поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.01.2012 Могҗиза

Сихер чыгарам, яки өшкереп дәвалаучыларга барырга ярыймы?

Кеше дингә төр­ле юллар белән килә. Кемдер әти-әнисеннән, әби-бабасыннан үрнәк ала, кемгәдер очраклы бер хәл дә этәргеч булырга мөмкин. Биш вакыт намаз укып, ураза тота башлагач, тормыш үзгәрде, могҗизалар артты, дип әйтүчеләрне дә ишетергә туры килә. Аларга ышанырга ярыймы? Дәвалаучыны шарлатаннан ничек аерырга? Дин әһелләре алар турында нәрсә ди?

"Өстән өйрәтеп торалар"

 

Әтнә районының Күлле Киме авылында яшәүче Рәшидә Мөхәммәтҗанова (фотога тө­шүдән баш тартты – Ч.Х.) 50 яшендә бик каты авырып китә. Аяклары йөри алмыйча, хәтта 10 метр араны да үтә алмас була. Бер төнне төш күрә. "Ап-ак кәгазь бите белән ике төрле дога күрсәттеләр. Аның берсе истә калды, икенчесе юк. Икенче кичне йокларга ятканда Алладан шул доганы искә төшерүне сорап яттым. Төшемдә шуны күр­дем дә", – дип искә ала ул вакыйганы Рәшидә апа.

 

Моңарчы Аллага ышанып яшәсә дә, намаз укымаган хатын әкренләп кенә догаларын өйрә­нә, намаз укырга керешә. Хәле яхшыра. Тора-бара таныш-белешләрнең, туганнарның елаган, авырткан балаларын өшкерә башлый. Аңа, ярдәмең тиде, дип килеп әйтәләр. Өйдән чыгуы була, хатынның күңеленә космос төзелеше, кешеләрнең нинди чирләр белән авыруы, ул чир­ләрне ни рәвешле җиңеп булуы турында уйлар килә башлый. Башта нәрсә булганын аңлап җиткерми. Хәзер инде ул моны: "Өстән өйрәтеп торалар", – дип аңлата.

 

– Менә дүрт елдан бирле яман шеш турында мәгълүмат җиткерәләр. Мин аларны язып барам. Схемалар төзим. Ничек дәвалап булганлыгын ачыклыйм, – дип сөйли ул. – Әлегә барлык мәгълүматлар да алынып бетмәде. Тизләтергә кирәк, соңга калуың бар, дип кисәтәләр.

 

Яман шеш барлыкка килүне сихердән дип аңлата Рәшидә апа.

 

– Сихерчеләр бар нәрсәне дә җимерергә сәләтле. Кешедә күренә һәм күренми торган хромосомалар бар. Алар гадәттә шул күренми торган хромосомалар аша эш итә. Аны чыгаруы бигрәк тә читен. Гадәттә экстрасенслар кешенең сихерен икенче берәүгә күчерә. Мин исә бө­тенләй юк итәргә тырышам, – дип сөйли дәвалаучы.

 

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта йортка, ишек төбенә нәрсә дә булса сибеп китүгә караганда, компьютер, дискка яздырылган җыр-көйләр аша бозым ясаулар күбәйгән. Бигрәк тә төнге клубларга йөрергә яратучыларга зур куркыныч яный икән.

 

– Нигә сихерлиләр соң? Ни­гә кирәк? – дип кызыксынам.

 

– Кара маглар белән дөнья тулган. Алар туганда ук кара энергия белән туа. Шуннан башка яши алмыйлар. 800 ел буена дөнья белән кара көчләр идарә итә. Аларга каршы көрәшүче ак көчләрнең, ягъни безнең кебек сихер-бозым чыгаручыларның көче нибары 15 процентлап кына калган була. Тик җирдә барысы да бер-берсенә карата тигез булырга тиеш. Шул исәп­тән ак белән кара көчләр дә, – ди Рәшидә апа.

 

Үзе белән серле күренешләр була башлагач, биш ай буена хатынга сихер-бозым чыгарганда укыла торган Коръән аятьләрен, сүрәләрен "төшендерә"ләр. Ул аларны язып бара.

 

– Аллаһы Тәгалә һәр кылынган начар гамәлгә җәзасын бирә. Ул җәза җиде буынга кадәр барып җитә. Бар шундый кешеләр. Беркемгә дә начарлыгым тигәне юк, нигә мин бәхетсез, дип баш ваталар. Андыйлар арасында ата-бабасы өчен җәза алучы да булырга мөмкин. Диндә булмаган кеше моны, әлбәттә инде, аңламый. Шуңа да ата-ананың динле булуы бик мөһим шул, киләчәк буынның иминлеге өчен кирәк. Кешеләр бу хакта уйлансыннар иде. Дин күбрәк таралса, җирнең биосферасы да ныграк була. Төрле бәла-каза энергия белән туа. Шуннан башка яши алмыйлар. 800 ел буена дөнья белән кара көчләр идарә итә. Аларга каршы көрәшүче ак көчләрнең, ягъни безнең кебек сихер-бозым чыгаручыларның көче нибары 15 процентлап кына калган була. Тик җирдә барысы да бер-берсенә карата тигез булырга тиеш. Шул исәп­тән ак белән кара көчләр дә, – ди Рәшидә апа.

 

Үзе белән серле күренешләр була башлагач, биш ай буена хатынга сихер-бозым чыгарганда укыла торган Коръән аятьләрен, сүрәләрен "төшендерә"ләр. Ул аларны язып бара.

 

– Аллаһы Тәгалә һәр кылынган начар гамәлгә җәзасын бирә. Ул җәза җиде буынга кадәр барып җитә. Бар шундый кешеләр. Беркемгә дә начарлыгым тигәне юк, нигә мин бәхетсез, дип баш ваталар. Андыйлар арасында ата-бабасы өчен җәза алучы да булырга мөмкин. Диндә булмаган кеше моны, әлбәттә инде, аңламый. Шуңа да ата-ананың динле булуы бик мөһим шул, киләчәк буынның иминлеге өчен кирәк. Кешеләр бу хакта уйлансыннар иде. Дин күбрәк таралса, җирнең биосферасы да ныграк була. Төрле бәла-казалардан иминлек арта, – ди ул.

 

Элек фельдшер булып эшлә­гән хатын сихер-бозымнан кала авыруларны да чамалый. Кемдер умыртка баганасы сызлагач мөрәҗәгать иткән дә файдасын күргән, кемдер операциядән имин калган. Әллә чыннан да куллары сихәтле, әллә кешеләр аңа артык ышана, монысы бер Аллага мәгълүм. Авыруларны дә­валаганнан соң хатын үзе дә чирләп ала. Шуның аркасында соңгы елда бу эшне бик сирәк башкара икән. "Энергия җыярга кирәк", – дип аңлата ул.

 

Башта юләр дип уйлаганнар

 

Арчада яшәүче Зөлфирә Галәүованың (фотода) өенә килүчеләр байтак. Кемдер сынап карарга килә, кемдер авыруына дәва эзли. Чөнки Зөлфирә апаны чыннан да дәвалау сәләтенә ия дип сөйлиләр. Буыннар сызласа да, йөрәк кагып, кан басымы артса да, "Нишлим?" икән дип аңа киләләр. Ә кешенең җанын ни кыйнаганын белү өчен Зөлфирә апага аның янә­шәсендә басып тору да җитә икән. "Авыру кешедән бер дулкын килеп бәрелә", – ди ул.

 

Үзенә бирелгән бу сәләтне Зөлфирә апа намазга басуы белән аңлата. "Кеше динле килеш тә, динсез дә формалашырга мөмкин. Миңа намазга басу өчен дүрт тапкыр урын өстенә калып, үлемнән котылырга туры килде. Намазга баскач та: "Дин нигә кирәк?"– дигән сорауга җавап эзләп баш ваттым. Ахырдан, кешене илаһи гаделлек яшәтә икән, дигән нәтиҗәгә килдем", – дип сөйли ул.

 

Дингә килгәнче төрле каршылыкларны да күп үтәргә туры килә әле аңа. Балачагы, мисал өчен, бер дә җиңелләрдән үтми. Әти-әнисен югалтып, балалар йортына килеп эләгә. Шунда беренче тапкыр ашханәдә булуын әле дә хәтерли.

 

– Алдыма куелган өлешне ашап бетерер алдыннан бүл­мәдә тынлык урнашты. Ашап бетергәч авылдагы гадәт буенча учларым белән битләремне сыпырып "әппәр" итеп куйдым. Кинәт бөтен ашханә халкы дәр­рәү кубып кычкырып көлде. Күтәрелеп карасам, бөтенесенең күзләре миңа төбәлгән. Арадан берсе: "Монда алай итәргә ярамый", – диде. Шуның белән дингә каршы тәрбия дәресе тәмам булды, – ди Зөлфирә апа.

 

Пенсиягә чыгарга берникадәр генә вакыт калган була. Аңа кадәр заводта читек чигүче бу­лып эшли. Җитәкчелек Зөлфи­рәгә эштән кыскартылуын әйтә. Эшсез калгач, кайгырудан урын өстенә кала. Ничек яшәргә, кая барырга? Акрынлап кына үзе белгән догаларны укый. Авырлык белән торып булса да намазга баса. Һәм ни могҗиза, ул үзендә яшәргә көч таба. Бәйләү бәйләп, аны сатып, тамак ялгарлык акча эшли. "Яшәү өчен сә­ламәт булырга кирәк", – дип фи­кер йөртә ул. Шулай итеп массаж курсларына языла. Аның бөтен төрләрен дә өйрәнә. Үләннәр белән кызыксына, аларның дәвалау үзлекләре белән таныша.

