поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.09.2008 Җәмгыять

ҖИЛ ЧӘЧМӘГЕЗ

Татар эстарадасының күренекле бер вәкиле моннан ике ел элек җәй көне Ташкичүгә концерт белән килгән икән. Шунда кемдер аның машинасының буявын кырып, русчалап: "Җенси мөнәсәбәткә керәсе килә", – дип язып куйган. Артист, билгеле, бик үпкәләгән, машинаның буявы кырылу бер хәл, җөмләсе дә русча бит җитмәсә, Мәрҗаниләр, Тукайлар яшәгән якта татарча яза белүче дә калмаган дип рәнҗегән.

Дөрес, бераз гына соңрак аңа Гаяз Исхакыйның туган авылында оятсыз сүзнең татарчасын да укырга туры килгән… Язуны кем язганы билгесез. Шәһәрдән кайткан бер күсәк кырганмы, авылдан шәһәргә китеп шәһәр культурасын үзләштереп ятучы берәр хөрәсән тырмаштырганмы, әллә инде эстрада төркеменең берәр үз исереге җитәкчесенә үчләнеп машинасын бизәп куйганмы – имза калмаган. Кем генә булса да, аны аклап булмый, билгеле. Сәламәт акыллы һәр кешедә мондый гамәл нәфрәт һәм чиркану уятырга тиеш. Шул ук вакытта Ташкичүнең үзәк урамында, артист машинасын куйган тирәләрдә, һәр көн саен дистәләгән машина (араларында еш кына ялтыравык буяулы "иномарка"лар да очрый) иртәдән кичкә кадәр туктап торганлыгын да искәртү кирәк. Ник берсенең буявы кырылсын… Ни өчен мондый "хөрмәт" артист килгән көнне һәм нәкъ артист машинасына карата гына күрсәтелгән? Менә монысы инде вакыйганың логикасын эзләүне таләп итә кебек, минемчә.

 

