поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.01.2012 Җәмгыять

Һаман бер балык башы, яки телевизор карау туйдырган инде

Яңа ел бәйрәмендә халык нишли дисезме? Әлбәттә инде, телевизор карый. Соң ун көн буе нишләп кенә бетсен инде ул! Кайсы каналны гына ачсаң да, бер үк йөзләр, бер үк кешеләр, дип зарлана, сүгә бирә, ә үзе һаман экраннан аерылып китә алмый. Күпләрне хәтта Яңа ел кичендә дә "кара тартма"дан аерып алып булмый. Чыршы карарга барулар, чана, тимераякта шуулар хәзер искелек калдыгы булып кала бирә, күрәсең. Суыкта өшеп, интегеп йөргәнче, җыр, юмор тыңлап хозурланып утыруны кулайрак күрәләр икән. Яңа ел каникулын туктаусыз телевидение программалары карап кына уздыручылар да бар.

Җырга мөкиббән инде безнең халык. Әйе, урыслардан өйрәнәбез. Тәүлек буе бер үк җырчыларны карап, әбиләр һәм бәбиләр бөтен җырларны ятлап бетерде бугай инде. Татар телевидениесеннән "Татар җыры"н тыңласак, Россия каналы "Песня года"ны тәкъдим итә. Алар арасында әллә ни аерма юк та кебек. Ел буе тыңлый-тыңлый колак ияләшеп беткән җырлар һәм җырчылар. Шунысы бар, без урыс эстрадасыннан берникадәр соңга калып барабыз.

 

 Ә җырчылар катнашында Яңа ел әкияте? И яратабыз инде шуны. Ә төп рольләрне бер үк артистлар башкара. Эстраданың "әнисе" Алла Пугачева, аның бер чыгып аерылып кайткан ире Филипп Киркоров, хәзер инде чираттагы кияү балакай Максим Галкин чыгып баса. Телевиде­ниедән шуларның берсе күре­нү­гә минем күрше абыйның йөрәк өянәге куба башлый. Ә телевизор сүндергән саен бер үк сүзне ишетәм. "Коммунистлар заманы булса, күрсәтерләр иде сезгә бу оятсызлыкны, бу башбаштаклыкны!" – дип кабатлый ул. Яңа ел кичендә генә шуларны күрсәтми торсалар ярамый микәнни соң? Югыйсә "галкинчылар", "пугачлар", "петросянчылар" колларына әверелеп бетәбез бит инде.

 

Яңа ел каникулында җыр белән бергә юмор-шоулар карап хозурланабыз. "Кыек көзге"не карый-карый авызларыбыз кыйшаеп бетте бугай инде. Хәер, авызлар гына түгел, ахрысы.

 

Татарлар да урыслардан калышмый. Халыкны көлдереп маташалар. Юк, кемнәрдер кү­чер­гән юморны үз итә алмыйбыз, җәмәгать. Сыеграк шул безнең татар юморы, сыеграк. Җит­мәсә, авылда айнып бетмәгән исерекләр, аракы турында. Күпме сөйләргә була икән алар турында, ә? Бигрәк тә Яңа ел кичендә.

 

Бер каналда Михаил Задорнов гадәттәгечә үзенең мәзәк­ләрен сөйли, бүген дә репертуары үзгәрмәгән икән. "Бер американ Россиягә килгән, ди. Ниш­ләп 7 май көнне кибетләр бикле соң, дип гаҗәпләнеп сораган. Бе­рәү, 1 майны бәйрәм итәбез, ди­гән. Бу бәйрәмнән соң 6 көн вакыт узып китте ич инде, дигәч, ә-ә, 9 май бар бит әле", – дип җавап кайтарган ди тегесе. Ә безнең Яңа елда тоташ ун көн буе айный алмаган халыкның бәйрәм иткәнен күрсә, нишләр иде икән?" – ди Михаил Задорнов.

