поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2011 Аш-су

Татар илендә үзбәк пылавы

Хезмәттәшем күптән түгел генә шәһәребездәге татар кухнясы, татар милли ризыкларына өстенлек бирә торган кафелар турында язган иде. Мин исә, яңгыр артыннан гөмбә кебек үсеп чыккан бер-бер артлы ачылган үзбәк кафеларына барып, сыйланып кайттым.

Үзбәк кафесы икән, аны инде, һичшиксез, «хәләл» дип язылган сүз дә тулыландыра. Мин булган «Зәм-зәм» кафесы да хәләл. Кафеның администраторы Ирада Исмәгыйлева белән сөйләшүне шушы сүзгә ачыклык кертүдән башлыйбыз.

 

– Сезнең өчен «хәләл» нәрсә: ризыкның хәләл булуымы, эшне хәләл итеп оештырумы, бәлки ул бренд кынадыр?

 

– Хәләл безнең өчен бренд кына түгел. Ризыкларыбызның хәләл булуы бер булса, биредә эшләүчеләрнең барысының да ислам кануннары белән яшәве шарт. Биш вакыт намазны беркем дә калдырмый, ирләр барысы да җомга намазына мәчеткә баралар.

 

– Ә эш урыннарында кем кала? Җомга көн, дип, кеше ашарга кермичә тормый бит.

 

– Егетләребезнең кафеда юклыгы сизелә, әлбәттә, еш кына чират та хасил була. Шулай да безнең өчен иң элек динебез тора. Аллаһының рәхмәте киң, безгә насыйбы беркая да китми. Җомга намазына бардык дип кенә безгә керүчеләрнең саны кимемәс. Кафе Рамазан аенда да эшләүдән туктый. Бу гамәлебезгә дә аптыраучылар күп. «Ничек инде кафены бер ай буе ябып торырга була, үзегезгә даими йөрүчеләрне һәм ничаклы керемегезне югалтасыз?» – диләр. «Без ураза тотмыйбыз, безне ашатыгыз!» – диючеләр дә бар. Аларга: «Без сезне дә бергә-бергә ураза тотарга чакырабыз», – дип җавап бирәбез. Рамазан аенда көндезләрен эшләмәсәк тә, һәркөн бушка ифтар ашатабыз. Ә инде керемгә килгәндә, барысы да Аллаһ кулында. Рамазан гаете көнне үк кафега даими йөрүчеләребез үзебезгә кире кайта.

 

– Аллаһ рәхмәтен сала, кешеләр сәбәпче генә булалар. Йөзләгән кафелар һәм ашханәләр арасында үз урыныңны, үз йөзеңне табу өчен иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсыз?

 

– Әлеге сорауга бер җөмлә белән генә, кадрлар барысын да хәл итә, дип җавап бирер идем. Милли кухня бик нечкә-нәзберек төшенчә. Милли, димәк, гасырдан гасырга, буыннан буынга күчеп килгән дигән сүз. Аның асылын укып, өйрәнеп кенә аңлап бетереп булмый. Милли ризыкны һәр милләтнең үз вәкиле генә тиешенчә итеп әзерли ала. Безнең кухняда да пешекчеләр булып алты үзбәк егете эшли, шеф пешекчебез дә үзбәк. Алар елга бер тапкыр туган якларына ялга кайтып киләләр. Кафебызга йөрүчеләр пешекчеләрнең алмашканлыгын хәзер сизеп алалар. Бик тырышып, җиренә җиткереп пешерергә тырышсаң да, барыбер нәрсәседер барып җитми. Димәк, иң мөһиме – кухняда чын осталарның булуы.

 

– Ярый, монысы аңлашылсын да ди. Ә ни өчен нәкъ менә үзбәк кухнясы халык арасында киң таралган?

 

– Кешенең ниндидер ят ризык ашап карыйсы килде, дип алыйк. Сүз дә юк, кемнәрдер япон ресторанына кереп тә кунак була. Ләкин күпчелек моны булдыра алмый, акча ягы да мөмкинлек бирми. Безнең кафеда исә очсыз бәягә дә сыйланып чыгарга була. Икенчедән, ризыкның туклыклылыгы. Бу – безгә йөрүчеләр арасында бик күп ир-атлар, бер ашап чыксалар, көне буе тук йөриләр, дигән сүз. Ризыкның хәләл булуы да бик зур өстенлек бирә. Хәләл, димәк, чиста, сыйфатлы иттән пешерелгән дигән сүз.

 

 Бу урында ике тавыкның бәхәсе искә килеп төште. «Күр, мин нинди таза, сине кем алсын, зәңгәрләнеп беткәнсең», – ди икән кибет киштәсендәге бер тавык икенчесенә. Тегесе дә сер бирмәгән: «Булса соң, аның каравы мин үз үлемем белән үлдем», – дип әйткән ди. «Үз үлеме белән үлгән» хайван һәм кош-корт ите һәм колбасасын ашыйсы килмичә, хәләл кафеларны үз итүчеләр бик күп. Ярый, уен-көлкене читкә куеп, янәдән Казан тирәсенә кайтыйк.

 

 – Ирада Исмәгыйлевага: Үзбәкстанда татар кафелары бармы? – дигән сорау белән мөрәҗәгать итәм.

 

– Бездә эшләүче үзбәк егетләренең сүзләренә караганда, бик сирәк булса да, татар кафелары очраштыргалый икән. Ләкин, кызганычка, алар халык арасында ныклы яклау таба алмаганнар. Безнең егетләр дә анда кереп, тукланып караганнар: «Сыйфат ягыннан бик нык калыша, ризыклар татар милләтенеке булудан ерак тора», – диләр. Күрәсең, анда пешекчеләр булып үзбәкләр эшлидер. Безнең «Зәм-Зәм» кафесының да төп оештыручылары ике татар һәм бер үзбәк. Үз илендә яшәүче кешеләргә оештыру эшләрен башкару җиңелрәк. Ә инде милли кухняны үзбәкләрнең үзләреннән яхшы белгән кеше юк.

 

Кафега кеше агылып диярлек килеп тора. Аның тәүлек буе өзлексез эшләгәнен исәпкә алсак, бер көнгә ничаклы кеше кергәнен күзаллау кыен түгел. «Кафеның төнлә дә үз тукланучылары бар», – диләр. Үзбәк милли ризыгы лагманны авыз итә-итә, Ирада Исмәгыйлева әйткәннәр турындагы фикерләремне туплап утырам. Димәк, үзбәк кафеларының халык арасында үз булып китүенең сәбәпләренең берсе – ят, тансык ризык авыз итеп карау теләге. Ә инде бер кереп караган кеше, тәмен тел очында саклап, янәдән килә. Бәяләр исә тешләрлек түгел, көн саен кереп тукланучыларның да кесәсенә сукмый. Һәм, әлбәттә инде, Ирада Исмагыйлева әйтмешли: «Иң мөһиме – Аллаһның рәхмәте. Бер урында биш кафе булса да, сиңа насыйбы беркая да китми».  


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»