|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2011 Бәйрәм
Чыршы, чыршы, без сине...Кемдер Яңа ел символын Кыш бабай, Кар кызы ди, кайберәүләр исә мандаринсыз бәйрәм бәйрәм түгеллеген ассызыклый, ә кайсыбер кешеләр бәйрәмнең бар матурлыгын чыршыда күрә. Әйе, чыршы гомер-гомергә Яңа ел билгесе булды. Күпләр ансыз бәйрәмнең узуын күз алдына да китерми. Ләкин чын чыршыны сайларгамы яки ясалманы? Бу инде һәркемнең теләге һәм мөмкинлегеннән тора. Статистикага күз салсак, россиялеләрнең 48 проценты Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә. Халыкның 37 проценты исә ясалмасына да риза. Ә менә 15 процент кеше урман куагыннан башка да бәйрәмне күңелле итеп үткәреп була дип саный.
Ә хәзер Россиянең чын чыршыны хуп күргән 48 процент халкы һәм ясалмасына да риза булган 37 процент халкы турында сөйләшик. Аларның кайсысы хаклы соң, ягъни өйгә нинди чыршы сатып алырга?
Чын чыршының бер уңай ягы бар – аның кабатланмас хуш исе. Күпләр өчен ул гаилә традицияләре һәм балачакны искә төшерүче символ. Ә тискәре якларына килгәндә, иң зур зыянны табигать күрә. Тагын шуны онытырга ярамый: чыршыны өйгә алып кайтканнан соң ул берничә көннән энәсен коя башлый. Аннары келәмгә ябышып, төрле җирләргә таралган энәләрне ел буе җыештырырга туры килә. Гаиләдә кечкенә балалар да булса, бу икеләтә зыян — алар энәсенә кадалырга мөмкин.
Ә ясалма чыршының уңай якларына килгәндә, аны ел саен сатып алырга кирәкми, ул җиңел корыла һәм сүтелә, шулай ук, ылысы да коелмый. Тискәре яклары исә түбәндәгеләр: аның хуш исе юк, саклаган вакытта ылыслары һәм ботаклары ямьсез формага керергә мөмкин, шулай ук, чын чыршы алып кайтуның үзе бер традиция икәнен дә онытырга ярамый.
Ясалма чыршыны шактый кибетләрдә инде декабрь башыннан ук алып була иде. Ә менә чын чыршыларны әле сата гына башладылар диярлек. Аларны хәзер Казанның барлык диярлек базаларында табып була. Ләкин алар арасында урманнардан законсыз кисеп алынганнары да булырга мөмкин. Мондый очраклар булмасын өчен республиканың Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Чыршы” операциясе алып барыла. Шуңа да, башка еллардан аермалы буларак, быел нигездә махсус чыршы сатучы хуҗалыклардан китерелгән агачлар гына сатыла. Закон бозучылар өчен штраф каралган. Урманда кыңгыр эштә тотылганнарга 1,5 мең сум күләмендә штраф яный. Ә ике һәм аннан да күбрәк агач кисүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Бу операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, базарларда йөрергә теләмәгән кешеләр чыршыны интернет аша гына да алырга мөмкин. Алар инде декабрь башыннан ук сатыла башлады. Интернеттагы чырышының бәясе дә бик арзан - бер метры 150 сум.
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|