|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2008 Дин
ДОШМАН ЯСЫЙМ ДИСӘҢ ...Islam RF.ru порталы сайтында "Башкортстандагы вәзгыять: 90 нчы еллар уртасына тәгәрәү?" дигән язма дөнья күрде. Язмада безнең республиканы, тәгаен алганда, Әлмәтне дә "төрләндергәннәр". Нижгар өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов анда болай дип белдерә: – Бер мисал китерәм: монда, Түбән Новгород мәчетенә ун ел йөргән яшь егетләр Әлмәттә (Татарстан) ике атна укыгач, безне анда дөрес итеп гыйбадәт кылырга өйрәттеләр, дип килеп әйтәләр. Биредә без өйрәткәннәр ялгыш булып чыга. Шулай итеп әлеге шәкертләребез монда гасырлар буе сакланып килгән традицияләрне берничә сәгатьтә кирәксезгә чыгара.
Шактый җитди гаепләү бу. Әлеге язма хакында нәрсә уйлыйсыз? без иң әүвәл Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәхипҗанның фикерен белештек.
– Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә, Диния нәзарәтебез раслаган программа буенча укытабыз. Мин Үмәр хәзрәтне күптәннән беләм. Үз заманында Бохара мәдрәсәсендә бергә укыдык. Бу язманы мин көнчелек нәтиҗәсе дип бәялим. Сер түгел: кайберәүләр үзләрендә әллә ни булдыра алмыйлар. Ә бездә укыган шәкертләр, бернинди әзерлек курсы узмыйча, РИУга да, гарәп илләрендәге вузларга да туп-туры барып керә, – диде ул.
Татарстан мөфтиенең дини эшчәнлек һәм яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов та аның фикерен куәтләде.
– Татарстан җирендәге барча мәдрәсәдә лицензия нигезендә, билгеләнгән программа буенча укытыла. Тәгаен алганда, Әлмәт мәдрәсәсе иң көчле уку йортларыбыздан. Андагы программа Нижгардагы һәм башка төбәкләрдәге мәдрәсәләрнекеннән төплерәк, куәтлерәк. Шул сәбәпле, анда бераз гына торып кайткан егетләр дә күп мәгълүмат алып кайта. Шуңа күрә ислам диненә тар гына күзлектән караган имамнарга бу ят булып тоела. Әйтик, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең элеккеге, 1927 елга хәтле булган программасына күз салсак, без аны 11 елда гына үтә алабыз. Бохарада да шул унбер еллык программаны биш елга калдырып укыттылар. Шуңа күрә гыйльми яктан зәгыйфь кеше киңрәк фикер йөртүчене "күтәрә" алмый. Мәсәлән, без 1980 елның урталарында Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайтып, мәхәллә халкы белән уртак тел таба алмый интектек. Чөнки әлеге кыскартылган программаны гына үткән кешеләр идек без.
Бүген белемнәрен киңәйтмичә яшәгән имамнар укып кайткан дәртле, гайрәтле егетләргә теләсә нинди ярлык тага. Шулай "абруйларын" саклап калмакчылар. Әмма шушы рәвешле халыкны надан калдыралар, – дип исәпли ул.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе Ренат Вәлиуллин бу мәсьәләгә чак кына башкачарак якын килде.
– Интернет-сайтларда чыккан хәбәрләр безне уйланырга мәҗбүр итте. Шуннан соң без район администрациясенә һәм эчке эшләр идарәсенә борчылуыбызны белдереп хат җибәрдек. Биредә җәй көне уздырыла торган ике атналык ислам җәйләүләре турында сүз бара. Әлеге хатта шушы җәйләүләрдә ял иткән балаларның кайлардан килүен ачыклауларын һәм шушы мәсьәләгә аңлатма җибәрүләрен сорадык. Инде алар балалар исемлеген һәм ике атнага – җәйләүгә исәпләнгән укыту-тәрбия программасын, кулланылган дәреслекләр һәм китаплар исемлеген җибәрде.
Мондый җәйләүләрне "Сөләйман", "Мәдинә", "Ал мәчет" мәхәлләләре бик яхшы оештыра. Башкаларга да без аларны үрнәк итеп куябыз. Билгеле, ислам җәйләүләрен оештырганда укытучы, тәрбияче итеп кемнәрне җәлеп итү мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга кирәк. Тәгаен алганда, Әлмәт җәйләвендә кемнәр укытканын без әле тәфсилләп тикшермәдек. Шул ук вакытта әлеге ислам җәйләүләре җәһәтендә безгә ата-аналардан дәгъва белдергән бернинди дә гариза кермәде. Якын араларда болай да план буенча Әлмәт мәдрәсәсен тикшереп кайтасы бар иде. Шунда укыту-тәрбия торышын үз күзләребез белән күрербез, – дип Әлмәттәге эшләрнең торышыннан хәбәрдар икәнлеген әйтте Р.Вәлиуллин.
Сүз уңаеннан, чыннан да, Үмәр хәзрәт Идрисовның сүз сөрешендә ярлыклар табарга хирыслыгы күренә.
– Әле тагын берничә алшартны исәпкә алырга кирәк: Россиядәге мөселман өммәтенең йөзе үзгәрде. Элек Россиянең үзәк өлешендә татарлар күп иде. Хәзер шигый әзәриләр, хизбутчы үзбәкләр, тар мәгънәдә "суфый" булган төрекләр шактый, – дип белдерүен ничек кара ярлык тагу дип бәяләмисең инде. Алдарак китерелгән өзеккә бәя биргәндә шунысы да гаҗәпләндерә: нижгарлыларның ун ел буе өйрәткәннәрен әлмәтлеләр ике атна эчендә үзгәртә ала икән, Түбән Новгородта нинди укыту була инде ул?!
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|