|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2011 Җәмгыять
Чал диварлар хурлыгыБыел чал Казан Кремленең диварлары яңадан вандаллыкның шаһитлары булды: сентябрь башларында тарихи урында туй тантанасын билгеләп үтүче кунакларның берсе, ак диварга терәлеп, үзенең кече йомышын башкарды. Интернет-порталларның берсе әлеге чиркангыч күренешнең фотосын шул сәгатьтә үк үз сайтына элеп куйды һәм яңалык күз ачып йомганчы фейсбук һәм башка социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә барып иреште. Милициядән чистартылып әверелеш кичергән полиция кайда булган, монысы мәгълүм түгел. Гадәттә күп кеше җыелган мондый урыннарда тәртип саклаучыларсыз гына булмый бит инде. Әллә полицейскийлар моның ярамаган эш икәнлеген үзләре дә аңламаганнармы? Монысын Эчке эшләр министрлыгында, шәт, ачыкларлар. Туйның датасы һәм сәгате төгәл билгеле булганлыктан, погонлы эзтабарларга гаеплеләрнең барысын да эзләп табу кыен булмас һәм матбугатта бу хакта Эчке эшләр министрлыгы исеменнән бер-бер белдерү булмый калмас дип уйлыйм. Югыйсә бу исерек вандал бит киң җәмәгатьчелекнең яңагына чалтыратып сугып кына калмаган, тәртип сакчыларыннан да сарказм белән ачы итеп көлгән, алар намусына басып та үз йомышын йомышлаган. Көн яктысында Казан үзәгендә дә тәртип урнаштыра алмагач, бу ни була инде бу?
Интернет-портал шунда ук юрист аңлатмасын да биреп үткән. Әлеге гамәлгә ике төрле бәя бирергә: моны “хулиганлык” һәм “вандаллык” дигән статьяларга туры китереп була икән.
Дөрес, июль башларында исерек казанлылар җинаятьнең зуррагын да эшләп күрсәтте: Кремль диварлары янәшәсе ачыктан-ачык зина кылу урыны булды. Республиканың бөтен мәгълүмат кырын берничә кат әйләнеп чыккан бу җинаять турындагы хәбәр дә җавапсыз калды: тәртип саклаучыларның реакциясе үтә тыныч иде. Күрәсең, бездә “кеше хокуклары” шул дәрәҗәдә үсте: Казан үзәгендә ни кылансаң да иркең бар. Әлеге вакыйга уңаеннан татар җәмәгатьчелеге дә аһ итте дә туктады.
Чал диварлар янында кылынган кыргыйлыкның дәһшәтле нәтиҗәсе, аның милләт өчен куркыныч афәте турында азлар уйлангандыр. Әхлакның бу дәрәҗәдә түбәнәюе, намусның тапталуы, тәкъвалыкның эзсез югалуы, җәмәгатьчелек фикеренең “кеше хокуклары” дигән уйлап чыгарылган мифларга таба авышуы һәм кискен капма-каршы үзгәрешләр кичерүе халык өчен эзсез үтми. Әхлаксыз милләтләр түбән төшеп кенә калмый, алар җир йөзеннән юк була. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Алланың сәламнәре булсын аңа) бу хакта искәртә торган махсус хәдисе бар: “Аллаһы Тәгалә белән ант итәмен! Ир-атлар хатыннарны нәкъ юл өстендә үк җиргә яткырмыйча, бу өммәт җир йөзеннән югалмас. Дәвернең иң яхшы кешеләре: “Дивар артында булсаң, яхшырак булыр иде!” – диярләр.” Милләтнең инкыйразы турында дәһшәтле хәбәр бит бу хәдис!
Борынгы диварларны мәсхәрә итүчеләрнең милләте билгеле түгел. Казан булгач, моны барча халыклар татарга нисбәт итә. Гомумән, аларның кем булуы түгел, безнең аларга мөнәсәбәтебез күбрәк әһәмияткә ия бу очракта. Казан мэры, әйтик, үзе җаваплы булган биләмәләрдәге бу күренешләргә ничек бәя бирә? Шекспирчарак әйтсәк, патшалыкта барысы да тәртиптә үк түгел бит. “Тынычлык яратылышы” хакында гына түгел, әхлак турында да уйлау кирәкмиме икән аз гына булса да. Бу җинаятьчел гамәлләр шул ук “Тынычлык яратылышы”ның (аны бәлки “Җиһан яратылышы” дип тәрҗемә итү кирәктер инде. Оргияне оештыручылар нәрсәне күз алдында тоталар икән соң?) мантыйкый дәвамы түгелме? Гомумән, башкаладагы элементар тәртип хакында җитәкчелек ни уйлый? Безнең мәшһүр имамнарыбыз, җаннарга үтеп керүче вәгазьләр сөйләп, калебләрне хушландыручы вәгазьчеләребез ник бер дә эндәшми? Аллаһы Тәгалә бу эшләр өчен безнең барыбызга да җаваплылык йөкләмимени? Аңлыйм: экстремист булып күренәсе килми торгандыр инде берәүнең дә. Без бит шундый чорда яшибез: ярлыклар бик җиңел тагыла, бу очракта хөкемнәр бик тиз башкарыла да.
Язманы барыбыз өчен дә: имамнар өчен дә, гавам өчен дә вәгазь булырлык бер риваять белән төгәлләр идем.
Гайсә галәйһи әс-сәлам бер көн ярдәмчеләре белән бер шәһәр яныннан үтеп бара икән. Карасалар: шәһәрнең бар халкы үлгән, агарган сөякләр генә ята. Гайсә галәйһи әс-сәлам юлдашларына әйтә: “Бу шәһәрнең халкы – Аллаһы Тәгаләнең газабы белән һәлак булган халык. Әгәр ястыклары өстендә берәм-берәм үлсәләр, бер-берләрен җирләгән булырлар иде. Хак Тәгалә боларны бер сәгать эчендә һәлак иткән булса кирәк”, – ди. Шуннан соң пәйгамбәр юлдашлары белән шәһәргә барып, мәетләргә мөрәҗәгать итә, ни өчен бу хәлгә килүләрен сорый. Үлекләрнең берсе телгә килеп, рәсүлуллаһка шәһәр халкының Аллаһы Тәгалә тыйган һәм җирәнгән гамәлләр эчендә булуын, җәзаның шул сәбәпле килүен сөйли. Шуннан пәйгамбәр ни өчен бары тик шул мәетнең генә сөйләве, башкаларның эндәшмәве белән кызыксына. “Мин болар арасында идем, ләкин алар кылганны кылмадым. Хак Тәгалә болар белән мине дә һәлак кылды, башкаларның һәммәсен тәмуг упкынына ыргытты, мине тәмуг кырыена куеп торды, кичермәсме дигән өметем бар”, –дип җавап бирә мәрхүм.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|