Мондый хәлләрнең логикасын халык күптән әйтеп биргән: "Җил чәчсәң, давыл урырсың". Шуңа да авыл һәм шәһәр сәхнәләрендә чәчелгән "җил" бүген инде урамнарга "давыл" булып чыга башлаган икән, монда кемгә үпкәләргә! Оятсызлык, цензура кысаларына сыймый торган сүзләр элек тә бар иде, билгеле. Болар, кагыйдә буларак, тормыш төбендәгеләрнең, түбән катлауның лексикасын тәшкил итә һәм ачыктан-ачык, русча әйтсәк, публично кулланылмый иде. Язма рәвештә алар күбрәк бәдрәф стеналарына тырмала һәм кара җанлылыларның хирыслыгын шушы бәдрәф "шигърияте" тулысынча канәгатьләндерә иде. Әле моннан егерме еллар тирәсе элек кенә интим мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшү оят булып санала, ирләр компаниясендә сөйләшенгән мәсьәләләр хатын-кызлар янында күтәрелми, хатын-кызлар үз проблемалары хакында колактан-колакка гына сөйләшәләр һәм кеше ишетүеннән сакланалар иде. Тагын бер тапкыр кабатлыйк, әхлаксызлыкның аерым күренешләре элек тә бар иде, тик берәү дә эчке киемен сәхнәгә менгереп элмәде. Мин әйтергә теләмим: коммунистик система әхлаклы иде, анда барысы да тәртиптә иде дип. Тик җәмгыятьтә тыю бар иде, һәм бу тыюның хаклыгына берәү дә шик белдермәде. Мин әле хәтерлим: сиксәненче елларның уртасында Польшада хезмәт иткән курсташ егет армиядән кайтышлый купальник кигән кыз рәсеме белән тышлыгы бизәлгән акча савыты (кошелек) алып кайткан иде. Кыз яктылык төшү почмагы үзгәрүгә бәйле рәвештә йә оятсыз итеп елмая, йә мәгънәле итеп күзен кыса иде. Мин гаҗәпләнеп: "Моны каян алдың?" – дидем. "Польшада алар һәр киоскта ирекле сатыла, – дип җавап бирде дус кеше. – Чик аша алып чыкканда яшердем инде, күрсәләр, алалар". Безнең киоскларда сатыла торган "Комсомольская правда" да ул вакытта бик тыйнак бизәлә иде. Җәмгыять либераль-демократик "кыйммәтләр" ягына авышып, һәртөрле "кыргыйлык" прогресс, алга китеш дип бәяләнә башлагач, "бәдрәф сәнгате" иреккә чыкты. Халык моны җиңел генә кабул итте, дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетмәс. Оятсызлыкка күнегергә, бераз ияләнергә кирәк иде. Сиксәненче елларның икенче яртысында прокатка "Маленькая Вера" фильмы чыкты. Интим мөнәсәбәтләр ачыктан-ачык күрсәтелгән беренче совет фильмы буларак, ул киң яңгыраш алды. Фильмның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе ташка үлчим булса да, бер-ике оятсыз эпизод аңа популярлык тәэмин итте. Авылга бу картинаның килгән көне дә хәтердә калган. Бер көн эчендә берничә урында куелу сәбәпле, Ташкичүдә аны көпә-көндез күрсәттеләр. "Теге" эпизодлары өзелеп кыскартылган фильмны карарга бары тик ирләр генә җыелган иде. Гадәттә авылда кино сеансларына яшьләр генә йөри. Бу юлы кырык-илле яшьлек ирләр дә кечкенә Вераның азгынлыгын карарга килгән иде. Шунда кайберәүләр уңайсыз хәлгә дә калгалады, әтидән сорап тормыйча гына унҗиде-унсигез яшьлек уллары да кинога кергән, ихтыярсыздан әтиле-уллы порнография карарга туры килгән гаиләләр дә булды шулай итеп. Ул чаклар өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Беркем берни сөйләшмәде, фильм тәмамлангач та тукталып фикер алышулар булмады, клуб ишеге төбендә тәмәке тартырга калучылар да күренмәде. Хатын-кызлардан берәү, кино тәмамланган вакытта урамда туры килеп, шул вакыттагы ирләрнең халәтен кызык итеп авыл буйлап сөйләп тә йөрде хәтта. "Клуб ишегеннән төркеме белән ирләр агылып чыкты, башлар аска иелгән, беркем берни сөйләшми, тиз-тиз өйләренә таралышты", – дип мыскыллап сөйләгән сүзлә-ре ишетелгәләде. Өйгә кайткач улын шелтәләргә теләгән ирләр дә авызларына су капты, бердән, фильм балалар карый торган сәгатькә туры китерелгән, икенчедән, ярамый торган эшкә улың белән бергәләп катнашсаң, малайны шелтәләп булмый икән. Бу юлларны язганда, авыл халкының шундый беркатлы һәм оялчан вакытын искә төшереп, күзләрдән яшь килә. Авылда инде күптән кино күрсәтелми, телеэкран каршында балалар белән янәшә утырып азгынлык карау гадәти күренешкә әйләнде. Оятсызлык агачының чәчәге генә булган "Кечкенә Вера"га хәзер беркемнең дә исе китмәячәк, чөнки инде җимешләр өлгерде. Авылда зина кылып яшәгән гаиләләр саны арта, Көнбатыш сериаллары аша үтеп кергән тормыш рәвеше көндәлек яшәүгә әйләнә бара. Кинофильмның кайда төгәлләнеп, кайда тормыш башланганын аеру да кыен була башлаган чаклар җитеп килә.

 

"Бәдрәф сәнгате" аз гына культуралаштырылып, татар эстрадасына да менде. Чүп үлән культуралаштырылганга карап игенгә әйләнмәгән кебек, бу эстрада да сәнгать түгел, билгеле. Билдән түбән юмор, махмырдан интеккән кешенең халәте – эстрадада тематик төрлелек шуннан да ерак китә алмады. Боларына талант та, акыл да, хезмәт тә кирәкми. Оятсыз мәзәкне сәхнәгә менеп сөйләп төшү өчен иң кара мужик булу да җитә. Шушы "караңгылык әһелләре" үзләрен талантлар, башкалардан өстен катлау дип сизеп, борын күтәреп йөри башлады, талантлы гына артистлар да болардан үрнәк алды. Барысы бергә җыелып, "без халыкка хезмәт күрсәтәбез", дип игълан итүдән дә тартынмады, үзләренә аерым хөрмәт, яхшы хезмәт хакы, абруй һәм дәрәҗә таләп итте. Хезмәт күрсәтү дигәндә алар бу сүзләрнең алдында һичшиксез куелырга тиешле бер сүзне оныта, аю хезмәте дип атала мондый хезмәт. Теге артистның машинасын кырган "бала" да әйтә ала бит инде: "Мин яраткан артистыма хезмәт күрсәттем, аның машинасын бизәдем", – дип.

