поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.09.2008 Җәмгыять

“СӘЛӘТ” МИЛЛИ ЭЛИТА ТУДЫРА

“Сәләт” турында күп сөйләнә, языла, күрсәтелә. 15 ел элек барлыкка килгән бу хәрәкәт киң колач җәйде. Бүген “Сәләт” аланнары Казанда, Әлмәттә, Биләрдә, хәтта Адлер һәм Прагада да үтә. “Сәләт”тән үсеп чыккан яшьләр катламы барлыкка килде, алар бер мохит булып яши бирә. “Бу – безнең “Сәләт” кешесе!” дип горурланырлык шәхесләре дә бар. Тиз генә башка килүчеләр арасыннан шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны, балет биючесе Нурбәк Батулланы, җырчы Илназ Сафиуллинны, “Саф хисләр” квартетын оештыручы Ильяс Камалны атап була. Үзләренең китап-җыентыкларын да бастырып чыгаралар, узган ел “Җисем” исемле кинофестиваль дә оештырдылар.

“Сәләт” исемле дәүләтне барлыкка китергән  Җәүдәт Сөләймановны бер яктан үтереп мактыйлар, шул ук вакытта тәнкыйтьлиләр дә. Эшләмәгән кешене генә сүкмиләр. Ничек кенә булмасын, Җәүдәт абыйның сайлаган юлы бар. Сәләтле балаларны туплап, үстереп кенә татар милләтенең алга китеше булачак дип саный ул. Алар башкача итеп.

 

– Җәүдәт абый, “Сәләт”нең уникальлеге нәрсәдән гыйбарәт?

 

– Ел дәвамында интеллектуаль олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаганнарны бергә туплау – иң кыйммәтлесе. Моңа кадәр сәләтле балаларны ниндидер бер чарада җыеп, аларны җиңүләре өчен бүләкләү белән генә чикләнелә иде. Ул бәйгеләрдә бер-берсе белән танышып та, аралашып та өлгермиләр. Ә бер-берсенә тиң төрле яшьтәге, төрле төбәкләрдә яшәүче балаларны аланнарда җыеп, интеллектуаль рухи мохит тудыру беренче чиратта аларның үзләренә кирәк.

 

Икенчедән, безнең максат – ул аланнарны кулдан килгәнчә татар итү. Бу бары тик татар телле акыллы башларны җыю түгел. Бездә урыс, чуваш һәм башка милләт балалары да ял итә. Менә шул  интеллектуалларны татар теленә якынайтырга, татарча сөйләштерергә тырышабыз. “Сәләт”кә андыйларны бер шарт белән алабыз: алар, һичшиксез, татар теленә өйрәнергә, татар мохитенә күнегергә, бер ел эчендә татар телен аңлау дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Кемгәдер бу ошый һәм ел саен килә. Ә берәүләр “Миңа ошамый бу мохит” дип баш тарта.

 

Татар телле мохит тудыру бер. Бер яктан, ул интеллектуаль булса, икенче яктан, ул әхлаклы. Безнең аланнарда тәмәке тарту юк. Әгәр дә кешенең моңа теләге бар икән, ул безнең арадан китә. Кычкырып сөйләшү дә  әхлаксызлык булып санала. Без тәрбия белән шөгыльләнмибез, ә тәрбияләнгәннәрне үстерәбез.

 

Моңардан тыш тагын бер төп максат – ул татар телле фән тудыра алырлык  белгечләрне үстерү. Без әхлаклы милли элита тудырабыз, үстерәбез.

 

“Сәләт”тә, башкалардан аермалы буларак, ял итүдән бигрәк укыту системасы каралган. Төрле юнәлештәге дәресләр уза. Биредә бала төгәл һәм гуманитар фәннәрдән белемнәрен эсти ала. Моңардан тыш “Сәләт”тә конкурентлыкка чыдам булган шәхесләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Безнең балалар җәмгыятьтә үз фикерен курыкмыйча әйтә алып, үз-үзләренә ышанып, планнарын тормышка ашырып үсәргә тиеш. Һәр аланга үз өлкәсендә уңышка ирешкән шәхесләрне чакырабыз, балалар алар белән аралаша, мастер-класслар уздырыла. 15 ел эчендә “Сәләт”тә үзебезнең әйдаманнарыбыз үсеп чыкты. Хәзер алар белем бирә. Моңа кадәр аланнарда өлкән яшьтәге балаларны гына туплау булса, хәзер үз яныбызга башлангыч сыйныфларда укучыларны да җыя башладык.

 

– 15 еллык эшчәнлекнең нәтиҗәсе күренәме?

