поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.01.2012 Язмыш

Индус

Дөньяда усал кешеләр күбәйде. Илебез, тормышыбыз турында ниләр генә сөйләп йөрмиләр! Имеш, Аллаһы Тәгалә, бу дөньяда ничек яшәргә ярамаганны күрсәтер өчен, безнең илне барлыкка китергән, диләр. Күп илләр бернинди законнарын үзгәртмичә, йөзәр, икешәр-өчәр йөз еллар яшиләр. Бездә бер кеше гомеренә революция дә, сугыш та, үзгәртеп кору да сыя. Анысы ярый инде, канга туймаган бер Иван Грозныйны гына да искә алу җитә...

Безнең ил гел сугышырга ярата. Үзара гражданнар сугышы, финнар, японнар белән, әфган,чеченнәр белән, немецлар турында сөйлисе дә юк...

 

Патшаны бәреп төшергәч, «Буржуйларга үлем!» дип аларның җирләрен тартып алып, халыкка тараттылар. Ун ел да үтмәгәндер, «колхозга» дип барысын да кире тартып алдылар. Аннан тагын илле елдан артык вакыт үтүгә, «үзгәртеп корабыз» дип, кире тараттылар. Ләкин җирдә эшләрлек кеше дә калмады шул инде...

 

Мең еллар буе милләтебез укып, язып килгән гарәп хәрефләрен бетереп, латинчага күчергәннәр иде. Берничә ел шуны өйрәнгәч, урыс хәрефләре яхшырак, диделәр. Ә инде үзгәртеп кору чоры башлангач, милли активистларыбыз язуны кире латинчага кайтарырга уйлаган иделәр дә, барып чыкмады. Вәт нинди кызык дөнья бу!

 

Динебез ниләр генә күрмәде!? Бөтен мөселманнарны керәшеннәргә әйләндеререргә бик тырыштылар, камчы белән дә, прәннек белән дә... Тик барыбер булдыра алмадылар.

 

Егерменче гасыр башларында мәчетләр, мәдрәсәләр төзергә рөхсәт иттеләр. Совет хакимияте урнаштырылгач, «Бөтен диннәр ялган!» дип мәчетләрне, чиркәүләрне ябып, Аллаһы Тәгаләгә кул күтәргәч, үзләре үк дөмектеләр. Үзгәртеп кору заманы килгәч, тагын дингә ирек бирелде. Күпме теләсәң, шул хәтле мәчетләр сал, күпме телисең, шул хәтле мөфтиләр сайла!.. Вәт нинди кызык дөнья!

 

Илле елдан артык социализм, коммунизм төзеп карадык, барып чыкмады. 20 ел инде капитализм төзергә маташабыз, әлегә шулай ук берни барып чыкмый әле. Имеш, «Социализм төзегәндә илебездә җыелган байлыклар комачаулый, аларның барысын да урлап таратып бетермичә, капитализм төзеп булмый икән», диләр. Вәт нинди кызык дөнья!

 

Туктамыйча йә бер якка, йә икенче якка чайкалып яшәгән халыкның башлары әйләнеп, аларның бик азлары гына бу дөньяга яраклаша алды. Күпчелегебез шул диңгез дулкынына төшкән йомычка кебек чайкалып, алда нәрсә көткәнен белмичә, тормышыбызда төрле фаҗигале дә, кызыклы да, кайгылы да, сирәк булса да шатлыклы да хәлләргә тарып яши бирәбез.

 

Шуларның берсен игътибарыгызга тәкъдим итмәкче булам. Менә тыңлагыз.

 

Әни белән бертуган апамның улы Әхмәтгали абый хәрби училищеда укып чыккач, командир булып Эстәрлетамак шәһәрендә хезмәт итә башлады. Авылга кайтып фермада бозау караучы Зифа апага өйләнде дә аны үзе белән алып китте. Гомере буе ачлы-туклы нужада яшәгән бу гади авыл кызы шәһәрдә ике катлы йорттагы ике бүлмәле фатирга урнашкач, бәхетенә башы белән чумды. Тик хәрбиләр клубында үзешчән түгәрәкләрдә катнашып, концертларда биеп-җырлап йөрергә тотынгач, абыйны көнләштерә башлады Зифа апа.

 

Бу нәкъ утызынчы еллар, халык дошманнары белән көрәшү, мәчет биналарын клубларга әйләндерү заманы иде. «Без азат хатыннар» дигән лозунг астында яшьләр җиңсез, кыска күлмәк кияргә тотындылар, озын толымлы чәчләрен кисеп ташлап, калганын көдрәләтеп, башларына косынка бәйләп, күн беретлар йә кепкалар киеп йөри башладылар, «Әпипә», «Әйлән-бәйлән» биюләрен ташлап, «Тустип», «Барыня»га күчтеләр. Гомумән әйткәндә, «культура революциясе» башланып, безнең Зифа апа да беркемнән дә калышырга теләмәде. Сугыш алдыннан гына туган улларына да ул әти-әниләр кушканча Габдулла, Галимҗан дип түгел, каяндыр ишетеп алып, ниндидер безнең өчен ят булган, өлкәненә - Марсель, кечкенәсенә Индус дип исемнәр куштырды. Бары тик тормыш үзгәреп, сугыштан соң туган улларын гына алар чын татар исеме белән - Вагыйз дип атадылар.

 

Шуннан соң менә ярты гасырдан артык гомер үткән дә киткән. Гаиләдә балаларның барысы да исән-сау үсеп, тормышта үз урыннарын таптылар.

 

Сүзне шул Индус исемле туганыбызга бирик әле.

 

«Әти сугыштан кайткач, без Мәскәүдән ерак түгел урнашкан Солнечногорск шәһәренә күченеп килдек. Үскән чакта да, укырга кергәч тә, иптәш малай-шалайлар мине шушы исемем белән үртәп теңкәмә тияләр иде. Еш кына шулар белән бәргәләшеп, борынны канаткан чаклар да булды. Җитмәсә бер күршенең эте дә Индус исемле иде. Шунда түземлегем бетеп, әти-әнинең күзләренә бәреп әйттем:«Нәрсә уйлап миңа шундый исем тактыгыз?!» - дим. Әти моңа: «Әниеңә үпкәлә, ул сиңа шундый «матур» исем тапкан иде», - диде. Институтта укыганда гына бераз тынычландым. Диплом алгач, миңа лейтенант погоннары тагып, Петропавловск-на-Камчатке шәһәренә диңгез флоты өчен яр һәм порт ныгытмалары төзергә җибәрделәр. Анда да гел исемемне кабатлап сорап, күземә карый иделәр. «Нишләп бу кеше исемен алмаштырмый икән», - дип уйлаганнардыр инде.

 

Камчаткада төп ризык консервалар гына булгач, минем исәнлегем какшады. 44 яшемдә ашказаныма операция ясатып, «полковник» дәрәҗәсендә отставкага чыгарга туры килде. Андагы квартираны тапшырып, Солнечногорскига кайтып, хәрби төзелешкә баш инженер булып эшкә кереп, яңа фатир алдым. Шул елларда үзгәртеп кору заманы башланып киткәч, әкренләп безнең оешмабыз да тарала башлады.

 

Игъланнар укып, Мәскәүдә эш эзли башладым: «Инглиз телен һәм компьютерларны белүче кеше кирәк», дигән бер игъланны таптым да күрсәтелгән адрес буенча киттем. Мине зур өстәл артында утырган ыспай киемле, урта яшьтәге бер ир кеше кабул итте. Үзем турында сорашканнан соң, сиздермичә генә инглизчә компьютер темасына күчте. Соңыннан: «Бөтен яктан да безгә ярыйсыз, яшегез генә олырак. Сәгать 5тә шеф килгәч, аның янына сөйләшергә кил!” – дигәч, көтәргә булдым.

 

Кафега кереп, тамак ялгап чыкканда урамда «Һиндстан сәнгате күргәзмәсе», дигән бер игъланга тап булдым. Күптәннән күргәзмәләрдә булганым юк иде, карап чыгарга кирәк, мәйтәм.

