|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2012 Җәмгыять
Заман кемнең заманы?Ул вакыйгага – чуаш әбигә баруыбызга дүрт еллап вакыт узып киткән икән инде. Анда барып кайткач та, утырып мәкалә язган идем. Берәүгә дә укытмадым да, газеталарга да тәкъдим итмәдем. Кая да булса басылып чыкса, мин инде аны оныткан да булыр идем. Юк, онытылмый, торып-торып уйландыра. Күрше хатыны Мәдинә ханым кергән:
– Әйтергә дә кыен, яхшы да түгел, иптәш кызым, классташым Надя туктый алмый эчә, эшеннән җибәрделәр, ире, балалары куып чыгарды, нинди шәп врач иде. Бөтен өмет сездә генә, теге чуаш әбигә алып барыйк әле, – ди.
Миңа чуаш әби турында шагыйрь Ләбиб Лерон сөйләгән иде. Юлны да ул өйрәтте. Бер дә кыенлыгы юк икән: Казан – Мәскәү юлына чыгасың да туп-туры 130 чакрым барасың, уң якка борыласың. Туктап калган машиналар күренә, бер якка юл тоткан кешеләр очрый башлый. Машиналысы да, җәяүлесе дә – барысы да шунда бара. Йә раббым, Сабантуйга җыелалармыни? Яр башына салынган, кечкенә генә, ямь-яшелгә буялган өй янына килеп туктадык.
Мин аны исерекләрне генә айныта дип белгән идем. Чуаш әби бик күп табиблардан үтеп, өметсезлек тамгасы сугылган авыруларны да табигатьнең үзе биргән дәвасы – төрле үләннәр белән дәвалый икән. Сөйләнгән сүзләргә ышансаң, исең китә... Башымда рак иде, 2 ай эчендә шеш юкка чыкты, дип сөйли бит берәү. Өч ел кутыр эчендә өендә качып утырган иде. 3 атнада биш мәртәбә печән суы эчендә мунчада яткан иде, кырып алган кебек булды, коелып төште, ди. Сөйләшеп тә туйдым, көтеп тә арыдым. Капка бикле, ишек, тәрәзәләр ябык. Йорт эчендә казлар, тавыклар каңгылдашканы, кәҗә, сарык тавышы ишетелә. Көтә-көтә зарыгып беттек дигәндә генә капка ачылды. Чиләкләр чыкты, үзе күренмәде. Шул арада чиләкләрне эләктерделәр дә йөгерделәр. Болар инде беренче килүчеләр түгел, нишләргә кирәген дә, су юлын, чишмәнең кайда икәнен дә беләләр, күрәсең. Озакламый көмеш кебек су алып менделәр. Әле кыш салкын дилбегәсен кулында нык тотса да, яр астында чип-чиста су челтерәп агып ята икән. Надяга да: “Чуаш әбинең суының да ниндидер шифалы хикмәте бардыр”, – дидем. Ул да, көтә-көтә, ярыйсы ук тынычлангандай булды.
Капка ачылды һәм аннан пычрак, шакшы, сәләмә киенгән, җирәнгеч бер убырлы карчык төсле, үзе зур калын таяк тоткан карчык чыкты. Җайлап кына капка баганасына терәлеп басты да, гәүдәсен әнә шул кулындагы таягы белән күкрәк турысыннан терәп куйды. Баш иелеп төшкән, йөз, күзләр бөтенләй күренми диярлек.
– Сез кемнәр, нәрсә көтәсез, ник килдегез, кем чакырды сезне? – диде. Тавышы көчле, тигез, матур, урысчасы да шәп, сүзләре кыяфәтенә бөтенләй туры килми. Җыелган халык бу сорауларны көтмәгән иде бугай, аптырап калды. Акрын-акрын сорауларга җавап табасы бар, башлар үзеннән-үзе аска иелә.
– Сез – алкашлар, сезгә беркем дә, бер нәрсә дә кирәкми, сезгә эчәргә генә кирәк. Сез – нәфесен тыя алмый торган кешеләр. Сезгә ата да, ана да, хатын да, ир дә, бала да кирәкми. Сез үзегезгә дә кирәкмисез. Сез – корбаннар, аракы корбаннары, сез – коллар...
Китте, китте чуаш әби тезеп, иң кабахәт сүзләр, аты-юлы белән сүгә башлады. Күз алдымда кеше бөрешә, әллә нишләтә ул аларны. Әгәр бу сүзләр миңа кагылса, түзеп тора алмас идем. Мәдинә күршемне күзәтәм, классташын кочаклап алган. Башлар алга иелгән. Оят, аһ ничек оят, берәү дә күзен күрсәтми. Әйтерсең лә, чуаш әби ниндидер гипноз нуры җибәрде, халык тораташка әйләнде. Үзенең исә башы күтәрелде, йөзе алсуланып китте. Минем аның чын йөзен, күзләрен күрәсем килә, эчтән белгәннәремне укыйм, Аллаһымнан барыбызга да гафу, кичерү сорыйм, дөрес юлга чыгар, дим. Чуаш әби сүкте-сүкте, тиргәде-тиргәде дә:
– Әй, сез, балакайларым, ничекләр генә бу хәлләргә төштегез? Юк, сез төшмәдегез, сезне төшерделәр, кемнәргәдер сезнең эчүегез, бетүегез кирәк. Болай да әрәм булырга, тагы да шулай яшәргә ярамый. Аңлыйсызмы, төшенәсезме, болай яшәргә ярамый.
