поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.12.2011 Мәгариф

Карт алаша буразнаны бозмый

Фәнис Нуретдинов язмасыннан “Син пенсионер дип, яшьләрдән дә җитезрәк эшләп йөрүче кешеләрне лаеклы ялга ихтыяри-мәҗбүри җибәрү яхшы гамәл булмаган кебек, карт дип кенә тавыкларны да “эшкә яраклылар” исемлегеннән сызып ташларга ярамый икән шул” дигән җөмләләрне укыгач (“Т.Я.”, 18 октябрь), авторның тапкырлыгына сокланып, үзалдыма елмаеп йөргән идем.

Бер генә мисал. Мин белә белгәннән иң яхшы мәктәпләрнең берсендә пенсия яше тулуга, укытучылардан эштән китү турында гариза яздыра башладылар. Нәтиҗәдә, яшьләрне эшкә өйрәтердәй остазлар калмады. Укуның кирәклеген, укуда мөгаллимнең ролен аңлаган укучылар, авылларында урта мәктәп булса да, чит мәктәпләргә китә башладылар.

 

Элек мәктәпкә килгән һәрбер яшь укытучыны фәне буенча өлкән мөгаллимгә беркетәләр иде. Ул исә өйрәтә, ярдәм итә, шул ук вакытта, яшь мөгаллим чыгымлап буразнадан чыгып китмәсен дип, эшгамәлләрен контрольдә тота. Яшь кадр үз һөнәренә, башкарган эшенә җаваплырак карый ул чагында. Өлкәннәрнең күзәтчелеге юлдан язарга, начар компанияләргә кереп китәргә дә ирек бирми.

 

Яшьләр дә бурычлы калмыйча, яңалыкны, алдынгы технологияләрне тизрәк үзләштерүдә өлкәннәргә терәк булалар.

 

Һәр коллективта яшьләр янәшәсендә остазлар булу бик мөһим. Ник дигәндә, бу традицияләрне дәвам итү, тарихи мирасны түкми-чәчми, югалтмый киләчәк буыннарга тапшыру өчен дә кирәк.

 

Аралашып яшәү шулай ук өлкәннәргә – яшьләр, ә яшьләргә өлкәннәрнең проблемаларын аңлауны да җиңеләйтә. Ә өлкәннәр картлыкны җиңеп, актив тормыш белән яшәргә омтылалар икән, моның нәрсәсе начар? Безнең буын гомер буе җәмәгать эше эшләп өйрәнгән, бушка эшләү аның канына сеңгән. Без элек дәрес хәзерләмәгән, теманы аңламаган, авырып дәрес калдырган укучыларны дәрестән соң алып калып өйрәтә идек һәм моңа өстәмә акча аласы дип башыбызга да китерми идек. Хәзер бу репетиторлык дип атала һәм сәгатенә фәлән сум акча сорыйлар.

 

Дөрес, пенсионер укытучылар да шөгыльләнә бу эш белән. Әмма алар аны ата-аналар (үзләренең элекке укучылары) үтенече буенча башкаралар һәм иң түбән бәяне куялар.

 

Игътибар итәсезме икән: “Татарстан яшьләре”нең иң актив авторлары һәм укучылары нигездә өлкәннәр. Гәрчә, газета исеменнән күренгәнчә, яшьләрнеке булса да. Чөнки алар тормышка битараф түгел һәм еллар буе туплаган тәҗрибәләрен яшьләр белән уртаклашырга, аларга ярдәм итәргә әзер.

 

Өлкәннәр дә яшьләр ярдәменә мохтаҗ. Хәзер кая карама электрон хезмәт күрсәтү. Быел без сайлауны да компьютерда гына башкардык (сайлау участогы экспериментка эләкте). Телефонга акча саласы, картадан акча аласы, төрле түләүләр түлисе булса терминалга барып төртеләбез. “Балам, булыш әле”, – дип яшьләргә мөрәҗәгать итәбез.

 

Өлкәннәрне компьютер грамотасына, электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтү курсларын һәр авылда һәм шәһәрдә оештырырга кирәктер. Бу эшкә, әлбәттә, яшьләр алынса отышлы булыр иде. Проблеманың мөһимлеген дәлилләп шуны әйтәсем килә: бу мәсьәлә республика ветераннарының VI нчы конференциясендә дә күтәрелде.

 

Өлкәннәрнең ялын оештыруга да яшьләрне җәлеп итү отышлы. Әнә, Карадуганның “Себер юлы тракты”, “Муса Җәлил” музейлары җитәкчесе Фирая ханым Зыятдинова авыл өлкәннәрен җыеп, музейда ветераннар хоры оештырган. Берсеннән-берсе кечкенә биш балам бар дип тормаган һәм бу идеяне аңа берәү дә мәҗбүриләп такмаган! Гомумән, музей менә ничә еллар инде буыннарның очрашу, аралашу үзәге. Түнтәр авылындагы “Ак калфак” әбиләр ансамбленең җитәкчесе дә яшь кеше. Зәй районында ветераннар советын яшь кеше җитәкли икән. Болай эшләүдән ике як та ота. Яшьләр өлкәннәр проблемаларын тирәнрәк аңласа, өлкәннәр яшьләргә нинди ярдәм күрсәтә алуларын төгәл ачыклыйлар.

 

Халык “Зирәк карт” әкиятен юкка гына уйлап чыгармаган. Хезмәт коллективларыннан яше җитәр-җитмәс өлкәннәрне этеп-төртеп чыгару – ике як өчен дә зыянлы гамәл. Көче, сәләте, замана таләпләрен үтәрлеге бар икән, нигә андыйларга мөмкинлек бирмәскә?


Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 70 | 10.12.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»