поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.01.2012 Авто

Тимер атым, күпме хакың?

Ир-атлар юкка гына машинаны хатын-кыз белән чагыштырмый. Игътибар да, наз да, акча да таләп итә торган мал ул. Бүгенге көндә автомобильгә беркем дә хәрәкәтләнү ысулы гына итеп карамый. Уңайлылык чарасы булу белән беррәттән ул кешенең холкын, темпераментын ачып сала. Ир-атлар исә аны җәмгыятьтә үзләренең тоткан урынына карап сайлый. Дәрәҗәң нинди – машинаң да шуннан калышмаска тиеш.

Хатын-кызлар өчен ул зур күпчелеккә чыннан да хәрәкәт итү җайланмасы гына – балаңа уңайлы булсын, бөкеләрдә теләсә нинди җиргә сыярга кирәк, ышанычлы булсын. Кызганыч, ике җенес вәкилләре дә әлеге пунктлар өчен бик сирәк очракта гына үзебездә җитештерелгән автоларга туктала. Машиналык акча туплыйсың яисә кредит рәсмиләштерәсең икән, барыбер чит илнекен алырга тырышасың инде.

 

Ә безнең татар җырчылары нинди машиналарга өстенлек бирә соң? Автомобильләрендә «йөреп карыйк» әле.

 

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов:

 

– Мин 2007 елда өр-яңа Форд-фокус универсалны алдым. Бер тапкыр да ремонтка бастырганым юк әле. Искиткеч чыдам машина. Инде «яше» шактый булса да, сатасы килми әлегә. Әмма гаиләбез 5 кешедән торгач, безгә чак кына иркенрәк машина кирәк. Әллә нинди кыйбатлы джипларлык акча булмаса да, Ford mondeo алырмын дип торам.

 

Казан автосалоннарында яңа Ford focus универсал 604 000 сумнан башлана.

 

Альбина Апанаева:

 

– Мин дүрт ел ярым элек Chevrolet lacetti машинасы алдым. Беренче машинам. Нәрсә җитенкерәми дигәндә, утыргычлары җылытылмый – шул гына. Калган ягына тел-теш тидереп булмый. Әмма вакыт уза, машина таушала тора, алыштырырга җыенам. Миңа әле, бәлки, якын кешем Honda accord бүләк итәр. Әлеге машина – минем күптәнге татлы хыялым. Әгәр анысы чынга ашмаса, йә Mazda, йә Volkswagen алырмын дип торам.

 

Алинә Шәрибҗанова:

 

– Мин дә лачеттида йөрим! Өч ел элек спорт комплектациясендәгесен алдым. Ватылмый, проблема тудырмый, ышанычлы. Машиналарга кагылышлы хыялым исә, әлбәттә, кроссовер алу. Миңа Америкада җыелган лексусның 300нче маркасы ошый. Аудига гашыйкмын. Әмма минем финанслар белән әлегә Honda CR-V яисә Suzuki grand vitara гына тарта алам шул. Хыяллар исә киләчәктә тормышка ашып, мине куандырыр дип уйлыйм.

 

Казанда яңа Chevrolet lacetti 451 000 сумнан башлана.

 

Булат Нигъмәтуллин:

 

– Минем бу машинам – дүртенчесе. Mazda-6 моделендә инде өч ел йөрим. Тулы комплектациясен алганга, мин анда бернинди җитешсезлек күрмим – бөтен нәрсәсе дә бар. Хыялым – биегрәк машинада йөрү. Porsche, мәсәлән (Рәхәтләнеп көлә.). Сеңлем Дилә исә Opel astraда йөри. Шулай ук машинасын әйбәт, ди.

 

Яңа Mazda-6 – 845 000 сумнан, Opel astra 579 900 сумнан башлана.

