|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2012 Мәгариф
Реформалар чытырманлыгында, яки Бердәм дәүләт ялганыВладимир Путинның ил буйлап сәяхәте дәвам итә. Очрашулар һәм киңәшмәләр вакытында булачак Президент алдында ил өчен мөһим булган мәсьәләләр күтәрелә. Билгеле, Россиядә проблема булмаган өлкәне табу кыен, шуңа да җәмәгатьчелек тарафыннан күпкырлы мәсьәләләр күтәрелүе гаҗәп түгел. Тик проблемаларның кайберсе аеруча еш кабатланып күтәрелә. Бу аңлашыла: авырткан җирдән кул китми, гел сыйпап торасы килә сызлавыкны. Кызык як шунда: россиялеләрне иң нык сызлата торган сызлавык ул – гап-гадәти мәктәп имтиханы. Путинның футбол фанатлары вәкилләре белән очрашуы вакытында спорттан шактый ерак торган БДИ мәсьәләсе күтәрелүе һәм премьер-министр авызыннан афоризм булып чыккан җавапның мәгълүмат кырында зур дулкыннар кузгалтуы мәктәптәге чыгарылыш имтиханының чынлап та авырткан җир булуын тагын бер кат дәлилләде. Ә бит имтиханның бу формасы эксперимент рәвешендә кертелә башлаган елларда ук аның буш нәрсә, эффектсыз чара икәнлеге киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм иде, халык аңа башта ук бердәм дәүләт ялганы дип исем кушты (единый государственный обман) һәм яңа имтиханның ни белемнәр тикшерүдә объективлыкка китермәвен, ни ришвәтчелеккә каршы чара булмавын аңлау өчен махсус белемле аналитик булырга кирәкми иде. Моннан җиде еллар тирәсе элек “Ватаным Татарстан”да мин үзем язганмын: “Соңгы елларда вузга кабул иткәндә гигант масштабларга җиткән әшнәлек һәм ришвәтне БДИ сертификаты төртеп егар дип ышану артык беркатлылык булыр иде. Моның өчен Россияне бөтенләй белмәскә кирәк. Мондый очракларда безнең урыс агай: “голь на выдумки хитра”, – дип әйтергә ярата”.
Тормыш бу сүзләрнең хаклыгын расламый кала алмый иде. Инде хәзер, 2012 ел җиткәч, БДИга экспертларның бәясен карыйк. Россиянең Көньяк халыклары форумында бу мәсьәлә тагын бер тапкыр күтәрелгәч, Путин үзе дә “кайбер абитуриентларның БДИ күрсәткечләре белемнәреннән югарырак булуы” белән килешергә мәҗбүр булды. Кайбер абитуриент дигән сүзләр бу очракта колакка йомшаграк булсын өчен генә кулланылганын аңлау кыен түгел. Бу “сайлауда аз гына фальсификацияләр булды” дип әйткән шикеллерәк. Монда кайбер абитуриентлар вузга реаль күрсәткечләр белән килә дип әйтсәк, хакыйкатькә якынрак булырбыз. Югары икътисад мәктәбенең мәгарифне үстерү институты директоры Ирина Абанкина БДИга бәя биргәндә турыданрак яра: “Ә чынлыкта болай килеп чыкты: кем үз көченә таянып, телефон алмыйча, бернинди дә маневрлар уйлап чыгармыйча БДИ бирергә тырышты, шул дуракка калды”.
Инде хәзер БДИ тегермәне аша үтеп вузга укырга кергәннәргә академик Фурсов Андрей Ильичның бәясе белән танышыйк: “Югары мәктәптә 40 ел диярлек укыткан кеше буларак шаһитлык бирәм: бдилаштырылган студентлар мәдәни-мәгърифәти варварлык һәм мәгълүмати фәкыйрьлекне демонстрацияләү үрнәге булып тора. Әгәр соңгы 25-30 ел эчендә мәктәптән чыккан укучыларның мәдәнилек һәм белем дәрәҗәсе акрын гына түбәнәйгән булса, соңгы берничә бдилы ел бу процессны кискен генә түгел, ә катастрофик дәрәҗәдә тизләтте...” Андрей Ильич Мәскәү университетларыннан тыш, Венгрия, Германия, Һиндстан, Канада, АКШ һәм башка илләрнең университетларында лекцияләр укыган кеше, ул студент белән студентны, чор белән чорны чагыштырып бәя бирә ала, шуңа күрә аның бәясенә игътибар итми калып булмый.
Бердәм дәүләт имтиханының белем тикшерүдә нәтиҗәсез икәнлеген Путин да таныды. Россиянең Көньяк халыклары форумында ул кайбер эре вузларда Мәскәү университеты үрнәгендә кабул итү әңгәмәләре уздыру кирәклеге турында фикер әйтте. Бу ни дигән сүз? Бу фикер тормышка ашканда, ике катлы ришвәткә юл ачылачак дигәнне аңлата. Әле БДИ нәтиҗәләре белән генә кабул иткәндә дә кайбер вузлар абитуриентлардан ришвәт сыгуның нечкә технологияләрен инде тормышка ашыра башлады. Моның масштаблы үрнәген Пирогов исемендәге Мәскәү медицина университетында үткән җәйдә күрсәттеләр. Кабул итү әңгәмәләре дә кертелсә, вуз комиссияләрендә тагын өр-яңа ришвәт тегермәннәре корылачак. Моңа шикләнергә кирәкми. Россия бу!
Үткән елгы БДИ җәнҗаллары һәм алардан соң булып үткән вакыйгалар быел алда торган имитиханнарның ни рәвешле буласын фаразларга мөмкинлек бирә. Тәртип бозулар һәм алдашулар тагын да масштаблы булачак, чөнки моңа әйбәт алшартлар әзерләнде. Үткән ел ачылган җинаятьләр өчен беркем дә җәза алмады диярлек. Мәскәүдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан биргәндә тотылган студентларның җәйге каникул вакытында гына уку йортыннан куылып, сентябрьгә вузда яңадан торгызылуы БДИның ачыктан-ачык фарска әйләнгәнен искәртә. Мин укытучыларга әйтәм: алдагы елларда шушы темплар белән барсак, җавапны укучыларыгыз янында басып әйтеп тора башларсыз, имтиханнарга яхшы әзерләнегез, дим.
Мәгарифтә реформалар башланганга инде чирек гасырдан артык вакыт үтеп китте. Совет мәктәбе әле шактый тотрыклы белемнәр бирә иде, вузда ришвәт бирү дә үтә сирәк күренеш иде. Берсен-берсе даими рәвештә алыштырып торган реформалардан соң шул ачыкланды: мәктәп хәзер инде чынлап та реформага мохтаҗ. Тик бу реформаны кемгә таянып үткәрергә? Ничек итеп үткәрергә? Хәзер инде моңа җавап юк. Соңгы фикерне академик Борис Бим-Бад сүзләре белән сиплик: “Безнең мәгариф системасын алыштырырга кирәклеге бәхәссез. Моны гражданнар да аңлый. Моны хакимиятләр дә билгеләп үтә, ләкин алар тарафыннан үткәрелә торган модернизация безнең мәктәпне тагын да зуррак чытырманлыкка куып кертә...”
РӘШИТ ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|