 

Ярый әле телевидение бар. Югыйсә халык эчеп кенә ятар иде. Хәзер исә эчеп телевизор карый. Нинди аермасы бар дисезме, халык берникадәр хәмер­дән аерылып, нәрсә беләндер кызыксынып ала. Әйтик, "Беренче канал"дан яңалыклар тыңлый. Анда да үзеннән ерак китә алмый. Италиядә Яңа ел көнне күпердән суга сикергәннәр, Нидерландта суда йөзгәннәр, Бөекбританиядә яңгыр яуган, халык парадка чыккан, Һиндстанда йөзгә якын фәкыйрь сыйфатсыз аракыдан агуланган. Үлүчеләр дә бар икән. Ә бездә аракы корбаннары күпме икән соң? Нишләптер алып баручы Россиядәге халыкның ни кыланганын сөй­ләми. Соңрак Россиядәге яңа­лыкларга күчәләр. Быел Яңа ел каникулының ун көнендә дә музейлар бушлай хезмәт күрсәтә­чәк, ди. Европа илләрендә бу даими гадәткә әверелеп киткән инде. Бигрәк тә пенсионерларның шатлыгы эченә сыймый икән. Инде ничә еллар буе музейларга кереп карамаган булсалар, ун көндә бөтен Мәскәүнең тарихы белән танышып чыгабыз, дип шапырындылар. Бу үзенә күрә эшсезлектән нишләр­гә белми яткан халыкка бер шөгыль кирәк ләбаса.

 

Балаларның кышкы каникулын истә тотып булса кирәк, аларга да Яңа ел бүләге бар. Рәхәтләнеп, Совет заманындагы "Морозко"ны карадык. Әйе, үзем дә балачагымны искә төшереп, бөтен җаным-тәнем белән бирелеп, әкият дөньясына кереп киттем. Начарлыктан яхшылыкны аерырга өйрәткән бу әкиятләрне телевидениедән күбрәк күрсәтәсе иде бит! Югыйсә "смешарик"лар, антенна колаклы Покемоннар карап, кешенең нинди рәвешле икәнен оныта башладык. Хәер, "Морозко" әкиятеннән соң адәмгә охшамаган сәер геройлар озак көттермәде, ул тәмамлануга ук әрекмән колаклы "Шрек" чыкты. Нишлә­тәсең, үзебез белән бергә телевидение дә европалаша.

 

Әйткәнемчә, телевидение­дәге тапшыруларны сүгә торабыз, ә үзебез пульт төймәсенә басып, утызлаган каналның кайсын карарга белми гаҗиз булып бетәбез. Бактың исә, аның берсендә дә юньле тапшыру юк. Сораштыру нәтиҗәсе дә шуны күрсәтә: бүген телевидениене яратмаучылар яратучыларга караганда биш-алты тапкырга күбрәк икән. Аларның күбесен яңалыкларның ялган мәгълүмат белән тулуы ачуын китерә. Шуның өстенә һәр көн саен бер үк җырчыларны күреп туеп беткәннәр. Интернет-сәхифәдән берәүнең фикерен китерәм: "Елына бер генә килә торган Яңа елда да юньле тапшыру юк ичмасам. Гадәти көннәрдә дә инде косасы килә башлаган Пугачева, Петросян, Кобзон, Галкин, Басковлар тагын Яңа ел кичендә чыгыш ясап, бөтен кәефне бозып бетерә. Йөз мәртәбә күрсәт­кән, инде ятлап бетергән иске фильмнар да туйдырып бетерде. Каналдан-каналга күчеп йөргән сериаллар яки "сабын опералары"н бөтенләй күралмыйм".

 

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, шактый гына кеше Россия каналларыннан тәмам туеп, "Культура" каналын карый башлаган. Анда ичмасам, төрле йөз­ләр, күңелгә рәхәт тапшырулар бар, дигәннәр. Яңа ел тапшыруларын күпләр әнә "Культура" каналындагы классик әсәр­ләргә алыштырган.

 

Менә шулай зарланабыз-зарланабыз да телевизорны сүндереп куябыз. Бәйрәмнең икенче көнендә нишләргә белми аптырап йөргәч, тагын ниндидер яңалык эзләп пультка басабыз. Ә анда тагын шул балык башы. Яңа елның икенче, өченче кичәләрен алып барырга Максим Галкин белән Николай Басков чыгып баскан. Күпме була инде! Тагын телевизорны сүндереп куйдым.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 1-2 | 06.01.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»