|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2012 Мәдәният
Татар язучыларын дөнья әдәбиятчылары да таный башладыЕлның тәүге көннәрендә Төркиядә Евразия каләм әһелләре берлеге премияләренә лаек булучылар билгеләнде. Лауреатлар арасында татарның классик язучысы Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” романын төрекчәгә тәрҗемә иткән язучы, төрек егете Фатыйх Котлы да бар. Язучы һәм тәрҗемәче Фатыйх Котлы татар әдибе Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәрен төрек теленә тәрҗемә итеп, Евразия каләм әһелләре берлегенең “Төрки телләр арасында иң яхшы роман тәрҗемәсе” дигән номинациясендә җиңү яулады.
- Төрки әдәбияттан татар язучыларының да хикәяләрен бастырып чыгарырга уйлыйбыз дип миңа 2004 елда ук мөрәҗәгать иткәннәр иде. Профессор Хатыйп Миңнеголов белән киңәшләшеп, без ун хикәяне тикшереп, барлап куйдык. Алар татар классикларыныкы инде. Тәрҗемә эшенә алынганда телләр уртак, якын булгач, бик тиз һәм җиңел булыр, дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Татар телен камил дәрәҗәдә беләм дип йөргән идем. Әсәрләр эченә кереп чумгач, ялгышканлыгымны аңладым. Әдәби әсәрне тәрҗемә итү авыр. Ләкин бу эшне без җиңеп чыктык. «Васыять» дип аталган китап Төркиядә басылып чыкты. Төрек халкы аны яратып кабул итте. Китапны төрмәдә утыручы тоткыннарга да таратканнар, аларның психологик яктан хәлен җиңеләйтү максатыннан. Төрмәдә аны елый-елый укыганнар, шушы китапны укыгач, тормышка карашым үзгәрде диючеләре дә табылган. Әлеге китапны берничә мәртәбә нәшер иттеләр инде.
- Олпат язучыбыз Аяз Гыйләҗев иҗаты Сезне ничегрәк җәлеп итте?
- Аяз Гыйләҗев - олпат язучы. 2000 елның башында «Заман» гәҗитендә «Төркиянең түренә кадәр үттек» дигән хикәяләрен укып таныштым. Шуннан ул минем күңелемә бик якын булды. Һәм беркөнне Казанда китап киштәләрен караштыргалап йөргәндә, бер китапка күзем төште. Бу «Йәгез, бер дога!» иде. Карасам, авторы - Аяз Гыйләҗев. Аяз Гыйләҗев булгач, бу китап әйбәт булырга тиеш дип, сатып алдым. Хисләнеп укып чыктым. Анда сүрәтләнгән елларны күз алдына китердем. Ул төнне Аяз абый төшләремә үк керде. Гәрчә тормышта үзен күрмәгән булсам да. Мин аңа мәхәббәтемне, олы ихтирамымны белдереп, газет аша ачык хат яздым. Язучы белән танышуымны белдереп, редакциягә килдем. Тормышта нинди кеше икән ул Аяз абый дип, очрашу көнен көтеп йөрдем. 2003 елның 26 февралендә шалтыраттылар. Кулыма китап алып, язучы белән очрашуга киттем. Ишекне Нәкыя апа ачты. «Татарча беләсеңме», - ди. “Беләм, беләм”, - дим. Аяз абый янына килеп кулларыннан үптем (бездә олы кешегә шулай ихтирам күрсәтәләр), утырдык. Мин үзем белән таныштырдым. Китапта җөмлә асларына сызган җирләрен күрсәттем, бездәге язучылар белән уртаклыкларын сөйләдем. Ул да бик яратып тыңлады. Авторграф язмассызмы дип, үтенеп сорадым. Аның олылыгына, шул ук вакытта, гадилегенә сокландым. Ә ул миңа болай дип язды: «Фатыйх бәй, Сез минем йортыма кояшның бер кисәген алып килдегез». Шундый җылы сүзләрне укыгач, мин эреп киттем. Әле ул мине икенче көнне дә чакырды, уллары Мансур, Искәндәр белән таныштырды. Ул көнне Аяз ага миңа дүрт томлык әсәрләрен әзерләп куйган иде.
- Ә ул вакытта Сез Аяз Гыйләҗев әсәрләрен тәрҗемә итәрмен дип уйлаган идегезме соң?
- Ул вакытта мондый фикер уема да килеп карамаган иде. Сүзне-сүзгә ялгар өчен әдипкә сорау бирдем. «Аяз абый, кайсы әсәрегезнең төрек теленә тәрҗемә ителүен теләр идегез?», дип. Ул алдан ук җавабын әзерләп куйган кебек, «Өч аршин җирне» дип җавап бирде. Шул минем исемдә калды. Ә кайсы татар язучыларын укырга киңәш итәр идегез дигән сорауга, дымланган күзләрен миңа төбәп, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, диде. Аяз абый белән без аралашып яшәдек. Вафатын бик авыр кичердем. «Өч аршин җир» әсәрен тәрҗемә итүне үземә изге бурыч, язучының миңа васыяте итеп кабул иттем. Әле ул вакытта мин аның ул әсәрен укымаган да идем, нәрсә турында барганлыгын да белми идем.
- Бу эшкә алынганда Сезнең тәрҗемә өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәгез дә булган бит инде...
- Әйе, беренче тәрҗемәләрем Төркиядә дөнья күргән иде инде. Аерыла алмыйча Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укый башладым. Андагы тел, фразеологик әйләнмәләр, психологик алымнарны үз итеп укый башладым. «Өч аршин җирне» анализлап, дүрт мәртәбә укып чыктым. Ләкин әсәрне тәрҗемә итәргә тотынганчы ул бүләк иткән 4 томлыкны да укып чыгарга булдым. Аның әсәрләре аша әдәби телемне баетырга уйладым, аның әсәрләрен үземә дәреслек дип кабул иттем.
- Фатыйх әфәнде, тәрҗемә процессы ничегрәк барды соң?
- Беренче тәрҗемәм булмаса да, авыр барды, яшермим. Нәкыя ападан да шалтыратып сорадым, моңда автор нәрсә әйтергә теләгән икән дип. Сүзлекләрне актарам, кайбер сүзләрне таба алмыйм. Интегеп беткән чакларым да булды. Их, ахмак, мәйтәм, ник сүз бирдең, дип үз-үземне сүгәм. Ләкин әйткән сүз, аткан ук дигәндәй, ике ел дигәндә бу эшне башкарып чыктым. Ике ел дәвамында мин Мирвәли образлары белән яшәдем инде.
Әле күптән түгел генә Төркиядән шатлыклы хәбәрне туганнарым хәбәр иткәч, үземнән бигрәк тә татар халкы өчен сөендем. Чөнки татарның Аяз Гыйләҗев кебек бөек язучысы дөнья әдәбиятында үз юлын күрсәтерлек шәхес.
Татарстанны туган җирендәй яратып өлгергән Фатыйх әфәнденең Аяз Гыйләҗев иҗатына нисбәтле кыласы гамәлләре шактый әле. Халык язучысының 85 еллыгына атаклы әсәре - “Җомга көн кич белән”не дә тәрҗемә итәсе килә аның. Тик моның өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы акча гына бирергә ашыкмый икән шул.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|