|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2012 Җәмгыять
Кысыр хәсрәт, яки Ришвәтчелек дигән спектакльМенә инде ничә көннәр ТНВ каналындагы яңалыклардан Югары Осланның элекке хакиме Александр Тимофеевка карата чыгарылган суд хөкеме – 300 миллион сум штраф түләтергә дигән хәбәрне ишеткәннән бирле, әни җанына тынгылык тапмый. Көненә берничә мәртәбә: “Ни хәлләр түләр? Гаиләсе нишли икән? Йортсыз-җирсез кайда яшәрләр? Гомере буе түләсә дә, түләп бетерә алмый бит инде ул аны”, – дип кабатлый. Нинди анда гаепләү! Нинди анда, шул кирәк, шәп булган, ришвәт алмас, дию! Йөрәге белән жәлли, чын- чыннан кайгыра! Ул сораган, әйткән саен: “Әй, әни, кысыр хәсрәт белән җаныңны талкыма әле, алар син-мин уйлаганча мескен дә, хәерче дә түгел. Өен түгел, бер бүлмәсен генә алалар, бер машинасы һәм машина кую урыныннан тыш бер генә мөлкәтенә дә, банклардагы байлыкларына да арест салынмады бит”, – дип күпме аңлатсам да, бераздан тагын Тимофеев һәм аның гаиләсе исенә төшә. Хәтерсез, зиһенсез булганга мин әйткәннәрне онытуы түгел. Кеше хәсрәтен дә үзенеке итеп кабул итү авыл кешесенең канында булганга гына да түгел. Тиеннәр, сумнарны санап-исәпләп тоткан, көненә өчәр эшкә барып, фәкать хәләл кул көче белән тормыш алып барган, бүгенге меңнәргә (иң күп дигәндә ун мең сумлык пенсиясенә дә!) ияләшә алмыйча, 10-100 сумнарда “катып” калган олы буын мондый акчаның кем өчендер бер төчкерек булуын, иң җиңел хөкем булуын аңлый да, кабул итә дә алмый шул. Бер имза сырлаган яки штамплаган өчен фәләнчә миллионнарны кесәсенә салырга күнеккән югары сорт вәкилләре туплаган реаль байлыкның, уңнан-сулдан кергән еллык керемнең күләмен алар фәкать үзләре генә белә яки үзләре дә белеп бетермидер. Суд залыннан чыгуга ук Тимофеев та тикмәгә генә елмаймагандыр, эченә “җаны” тикмәгә генә кабат “кермәгәндер”.
Дөресен әйтим, ришвәт алып “эләккән”, югары дәрәҗәләреннән, кәнәфиләреннән, кайбер очракларда ирекләреннән үк колак каккан бу категория кешеләрне мин үзем дә жәллим. Барысын югалтулары өчен түгел. Ил күләмендә чәчәк аткан ришвәтчелекнең сайлап алынган санаулы корбаннарына, аңа каршы игълан ителгән көрәшнең күрсәтмәлелек очрагына әйләнүләре өчен жәллим. Бөтенесе шулай кылана, санаулы кешеләр генә җавап тота дип җаным әрни. Әлеге очракларның гадел, чиста булуына да ышанып бетә алмыйм, чөнки кайчандыр бер команда булган, уртак бизнеста колачлап йөзгән кешеләрнең берсен-берсе сату, батыру очраклары күпме. Башкалар уңышын күралмаучыларга, көчле конкурентыннан котылырга теләүчеләргә (башкасын булдырмасак та, аяк чала гына беләбез) һәм башка шуның ише үч алуларга юл ачты кебек бу көрәш. Кыскасы, без хак юлда дип ышанып булмый. Дөрес, шушы кадәр сазлыкка чумган ил тиз генә ришвәтчелекнең тамырына балта чабар дип ышану беркатлылык булыр иде. Тик ниндидер нәтиҗә, ышаныч булсын өчен сайланган юлның дөреслеге дә кирәк бит әле. Ә дөрес юлдан китү өчен әйдаманнарның, ягъни юл күрсәтүчеләребезнең дөрес, чиста булуы кирәк. Ә бездә ничек: ришвәтчелеккә каршы көрәшне оештыруда ил күләмендә икенче урындагы җаваплы кеше үзе үк ришвәтче булып чыкты! Чылбыр системасы яшәгән, “крыша” өстендә “крыша” булган бу илдә кул кулны юачак та юачак, тиз генә тәртип булмаячак әле. Чөнки аларга шулай рәхәт!
Күптән түгел үзәк каналларның берсендә балда-майда йөзгән, ришвәт белән “эләккән” Мәскәү түрәләренең яшәү шартлары белән таныштырдылар. Үлмәскә, мәңгелеккә килгән кебек кыланганнарын күреп, бер мәлгә хәтта аптырап каласың: болар нәрсәгә кирәк? Берсе үзенең хан сараена килгән кунаклар адашмасын өчен (шуннан йортның мәйданын, зурлыгын чамалап була) фотосурәтләр белән буклетка кадәр ясаткан. Күләме дә шактый калын. Авыл районнары үзләре турында чыгарган белешмә-китапчыклар ише генә түгел. Репортерлар анысына түгел, ишегалдындагы төсле фонтаннарга шаккаткан булып чыкты. Стеналар исә кыйммәтле ташлар, кыйммәтле җәнлек мехлары, тагын әллә ниләр белән бизәлгән. Идән-түшәмнәр дә гадәти генә түгел. Кыскасы, күргәннәрне язып-сөйләп, иң мөһиме, мондагы байлыкны чамалап, санап бетерә торган гына түгел. Бер түрә шушылай кыланганны (бу бит әле аның бер йортында гына шушы кадәр дәүләт, ә алар һич кенә дә бер йорт белән генә канәгатьләнә белми, әнә бит шул ук тапшыруда тагын берсенең таякка таянып, көчкә йөри торган әтисе исеменә Мәскәүнең иң элиталы районындагы күпкатлы йортның тулы бер катын – алты фатирны рәсмиләштерүен күрсәттеләр – шуннан исәпләп карагыз), ил буенча алганда йөз меңнәрчә түрәләр кулында нинди акча әйләнүен хәтта чамаларга да мөмкин түгел. Бай илдә яшибез дип сөенсәк кенә инде. Тик байлык кына аерым кешеләр кулында. Һәм күбесе хезмәт белән түгел, әлеге дә баягы ришвәтчелек ярдәме белән барлыкка килгән байлык. Берән-сәрән кулга алынган күрсәтмә ришвәтчеләр белән күз буяп кына монда нәрсәдер үзгәртеп булырлык түгел. Бу чиргә азу ярырга мөмкинлек бирдек, вакытында чара күрмәдек. Шулай да, миңа калса, теләгән кеше илдә тәртип урнаштыра ала. Моның өчен Сталин режимын кайтарырга да, кемнәрнедер атып үтерергә дә кирәкми. Теләк кенә кирәк!
Ә бүген әле өстәгеләр бик тырышып безнең алда ришвәтчелеккә каршы көрәш спектаклен уйный. Шәп уйныйлар. Ышанабыз, жәллибез, үзебезнең бөтен проблеманы онытып, алар турында гына сөйләшәбез. Боларның барысы да кысыр хәсрәт булуын бер аңларбыз да...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|