поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.12.2011 Милләт

Яңа оешмага - ак юллар!

Жигулевск шәһәрендә җирле татар милли–мәдәни иҗтимагый оешма барлыкка килде

Жигулевск кечкенә шәһәрләр исемлегенә керә. Биредә бер мең татар яши, шәһәр тирәсендәге авылларны исәпләсәң, милләттәшләребез саны ике меңгә җитә. Моңа кадәр татар милли хәрәкәте шәһәрдә концертлар оештыру белән генә чикләнә иде. Шәһәрнең татар активистлары Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз элемтәдә тора. Халкы өчен янып-көеп йөрүче бу тынгысыз җаннар күптән инде Жигулевскида да милли эшләрне җанландырып җибәрергә хыялланып яшиләр.

 

Җирле активистлар – Марат Рәсүлов, ирле-хатынлы Гөлфия һәм Мингали Ибраһимовлар, агалы-энеле Ирек һәм Илһам Шәрәфетдиновлар татар оешмасын булдыру инициативасы белән чыгалар, һәм менә, ниһаять, игелекле теләкләрнең тормышка ашыр вакыты да килеп җиткән.

 

18 декабрьдә үткәрелгән Татар иҗтимагый оешмасын булдыру җыелышына 155 кеше килгән иде. Бу инде шәһәрдәге татарларның 15 проценты дигән сүз. Оешманың җитәкчесе итеп Ирек Борһан улы Шәрәфетдинов сайланды. Ул шәһәр бистәләренең берсендә Мәдәният сарае мөдире булып эшли.

 

Җирле татар иҗтимагый оешмасын ачу тантанасына Сызран, Тольятти, Самара шәһәрләренең милли хәрәкәт җитәкчеләре дә килгән иде. Жигулевск шәһәре Думасы рәисе Ольга Гладченко чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп:

 

- Минем тормыш юлымда яхшы татарлар гына очрап торды. Сезнең милләткә хас булган уңай сыйфатларга сокланып яшим һәм, җае чыккан саен, татарларны мактап телгә алам. Шәһәребездә татар үзәге оештырылуны позитив күренеш дип кабул итәм. Уңышлар сезгә! - диде.

Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов та:

 

- Сез кечкенә шәһәрдә яшәсәгез дә, талантларыгыз җитәрлек. Бер Шәрәфетдиновлар гаиләсе генә ни тора! Гаиләдә алты кеше. Барчасы да оста итеп музыка коралларында уйныйлар, матур итеп җырлыйлар. Ирек үзенең туганнары белән генә дә зур тамаша күрсәтә ала. Ләкин дә җыр, бию - ул күңел ачу гына. Милләтне саклап калу өчен безгә динебез ислам юлына басарга кирәк. Ә бу инде олыбыз һәм кечебез намазлыкта булырга тиеш дигән сүз, - дип билгеләп үтте.

 

Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе ярдәмчесе Равил Галимов:

 

- Идел ярында, Болгар дәүләте чигендә урнашкан Жигулевск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез әлегә кадәр татар мохитыннан читтәрәк тордылар. Һичшиксез, бүген оешкан татар оешмасы милли бәйрәмнәребезне бу шәһәрнең мәйданнарына, сәхнәләренә кайтарыр. Ә без, үз чиратыбызда, ярдәм күрсәтеп торырбыз.

 

Өлкә мохтарияте моңа кадәр Тольятти, Сызран, Новокуйбышевск, Похвистнево, Нефтегорск шәһәрләре белән тыгыз элемтәдә торса, бу исемлеккә хәзер Жигулевск та өстәлде, - дип әйтеп үтте.

 

Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкать Хуҗин:

 

- Бүген төп бурычларыбызның берсе - ул халыкны телле итү. Моның өчен кирәкле шартлар тудырылган, тик аларны куллана белергә генә кирәк. Якшәмбе мәктәпләрен ачып җибәрергә иде. Һәр гаиләдә интернет булырга тиеш. Интернет татарны икенче орбитага чыгара. Милләтнең мәдәни һәм сәяси офыгын киңәйтә. Һәр өйдә Татарстан каналы сөйләп торырга тиеш. Татар дөньясын яктырткан “Азатлык” радиосын интернет аша тыңлауны җайга салырга кирәк.

 

“Азатлык” радиосын без хәбәр ишетер өчен генә түгел, телне өйрәнер өчен дә тыңлыйбыз. Самара татарларының рәсми сайты (www.tatarlarsamara.org) да гел кулланышта булырга тиеш. Әлбәттә инде, Самарада чыга торган “Бердәмлек”, “Азан”, “Ислам-Нур” газеталарына язылырга кирәк. Һәр татар гаиләсендә татар китапханәсе булсын иде. Китапсыз гаилә - ул нурсыз гаилә. Китап укыган кеше генә милләт зыялысы биеклегенә күтәрелә ала, - дигән бик тә акыллы фикер җиткерде.

 

Рәсми бүлектән соң, зур музыкаль тамаша күрсәтелде. Тольяттидан килгән сәнгать үзешчәннәре “Беренче театр” спектаклен куйдылар, матур-матур җырлар бүләк иттеләр. Рәйхана ханым акапелло башкарган Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугачым” җырын тамашачы тын да алмый тыңлады. Жигулевскида яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе дә сокландыргыч чыгыш ясадылар.

 

Яңа гына барлыкка килгән оешманың киләчәккә планнары зурдан. Аның алдында үз офисларын булдыру, татар телен, милли җырларыбызны, биюләребезне өйрәтүне оештыру, шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән милли чараларда лаеклы катнашу мәсьәләләре тора. Ә без үз чиратыбызда яңа оешмага ак юллар телибез.

 

Фотода: Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит НУРМӨХӘММӘТОВ һәм әлеге оешманың мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфия ГАЛИХАНОВА Ирек ШӘРӘФЕТДИНОВКА котлау хаты һәм бүләк тапшыралар.


Шамил БАҺАУТДИН
Бердәмлек
№ 52 | 24.12.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»