|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2012 Мәдәният
Татарның бруталь артистыӘсхәт Хисмәтов Г.Камал исемендәге Татар академия театрының иң бруталь, чын мәгънәсендәге яхшы ир-ат актер. Бу фикернең хаклыгын аның күп санлы рольләре дә дәлилли сыман. Юныс Сафиуллинның “Ләйсән ире Хәсән” ендә Хәсән, Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында сөйләшик” тә Вакыйф, Салават Юзиевның “Ут күршеләре”ндә Айдар, Мансур Гыйләҗевнең “Баскетболист”ында Платон һ.б бик күп образларда ул сабыр холыклы татар ирләрен гәүдәләндерде.
Әлки районының Түбән Әлки авылында туып-үскән иманлы мишәр егете еллар узгач хәзрәтләрне дә бик оста сүрәтли белүен раслады. Гариф Ахуновның “Идел кызы” романы буенча эшләнгән телеспектакленең төп героен, Г.Камал театрында күптән түгел генә премьерасы булган К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”дәге Ишан хәзрәттә дә ул адәмчелекле типларны, рухани остазларны сүрәтләп бирүгә иреште. Хәер, “Зәңгәр шәл” Әсхәт Хисмәтов өчен аерым мәгънәгә ия. “Зәңгәр шәл”дә мин шәкертне уйнап иҗади юлымны башлаган идем. Аннан Булатка күчтем, инде менә сөякләр киңәеп, чәчләр агара башлагач Ишанны да башкарырга туры килә. Спектакль һәрвакыт үзгәрешсез, актер гына картая”, - ди Әсхәт абый.
Булат образы аша артист сиксәненче ел тамашачысы, бигрәк тә хатын кызлар күңелендә якты урын алганды. Шәп фактуралы, гөбедән чыккан кебек баритон тавышлы ышандыргыч органик уен остасы һәм искиткеч хезмәт сөючән Әсхәт коеп куйган Булат иде. Җырчы да бит әле ул. Заманында Зөләйха Хисмәтуллинадан шәхси дәресләр алуы да эссез узмагандыр. Әхмәт Кәримов баянына, Фоат Әбүбәкеров скрипкасына кушылып сузып җибәрсә, актер табигатьле җырчы Әсхәт Хисмәтов, һичшиксез, тамашачы күңеленә юл таба. Әнә шул сыйфаты белән театрның башка актерларыннан бер башка өстен дә тора түгел микән әле?! Аның “Саклармын Сезне күңелемдә” СD дискы күпләрнең музыкаль архивларында лаеклы урынын алуын да әйтеп узарга кирәктер.
Ә.Хисмәтовны без кино актеры буларак та яхшы беләбез. Камера каршында ул үзен бик иркен һәм табигый тота. Режиссер Нурания Җамали әзерләгән телевизион фильмнарда да ул чын-ир ат образларын гына тудыра.
Тынгысыз табигатьле кеше театр эчендә дә үз кеше. Ул озак еллар театрның профсоюз комитетын җитәкләде. Ә Яңа ел тамашаларында Әсхәт абый Кыш бабай тунын киеп күпме сабыйларны сөендерә?! Гаиләдә дә сабыр холыклы ир үз балаларына үрнәк булып тора.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов быел алтмыш еллык юбилеен билгеләп уза. 19 гыйнвар көнне Г.Камал театры бинасында Әсхәт абыйның юбилей тантансы узачак. Котлаулар, истәлекләр уртаклашу һәм җырлар белән үрелеп барачак бәйрәм тамашасына актерның якыннары, иҗатташлары һәм әлбәттә инде аны ихтитрам иткән тамашачысы киләчәк.
Артистның алда санап үтелгән барлык казанышлары да татар халкының рухын саклауга юнәлтелгән. Шуңа күрә дә ул халык мәхәббәтен, халык ихтирамын казанган бәхетле актер. Уңышларың дәвамлы булсын, Әсхәт абый.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|