Сүзләре күңелгә май булып ята да соң. Әмма ничек котылырга бу афәттән?! Ул үзенең ярдәм итәчәген сиздерә. Әгәр бик теләсәгез, булышырмын, ләкин миннән түгел, сезнең үзегездән тора. Сез бит көчле, сез бит талантлы, нечкә хисле. Афәт беренче шундый кешеләргә кагыла. Ләкин болай булырга да ярамый. Сез күп нәрсәне белмисез, белсәгез, бу хәлгә төшмәс идегез.
– Мин бит гомерем буена укытучы булып эшләдем. Тарих укыттым. Укытучы да, завуч та, озак еллар мәктәп директоры да булдым. Ике ел сугышканнан соң, Гитлерның табибы:
– Әйдә, килешик тә кире кайтып китик, бу илне – Советлар Союзын беркайчан да җиңә алмаячакбыз. Чөнки ике ел буена 16 яшьтән 20 яшькәчә булган бик күп хатын-кызлар белән булдым, барысы да кызлар иде. Мондый әдәп-әхлак, кыз килеш кияүгә чыгу норма булган җирдә безнең җиңү булмаячак, – ди. Гитлер да килешә. Үзенә охшаган кешене таба да, – ди чуаш әби – баба Лида, бер күзенә кара тасма бәйләп калдыра. Үзе, СССРны җиңү өчен Америкага кача, ди.
Күпләр инде үзләренең монда ник килгәннәрен дә онытты бугай.
– Күрегез әле сез, туганкайларым, 1945 елда кызларыбыз кыз булганга фашизмны җиңә алганбыз. 18 ел директор булган чагымда минем мәктәбемнән кызлыгын югалткан бер генә кыз да чыкмады, дисәм, икәү булды. Берсен кияүгә бирдем, икенчесе үзе авылдан качты. Ә хәзер күреп, ишетеп торабыз: мәктәптән үк кызлар чыкмый. Гитлерның мәкерле планын Америка тормышка ашыра.
...Беркөнне уйламаганда гына көпә-көндез телевизордан “Россия” каналыннан Владимир Молчанов алып бара торган “Частная жизнь” тапшыруын карарга туры килде. 29 яшьлек галимәне утыртып куйганнар да, бер төркем кеше моны карт кыз дип мәсхәрә итә. Фикерләрен әйтешәләр, көләләр, кая барырга да, ничек табарга да, ничек ятарга да өйрәтәләр. Матур-матур егетләр дә кызлык-гыйффәт, тапталмаган, тапланмаган, кыз дигәннең нәрсә икәнен белми икән. Ярый әле, Франциядән килгән билгеле кешеләр үзләренең бары тик кызга гына өйләнәчәген әйтте. Бай, укыган, акыллы егетләргә дә хатын, балаларына ана булу өчен кеше белән булмаган, башкалар кагылмаган кыз кирәк икән. Тапшыруны алып баручы: “Бал әчеми, кыз картаймый” дигәнрәк фикер белән тәмамлар алдыннан чуаш әбинең ярдәм сорап, терелү, чистару, котылу эзләп үзенә килеп егылган кешеләргә әйткән сүзләрен, Гитлер табибын искә алды. Чыннан да, тарихта шундый документ бар икән бит. 1941–1945 еллардагы авыр сугышта без җиңдек. Чынлыкта әллә Гитлер, табибының сүзләрен тотып, артка чигендеме?
Соңыннан баба Лида безне, матур хикәяләренә ияртеп, Идел буена алып китте. Үләннәр, чәчәкләр, бал кортлары турында сөйләде. Барыбызга да рәхәт иде. Минем аңа сораулар бирәсем килде, бирдем дә, тагы киләм әле дидем. Ул инде өстен алыштырып чыкты. Сыем әзер, диде. Авыруларны аерып куйды. Чирлеләр – монда, алкашлар – тегендә, наркоманнар – бу якка. Халык сиздерми генә бүленде. Без алкашлар белән бергә калдык. Шалт итеп капка бикләнде. Форточка ачылды. Анда бүкән тора, шуңа менеп басасың. Ун сум акча бирәсең. Ул сиңа каурый стакан төбенә салып, 20-30 грамм ямь-яшел сыеклык бирә. Ниндидер үләннәр исе килә. Безнең дә чират җитте. Надя менеп басты, ният итеп 100 сумын сузды. Әби 90 сумын кире кайтарды. Менәселәр менеп бетте, мин дә менмәкче булдым, ләкин ул усал итеп кычкырды.
Мин рәхмәт әйттем һәм барыбер тагы киләм, дидем.
Мин барыбер киләм, сезнең турыда, сезнең үләннәр, чәчәкләр, тамырлар турында язам, дидем.
Ул, нидер сизгәндәй, килмә, миңа бәхетлеләр килми, диде. Аракы эчмәгән кешеләр барысы да бәхетле, диде. Ике айдан соң Надежда Сергеевна эшкә чыкты, Мәдинә, ул хәзер бик яхшы врач, кешеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле, ди. Дөньяда тагы бер бәхетле кеше артты.
Чуаш әбигә тагы бардым. Чабаксарда реанимациядә ята, наркоманнар кыйнаган, диделәр. Югыйсә, андыйларны да терелтә, диләр иде. Бераздан тагын бардым. Бу юлы инде баба Лиданы алып кайтып җирләгәннәр иде. Өе урынында бер өем кап-кара күмер генә калган. Күп сөйли, дөресен сөйли иде шул, димәк, кемнәргәдер ошамаган инде. Ярый әле, дәва серләрен энесенә өйрәтеп калдырган. Ул да үлән чәе пешереп эчерә, ә халык барыбер чуаш әбине сагынып, яратып искә ала. Гаҗәп тирән белемле, акыллы, ярдәмчел кеше иде баба Лида.
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|