поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.09.2008 Матбугат

ТАМАШАЧЫЛАР АЙСЫЛУ ЛЕРОННЫ КИЯҮГӘ СОРЫЙ

“Үземне журналист дип санамыйм. Мин бары“Хәерле иртә” тапшыруын алып баручы, шоумен (шоу ясаучы) һәм күтәренке кәеф бүләк итүче”, – ди ул үзе турында. Чибәр, кыю, аралашучан һәм бәйсезлеккә омтылучы! Аны берничек тә “Ул – журналист түгел” – дип әйтеп булмый. Чөнки анда журналист халкына хас сыйфатларның барысы да бар... Ул – журналист! Ул – алып баручы! Ул – шоумен! Ул – Айсылу Лерон!

 

 

 

Досье: Леронова Айсылу Ләбиб кызы.

Туган вакыты: 16.06.1984.

Йолдызлыгы: Игезәкләр.

Белеме: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты.

Эш урыны: КДУның журналистика факультетында Телевизион журналистика буенча укытучы, “Яңа гасыр” каналында“Хәерле иртә” тапшыруының алып баручысы.

Девизы: “Бирешмәскә!”

Гаилә хәле: кияүдә түгел. Әтисе Ләбиб Лерон – язучы, әнисе Фидания - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сеңлесе Ләйлә, энесе – Бәхтияр.

Ярата: җаваплы һәм максатчан кешеләрне.

Яратмый: ялкауларны, зарланып йөрүчеләрне.

 

- Айсылу, әйдә балачак елларыңа кайтып килик әле. Кечкенә чагыңда кем булырга хыялландың син?

 

- У-у-у!!!Кечкенә вакытта кем генә булырга теләмәдем мин?! 3 яшьләр тирәсендә урамда трамвай йөрткән хатын-кызны күргәч, трамвай йөртүче буласым, балалар бакчасына йөри башлагач – тәрбияче, мәктәптә – укытучы буласым килде. Әмма журналистика өлкәсендә “кайнармын” дип һич кенә дә уйламадым.

 

- Телевидение дигән зур “казанга” ничек кереп китүеңне хәтерлисеңме?

 

- Әлбәттә. Тәүге тапкыр телевидениегә мин 12 яшемдә, 1997 елның март аенда “Тамчы” тапшыруына килдем. Ул вакытта аны сыйныфташ кыз Алинә алып бара иде. Ул авырып китте дә “Айсылу, син минем урынга бар әле”, – диде. Ә мин исә сабый акылым белән ТВга (ул вакытта ГТРК “Татарстан”) килеп: “Мин Алинә урынына килдем”, – дип, сюжет төшерергә чыгып киттем. Бернинди курку, дулкынлану да юк. Азрак өлкәнрәк булсам, андый адымны ясый да алмаган булыр идем әле. Һәм менә иң кызыгы шул: хәзер мине гел “Тамчы” дип йөртәләр. Мәктәпләргә барсам да, авылга кайткач та: “Әнә “Тамчы” килә”, – дип эндәшәләр. Хәтта әле дә килеп: “Син “Тамчы” тапшыруында эшлисең бит, әйеме?” – дип сорау биргән кешеләр бар.

 

- Димәк, “Тамчы кызы”ның журналист һөнәренә мәхәббәте нәкъ менә ТВда уянган?

 

- Шулай килеп чыга... Әгәр телевидениедә эшләмәсәм, бәлкем, журналистика факультетына укырга да кермәгән булыр идем. Чөнки хыялым – чит телләр буенча белем алу иде. Укырга кергән елны “Яшьләр тукталышы”нда эшли башладым.

 

- Соңгы вакытларда “Яшьләр тукталышы”нда күренмисең?

 

- “Яшьләр тукталышы”на күчкәч, башта корреспондент булып эшләдем,1 елдан алып баручы итеп куйдылар. 2002 елда “Яшьләр тукталышы”ның редакторы булдым. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты бар, җәен мин “Яшьләр тукталышыннан” киттем. Хәзер аның редакторы – Сөмбел Вәлиуллина. Әйтәләр бит әле: кеше 5 ел саен эшен алыштырып торырга тиеш дип, минеке дә шулайрак килеп чыга бугай. Башта “Тамчы”, аннан соң “Яшьләр тукталышы”, ә хәзер менә “Хәерле иртә!” тапшыруының алып баручысы.

 

- Ничә еллар эшләгән урыныңны калдырып китү җиңелләрдән булмагандыр. “Яшьләр тукталышы” белән “Хәерле иртә!” тапшыруларының аермасы нидә?

 

- Әлбәттә, “Яшьләр тукталышыннан” китүем бераз күңелемне төшерде, ләкин моның уңай яклары да бар. Гел бер эштә эшләп бертөрлелеккә шулхәтле ияләнәсең ки, син инде яңалыкларны да күрми башлыйсың, һаман шул ук эш. Ә инде “Хәерле иртә!”гә килеп эләккәч, мин үземә икенче күзлектән карый башладым. “Хәерле иртә!” – ул, гомумән, икенче режим. Чөнки син анда турыдан-туры эфирда. Ә бу, һәрнәрсәгә әзер булырга кирәк, дигән сүз.

 

- Каушап калган очракларың бармы?

 

- Биредә миңа бик ошый. Чөнки турыдан-туры эфирда эшләү теләгем күптәннән бар иде. Беренче тапшыруда мин үземне кунакта кебек кенә хис иттем. Ә аннан инде хуҗага әйләндем. Һичшиксез, эфирда каушап калулар була. Анысы да урыны-урыны белән генә. Ләкин аны ничек тә җиңәсең инде.

 

- Соңгы вакытта эшеңә тагын да дәрт өстәгән минутларны исеңә төшер әле...

 

- “Хәерле иртә!” тапшыруының иртәнге 7 сәгать 00 минутта “Бәхетле мизгелләр” исемле чыгарылышы бар. Шул минутларда тамашачылар шалтыратып, турыдан-туры эфирда үзләренең бәхетле мизгелләре турында хәбәр итә: кемнеңдер бәбие туган, кемдер укырга кергән...

 

Беркөнне шулай, мин эфирда эшләгәндә, бер егет шалтыратып операторга: “Айсылуны кабат телевизорда күрүем минем иң бәхетле мизгелем. Ул миңа кияүгә чыкмас микән?” – дип сораган. Әлбәттә, без моны эфирга бирмәдек. Ләкин менә үзеңнең җәмгыятькә, тамашачыларга кирәк булуыңны тою тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Димәк, сине беләләр, син аларга кирәк!

 

- Журналистика тәнкыйтьсез була алмый. Син үзеңнең адресыңа юлланган тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

 

- Күп очракта тәнкыйтьне эшләгән кешегә әйтәләр. Тәнкыйть – ул төрлечә була һәм кем әйтүенә бәйле. Интернет битләренә теләсә-кем язган сүзләр минем өчен юк! Кем булуына карамастан, тәнкыйтьне килеп әйтәләр икән, мин тыңлыйм, кабул итәм, әгәр, чыннан да, ул дөреслеккә туры килә икән, үзгәрергә тырышам.

 

- Гадәттә, бигрәк тә безнең татарда ирешкән уңышларың булса, кемнедер “терәгең” итеп күрсәтергә тырышалар. Син моңа ничек карыйсың?

 

- Кеше сүзләренә караганда, мин текстны да үзем язмыйм, сөйли дә белмим икән. Минем ирешелгән уңышларым да әтинеке булып кала. Әйтсеннәр, уйласыннар... һәм мин аның белән бик бәхетле! Алай уйлау - ул үз-үзеңне аклау гына. Шунысын онытмаска кирәк: кеше ярдәме булса бер була ала, ә калганы синең үзеңнән тора. Мин әтиемә чиксез рәхмәтлемен, чөнки иҗадилык миңа аннан килгән.

 

- ТВ эшләүче кызларга егетләр күзе төшүчән була. Танышырга теләк белдерүчеләр күпме?

 

- Әйе, күп. Тик кайчакларда шалтыраталар да дәшмиләр, исемсез смслар язалар. Симкаларны да үзгәртеп карадым, барыбер беләләр. Шалтыратып телефон ташлауны мин, гомумән, аңламыйм.

 

- Айсылу нинди егетләрне күбрәк үз итә икән?

 

- Мин тырыш, максатчан, игътибарлы егетләрне хөрмәт итәм.

 

- Шәхси тормышыңа “күз кысып” алсак?

 

- Шәхси тормышым ал да гөл. Хәзер йөри торган егетем белән быел җәй аенда таныштык. Үзе Казан егете.

 

- Ирешкән уңышларың?

 

- “Бәллүр каләм”, “Һөнәр сайлау” номинациясендә җиңүче, “Җисем” татар киносы фестивале дипломаты. Әмма минем иң зур уңышым – ул аудиториягә кирәк булуым!

 

...Үзе сөйли, үзе телефоннан башка берәүгә чираттагы концертны алып барырга сүз бирә. Аның блокнотында һәр сәгать, һәр минут билгеле. Ул әле дә ТВга тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итәргә ашыга ...

 

 


Илүзә ШӘРИПОВА
Безнең гәҗит
№ 38 | 24.09.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»