 

Мин килеп кергәндә, күргәзмәне бер төркем студентлар карап йөри иде. Алар чыгып киткәч, мин берүзем генә ашыкмыйча, җентекләп, гаҗәеп матур, гомергә күрмәгән экспонатларны карап йөри башладым. Бераздан яныма анда эшләүче, һинд киемнәренә киенгән бер ханым килеп: «Сез безнең күргәзмәне бик кызыксынып карыйсыз, бәлки, сорауларыгыз да бардыр?» - дигәч, сөйләшеп киттек. Аның кыенлык белән русча сөйләшүен ишеткәч, инглизчәгә күчүен үтендем. Ул шатланып китте, минем белән әле тагын ярты сәгатьләр күргәзмә буйлап йөрде. Ахырдан миңа «Фикерләр кенәгәсен» биреп, фикерләремне язып калдыруымны үтенде. Мин Һиндстан халкының осталыгына, тарихына соклануым турында язып, кулымны куйгач, ханым җәяләр эченә үземнең тулы фамилиямне, исемемне дә язарга кушты. Исемемнең Индус икәнлеген белгәч, ханым: «Сезгә нишләп безнең халык исемен кушканнар соң?» - дип гаҗәпләнүен белдерде. Мин озак уйламыйча: «Минем әнием яшь чакта сезнең илгә барырга хыялланып яшәгән. Ләкин бара алмаган. Шул хыялы белән мине Индус дип атаган да инде», - дип әйтеп куйдым. Ханым минем бу сүзләремне ишеткәч, мине үзе белән кемнеңдер янына алып китте. Анда тагын сорашып, телефонымны, адресымны язып алып калдылар.

 

Ике атнадан соң шалтыратып, үзләре янына килүемне үтенделәр.

 

Анда баргач, илчелек секретаре миңа: «Мин сезнең тарихыгыз турында илче әфәндегә җиткергән идем, һәм ул сезне Һиндстан Федератив Республикасының оештырылуы уңаеннан 26 январьда үткәреләчәк бәйрәмгә чакыра”, - дип, миңа чакыру кәгазе тапшырды.

 

Менә көтеп алынган көн килеп җитте. Күрсәтелгән вакытка биш минут калгач, илчелеккә барып кердем. Мине: «Соңга кала яздыгыз», - дип ашыгып, каядыр алып киттеләр. Шунда диванда утырып торган ике кеше янында калдырып, бераз көтәргә куштылар. Озакламый безне илче янына алып кереп, берәм-берәм таныштыра башладылар. Беренчебез танылган язучы булып, Һиндстан турында бик яхшы китап бастырган икән... Икенчебез: «Сез Һиндстанны беләсезме?» дигән конкурста җиңеп, беренче урынны алган егет булып чыкты. Ә мине илчегә: «Менә бу кеше Һиндстанда булырга бик теләп тә, үзенең хыялын тормышка ашыра алмаган, Россиядә олы яшьтәге яшәүче ханымның улы була инде, аны әнисе безнең Һиндстан халкының исеме белән Индус дип атаган», - дип таныштырдылар. Илче һәркайсыбызның кулын кысып, һәркайсыбызны чын күңелдән котлап, Һиндстан буйлап сәяхәткә барырга ике атналык юлламалар бүләк итте.

 

Бу көтелмәгән хәлгә шатланып, кабул итүләр залына төштек. Анда хөкүмәтебезнең хуҗаларын, данлыклы артистларны, галимнәрне, хәрбиләрне, кемнәрне генә күрмәдем икән. Кызыксынып Африка, Азия илләренең илчеләрен дә озак карап йөрдем.

 

Апрель азакларында безнең төркем Һиндстанга очты. Калькутта шәһәрендә йөргәндә, бер матур мәчеткә кереп, әнием рухына багышлап, дога да кылдым. Анда күргәннәр гомергә истәлек булып калды.

 

Шуннан соң мин һәр елны 26 январьда әти-әниемне искә алып, Һиндстан халкының бәйрәмен билгеләп үтә торган булдым. Ни әйтсәң дә, мин Индус бит!"

 

Тик мин аның сөйләгәннәренә үземнең тагын бер фикеремне өстәп куясым килә. Менә кешеләрнең язмышы бер сүздән бер исемнән ничек үзгәрә ала икән! Шуңа күрә дә безнең ата-бабаларыбыз юкка гына: «Нәрсә булса да, ни хәлгә очрасаң да, ахыры хәерле булсын!» - дип Ходайдан сорарга кушмаганнардыр шул.

 

Югарыдагы рәсемдә: Һиндстан мәчетләренең берсендә.

 

 

Калькутта шәһәре күрнеше.


Әмир ҖӘББАРОВ, хезмәт ветераны
Бердәмлек
№ 4 | 21.01.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»