• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 16 Декабрь Сәрия Хәбибуллина
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • 16 Декабрь Хәсби Фазлуллин (1909-1995)
  • 17 Декабрь Зыя Мансур (1916-1965)
  • 17 Декабрь Альберт Хәсәнов
  • 17 Декабрь Николай Колесов
  • 17 Декабрь Илсур Нәфыйков
  • 17 Декабрь Ләйсән Мәхмүтова
  • 19 Декабрь Илдар Закиров
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • Ярылган каен утыны сатыла ГАЗ-53.89375921940
  • 17 декабрьдә үгез ите сатыла. Яңа Әлем. тел:89503094229
  • Рус тетеннән татар теленә текстлар тәрҗемә итәм.Эшемне сыйфатлы башкарам,стиль саклана. 89655929160
  • "Татар Җыры" концертына (16 декабрь, Пирамида) ике билет сатам. Үз бәясенә. Урыннары яхшы, партерда. Үзебез кызганычка каршы бара алмыйбыз. Таһир 8-9172730326
  • Шәҗәрәләр төзим. Дәүләт архивлары документларына таянып. Барлык фактларны документның фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тэҗрибәм 5 ел. Чаллыдан Дамир Шәйхетдин. Тел.:8–917–874–16–40 яки языгыз: Tongekuk@gmail.com
  • Продается 1к с мебелью, частично остается техника 31 кв м 15 этаж 17 эт дома очень хороший вариант для студентов от центра 5 мин, ост А Кутуя, заезжай и живи собств т 89274254498
  • Яхшы сыйфатлы угез ите сатыла 280 сум. 89375833258
  • Казанда пыялага ясалган бик матур шәмаилләр сатыла. 89179345358
  • Бәрәңге сатыла. кг 16 сум. китереп тә бирәбез. Бәрәңгебез бик тәмле. 89520347319
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139

 

 

 

 

 
Архив
 

               

26.12.2011 Дин

Без кем?

Бүгенге көннең ачык бер күренеше булып глобальләшү тора. Глобальләшүдән файда күргән кешеләр аны кешелекнең якты киләчәге дип игълан итә. Ләкин, чынлыкта, монда аерым кеше, гомумән, милләт өчен дә хәвеф-хәтәрләр ята.

Киләчәк заманның финанс матрицасындагы чималның бер өлеше булу куркынычы – ул джинсыга төренгән, сагыз чәйнәүче, надан һәм бары тик ашау-эчү, уен-көлке турында гына уйлаучы кешеләргә әверелү. Нәкъ менә шул максат белән “Авторитетлар бетсен!” дигән өндәү таратылды. Шуңа да без хәзер дөньяны яңача коруга юнәтелгән, шул технологияләр нәтиҗәсе булган инкыйлаблар тантанасын күзәтәбез. Биредә үз тамырларын искә төшермәгән, бары тик куллануга гына нигезләнгән һәм финанс машинасының тереклеген тәэмин итәргә тиеш булган кешеләр булдыру күздә тотыла. Күрүебезчә, бу сценарий безнең өчен, мөселман булучы милләтләр өчен дә әзерләнгән. “Авторитетлар бетсен!” дигән өндәү бүген безнең фикъһи һәм игътикади мәзһәбләребезгә, бөек (ләкин, имеш, артта калган) мөселман галимнәребезгә каршы юнәлтелгән. Беркемне дә ихтирам итмәүче кешеләргә әйләнгәч, безне башка этап көтә – Аллаһы Тәгаләгә карата булган ихтирамның юкка чыгуы. Төп максат – кешене Аллаһы Тәгалә белән тоташтыручы җепне өзеп, аны хәзерге көнбатыш цивилизациясендәге кебек паразит кулланучы булдыру.

