлетхуҗинга: «Машинам ватылды, монда автосервиста бик зур чират, анда районда гына төзәттереп булмасмы?» – дип язган идем. Хатны салып ике көн узуга телеграмма килде. «Кайт, эшләтербез», — дигән. Машинаны кем белән һәм ничек алып кайту турында уйлыйсы гына калды.

 

24 май. Якшәмбе көнне бакчага барып кайттык. Ватык машина белән. Бик шатыр-бытыр килеп кенә эшли. Көн җылы иде. Бакчаның матур вакыты. Бөтен нәрсә шау чәчәктә. Тюльпаннар, сиреньнәр.

 

Дүшәмбе көнне суытып җибәрде. Кичә кар яуды. Бер градус салкын иде. Өч көн инде салкын тора.

 

Нурсөя һаман шул суд эшләре артыннан йөри. Әле машинаны төзәтә башламаган, күпме расхут чыкты инде.

 

Юристконсультка барды – 3 сум.

 

Судка заявление яздырып кайтты – 7 сум.

 

Ни өчендер госпошлина – 8сум 50 тиен.

 

Автоэксперт чакырту – 42 сум.

 

Әле тагын нотариуска барырга кирәк булачак икән. Мин судка үзем барып йөри алмагач, минем исемнән Нурсөягә суд эшләрен башкарырга нотариустан раслатылган доверенность кирәк икән. Бүген Нурсөя заявлениене алып судка китте, доверенностьтан башка гына. Нәрсә дип җибәрерләр. Әй бездә кәгазь волокитасы күп тә инде. Машинаны йөртергә доверенносте булгач, шуның белән бөтен эшләрне карарга тиешләр дә бит югыйсә. Шушы болганышлар аркасында авылга кайту соңарды.

 

17 май. Бүген язучыларның съезды. Мине съездга алып бару турында уйлап караучы да юк хәтта...

 

Ачның хәлен тук белми диләр бит. Моңа кеше арасына чыгып йөрү кирәк дип уйлап караучы юк. Нурсөя гарьләнеп елап утыра. «Елама, мин әйтәм, алар синең күз яшеңә торырлык түгел». Съездга барасы булыр дип кичә икебез дә әйбәтләп юынып, өс-башларны әзерләп куйган идек. Кичә юынырга кайнар су юк иде, сулар җылыта-җылыта юындык. Бүген иртүк торып костюм-чалбарларны кидем. Көне дә матур, кояшлы. Съездда берәр тәнәфескә кадәр утырырмын, тәнәфестә кешеләр белән сөйләшеп йөрербез дип уйлаган идем. Нурсөя алдында кыен. Үз иптәшләрең шулай синең авторитетыңны төшереп йөргәч, башкалардан нинди мәрхәмәт көтәсең. Гарьлектән үләсе килә хәтта, Нурсөягә генә сиздермәскә тырышам. Ул болай да бүген көне буе аңга килә алмый йөри.

 

18 май. Кичә съездның бер көне узды. Шундый-шундый хәлләр булды дип килеп сөйләүче юк. Сәламәт кеше булсам, бу блокнотка съезд тәэсирләрен язып барган булыр идем, хәзер үпкә сүзләре теркәп барырга кала. Шулай итеп, авыру икәнеңне һәртөрле хәлләр белән сиздереп торалар. Якын дусларның хыянәте аеруча авыр. Ә бит шунда утыручыларның (хәтта президиумда утыручыларның да) күбесе минем кадәр әйбер язмаган. Язганнарының да күбесен халык укымый. Гел кимсенеп яшәү туйдырды. Никадәр генә үз-үзеңә мин дә башкалар кебек дип тукыма, тормыш берәр яктан китереп бәрә дә, синең башкалар кебек түгеллегеңне аңлата. Мин инде урамда мине белмәүчеләр турында әйтмим. Белгән, кырыеңа килеп йөргән, табыныңда чәеңне эчкән кешеләрнең шулай санламавы рәнҗетә. Нинди генә үзгәртеп корулар ясасаң да, кеше күңелендәге кешелексезлекне кубарып ташлап булмыйдыр, күрәсең. Съезддан кайткач бер-ике сәгатькә кереп утыра алмыйлар идеме? Берәү белән аралар 50 метр гына, икенчесе тагын да якынрак юкса. Үзе бит әле минем иҗат портретын язмакчы булып йөри. Иҗат портретын язар өчен әз генә булса да язучының үзен дә белергә кирәктер бит.

 

Бүген съездда докладлар буенча фикер алышулар барадыр. Бәлки, кызык фикерләр әйтүчеләр дә булыр. Кызык кына түгел, кыю фикер әйтүчеләр булырга мөмкин. Бу үзгәртеп корулар кешеләрне кыюландырып килә. Безнең буын артыгын озак йоклады. Уянырга да озак вакыт кирәк булачак. Әле аның яшь буыны да без тәрбияләгән буын бит. Алар да сүз әйтер өчен башта як-ягына карарга өйрәнгән. Әгәр өр-яңадан дөньялар үзгәреп китсә, бүген кыю сүз әйтүчеләр иртәгесен башын иеп гафу үтенергә бармаслар дигән гарантия юк. Гомумән, бездә хәзергә бернәрсәгә дә гарантия юк.

 

19 май. Кичә Әхтәм Сатеев язучылар съездында гауга күтәргән. «Нигә Фәнис Яруллин бу съездда юк? Нигә алып килүне оештырмадыгыз?» – дип сорау биргән. Т.Миңнуллин: «Без аны менә хәзер алып киләбез, председатель сайлаганда», — дигән. Бер тәнәфес үткәч, Әхтәм тагын, нигә алып килмисез, дип тавыш күтәргән. Ләкин Әхтәм дә анда артыгын кыланган бугай. Усмановтан: «Татарстанга АЭС төзергә син рөхсәт биргән дип әйтәләр, дөресме шул?» — дип сораган. Усманов озын итеп җавап бирергә тотынгач, Әхтәм аны: «Кыскарак тот», — дип туктаткан. Мин сезгә ышанмыйм, дигән. Обкомның беренче секретарена шулай дип әйтү күпләргә ошамаган, Әхтәмне съезддан чыгаруны тавышка куйганнар. Күпчелек тавыш «чыгарырга» булган. Берничә кеше генә каршы килгән. Әхтәмне куып чыгаргандай чыгарганнар. Соңыннан Әхтәм янына Усманов, Шәймиев, Мостаевлар килеп, кая, синең нинди фактларың бар безгә каршы, дип, моны кыса башлаганнар. Мин сезгә караганда Наумовка ныграк ышанам. Ул фактларны «Народный фронт»та әйтте, дигән Әхтәм. Наумов дигәне «Веч.Казань» корреспонденты икән. Усмановлар, фактларны табып китер, дип моны кыса башлагач, хәзер шундый вакыт җитте, үзегезнең гаепсезлегегезне исбат итәр өчен сез үзегез халыкка барырга тиешсез, дигән Әхтәм. Болар обкомга кадәр бергәләп кайтканнар. Әхтәмнең адресын язып алганнар. Претензияң булгач, нигә моңарчы обкомга килмәдең, дигәннәр. Мин әллә ничә тапкыр килдем, кабул итмәдегез, дигән Әхтәм. Шулай итеп, шактый тавыш кубарган инде ул анда.

 

20 май. Рәшит кереп съездда булган хәлләрне сөйләп чыгып китте. Председатель итеп Ринат Мөхәммәдиевны сайлаганнар икән. Председательлеккә кандидатлар күп булган. М.Мәһдиев, Р.Харис, Р.Вәлиев, Р.Фәйзуллин һәм Т.Галиуллин. Тәлгать үз кандидатурасын үзе алган. Иң күп тавышны Р.Фәйзуллин белән Р.Мөхәммәдиев җыйган. Соңыннан икесенең арасыннан Р.Мөхәммәдиев җиңеп чыккан. Нәшрият директоры постыннан җайлы котылган. Анда бит эш эшләргә кирәк. Ә Союз председателе бернәрсә өчен дә җавап бирми. Почет зур, депутат булу мөмкинлеге бар. Эш хакы шәп. План үтисе юк. Обкомга чакырып, нигә язучыларыгыз начар яза дип сүкмиләр. Зам. һәм секретарь итеп кемнәрне алыр икән? «Казан утлары»нда Р.Харис калган. Харис белән Мөхәммәдиев дуслар бугай, бәлки, йөкне бер яккарак өстерәрләр...

 

Ринат Мөхәммәдиев, әлбәттә, эшне нечкәрәк эшләр. Ул бик йомшак кына итеп, еракка карап үз теләгенә ирешә торган кеше. Бәлки, председательлеккә шундый кеше кирәктер дә. Прозаик буларак әйбәт кенә үсеп килә. Тәнкыйтьтә әллә ни тирәнгә керә алмаган иде. Бәлки, ул анда үзенең йомшаклыгын сизгәндер дә. Аннары шунсы да бар: тәнкыйтьчене бит әле язучы дип санамыйлар. Тәнкыйть китабын кем укый инде аны? Язучы булып танылсаң шәбрәк бит. Ринат хәзер хут алды. Повестьлар язды, ниһаять, роман! Язган әйбереңне шунда ук басарга торсалар, яхшы якларын күрергә тырышсалар, әсәрләр языла бит ул. Бер уңыш икенчесен тудыра. Язсыннар, әлбәттә. Яза алганда, эше уңайга барганда язучы язарга тиеш. Яза алмаганын сизсә, туктарга да ярый. Ләкин күбесе үзләренең күптән яуланган исемнәрен үтереп үләләр. Үзеңнән алда исемең үлсә, язучы өчен иң яманы шул инде.

 

24 май. Узган якшәмбедә бакчага барган идек. Җәүдәт Дәрзаманов кереп утырды. Съезд хәлләре турында сөйләде. Илдар Низамов та бераз ул хәлләргә кагылып узды. Әхтәм Сатеевны Илдар Әфганнан кайткан егет дип уйлый икән. Шуңа ул бик кыю чыгыш ясады, ди...

 

«Вечерняя Казань» газетасының 22 май санында Юрий Афанасьев дигән тарихчының бик шәп мәкаләсе чыккан. Ул анда Маркска, Ленинга да кагыла. Һәм бик ышандырырлык дәлилләр китерә. Ленинның: «Империализм – капитализмның иң югары һәм соңгы стадиясе» дигән концепциясенең расланмавын әйтә. Капитализм соңгы елларда нык үсте, демократия юлында яңа адымнар ясады, ди. Ә социализм киресенчә бар яктан да таркалуга барды, ди.

 

9 август. Менә тагын көзгә килеп кердек. Җәй сизелми дә үтте. 29 май көнне ватык машинаны авылга алып кайттык. Тагын шул Әхтәм Сатеев белән. Нурсөя Казанда калды. Райком секретаре үзе чакыргач, кочаклап алыр инде дип көткән идем. Каршы алу түгел, янга да килмәде. Аның сүзләре чыш-пыш булып чыкты. Йөри торгач, төзәтә белүче кешеләр табылды тагын.

 

Дәвамы киләсе саннарда

Фәнис ЯРУЛЛИН
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

Фикерләр

№10 (794660) / 04.02.2012 12:06:02

Фәнис абыйның күргәннәре...
Врачлар кулына калырга язмасын.Үлмәс җиреңнән теге дөньяга китәрсең,булышырлар.
Язучылар сьездына да килеп алырга хәлләреннән килмәгән,телефон куйдыра алмыйча җәфаланганын укыгач,күздән яшьләр килде.

№9 (794587) / 03.02.2012 18:54:23

Фәнис абый Яруллин, үрнәк булды инде безгә барыбызга да. Урын җир өстендә иҗат итеп, бик күпләрне сөендерде, әсәрләре белән...Үрнәк алыгыз халык, яратыгыз үзегезне, туганнарыгызны, яратыгыз дөньяны..Нинди генә авыр көннәр булмасын бирешмәгез.
Ә Нурсөя ханымга Билләһи хәйкәл куерга кирәк, күктән төшкән фәрештә ич ул..

№8 (794500) / 03.02.2012 15:06:00

Иркә, 

№7 (794496) / 03.02.2012 14:56:01

Чынлап та татар хатынына һәйкәл инде бу көндәлекләр.

Татарны фәлән саклады, татарны төгән саклап калды диләр. Татарны татар хатыны саклады,күпчелек хатыннар язмышы бу. Үземнең әниемне дә шулар рәтенә кертеп була. Бот төбеннән аяксыз инвалид белән 4 кыз үстерде.Әти без кызыл балчыктан бәрәңге казыганда, аны ташыганда сукмакта тәмәке тартып кына ята иде.

№6 (794440) / 03.02.2012 13:08:06

укучы,килешәм, шигырьләре кебек җырлап торган стильдә язылмаган. Аның тормышы да ак һәм кара бүлекләрдән тора шул:имгәнүгә кадәр узган елларын "ак" дип атасак, соңгы еллары "кара" дип аталырга хаклыдыр...
Миңа бу көндәлекләрнең язылу максаты анык кына билгеле түгел, әмма Фәнис абыйның рәнҗүле җан авазы бик күпләрне "тагы ниләр укырбыз анда?" дип тетрәндереп торадыр.  

№5 (794432) / 03.02.2012 11:09:23

Тан йолдызына: Нурсоя ханым чынлап та куктэн тошкэ жандыр ул, шаккатам анын хакында укып.

№4 (794429) / 03.02.2012 10:59:08

Тормыш иптэше фэрештэ.

№3 (794425) / 03.02.2012 10:26:22

Яхшы язучы гына тугел, яхшы кунелле кеше булган Яруллин - эсэрлэре дэ, кондэлеге дэ моны исбат итэ.

№2 (794419) / 02.02.2012 22:58:34

Бөтен кухня күз алдында

№1 (794400) / 02.02.2012 20:58:06

Фэнис абыйнын эсерлерен бик яратып укыйм, э бу язма тормышнын ачы чынбарлыгын курсетеп язса да кабул итерге бик авыр...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом