поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.01.2012 Мәгариф

Читтән торып уку – законлы рәвештә диплом сатып алу?

Гыйнвар ае студентлар өчен “кызу урак өсте” - мәш килеп имтиханнар биреп йөргән вакытлары. Шушы айда читтән торып белем алучылар өчен дә йокысыз төнле сессия башлана.

Читтән торып белем алу ысулы Россиягә совет чорында ук килеп кергән. Әлеге форма шулкадәр популярлаша ки, безнең илдә әлеге ысул ярдәмендә укучылар санын совет хакимияте җимерелү дә киметми.

 

Бүген читтән торып уку турында күптөрле фикерләр яшәп килә. Кайберәүләр өчен ул югары белем алуның аерылмас бер өлеше буларак кабул ителсә, башкалар укуның әлеге төре белем бирә дип санамый. “Биш елга 10 мәртәбә килеп укып кына алынган диплом чын диплом түгел инде ул”, “Читтән торып уку – законлы рәвештә диплом сатып алу”, дип санаучылар байтак.

 

“Заочно” уку иҗат кешеләре өчен файдалы

 

“Читтән торып белем алуның классик формасы дигәндә, даими эштә эшләүчеләр өчен махсус рәвештә барлыкка килгән югары белем алу ысулы күз алдында тотыла. Әлеге форма, беренче чиратта, иҗади белгечлекләр өчен файдалыдыр, мөгаен. Журналистика шуларның берсе. Бу өлкәдә укуны читтән торып тәмамлаган, тик шулай булуга да карамастан зур уңышларга ирешкән шәхесләр бихисап. Тик соңгы елларда, чыннан да, читтән торып белем алу мәсьәләсендә проблемалар барлыкка килә башлады. Минемчә, бу студентларның үзгәрүе белән бәйле. Әгәр дә берничә ел элек студент-заочник дигәндә, сайлаган профессиясе буенча берникадәр белеме булган, практик яктан камил, эш тәҗрибәсенә бай укучы күз алдына килсә, хәзер исә мәктәп бусагасыннан соң ук югары белем алуның әлеге формасын сайлаучылар байтак”, ди Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Роман Баканов.

 

Ул тагын бер кызыклы факт китерә, югары белемне читтән торып алучыларның күбесенең эш урыннары сайлаган профессияләре белән бөтенләй дә туры килми, хәтта кисешми дә икән.

 

Ни рәвешле уку төп мәсьәлә түгел, иң мөһиме – теләк кирәк

 

Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында исә читтән торып белем алуга уңай карыйлар. Әлеге институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, барысы да студентның үзеннән тора. Әгәр дә ул алдына “укыйм, булдырам”, дигән максат куйган икән, һичшиксез, моңа ирешәчәк. Әгәр дә инде бары тик югары белем алу өчен генә укырга кергән булса, аңа укытучылар гына булыша алмый инде. Кызганычка каршы, андый студентлар “очник”лар арасында да бик күп.

 

Әлеге институтның чит телләр һәм мәдәниятләре кафедрасы җитәкчесе Роза Әюпова да шундый ук фикердә. “Моннан берничә ел элек чит телләр факультетында читтән торып уку мөмкин түгел дип саналса да, хәзер исә моның алай түгеллегенә тулысынча төшендек. Читтән торып укыймы ул әллә инде укырга һәр көн йөриме – бу иң мөһиме түгел. Иң мөһиме, студентның үзендә уку теләге, омтылыш булырга тиеш”, - ди ул.

 

“Заочниклар”ның белем дәрәҗәсе күпкә түбәнрәк

 

Казан дәүләт медицина университетында читтән торып уку бүлеге исә бөтенләй юк. Әлеге университетта андый белемне белемгә дә санамыйлар. Кем белән генә сөйләшсәм дә, барысы беравыздан: “Медицина өлкәсенә чын белгечләр кирәк. Читтән торып укып кына табиб һөнәрен үзләштереп булмый”, дип җавап бирделәр.

 

“Нинди анда читтән торып уку, моннан берникадәр вакыт элек 6 ел буе университет ишек төбен таптаган студентларның да күбесе үз белгечлеге буенча эшләми иде әле. Хәзер исә уңай якка үзгәрешләр бар, андыйларның саны сизелерлек кимеде”, ди медицина фәннәре докторы, профессор Наилә Хәмитова.

 

Аның сүзләренә караганда, яхшы табиб булу өчен әлеге профессиянең теоретик өлешен дә, практик өлешен дә яхшылап өйрәнү кирәк. Ә читтән торып укыганда исә практика бөтенләй дә диярлек булмый, теория дә экзамен биргәннең икенче көнендә үк онытыла.

 

Казан дәүләт технология университетының механика факультеты деканы, профессор Алексей Бурмистров фикеренчә, чыннан да, читтән торып укучыларның белем дәрәҗәсе күпкә түбәнрәк. Тик әлеге университетта читтән торып белем алучыларның яртысыннан күбесе башка төбәк һәм шәһәрләрдә яши һәм эшлиләр. Бу яктан караганда, белем бирүнең әлеге формасы, әлбәттә, игътибарга лаек.

 

Шушы күп төрле фикерләр белән танышканнан соң, нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин соң? Читтән торып алынган белемнең “белем” дип аталырга хокукы бармы? Әлеге сорауга кистереп кенә җавап биреп булмый, чөнки әлеге мәсьәләдә бик күп факторларга игътибар итәргә кирәк - нинди белгечлек, кайсы өлкә, нинди студент.. Шуңа күрә, нинди формада һәм ничек укырга – һәркемнең үз эше, ул укуга карата һәр кешенең үз мөнәсәбәтеннән тора.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»