 

–  “Сәләт”тән чыккан бер катлам кешеләр барлыкка килде. Мин авыз тутырып татар телле “Сәләт” мохите бар дип әйтә алам. Күбесенең шушы аланда кайнашып дөньяга карашы үзгәрә, татар теленә ихтирамы үсә. Кечкенәдән бер-берсе белән аралашып үсәләр, дустанә яшиләр. “Сәләт”тә 40 лап гаилә барлыкка килде. Бу да зур эш.

 

– Җәүдәт абый, татар милләте алдында торган иң беренче булып хәл ителә торган мәсьәләләр нинди?

 

– Шәхсән үзем татар милләтенең лидер булмаса да, башкалардан ким булмыйча, конкурентлыкка чыдам үсүенең, көчле милләтне булдыру юлын таптым дип саныйм. Мин моны сәләтле балаларны үстерүдә күрәм. Татарның аякка басуының бүтән юлын белмим. Башкалар башкарган эшне инкарь итмим. Әлбәттә, татар милләтен берләштерергә тырышу яхшы гамәл, ләкин моның перспективасы юк. Бу тамыры киселгән агачны су сибеп, ашлама белән тукландырып, яңартырга тырышу гына. Мондый агач үсмәячәк. 35-60 яшьтәге татарларның җыелышып “Нишлик икән?!” дип бер-берсенә сораулар биреп, еллар дәвамында матур итеп җырлашып утыруы мәгънәсезлек. Бу икенче, өченче буында ук татарларның юкка чыгу юлы.

 

Без телебезне, милләтебезне бары тик фән аша гына яшәтә һәм үстерә алачакбыз. Дәүләтара, халыкара аралашу теле булып үсәргә тиеш ул. Аны актив куллансаң, ислам илләренең телләре дәрәҗәсенә кадәр үстерергә мөмкин.

 

– Бу бит утопик хыял. Татар теле инглиз, урыс, алман яисә гарәп кебек дәүләтара тел буларак үсә алачагына чыннан да  ышанасызмы? Татар теле хәтта Татарстанда да дәүләт теле буларак урыс белән бертигез дәрәҗәдә түгел.

 

– Ышанам. “Сәләт” белән без аны кайчан да булса барыбер булдырачакбыз. Әлбәттә, бүгенге халәттә, телгә булган мөнәсәбәттә бу авыр. Безнең татар теле инфокоммуникацион даирәдә, фән, мәдәният өлкәсендә тиешле урын алырга тиеш. Бу – безнең максат. Үзебезнең телдә чыккан җимешләрне башкалар да татып карагач, аларның татар телен өйрәнергә теләге туачак, һичшиксез. Без башкаларда шул теләкне тудырырга тиеш. Татар теле шул дәрәҗәгә җитүенә ышанмаган булсам, бу эшкә тотынмас идем, чөнки яшәүнең мәгънәсен күрмим. Без бит моңа кадәр булмаган, ясалма телне гамәлгә чыгаруны максат итеп куймыйбыз. Телебез борынгы, цивилизациянең концептуаль төшенчәләре телебездә бар. Татар телен бүген кулланып һәм аны киләчәктә кулланучы балалар үстерү кирәк. 30 яшьтән арткан кешеләр инде “авырулар”, аларны телгә өйрәтү, мәхәббәт уяту мөмкин  түгел һәм бу кирәкми дә. Бүген эшне балалар бакчалары, мәктәпләрдә  алып барырга кирәк, чөнки эшнең нәтиҗәсе булачагына өмет бар. Балаларның потенциалларын күреп, татар телендә үз фикерләрен әйтеп, фәнни эшләрен шул телдә язарлык итеп әзерләргә кирәк аларны. Тел мәңгелек, мең еллар дәвамында ул яшәргә сәләтле. Ул – “тере” организм. Бәлки, мин үзем бүген башкарган эшебезнең җимешләрен күрә алмам, чөнки бу тиз барлыкка килә алмый. Имәнне дә утырткач, аның зур агач булып үсеп җитүен күрү насыйп булмый, чөнки ул 500 ел яши. Без бүген орлык салабыз, аның үсенте килеш саклап калырга кирәк.

 

– Татар теленең борынгы, матур аңлашыла. Ләкин бүген яңа буында телгә ихтыяҗ әллә ни сизелми.

 

– Ул сезнең буын. Мин ул яшьләр белән хәтта сөйләшмим дә, чөнки бу үтелгән этап. Мин бары тик “Сәләт” мохитендә булган яшьләр турында гына сүз алып барам.

 

– Сез яшьләрне сызып ташлыйсыз. Ләкин “Сәләт”тә йөрүче әйдаманнар, шушы аланнарда тәрбияләнгән яшь егет һәм кызлар, үзара урысча аралаша. Аланда үткәрелгән татар теле дәресләренә йөрүче булмаган диярлек. Испан белән инглиз теленә йөрүчеләр күбрәк.