 

Ничек итеп сакланып калырга һәм югалмаска соң? Бу сораулар бүген генә тумаган. Безнең татар дин әһелләре моңа көчләп чукындыру вакытларыннан ук җавап эзләгән һәм аңа җавап тапканнар да. Бүген безгә башка, күпкә мәкерлерәк куркыныч яный. Mcdonalds, Adidas, iPad кебек матур төргәкләргә төрелгән рухисызлык дөньяны биләп ала. Ләкин бу авыр шартларда да сакланып калу чарасы бик гади – үзеңнең тамырларыңа кайту кирәк. Безнең дини тамырларыбыз нинди соң?

 

Беренчедән, бу хәнәфи мәзһәбе. Әбү Хәнифәнең табигыйн булуы һәм аның белемне пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) сәхабәләреннән алуы сер түгел. Кайберәүләр аңа, имеш, ышанычлы хәдисләр барып җитмәгән, шул вакытта киң таралган секталар ялган хәдисләр чыгарганга күрә, ул хәдисләргә алдан ук үтә дә кискен булган карашта торган, дип әйтә. Чынлыкта исә, Әбү Хәнифәнең бай булуы һәм белем җыяр өчен мөмкинлекләре күп булуы билгеле. Аның имам Мәлик, Җәгъфәр әс-Садыйк һ.б. күп кенә замандашлары белән очрашып фикер алышулары турында күпсанлы риваятьләр бар.

 

Моннан тыш, хәнәфи мәзһәбе – бер танылган кеше мәктәбе генә түгел, бу, хәзерге заман күзлегеннән чыгып караганда, тулы бер фәнни-тикшеренү университеты. Әбү Хәнифәнең төп максаты булып, мәзһәб нигезләнгән кагыйдәләрне чыгару булган. Соңрак аның иҗтиһад рухында тәрбияләнгән укучылары – Әбү Йосыф, Мөхәммәд, Зөфәр – укытучылары төзегән нигез һәм кагыйдәләргә таянып, Коръән һәм Сөннәттән шәригать кануннарын чыгаруны дәвам иттерәләр. Алга таба дин әһелләренең чираттагы буыны – Тәхави, Әбү әл-Хәсән әл-Кархый, Хәссаф Сәрхаси, Казыйхан – аерым мәсьәләләрне чишү өстендә эшли (алар шулай ук үзләренә кадәр язылган хезмәтләрне дә тикшерә). Алардан соң яшәгән һәр киләчәк буын дин әһелләре дәлилләрне тикшерә, аңлатмалар яза, заманга яраклы яки, алар күзлегеннән чыгып караганда, чыганакларга якынрак булган фәтваларны сайлый.

 

Нәкъ шундый ук эш хәнәфи гакыйдәсе өлкәсендә дә алып барыла. Мисал өчен, хәнәфи мәзһәбенә нигез салган Әбү Хәнифәгә тоташкан остазлар чылбыры: Әбү Хәнифә ән-Ногманның шәкерте – Мөхәммәд бине әл-Хәсән әш-Шәйбани; аның шәкерте – Әбү Сөләйман Муса бине Сөләйман әл-Җәүҗазани; аның шәкерте – Әбү Бәкер әл-Җәүҗазани; аның шәкерте – Әбү Мансур әл-Матуриди. Алга таба Әбү Хәнифә гыйлеме имам Әбү Мансур әл-Матуриди аша Урта Азиягә, Идел буена һәм ислам дөньясының көнчыгыш районнарына тарала. Күренекле татар дин әһеле Ш.Мәрҗанинең билгеле хәнәфи-матуриди галиме имам ән-Нәсәфи төзегән гакыйдәгә аңлатма (шәрех) язуы да бу мәзһәбнең безнең җирлектә киң таралган булуына дәлил булып тора.

 

Безнең рухи гореф-гадәтләребезнең тагын бер өлеше булып рухи-әхлакый тәрбия бирүче төрле мәктәпләр тора. Болгар чорында Ясәви мәктәбе үсеш ала, соңрак аны Нәкышбәнди мәктәбе алыштыра. Мәкалә авторы беркемне дә бу мәктәпләрнең берсенә дә керергә өндәми, ләкин борынгы бабаларыбыз мирасына игътибар итмәскә, аларны бидгатьтә һәм ялгышуда гаепләргә ярамый. Билгеле булганча, Габдрахман Утыз Имәни: “Нәкышбәнди тәрикате пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сөннәтенә иң якын юл, сәхабәләр һәм табигыйннәр юлы”, – дип атаган. Моннан тыш, күп кенә мөхтәрәм татар дин әһелләре бу мәктәп шәкерте булган. Могтәбәр Ш.Мәрҗани хәзрәтләре шәех дәрәҗәсенә ирешеп, остазлыкка иҗәзә дә алган. Бәлки, кем дә булса Мәрҗанине дөрес юлдан бармаучы, адашкан, каберләргә табынучы мөшрик, дип атарга батырчылык итәр? Нәтиҗәләр чыгарганда ашыгырга кирәкми. Бүгенге көндә мөселманнар бәхәсләшкән, хәтта бер-берсен үтергән низаглар нигезендә иҗтиһади сораулар ята. Динебез галимнәре ул сорауларга төрлечә җавап кайтара, шуңа күрә дин кардәшләребезгә һәм бабаларыбыз мирасына ихтирамлырак, түземлерәк булырга кирәк. Агачның тамырын киссәләр, ул корый, аның киләчәге булмый...

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№7 (790690) / 27.12.2011 12:33:39

"Динебез галимнәре ул сорауларга төрлечә җавап кайтара, шуңа күрә дин кардәшләребезгә һәм бабаларыбыз мирасына ихтирамлырак, түземлерәк булырга кирәк. "

Бу җөмләңдә үк үз-үзеңә каршылык күренә. Галимнәр дә төрлечә җавап бирәләр, шуның өчен бабаларыбыз мирасына игътибарлырак булыйк, имеш.

ӘлхәмдүлилЛәһи, без аларга да, бүгенгеләргә дә бик игътибарлы, әгәр дә аларның гыйлемнәре, язмалары, сөйли торган сүзләре Коръәнгә һәм сөннәткә каршы килмәсә.

№6 (790666) / 27.12.2011 01:41:52


«Мәрҗәни хәзрәтләре бөтен Ислам галәме тәкълид һәм суфичылык бәлаләре
илә сыналган бер заманда пәйда булып, үз өлешенә төшкән вазыйфаны форсаты
ярдәм иткән кадәр тулысынча үтәде һәм кимчелек китермәде. Мәрхүм язучы түгел
иде, шагыйрь дә түгел, суфый бер шәех тә булмады, философ та булмады, ләкин
фикере көчле һәм сәламәт фикер иясе һәм шәригат мөҗтәһиде булды. Гакыйдә
өлешендә дә иҗтиһад итте, билгеле булган гыйлми хөкемнәрне дә үз иҗтиһадына
туры килгәнгә күрә генә кабул итте. Гакыйдәдә әшгари түгел иде, матуриди дә
булмады, мугътәзили я шигый да түгел иде, ләкин Мәрҗәни иде. Мәрҗәнилеге дә
Коръән һәм Сөннәткә тулысынча иярүдән, ә болардан башкаларның һичберенә
дәлилсез иярмәүдән гыйбарәт иде».

Әхмәтһади Максуди

“Мәрҗани” җыентыгы

№5 (790663) / 27.12.2011 01:28:03

Фәррах, 

Ләкин шунысы кызганыч, "ата-бабаларыбыз дине", "традицион Ислам" тарафдарлары бөтен җаннары-тәннәре белән ул яшь үсентеләрне юк итәргә тырышалар. Бу максатка бөтен Мөфтият эшли, республикадагы Ислам уку йортлары шушы юнәлештә белгечләр әзерли... Бәлки болар барысы да ул яшь үсентеләр өчен сынау-чыныгу өчен җибәреләдер... Бер Аллаһ кына белә. Раббыбыз безләрнең барчабызга да тугры юлдан - Пәйгамбәребез СГСгә күрсәткән юлдан барырга насыйп әйләсен!!!

№4 (790660) / 27.12.2011 01:14:45


"...“Авторитетлар бетсен!” дигән өндәү бүген безнең фикъһи һәм игътикади мәзһәбләребезгә, бөек (ләкин, имеш, артта калган) мөселман галимнәребезгә каршы юнәлтелгән. .."

Пәйгәмбәребез сала Аллаһу гәләйһи вәссәләмнең һәм дүрт тугры хәлифнең
авторитеты сезгә җитмимени. Слабо. Мөселманнар арасына чөй кагучылар, сездән башка да адаштырырга тырышучылар әллә азмы?

Мөхәммәд сала Аллаһу гәләйһи вәссәләмнең ничек намаз укуы ышанычлы хәдисләр белән дәлилләнә.

Әбу Хәнифә рәхимуЛлаһ намазны әллә башкача укыган дип уйлыйсызмы?

Бәлки Мөхәммәд сала Аллаһу гәләйһи вәссәләм әбу Хәнифә дигәнчә генә яшәгез дип әйтеп калдыргандыр. Оят түгелме?

Әбу Хәнифә рәхимуЛлаһның тәкъвәлеге
ислам шәригатендәге хәлифкә буйсынмыйча төрмәдәге үлеменә китергән.
Нигә аның барыбызга үрнәк гамәлен-тәкъвәлеген яшерәсез? Ә?

Ә бүгенге мөселманнарны шәригать белән яшәмәүче, бозык диндәгеләргә хезмәт итүче хакимияткә буйсынырга чакырасызмы?

Гади мөселманнар сездән наданрак дип уйлыйсызмы әллә?

Аятел-көрсидән: "йухитуунә мин гыйлмиһии иллә бимә шәәъ".

№3 (790635) / 26.12.2011 21:16:47

Агачның тамыры киселгән инде. Шушы киселгән тамырлардан чыгып килүче яшь үрентеләрне сакларга иде...Мәрҗәнинең мирасын тулысынча өйрәнгән, белгән кеше аны каберләргә табынучы дип атамас...Җаннары баскычтан баскычка күтәрелә дип санаучы 2 егетнең үз урыннарын таба алмыйча тилмерүләрен беләм.
Итәккә ябышып йөреп, әйләнеп йөреп, чистарыну, гөнаһларның кичерелүен телисез мени? (Чүриледә)
Ауган агач астында калмагыз...
Яшь үрентеләр (“Нәкышбәнди тәрикате пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сөннәтенә иң якын юл, сәхабәләр һәм табигыйннәр юлы\") \"сөннәткә якын юлга\" ияреп түгел, пәйгамбәребез(с.г.в.) сөннәтенең үзенә турыдан-туры ияреп, буйсынып шытып чыктылар. Ышанычлы хәдисләр белән сугарылды алар. Милләтебезне торгызу, динебезне сафландыру шушы юлда.
Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә үзенең хак юлын табарга мөмкинлек бирсә иде.

№2 (790624) / 26.12.2011 21:02:21

//шуңа күрә дин кардәшләребезгә һәм бабаларыбыз мирасына ихтирамлырак, түземлерәк булырга кирәк.//
"Аларга: "Аллаһы иңдергән Коръәнгә кайтарылыгыз, Рәсүлнең артыннан иярегез!", дисәң, алар: "Аталарыбыз тоткан юл кадерле". диләр. Аталары наданлык белән яман юлдан киткән булсалар да". (5. 104)

Әй куркалар да инде "татарлар Коръән юлына басарлар", дип.

№1 (790623) / 26.12.2011 20:57:22

"дин кардәшләребезгә һәм бабаларыбыз мирасына ихтирамлырак, түземлерәк булырга кирәк. Агачның тамырын киссәләр, ул корый, аның киләчәге булмый..."

моннан да тулырак итеп әйтеп булмый!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments