поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.01.2012 Мәдәният

Бәйрәмнәрдә артистлар баеганмы?

Гавам халкы артистларны чумырып акча эшләүче һәм шуның барәбәренә типтереп яшәүче бер төркем итебрәк күзаллый. Шайтан башка, җен башка дигәндәй, коры җирнең зур өлешен алып торучы Россиянең якты йолдызлары өчен, ягъни Мәскәүдән чыгып китеп, бөтен илне айкап йөрүче сәнгать әһелләре өчен бу чыннан да шулайдыр.

Бюджет өлкәсендә эшләүче Татарстан артистлары Мәскәүнекеләр кебек типтереп яши, дип әйтеп булмас иде. Бәлкем, мин ялгышамдыр...

 

Чаллы татар дәүләт театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов: “Театрдан тыш читтә эшләргә ярыймы?”, - дип сораган бер актерына: “Эшләгез, эшли генә күрегез. Диктор булып утырасызмы, туй алып барасызмы, концертмы, бер сүзем дә юк. Тик исән генә булыгыз! Миңа сезнең исән булуыгыз кирәк”, - дип җавап биргән диләр.

 

Гавам халкы артистларны нәкъ менә яңа ел көннәрендә “урак өсте” ясыйлар, ягъни сәмән сугалар, дип тә уйлый. Чынлыкта ничек соң? Яңа ел тамашалары узды. Яңа ел алды көннәрендә һәм 2012 елның тәүге атнасында төрле оешма бәйрәмнәре, корпоративлар шаулап-гөрләп узды. Билгели ки, аларның берсе дә җыр-моң, уен көлкедән башка узмый, димәк музыкантлар, артистлар биредә дә вакыйга үзәгендә.

 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы декабрьнең 24еннән алып гыйнварның 9ына кадәр балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның “Али баба һәм өч карак”, “Шүрәле-онлайн” һәм “Шым-шым” маҗаралары” исемле әкиятләр күрсәтте. Бирегә килгән балалар башлыча 100 сумга әкият һәм фойега куелган бәйрәм Чыршысы тирәли Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары белән күңел ачты. Мондый бәйрәмнәрнең балалар өчен күңелле булуын искәртсәләр дә, алар матди яктан театр өчен бик файдалы дип авыз тутырып әйтүче табылмады. Татарның атаклы драматург исемен йөртүче театр үзенә 425 тамашачыны кабул итә ала. Театрда барлыгы 18 тамаша уйналуын исәпкә алсак, җидейөз мең сумнан артыграк табыш кергәне шәйләнә.

 

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры иҗади коллективларның барысын да уздырып эшли дисәк тә, ялгыш булмас. Елның елы алар нәни тамашачыларга гына түгел, аларның әти-әниләренең күңеленә дә хуш килерлек яңа ел спектакльләре әзерли. Бу юлы опера һәм балет театры коллективы үз тамашачыларын ерак Африкага сәяхәт кылдырды. Әлеге сәяхәтне алар шәһәрнең хореография училищесы студентлары ярдәмендә оештырды. Кышкы каникуллар вакытында биредә атаклы әкиятче Корней Чуковскийның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Доктор Айболит” әкияте тәкъдим ителде. Тамашалар башланганчы ук билетлар сатылып бетте, дип хәбәр иттеләр безгә театрдан. Балет-әкиятне шыгрым тулы залларда 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр барлыгы 19 тапкыр күрсәткәннәр. Билет бәяләре 100-300 сум тәшкил иткән. Бу төр сәнгатьнең катлаулы һәм үзенә күп чыгымнар соравын исәпкә алсак, театр коллективы баеп киткән, дип әйтеп булмый билгеле. Ләкин башка коллективлардан аермалы буларак, әкият-балетны яшь артистлар хәттә 31 декабрь көнне дә биегәннәр. Безнең күзаллаулар буенча, Яңа ел бәйрәмнәрендә театр өч миллион ярымга якын акча эшләгән булып чыга.

 

“Корстон” сәүдә күңел ачу үзәге дә бәйрәм вакыйгаларыннан читтә калмады.

 

“Смешарики в стране Корстон” тамашасында 2-10 яшьлек балаларның күңелен Мәскәүдән килгән артистлар күргән. 2-7 гыйнвар көннәрендә өчәр тапкыр  оештырылган бәйрәмнең беренче көннәрендә бәйрәмгә эләгү өчен 600 сум (Мәскәү артистлары чыгыш ясый бит!) түләгән булсалар, соңрак 500 сумга да керергә мөмкин булган, дип хәбәр иттеләр “Корстон”да. Тамаша көннәрендә ничә билет сатылганны сер булып калды.

 

“Әкият” курчак дәүләт театры бәйрәм сезонын 23 декабрьдә үк ачып җибәргән  иде. Яңа ел әкиятләре 8 гыйнварьга кадәр көненә өчәр мәртәбә куелды.  Бинаның уңайсыз, иске булуына да карамастан, тамашачы бирегә бик теләп йөрде. Курчак театры һәрбер яңа ел тамашасына 258шәр билет саткан. Билет бәяләренең 200-270 сумны тәшкил итүе дә әти-әниләрне куркытмаган. Шулай итеп, бәйрәмнәрдә курчаклылар якынча ике миллионнан артык керем алган булып чыга. Ял көннәрендә хезмәт куйган театрның иҗат коллективына премия һәм 18 гыйнварьга кадәр ял бирдек, дип хәбәр иттеләр курчак театрыннан.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»