 

Ләйлә Дәүләтова:

 

– Минем машинам – Suzuki jimny. Дүрт ел элек өр-яңаны алдым. Мин йөри башлаганда әлеге машина Казанда юк иде әле, хәзер генә күп алар. Автомат коробкалы, уңайлы, җәен дә, кышын да бер җирдә дә батып калмыйсың. Хатын-кыз өчен уйлап табылган иң әйбәт джип-машина дип исәплим мин аны. Машинама 5 ел була. Алай да алыштыру турында әлегә уйлаганым юк, мин машина турында хыяллана торган кеше түгел. Булганына шөкер итеп яшим. Юлларда миңа ышанычлы дус булса, җитмәгән димени...

 

Яңа Suzuki jimny 705 000 сумнан башлана

 

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов:

 

– Мин 2009 елда өр-яңа Toyota camry алдым. Тулы комплектацияле ул минем – бер дигән машина. Бөтен яктан да канәгатьләндерә. Бәясен тулаем гына түгел, арттырып та каплый. Алыштырырга әлегә җыенмыйм, киләчәктә алыштыра калсам да, бәлки, шундыйны ук алырмын. Иске дус яхшысыннан яхшырак, диләрме әле?

 

Яңа Toyota camry 1 028 000 сумнан башлана.

 

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:

 

– Мин Toyota corollaда йөрим. Бик ошый. Акыллы, бөтен нәрсәсе дә бар, уңайлы. Хыялым – BMW седан алу. Ул машина маркасы миңа бик ошый. Әмма бүгенге автомобилемнән дә бик канәгатьмен.

 

Иркә:

 

– Нигә кирәк инде ул кешеләргә минем нинди машинада йөрүем? Язмыйк, кирәкми, кешенең ачуын гына китерәчәкмен. Ну, бер караганда, аны болай да беләләрдер инде. Беренче машинам – Mazda-3не 200 мең километр йөреп, башына җиткәч, Toyota corolla алдым. 2011 елның июль аенда дусларым киңәше белән алган идем, әлегә машинама бер ел да юк. Тойота белән Mazdaны чагыштырып та булмый – җир белән күк арасы. Mazdaга бик күп нәрсә җитенкерәмәгән икән. Тойота күпкә әйбәт, күпкә сыйфатлы. Автомат коробкалы, җиңел, рәхәт машина.

 

Яңа Toyota corolla 599 000 сумнан башлана.

 

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова:

 

– Машина турында сөйләргә яратмыйм. Уңайлы машинага өстенлек бирәм. Хәзергесе көндә Volkswagen touaregта йөрим. Илдарның да нәкъ шундый ук машинасы бар. Безгә ошый.

 

Яңа Volkswagen touareg 1 900 000 сумнан башлана.

 

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин:

 

– Без шәхси йортыбыз белән Нагорный бистәсендә яшәгәч, джипларга өстенлек бирәбез. Элекке машинам лексусны җәй көне сатып, BMW Х6 алдым. Карлы юлларда йөргәч, түбән машина турында уйлаганым да юк. Аннан, ир-ат буларак, биегрәктә йөрисе килә ич инде. Ә автомобиль яхшы, ышанычлы булырга тиеш. Булдыра алганда, машина мәсьәләсендә дә яхшыга омтылабыз. Миңа бу машина бик ошый. Хатыным Рүзилә исә Honda CR-Vда йөри. Машинасыннан зарланмый.

 

Яңа BMW х6 – 3 120 000 сумнан, яңа Honda CR-V 1 112 000 сумнан башлана.

 

Зиннур:

 

– Мин 2006 елгы Mitsubishi lancer машинасын кулдан алган идем. Бик канәгатьмен. Ипле, йомшак машина. Хәзер бәбиебез дә булгач, йомшак булуы икеләтә мөһим. Ланцер – минем өченче машинам. Әлегә бар яктан да килгән, мәшәкать тудырганы, юлларда кыен хәлләргә очраганым юк. Шуңа алыштырырга уйламыйм. Аннан, бөтен акча төгәлләнеп яткан өебезгә кереп китеп бара. Аны рәтләп бетергәч, автомобиль алыштыру турында уйлана башласам да була.

 

Яңа Mitsubishi lancer 629 000 сумнан башлана.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»