поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2011 Җәмгыять

Бендер дәвамчылары

Беркатлы кеше янында аны алдарга әзер жуликлар табыла”, – дигән француз язучысы Оноре де Бальзак. “Кемнәндер акча сыгуның чагыштырмача намуслы 400 ысулын белүче” мәгълүм персонаж – Остап Бендерның борынына чиртерлек “осталар” үрчегәннән-үрчи барган заманда яшәсәк тә, никтер, беркатлы ышанучанлыгыбыздан һаман арына алмыйбыз. Бер үк тырмага кат-кат басып та һаман акыл керми. Шул ук вакытта “замана комбинаторлары” артканнан-арта бара.

Миллионнарны “МММ” дигән кәкре каенга терәткәч тә судан коры чыккан Мавроди бәндә янәдән кеше акчаларын үзләштерү кәсебенә тотынды. Аның әрсезлегенә, намуссызлыгына шаккатырлык! Әнә ич, хәтта “пирамида”сының исемен дә үзгәртеп тормаган: һаман “МММ”.

 

Газетабызда “Кәкре каен” дигән рубрика кысаларында шактый кызыклы язмалар инде күп басылды. Тик бу теманы һич кенә дә көн тәртибеннән төшерергә ярамый. Намуссызлар ятьмәсенә күбрәк беркатлы, тиз ышанучан өлкәннәребез эләгә. Ә мошенниклар аларның барлы-юклы пенсия акчаларын суырып алу өчен яңадан-яңа әшәке планнар кора тора. Шунлыктан өлкәннәребезне уяулыкка өндәүче язмаларны әледән-әле биргәләп торырга кирәк, минемчә.

 

Фатирдан-фатирга йөреп, “ярты бәясенә”, “берне алсаң, икенчесен бүләк итәм!” дип, көнкүреш товарлары тәкъдим итүчеләргә һаман ышана әби-бабайларыбыз. Начар сыйфатлы, һич кирәкмәгән әйбер сатып алганнарына соңыннан гына төшенәләр алар. Өйдән-өйгә йөреп, яисә оешмаларда әйбер сатып йөрүчеләр белән бөтенләй сөйләшеп тә торасы түгел. Боларның стратегиясе бер: “Алырга акчаң юк икән, товарларымны карап кына чык...” – дип сагыздай сыланалар. “Карап кына чыгу” вакытында тагын психологик басым ясала: “Бу әйбер кибеттә фәлән мең, ә миндә шуның чирек бәясе. Ал. Берәү генә калганга күмәртә бәясеннән бирәм!” Андый кеше белән әдәп саклап азапланмыйча, катгый итеп, ә алай да котыла алмасаң, тупас рәвештә сүзне өзәргә кирәк. Кибет-базарларыбызда ни теләсәң шуны алырга мөмкин заманда да ялганчылар корбанына әйләнмик, хөрмәтле абый-апалар!

 

Кайвакыт теге яки бу аферага берәр якының, дустың яки танышың “кодалый” башласа, алдану ихтималы зурая. Үткән ел мин бик хөрмәтле иткән абзый чылтыратып, фәлән адрес буенча килергә кыстый башлады. Анда ниндидер аңлату эшләре булачак, бу минем мәнфәгатьләрне күздә тотып үткәрелүче бик тә файдалы чара, имеш. “Сөбханалла! Кем анда мине бик каты кайгырта?! Юк инде, агай, мин кая, ник барганымны белмичә, өйдән чыгып китәргә күнекмәгән!” – дип телефонны куйдым. Икенче көнне тагын чылтырата бу. Тагын шул ук сүзләр. Бу юлы ул мине битәрли үк башлады: янәсе мин – балалар үстерүче ана, кулыма үзе кереп баручы зур акчадан баш тартам! Сабырлык сакларга тырышып, нинди керем тәкъдим итүе турында сорашам. Ниндидер көнкүреш химиясе товарлары сату белән шөгыльләнү өстенә, мин шушы кәсепкә тагын өч кеше җәлеп итәргә тиеш икән. Кыскасы, чып-чын “пирамида” системасы! Мөхтәрәм агай мине мүкләнгән таш белән чагыштыра-чагыштыра тиргәвен дәвам итте. Минем исә алга таба әдәп сакларлык чамам калмады, моның “хәерчене агарту” нотыгын кырт кисеп бүлдердем дә, бүтән чылтыратмаска кушып, элемтәне өздем. Аннан берничә уртак танышларыбыз белән сөйләшеп алдым. Боларны да галәмәт зур табыш китерә торган кәсебенә кодалап интектереп бетергән икән инде ил картыдай булырлык әлеге кеше. Араларында берсе – абзыйның мәрхүм дустының чыннан да бик зур матди кыенлыклар кичерүче тол хатыны... Менә бит, акча дип күзе кызган адәми зат мәрхүмнәр рухын рәнҗетүдән дә тайчынмый!