 

Дәлиллерәк булсын өчен, талантлы һәм абруйлы артистлар җитәкләгән бер-ике эстрада төркеменең концертыннан зыянсызрак булган бер-ике эпизодны китереп китик. Сиксәненче елларның ахыры, туксанынчы еллар башы булды микән, авылда Гөлзада Сафиуллина концерты турында афиша элделәр. Башка якларда ничектер, бездә бу җырчыны аерым бер ярату белән яраталар. Тавыш та, моң да бар үзендә, аннан соң якташлык якынлыгы да сиздерәдер инде. Ләкин концертка Гөлзада ханым үзе килмәгән иде, әллә авырган, әллә башка бер җитди сәбәп килеп чыккан, әллә инде бөтенләй аферистлар төркеме аның исемен реклама итеп үзенә аудитория җыеп йөри, монысын аңлатып торучы булмады. Сәхнәдә шулай ук ярыйсы гына җырлый торган артист һәм композитор берникадәр җырлады да, әллә залның бик үк эреп китмәвен сизеп, әллә инде сәгать тутыру өчен генә тозсыз мәзәкләр сөйли башлады. "Урыслар бар сүзләрен дә татарлардан алганнар, мәсәлән, холостой дигән сүз татарча кулы аста дигәннән алынган, буйдакларның куллары һәрвакыт аста йөри чөнки", – дип кулын чалбар кесәсенә тыгып ямьсез итеп болгап күрсәтте, көлүчеләр булмады. Тагын берникадәр шулай маймылланып халыкны туйдыргач, залдагы ирләрнең берсе түзмәде: "…ук сүзләр сөйләп торма монда, Шекә кызын чыгар давай, безгә Гөлзада җыры кирәк", – дип кычкырды. Тәрбиясез инде бездә тамашачы, нишләтәсең.

 

Туксанынчы еллар ахырындагы икенче бер концерт. Талантлы гына җырчылар төркеме. Ләкин җырлыйсы урынга вакыт-вакыт болар да сөйлиләр. Гел фонограмма гына тыңлап утырмасын халык, тере тавыш та ишетсен, диләрдер инде. Конферансье болардан да уздыра, тик сөйлисе урында, ул кайвакыт ямьсез итеп җырлап та җибәрә. Менә ул Татарстандагы кайбер уңайсызрак яңгырый торган авыл исемнәрен санап чыгып, Чүти, Күки кебек авыл исемнәрендәге кайбер авазларны өстәп йә алмаштырып, мәгънәсез җыр сузды. Концертның ахыры якынлашкан иде инде, ярый. Тамашачы идәнгә яткан һәм аякларын болгый-болгый нечкә җирен тотып: "Ай, Күкием, Күкием", – дип ямьсез итеп илергән конферансьега сәер итеп карый-карый чыгу юлына юнәлде.

 

Артистлар еш кына үзләре "бәдрәф сәнгате"нең кирәклеген тамашачыны концертка тарту ихтыяҗы белән аңлатырга тырышалар. Җитмешенче елларда концерт төркемнәре авылларга ешрак йөриләр иде. Һәр килүләрендә шыгрым тулы зал, концертны басып караучы тамашачы алкышлый иде аларны. Әле ул вакытта "әбрәкәй сандугачы" булып кыланучы артистлары да юк иде җитмәсә. Машинасы кырылган артист төркемен-дәгеләр концертка халык та җыелмады дип үпкәлиләр икән. Афишаларын мин дә күргән идем, төркемдә кемнәр барын белү белән, тамашаның бөтен эчтәлеге күз алдына килеп басты да анда барып торуның ихтыяҗы калмады.

 

Ә халыкның иярүе мәсьәләсенә килгәндә, Гайсә галәйһисәлам турындагы бер риваять искә төшә. Гайсә галәйһисәлам үзенең шәкертләренә (апостолларына) дәрес бирә икән. Шул тирәдән үтеп баручы бер фәхишә: "Юкка азапланма шулар белән. Минем бер ымым җитә, барысы да синең өйрәткәннәреңне онытып, миңа иярәчәк бит", – дигән. "Иярерләр шул, – дип җавап биргән пәйгамбәр. – Син бит аларны түбәнлеккә чакырасың, мин югарыга өндим. Түбәнгә төшү җиңел, югарыга авыр. Шулай булгач, сиңа иярсәләр бер дә гаҗәп түгел".

 

Моңа өстәп тагын ни әйтик. Татар әдәбияты һәм сәнгате "өлкән агайга" ияреп, азгынлыкны байтак чәчте. Кызганычтыр, инде урыр вакыт җитә.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 203-204 | 26.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»