 

Ул да түгел, аны психологик ярдәм кабинетында эшләргә чакыралар. Ул кешеләргә массаж ясап, үлән төнәтмәләре эчертеп, психологик киеренкелектән ары­нырга ярдәм итәргә тиеш була. Озакламый кайсы ноктаның организмдагы кайсы орган өчен җавап биргәнлегенә төшенә. Аның кулларыннан кешеләр бик күп сихәт ала.

 

– Кешеләрнең авыруларын, стресс хәлләрен үзем аша уздырганлыгым ачыкланды. 1990 нчы еллар иде ул. Халыкка юньләп хезмәт хакы бирелми. Балаларны ничек туендырыйк, тормышны ничек алып барырга, дип кайгыралар. Кая барып бәрелергә белмәгән шундый көннәрендә миңа килеп керәләр. Массаж ясыйм, үлән чәйләре эчертәм. Ул да түгел, кулымның кеше тәненә кагылган урыны кызарып чыга. Әчетүенә түзә алмыйча бинт белән урап куям, – дип сөйли ул.

 

Имеш-мимеш тарала. Иң якын дип йөргән таныш-белешләре, хәтта туганнары да аңа булган карашын үзгәртә. Хәтта башта юләр дип, психик авыруларны дәвалый торган хастаханәгә илтеп тапшыралар. Табиблар тикшергәннән соң, анда бернинди дә тайпылыш табылмый һәм, син сау-сәламәт дип, кире өенә кайтарып җибәрәләр.

 

– Намаз укыганда кеше тәнендә бик тә мөһим нокталарга массаж ясала. Мин бу хакта бик күп укыдым, эзләндем, чагыштырып карадым, – ди Зөл­фирә апа. – Мәктәптә укыган фәннәр генә адәм баласын тормышта җитәкләп бара алмый. "Ата кара тараканның кан әйлә­неше"н белмәсәң дә яшәп була. Ә менә тормыш итә белү, күп нәрсәгә фәлсәфи яктан карау бик кирәк. Дин кешене авырлыкка бөтенләй башка яктан карарга өйрәтә, – ди Зөлфирә апа.

 

Арча–Әтнә–Казан

 

* * *

 

– Кешеләргә могҗиза бирелми, – ди Кол Шә­риф мәчете имам хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс. – Могҗиза пәй­гам­­бәр­ләр­гә үз­лә­ренең пәйгамбәрлеген исбатлау өчен бирелгән. Ислам динендә "кәрамәт" дигән тө­шенчә бар. Аллаһы Тәгалә әлеге кәрамәтне кешеләргә бирергә мөмкин. Шуннан кеше чыннан да авыруларны тоярга, дәвалый алырга мөмкин. Бу кәрамәт, миңа сәләт бирелде, дип мактану өчен түгел, ә кеше­ләргә савап эшләү, аларны дингә якынайту өчен бирелә. Тик мондый дәвалый, өшкерә торган кешеләр арасында, кызганычка, шарлатаннар да күп шул. Алар дин кушканча гамәл йөртәме, әллә юкмы икәнлекне без аера алмыйбыз. Шуңа күрә пәйгам­бәребез Мө­хәммәд (с.г.в.) шушындый дәвалаучы кешеләр­нең, иң беренче чиратта, иманына игътибар итәргә кушып калдырган. Ул тәкъвамы, чистамы, биш вакыт намазын укыймы һ.б. Шул ук вакытта аның дәвалау ысуллары исламдагы шәр­гый таләп­ләргә каршы килмичә, догалар, Коръән аятьләре ярдәмендә башкарылырга тиеш. Су өреп, шәм куеп дәвалаучыларга һич тә ышанырга ярамый. Алдагысын әйтеп бирүчеләргә дә ышану дөрес түгел. Алда ни буласын хәт­та пәй­гамбәрләр дә бел­мәгән. Анысы Аллаһы Тәга­ләгә генә мәгълүм. Дәвалаучы андый мәгъ­­лү­мат­ларны әй­тергә алына икән, димәк, ул иблис һәм җен­нәр белән эш итә һәм бу мәгълү­матлар ялган. Шулай итеп, кешеләргә игелек кылам дип, ялган әйберләргә ышандырып, бу кеше гөнаһ кыла. Без гадәттә башыма фикер килде дияргә яратабыз. Әмма фикер кешенең баш миендә барлыкка килми. Ул йә Аллаһы Тәгаләдән килә, йә шай­таннан. Беренчесе хәерле фикер була. Аны илһам дип атыйлар. Хәерсезе, ягъни шайтаннан килгәне вәсвәсә була.

 

Өшкерүчеләргә барырга ярыймы дигәндә, шәригать кануннары белән гамәл кылучыларга барырга ярый. Аның ир-ат яки хатын-кыз булуы мөһим түгел. Әйткәнемчә, ислам кушканча гамәл йөртүе генә мөһим.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 9-10 | 20.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»