• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

09.01.2012 Җәмгыять

Татар яшьләре ник сүгенә?

Беркөнне интернетта бер мәгълүматка күзем төште. Анда рус телендәге сүгенү сүзләренең күбесе татар теленнән килеп чыккан, дип әйтелә. Бу мәгълүмат мине шаккаттырды...

Әлбәттә, һәрбер халыкка хас булганча, татар теленең дә үз сүгенү сүзләре бар. Алар элек-электән үк булган. Бу — күңелгә җыелган тискәре эмоцияләрне чыгаруның үзенә күрә бер ысулы ролен башкара. Татар телендә «сүгенү сүзләре запасы» рус теленеке белән чагыштырганда күпкә ярлы. Тик бу сүгенергә яраткан кешеләрдә бер дә авырлык тудырмый, алар «монологларына» оста гына итеп русча варианттагы сүзләрне кушып җибәрә. 

 

Татар яшьләре оятсызмы?

 

Моннан берничә ел элек җәмәгать урыннарында сүгенгән кешеләр тискәре караш уятса, бүген исә бу гадәти хәлгә әверелде. Әлеге сүзләрне без көндәлек тормышта гына түгел, телевизор экраннарында, төрле концерт һәм спектакльләрдә, башка чараларда да еш ишетәбез.

 

Татар яшьләре арасында бүгенге көндә аеруча популяр булган татар дискотекаларын гына алыйк. Бию залында бертуктаусыз ишетелеп торучы шундый «матур сүзләр» әле бер хәл, ә менә алып баручыларның сәхнә түрендәге кыланмышлары бөтенләй дә башка сыймый. Билдән түбән көлдергечләр, оятсыз сүз һәм җөмләләр нишләптер татар яшьләре тарафыннан көчле алкышлар белән каршы алына. Әле алай гына да түгел, аларның әлеге оятсыз бәйге һәм конкурсларда катнашырга атлыгып торучылары да бик күп.

 

Татар дискотекасы тәрбияли дә әле

 

Республикабызда узучы татарча дискотекалар берничә. Миңа әлеге чараларны оештыручыларның кайберләре белән сөйләшергә туры килде.

 

«Нишләтәсең, бүгенге татар яшьләренә бу кызык. Сез бик теләсәгез дә, «сезнең сәхнәдә күрсәтелүче оятсыз мәзәкләр татар халкына хас түгел», дип әйтә алмыйсыз. Теләсә нинди татар авылына барып карагыз, нәкъ менә шундый хәлләргә тап булачаксыз», диде аларның берсе. Икенчесе дә әлеге хәлне татар яшьләре өчен кызыклы булган шоу эшләргә тырышуы белән аңлатты. Оятсыз мәзәкләрсез әлеге чара беркемгә дә кызык булмаячак, янәсе.

 

Казандагы татар дискотекаларының берсендә исә аның ише оятсыз мәзәкләр һәм бәйгеләрдән баш тартканнар. «Без яшьләрне башка төрле юллар белән җәлеп итәргә тырышабыз. Төп максатыбыз — татар яшьләрендә милли үзаң тәрбияләү. Әлбәттә, күп әйбер яшьләрнең үзләреннән тора. Безнең дискотекада да алар төрле. Бик актив, тик шул ук вакытта тәртиплеләре белән беррәттән, эчәргә, тартырга хирыс булган оятсызлары да бар», ди әлеге чараның оештыручысы. 

 

Яшьләр нигә сүгенә?

 

Бүгенге татар яшьләре ник сүгенә соң? Моны ачыклау максатыннан мин  танышларым арасында кечкенә генә сораштыру уздырдым. Кызларның күбесе: «Сүгенү сүзләрен куллану тискәре эмоцияләр белән көрәшергә ярдәм итә», дип аңлатты.

 

Ә менә егетләр арасында фикерләр төрле. Кайберәүләр моны «кечкенәдән калган гадәт» дип атаса, күбесе «сүгенү сүзләреннән башка бер генә фикеремне дә төгәл итеп җиткерә алмыйм», дип җавап бирде. Ягъни әлеге сүзләр аларда җөмләләрне, сүзләрне бер-берсенә бәйләү чарасы ролен үти.

 

 Тагын бер кызыклы факт, сүгенергә яратучылар әлеге начар гадәт белән көрәшергә уйламый да икән. «Әлеге сүзләр булган, бар һәм булачак. Алар белән көрәшүнең бер файдасы да юк», дип саный алар.

 

Җәмәгать урыннарында сүгенү сүзләре куллану хулиганлык дип санала һәм аның өчен җаваплылыкка тарту каралган. Тик кызганычка каршы, бүген әлеге сәбәп белән җаваплылыкка тартылучылар сирәк, чөнки бу гадәт җәмгыятьтә тәрбиясезлек, халыкны хөрмәт итмәү, дип саналудан туктады. Димәк, барысы да үзебездән тора дигән сүз. Телнең чисталыгы, матурлыгына битараф булмасак иде.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№7 (792010) / 10.01.2012 13:11:52

Оятсызлар!
Милләтебезне бизәми бу. Дурной авторитет ясап ятмагыз татарга.

№6 (792004) / 10.01.2012 12:10:37

Такта, махсус татарча сүгенү бите: "Татарча Сез Белгән Сүгенү Сүзләре Һәм Гыйбәрәләрен Шушында Языгыз!!!" http://tishek.ru/tatarcha-sez-belgen-sugenu-suzlere-hem-gyjbereleren- )))))))))))))))))))))))

№5 (792001) / 10.01.2012 11:58:12

###, в смысле? Махсус татарча сүгенеп яза торган сайт та бармыни?
Имансызлар!!!

№4 (791993) / 10.01.2012 11:10:29

Чардуганыңның тактасын,  сүгенү урны "Тишектә". http://tishek.ru/rexet/#comment-13959

№3 (791992) / 10.01.2012 11:08:21

Сөйләшергә өйрәнүче баларны сүгенергә өйрәтү кызык бит, шуннан тәм табабыз, анагызны сатыйм!

№2 (791902) / 09.01.2012 15:22:46

Mәрьям, 

әйе, шул тусовка кебек бит инде алар.
шуны аңлый башлап, кайчан сүгүдән туктарлар. бармагыз, йөрмәгез, карамагаз. сүндереп куюдан да җиңел эш юк.

Язуыгыз ошый башлады әле)))

№1 (791901) / 09.01.2012 15:14:33

Сәхнәдә сүгенсәләр кызык бит. Тамашачы көлә... Артистның ("хәзерге заман белән атлаучы" күпчелекнең) максаты шул - тамашачы көлә икән, димәк концерт шәп уза, яраталар, күңелле...
Ә тамашачыга тагын да күңеллерәк - "артистлар да шул безнең ише халык инде, бернинди аермалары юк"...

Причем инде монда сәхнәдән торып зәвыкъ тәрбияләү? Алай күңелсез... Ә сүгенгәч күңелле!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян