поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.01.2012 Бәйрәм

Пляждамы, дивандамы?

Менә Яңа - 2012 елга да аяк бастык. Узган елда кылган гамәлләребезне барлап, киләчәккә матур өметләр, якты хыяллар белән Яңа елга атлап керәбез. Ул үткән елдан күпкә яхшырак булып, барлык өметләребезне акласын, игелекле ниятләребезне гамәлгә ашырсын, тормышыбызга муллык, гаиләләребезгә иминлек, мөһим очрашулар, күңелле вакыйгалар, барыбызга да сәламәтлек һәм бәхет китерcен, бер-беребезне кыерсытмыйча, авыр сүзләр әйтмичә яшәргә язсын иде.

Форсаттан файдаланып, «Бердәмлек» редакциясенә котлау сүзләре язып җибәргән укучыларыбызга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы,  “Дуслык” Самара региональ иҗтимагый-иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Камышлы муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, «Ипозембанк» президенты Лилия Сәлахова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Дмитрий Мюльбах, Россия Журналистлар берлегенең Самара бүлеге, "Өмет", "Яңарыш", "Күмәк көч" газеталары хезмәткәрләре, үз хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова, штаттан тыш хәбәрчеләребез Саимә Морзаханова, Рәис Биглов, Мәрьям Абдуллова, Мәгърифә Гыйльфанова һәм элеккеге фотохәбәрчебез Геннадий Тимофеевларга җибәргән котлаулары өчен без бик рәхмәтле. Шулай ук телефон, электрон почта аша котлаучыларыбызга да сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

 

Ун көнлек Раштуа каникулларында башта ни эшләргә белми аптыраган россиялеләр хәзер инде күнегеп киттеләр. Барысы да хуплап бетермәсә дә, озын ялның уңай яклары да шактый бит. Бу көннәрдә гаиләң, балаларың белән күбрәк вакыт уздыру мөмкинлеге туа: туйганчы йокла, теләгән җиргә бар, туганнарыңны кунакка дәш яисә үзең күптән күрмәгән якыннарыңа барып хәлләрен  бел...

 

Мөмкинлеге булган халык чит ил курортларына барып ял итүне кулай күрсә, гади халык саф һавада йөреп, чаңгыда, чанада шуып вакыт уздыра. Ә кайберәүләр ун көн буе гадәттән тыш күп ашап, шайтан суын бирән кебек эчеп, телевизор каршында диван үтүкли... 

 

Авыл җирендә туганнары булган кешеләр  бәхетле инде, саф һавада йөреп, туганнарыңа булышып кайтуга ни җитә! Булмаса, хәрәкәттә - бәрәкәт дигәндәй, бер-ике сәгать урамда, паркта йөрү, шәһәрнең барлык районнарында да оештырылган бәйрәм мәйданчыкларында, Куйбышев мәйданындагы иң зур чыршы янында балаларың, оныкларың белән күңел ачу да диванда ятудан хәерлерәк. Андагы шугалаклар, боздан ясалган таучыклар, Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлекләр янында балалар чыр-чу килеп, битләрне, борыннарны чеметүче суыкка карамастан, бураннар туздырып таудан шуалар, пониларга атланып, яисә Кыш бабай чанасына утырып мәйданны әйләнәләр. Шунда ук Шапито-Империал циркы да үзенең чатырын җәйгән. Тик ансат кына кереп тамаша карыйм димә, билетлар алдан ук сатылып беткән икән инде.

 

Менә Галим һәм Дания Аюхановлар гаиләсе дә, Мехзавод бистәсеннән Куйбышев мәйданына килгәннәр. Боз сыннары өстенә, бәхеткә дип, вак акчалар ябыштырып йөргәндә күрдем мин аларны. Танышып киткәч,  «Бердәмлек» газетасының календарьлы беренче санын алулары турында шатланып хәбәр иттеләр һәм кызыклы мәкаләләр язучы корреспондентларыбызга, газетаны ясауда катнашучы хезмәткәрләребезгә рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Озын ялларда халык ничек ял итте икән дип, тагын берничә милләттәшебезгә мөрәҗәгать иттем.

 

Гөлфия САБИРОВА, балалар бакчасында бухгалтер:

 

- Мин, гадәттәгечә, телевизор пульты белән коралланып, диванда кырын ятып ял иттем. Үткән ел шатлыклы вакыйга белән исебездә калачак – оныгым Руслан туды. Ял көннәрендә туганнарым белән еш очраштым, сигез айлык оныгым белән мәш килдем һәм шулай ун көннең үткәнен сизми дә калдым. Яңа елда мине тагын бер зур вакыйга көтә – исән булсам, февральдән лаеклы ялга чыгам һәм шул вакыттан башлап тормышның иң кызыгы башланачак, дип өметләнәм.

 

Оксана СМУРОВА, шәхси эшкуар:

 

- “Яктылык” татар мәктәбендә укучы улым Матвей Смуров белән без шәһәрдә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаштык. Мәсәлән, Алабин музеена “Хәрәкәтле сыннар” (“Движущиеся фигуры”) күргәзмәсенә бардык, “Дельфин-шоу” карадык. Андагы диңгез мәчеләре, ак китлар, гомумән, тамаша улыма бик ошады. Өебез янындагы таучыктан да аны алып керүе кыен иде.

 

Рөстәм ВӘЛИЕВ, менеджер:

 

- Хатыным Мәрьямнең туган көне яңа ел алдыннан булганга, мин аңа Египетка юллама алып бирдем. Әлбәттә, үзем аны озата бардым (көлә). Оҗмах кебек табигать, үтә күренмәле диңгез, алтын пляж, пирамидалар һәм дөяләр безне хәйран калдырды. Мондый ял алдагы эш чорына һичшиксез яхшы тәэсир итәр, дип ышанабыз.

 

Люция ВАГЫЙЗОВА, шәфкать туташы:

 

- “Яктылык” мәктәбендә укучы улым Данир 27 декабрьдә Мәскәүгә Кремль чыршысына барып кайтты. Ул андагы әкияти могҗизалар турында әле һаман да сөйли.  “Мосфильм” киностудиясына экскурсияга дә барганнар. Ә каникулларны Иске Ярмәктә әби-бабалары Гөлфия һәм Локман Вагыйзовлар, Гөлнур һәм Рәфгать Фәттаховлар карамагында, саф һавада уздырды.

 

РӘСЕМДӘ: Галим һәм Дания АЮХАНОВЛАР


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ 3 | 14.01.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»