поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.01.2012 Җәмгыять

Исемең матур, кемнәр куйган?

Лада, Эмилия, Лукман, Лука... Россиядә ата-аналар балаларына сирәк очрый торган исемнәр бирә башлаган. Берәүләр, иске исемнәргә өстенлек биреп, милләтенә басым ясарга теләсә, икенчеләре, сабыйларының киләчәктә чит илгә күчеп китү мөмкинлеген күздә тотып, аларга инглиз исемнәрен куша икән. Казанда, мәсәлән, Эммин, Афина, Фиалка кебек исемнәр кушканнар. Ә сез балагызга исемне ничек сайладыгыз?

Җәлил МОТЫЙГУЛЛИН, педагогика фәннәре кандидаты:

 

– Исем кушканда бала­ның киләчәге турында уйларга кирәк. Әйтик, Бөек октябрь революциясе, Советлар Союзы белән бәйле исемнәр кушкан замана булды. Дәүләт таркалды, ә ке­шеләр гомер буе әлеге исем белән яшәргә мәҗбүр. Икенчедән, мөселманнарга исемне хәзрәттән куштырту күркәм. Аның исә исламга туры килмәгән исемне куштыртмау хакы бар. Без, мәсәлән, чын татар, дини гаилә буларак, кызларыбыз чи­бәр һәм акыллы булсын, дип исемне төпләп сайладык. Нә­тиҗәдә Айсылуыбыз чыннан да сылу, тыйнак, итагатьле бала булып үсте. Мәликә исә, әлегә кечкенә булса да, җитәкче сыйфатларына ия. Кем әйтмешли, исеме җисеменә туры килә: “Мәлик” “патша” буларак” тәрҗемә ителә бит.

 

Ирина ХӘЙРЕТДИНОВА, Апас районы Әлмәндәр авылы укытучысы:

 

– Җиде балам бар, барысын да өйдә таптым, бөте­несенә дә үзенчәлекле, күңелемә ятышлы исемнәр бирергә тырыштым. Улым Эльбрус белән 3 ай йөкле вакытта ирем вафат булды. Шуңа туган балага аның исемен бирдем. Кызым туган көнне өебезгә ай нуры таралган иде. Сабыйга Айэлита дип исем куштым.

 

Алинә ГАНИЕВА, декрет ялда:

 

– Кызыбызга исем сайлаганда, аның кабатланмас һәм татарларга хас булмавын шарт итеп куйдык. Ул бит милли мохиттә генә үсмәячәк. Рус балалар бакчасына йөри, рус мәктәбенә бирергә ниятлибез – әнә шуларны алдан ук фаразладык. Табиб безнең кыз көтүебезне әйткәч, София булыр, дип уйлаган идек. Аннары интернетта Майя дигән исемне очраттым да башымны югалттым. Татар баласы Майя булмый ул, дип якыннарым бу уемнан кире кайтарырга тырышты анысы. Тик минем үзсүзлелегем көчлерәк булып чыккан, күрәсең – туу турында таныклыкта Майя Ганиева дип яздырдык.

 

Гаяз ТӨХБӘТУЛЛИН, шәхси эшмәкәр:

 

– Әниемне мондый исем кушарга нәрсә этәргән – анысын әйтә алмыйм. Тик, миндә сайлау мөмкинлеге булса да, аны башкага алыштырмас идем. Адым саен очрый торган түгел инде, юкса кыен булыр иде: аңламассың, әллә сиңа эндәшәләр, әллә калган 3-4 адашыңа. Шуннан китә фамилия белән чакыру, кушаматлар тагу... Ә минем исем сирәк очрый, мәктәптә 10 ел эчендә адашлар булмады, университетта бердәнбер идем. Интернетта башка Гаязлар белән язышабыз – кызык. Иң мөһиме – татар икәнлегем әллә каян күренеп тора!

 

Миләүшә НУРГАЛИЕВА, туристик фирма җитәкчесе:

 

– Улыбызга исемне озак сайладык: сирәк тә булсын, матур да, яңгырашлы да. Уйлый торгач, ирем белән икебезнең исемне куштык та, Миран исеме килеп чыкты (Ирем Ранил исемле). Танышларым тартынып тормыйча: “Ник мондый сәер исем куштың?” – дип бәреп әйтә. Әйе, хәзер бәлки колакны бераз кисәдер, ун ел үткәч карарбыз. Бөтенләй башка замана, бөтенләй башка ке­шеләр. Миран Ранилевич. Начар яңгырыймыни?



Ватаным Татарстан
№ 16 | 28.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»