 

Смс-мошенниклар тозагына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, урта буын да эләгә. “Әни, телефонымда акча бетте. Иптәшемнекеннән генә язам. Миңа 200 сум акча сал әле” дигән смс-хәбәр үземә дә килде. Ә бу вакытта өйдә балалар рәхәтләнеп йоклап яталар иде. Кесә телефонына килгән “Сез машина оттыгыз!” ише хәбәрләргә дә, башкаларына да һич ышанырга ярамый. Бушлай сыр тәбедә икәнлеген онытмагыз.

 

Беркатлы пенсионерларны алдауның “поляк кәшилүге” дигән иске ысулын яңартып җибәргәннәр ди әле җирле талаучылар. Бер әбинең банктан шактый зур суммада акча алуын карап-күзәтеп торганнар. Урамда әбине бер ир кеше куып җиткән дә, янәшәсеннән генә, җирдән бер кап акча “табып алган”. Аннан әбигә “табылдык” акчаны бүлешергә тәкъдим иткән. Әби ризалашкан, әлбәттә. Табышны банктан алган акчалары янына урнаштырып, куана-куана китәргә генә җыенганда яннарына “акчаны югалтучы” кеше килеп җиткән. “Тапкан” ир шундук үз өлешен чыгарып биргән. Саныйлар – акча җитми. Әбигә дә акча букчасын ачарга туры килгән. Егетләр әбидәге акчадан кирәкле сумманы аерып алгач, тиз генә китеп барганнар. Бичара карчык, өенә кайткач, калган акчасын санаса – 30 меңеннән җилләр искән!

 

Икенче бер әбине телевизор аша төп башына утыртканнар. Рекламага алданып, ул 60 мең сумлык дару кайтарткан. Күп тә үтмәгән, телефоннан үзен Мәскәүдән полиция майоры дип таныштырган адәм чылтыратып, әбигә әлеге ялган (!) даруларны саткан явызның кулга алынуын һәм әбигә әхлакый зыян өчен 500 мең сум күләмендә акча түләнәчәген, тик аны алу өчен 52 мең сум салым күчерергә кирәклекне әйткән. Әби башта хәләл акчасын аферистларның счетына күчергән, аннан гына алдану турында полициягә гариза язган. Әлбәттә, мондый мошенникларның эзенә төшүе бик авыр, чөнки алар бер көнлек офисларда торып, ялган документлар белән эш йөртәләр.

 

Хәтере начарайган, фикере саеккан өлкәннәр алдансын да ди инде. Әмма үзләрен һәммә нәрсәдән хәбәрдар дип уйлаучы яшьләрне алдаучылар да бихисап бит. Яшьләр арасында кибет-базардагы “ширпотреб”тан үзгә, арзанлырак товар тәкъдим итүче интернет-кибетләр бик популярлашты соңгы араларда. Тотып карамаган, күзең күрмәгән товарны рәсем буенча гына сайлап алуны, ул күпме генә арзанлы булса да, һич хуплый алмыйм. Әле ул товарны китертү өчен тулаем бәясен дә алдан түләп кую таләп ителсәме?! Интернет-кибетләрнең барысын да бер чыбыктан сөрәсем килми, әмма хәзерге алдау-йолдауга, әхлаксызлыкка йөз тоткан заманда интернет челтәрендә дә мәкерле ятьмә үрүче “үрмәкүчләр” оялаганлыгын онытмаска кирәк. Күпләрнең хәтерендәдер: бер җирбите, әшәке авыруга тарган балага ярдәм йөзеннән махсус сайт булдырып, аннан ватандашлар шул сабыйга җыйган акчаны да үзләштерүдән чирканмаган иде бит. Соң шул акча өчен җанын саткан бәндә башкаларны аяп торамы инде?! Интернет челтәрендәге күптөрле алдау ысулларын санап чыгу мөмкин дә түгелдер. Монда үтенеп-ялынып, тиенләп хәер сорашучылар да, куркытучылар да, акчагызны “икеләтә арттырырга ярдәм итүчеләр” дә мыжлап тора. Чөнки анда суд та, закон да, полиция дә юк.