 

– Татар теле ел дәвамында мәктәпләрдә өйрәтелә. “Сәләт”тә татар мохите. Әгәр дә балада татар теленә тартылу бар икән, бу зур алга китеш. Кеше татар телен белә икән, анда вакыт уздырып йөрмәү хәерлерәк. “Белмәгәнне белергә тырыш, башка телләрне өйрән” дигән принцип яши. Ә менә татар телен белмәүчеләргә анда йөрү мәҗбүри.

 

Әйдаманнарның үзара урысча сөйләшүенә килгәндә, ашыгыч нәтиҗә ясамыйк, булыр әле, алар да татар телендә аралашыр. Аннары тәнкыйтьләү бер эш, һәр кеше шәхес буларак бу эштә катнашырга тиеш. Китек якларны күрә икән, кушылсын безнең хәрәкәткә. Елына бер биш көн бу эшкә бирсәң дә, алга китеш булыр иде. Мине күп тәнкыйтьлиләр, ләкин хуплаучылар да бар. Ләкин бергә эшләргә кирәк дип ярдәм тәкъдим итүче өченче төркем кешеләр җитешми. 

 

– Тел – мәңгелек дисез, ләкин телләр дә юкка чыга.

 

– Тел үлми, ул бары тик башкачага күчә генә. Мисал итеп Тукай язган телне алыйк. Бүген без сөйләшкән тел Тукай заманында кулланышта булганыннан бик нык аерыла. Ләкин ул бит үлмәгән. Ташта уелып калган Күлтәгин язмасы да борынгы татар телендә язылган. Ул башка калыпка күчеп, яңартылган гына тел булып чыга. Татар теленең 500 ел дәвамында лексикологиясе, терминологиясе рәтләп кулланышта булмаса да, ул һаман да яши. Менә минем авылда (Чувашстан, Батыр районы – ред.) Татарстандагы кебек татарча газета да, журнал да, радио да юк, ләкин халык мең ел дәвамында яшәгән үзенчәлекле телне саклап калган. Тел конкрет бүген яшәгән кешедә үләргә мөмкин. Безнең телнең кулланылмаган потенциалы 99 процент тәшкил итә. Бүгенге технологияләрне кулланыр өчен иң уңай телләрнең берсе – татар теле. Мин моны галим буларак әйтәм. Татар теле хәтердә тиз кала, мәгълүматне тиз эшкәртә торган үз закончалыклары, үзенчәлекләре бар.

 

– Татар теле фәнни тел булып үссен өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

 

– Химия, математика, физика дәресләрен татарча укыта башларга. Фәнни мәкаләләрне татар телендә язуны гамәлгә кертергә  вакыт җитте. Ачышларыбызны да татарча эшләргә кирәк, моның өчен терминология дә җитәрлек. Башка халыклар безнең ачышларны кулланыр өчен татар телен өйрәнергә мәҗбүр булсыннар, үз телләренә тәрҗемә итсеннәр. Ягъни ихтыяҗ тудыру мөһим. Шул вакытта гына алга китеш булачак.

 

– Бу бик амбициоз теләк...

 

– Нинди амбициоз булсын ди?! Әгәр дә моны төньяк халыклары теләсә, моны амбициоз дип әйтергә булыр иде. Ләкин безнең тел әлегә кулланышта. Инглиз теле шул телдә сөйләшүчеләр актив булганга гына кулланышта. Безнең пассивлык аркасында татар теленең минуслары шактый. Телнең үсешенә “Без – татар!” дип кычкырып йөреп татар телен белмәүчеләр, татар теленең бөеклегенә ышанмаучылар да зур зарар китерә.

 

– Сезнеңчә, урыс телле татарларга мөнәсәбәт нинди булырга тиеш, алайса?

 

– Шәхеснең үзеннән тора. Әгәр дә ул үзен татар дип саный икән, ул татар. Саф татарча сөйләшкән, ләкин күңелләре белән урыс булучылар да бар бит. Ләкин татар телле булмыйча, буыннан-буынга татар рухын саклау авыр. Ахыр чиктә анысы да югалачак.

 

– Җәүдәт абый, берәүләр татар телен урамнарга чыгарырга кирәк, кемдер аны “кухня”да, гаиләдә сакларга тиеш дип саный. Сез нинди фикердә?

 

– Барысы да берьюлы булырга тиеш. Система булуы мөһим. Гаиләдә дә, урамда да булырга тиеш ул. Гаиләдә татарча сөйләшәләр икән, тел үсәчәк. Эшнең зурысы да, вагы да юк. Барысын башкарырга кирәк.

 

– Татарны нәрсәләр билгели?

 

– Шәхес, кеше дигәндә – рух, ә халык дигәндә – тел. Тел булмаса, халык юк дигән сүз.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»