|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2011 Сәясәт
Җил белән сәүдә итүМай ае җитүгә, бакчагызда, көлеп-елмаеп, лалә чәчәкләре – тюльпаннар таҗларын ачамы? Салкын декабрьдә ник әле яз чәчәкләрен искә төшердең дисезме? Лаләләр турындагы истәлек бу юлы дөньякүләм сәясәтчеләрнең белдерүләренә бәйле. Әле моннан бер ел-ел ярым тирәсе элек кенә икътисадый кризис тәмам, дөнья икътисадының үсеше башланды, дип тантаналы рәвештә игълан иткән сәясәтчеләр, инде яңадан дәһшәтле кризисның адымнары кызулануы һәм аннан котылу әмәле юк икәнен сөйли башлады. “Рокировка” артыннан купкан җәнҗалдан соң популярлашып киткән Кудрин кризисның икенче дулкыны башлануын хәбәр итсә, Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристин Лагард АКШ Дәүләт департаментында ясаган соңгы чыгышында дөньядагы бер генә дәүләтнең дә 1930 еллардагыга охшаган бөек депрессиядән котыла алмаячагы турында белдерде. Депрессия әлегә бик игътибарлы күзләргә генә күренә, күпчелек бернинди дә кризис юк, уйлап чыгарылган нәрсә генә ул дип тыныч кына яши бирә. Әмма бу битараф тынычлык озакка бармас, чөнки кризисның капиталистик финанс системасына салынган механизмы инде әйләнешен тизләтә һәм күпләр озакламый яңадан әлеге куласа тарафыннан тормыш төбенә ыргытылуын, чыгу бик кыен булган әҗәт чоңгылына батуын сизәр. Кризисның ике тәгәрмәче бар: берсе – процент капиталына корылган банк әҗәтләре, икенчесе – биржа спекуляцияләре. Бу юлы соңгысы хакында сөйләшербез һәм ул сөйләшүдә үзәк урынны һәркемгә таныш булган лалә чәчәкләре алып торыр.
Европага лалә суганчалары беренче тапкыр XVI йөзнең урталарында Төркиядән алып киленә һәм бары тик сиксән еллар тирәсе вакыт үткәч кенә, алар катнашында беренче финанс җәнҗалы – уңышлы үсеп килүче Голландия икътисадын әйләндереп каплаган кризис өлгерә. Кризисның өлгерүе бик гыйбрәтле, капиталистик системадагы барлык кризислар да шуның өлгесендә тормышка ашырыла, шулай булгач, лалә кризисы өйрәнү объекты булырга лаек. Эш шунда: Европа шартларына яраклашкан беренче лалә сортлары бик сирәк очрый торган товарга әйләнә. Голландлылар аларның берсеннән-берсе матуррак сортларын булдыруга ирешә. Тюльпан суганчасына сорау зур була һәм ул бик тиз арада кыйммәт бәяләнә торган затлы товарга әверелә. 1623 елда лалә суганчасының популяр сорты бәясе ул вакыттагы голланд акчасы белән 1000 гульденга җитә. Бервакыт хәтта “Semper Augustus” (“мәңге изге”) дигән сирәк сорт суганчасын ун мең гульденга да саталар. Уртача голландлының еллык хезмәт хакы ул елларда 150 гульден була, уңышлы сәүдә итүче сәүдәгәрнең еллык кереме 3000 гульден, ә тюльпан суганчасы белән сәүдә итүчеләр исә айга 6000 гульден эшли. Бу исә голланд җәмгыятендә лаләгә хирыслык (тюльпаномания) дигән чир китереп чыгара, кешеләр, йорт-җирен, терлекләрен сатып, суганча ала башлый. Таш йортны өч лалә суганчасына алыштыру фактлары да билгеле. Бөтен голланд икътисады лалә сәүдәсенә корыла. Суганчалар җитмәгәнлектән, киләсе көзгә үсәчәк суганчаларны алдан сатуга килешүләр төзи башлыйлар. Хәзерге икътисадта фьючерс контракты дип атала торган кәгазьләр барлыкка килә, ягъни әлегә җитештерелмәгән товарны алдан саталар. Суганча әле утыртылмаган да, аның үрчисе өлешенә инде контрактлар төзелә. Товарның үзе урынына аны сатуга килешү кәгазьләре белән алыш-биреш ясала башлый. Мондый сәүдәгә җил белән сәүдә итү дигән исем дә биреп өлгерәләр. Сүз уңаеннан искәртик: исламда җитештерелмәгән товар белән сәүдә итү катгый рәвештә тыела, шуңа күрә фьючерс контрактлары анда була алмый. Кешеләр лалә суганчаларын күрмәгән килеш тә контракт кәгазьләре белән сәүдә итеп гигант табыш ала башлый, лаләгә хирыслык беренче тапкыр базарда финанс куыгы барлыкка китерә. Моңа охшаш хәл хәзерге биржаларда да күзәтелә. Нефтьнең аналитиклар бәяләгән реаль бер барреле 40-45 доллар торган бәясе фьючерс контрактларында бүген 100-110 доллар тирәсенә җиткән, алтын белән дә нәкъ шул ук хәл. Биржа акцияләренең чын кыйммәте гадәттә нульгә тигез. Мин бу хакта Словакиядә яшәүче танылган бизнесмен-аналитик Тәлгать Измайлов белән махсус сөйләштем. Ул нәкъ шул ук фикерне әйтте, акция кәгазьләренең бер тиенлек тә кыйммәте юк, диде. Фонд биржаларында исә ул кәгазьләр гомуми суммасы триллионлаган долларлык бәядә сатыла, ягъни биржалар чын мәгънәсендә җил белән сәүдә итә. XVII йөздә лалә куыгы бик тиз шиңә. 1635-1636 елларда иң югары ноктасына җиткән шаукым 1637 елның февралендә тына, ә ел ахырында инде суганчаларның бәясе йөз тапкыр төшә. Йортын-җирен, терлеген сатып лалә суганчалары алган голландлының ул вакыттагы хәлен күз алдыгызга китерегез.
Соңгы тапкыр 2008 елда моңа охшаш хәл капиталистик икътисадта тагын күзәтелде. Финанс куыгына тыккан бөтен байлыгын берничә көндә югалткан миллиардерлар поезд астына ташланды ул чакта. Кудрин һәм Кристин Лагард белдерүләре җил сәүдәсенең озакламый дөнья икътисадын яңадан әйләндереп каплаячагы турында сөйли.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|