поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2012 Экология

Кәгазь җыеп баеп буламы?

Без мәктәптә укыганда макулатура, каен һәм нарат бөресе җыю бик популяр иде. Укытучылар кушкач, кая барасың: күзгә нинди кәгазь күренә – бөтенесен дә мәктәпкә ташыйбыз.

СССР таркалган гына чак, партия белән бәйле булган, Ленин рәсеме төшкән бик күп китаплар ул вакытта безгә нык ярдәм итте. Дөрес, моның өчен акча түләмиләр иде. Мәктәп, шул макулатураны тапшырып, төрле бәйрәмнәр уздыру өчен бүләкләр, хәтта магнитофонга кадәр алды. Шушы макулатура аркасында, мәктәптә бездән бер тиен дә акча җыймадылар, ашханәдә дә бушка тамак ялгадык.

 

Хәзер заманалар үзгәрде, җыючылар тимер-томыр, иске аккумуляторларны үзләре килеп алып китә, хәтта машинаңнан салдырып алырга да күп сорап тормыйлар. Ә макулатураны уйлап биргән кеше дә юк... Җыйсаң да аны кая куясың? Казанда гомере буе яшәгән кеше дә аны кая тапшырасын белми. Ә бит ул азмы-күпме акча эшләү юлы да. Өстәвенә башкаланы чисталыкта тотарга да ярдәме тияр иде.

 

Шулай да башкалада макулатура җыю һәм аны эшкәртү юнәлешендә эшли торган өч предприятие бар. Болар – «Идел буе экология компаниясе» («Поволжская экологическая компания»), «Идел буе экологиясе» («Экология Поволжья») һәм «Татвториндустрия».

 

Макулатура тапшырам дигән кешегә аларның адреслары: Журналистлар урамы, 31 нче йорт (Вьетнам базарыннан ерак түгел); Декабристлар урамы, 33 нче йорт; Җиңү Проспекты, 18 нче йорт («Тугызынчы микрорайон» җәмәгать транспорты тукталышы); Колхоз базары; Кол Гали урамы, 8; Гадел Кутуй урамы, 94; Васильченко урамы, 12/4 (Мусин урамындагы мәчет каршысында); Краснококшайск урамындагы базар (Киров районы).

 

Бу санап кителгәннәр әле Казандагылар гына. Чаллы, Әлмәт һәм Чистайда да мондый предприятиеләр бар.

 

Бүгенге көндә, бер тонна картон тапшырсаң, 1600 сум түлиләр, газеталарга – 2200 сум, журналлар, офис кәгазьләре, каты тышы «умырып» алынган китапларга 2700 сум бирәләр. Ничек итеп тапшыру юлы җыючыдан тора. Кайбер макулатура җыючы оешмалар, чимал биш йөз килограммнан артык булганда, үзләре бушка килеп алып китә, икенчеләре исә алып киткән өчен 200 сум сорый. Берничә дистә килограмм гына тапшырсаң, 1 килограммын 1-1 сум 50 тиеннән алалар. Бу әле үзең алып барып тапшырган очракта. Өстәвенә 36 килограммнан да кимне илтергә ярамый булып чыга, чөнки җәмәгать транспортында анда барып кайту 36 сумга төшә.

 

Макулатура җыю эше Татарстанда начар оештырылган. Кайбер мәктәпләрдә сирәк кенә, елга бер тапкыр акция уздырыла. Ә аны һәр чирек саен бер тапкыр уздырсаң яки һич югы ярты елга берәр тапкыр оештырсаң, күпкә әйбәтрәк булыр иде. Алда санап үтелгән фирмаларның берничәсе аерым мәктәпләр белән хезмәттәшлек итә, балаларга шул берәр Мактау кәгазе бирсәң дә күңелләре була.

 

Казан йортларындагы һәрбер подъездда реклама газеталары, сайлау кампаниясе вакытыннан ук калган агитация материаллары «буа буарлык». Ә бит йөз килограмм макулатураның (әгәр ул газета булса, илле дүрт килограмм) бер агачны саклап калуын истә тотсак, чүп-чар кәгазьләрне җыеп тапшырып, без гектарлаган урманны саклап кала алабыз!


Азат ЮСУПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»