 

Тукталышларда, кибет диварларында “работа на дому” тәкъдим итүче игъланнар әле һаман да чекрәеп тора. Димәк, кыргый базар шартларында инде ике дистә ел яшәп тә халкыбыз алданудан туктамаган. Соңгы вакытта иң зур шау-шу куптарган чираттагы “пирамида” маҗаралары Башкортстан башкаласындагысыдыр, мөгаен.

 

“Тэгол” исемле фирма игъланнары пенсионерлар һәм студент яшьләргә “өйгә эш” тәкъдим итә. Барысы да бик ышанычлы була беренче карашка: гариза, килешү кәгазе, квитанция... Эшкә урнашучы үзенә бирелгән эш материаллары өчен 10 мең сум залог түли. Бу материаллар 84 данә пластмасс түгәрәкләр һәм аларга ябыштырылырга тиешле ат сурәте төшерелгән 186 түгәрәк рәсемнәрдән гыйбарәт була. “Тэгол”да бу түгәрәкләрне ипподром тотализаторлары өчен жетоннар дип аңлаталар. Эшне тәмамлаганнан соң фирма залог акчасын кайтарырга һәм тагын 3 мең хезмәт хакы түләргә вәгъдә бирә. Күбрәк акча эшләргә теләүчеләр 2шәр, 3әр комплект түгәрәкләр алырга теләк белдерәләр, ягъни залог күләме дә 20-30 меңгә әйләнә бит инде. Хәтта 200 мең залог калдыручылар да табылган! Хуҗалар шушы эшкә якыннарыңны да җәлеп итсәң, һәр яңа “эшче” өчен тагын 10 процент өстәмә хезмәт хакы да вәгъдә итәләр. Төннәр буе түгәрәкләргә кәгазь ябыштырып чиләнгән уфалылар билгеләнгән көнне эшләрен тапшырырга барсалар – фирмадан җилләр искән. Шулай итеп, 4 ай эчендә меңьярым кешене “кәкре каенга терәтеп”, 30 миллион акча үзләштергәннәр аферистлар.

 

Алдакчы-аферистлар кешенең иң йомшак кылларын таба беләләр: нәфес, эшләмичә баерга омтылу, ышанучанлык. Белгәнебезчә, әлеге сыйфатларыбыз бик йогышлы. Алдакчылар капкынына эләккән кеше якыннарын үз артыннан өнди. Минем үземне БАДлар (биологик актив өстәмәләр), косметика таратуга, “Золотое кольцо” исемле финанс пирамидасына керергә нәкъ менә якын кешеләрем кыстап, тискәрелегем, “баемаска ант иткәнем” өчен хәтта үпкәләп тә йөрделәр.

 

Өлкәннәребезгә искәртәсе килгәнем дә шул. Гомер буе бил бөккәнегез, тир түккәнегез өчен дәүләт сезгә күпме генә пенсия түли. Һәрбер тиенне дә эшләп алырга кирәклекне кемгә-кемгә – сезгә аңлатып торасы түгел бит. Шуңа да татлы сүзләргә ышанмасагыз, оятсызларны кинәндермәсәгез иде. Уяурак булыгыз, кадерлеләребез!

 

P.S. Язмамны тәмамлап килгәндә Австралия фирмасының бер офисына барып, мәгълүмат тыңлап китәргә өндәп чылтыраттылар. Беренче айда хезмәт хакы – 18 мең, аннан 30га җитәчәк ди. Юк, бармыйм. Башта үземне шунда «кодалаган» танышымның баеганын көтәм әле...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 69 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»