поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.12.2011 Җәмгыять

Мәчет ишегендәге йозакны кем ачыр?

“Мин үзем председатель дә, ревизор да” (“Бердәмлек” № 41, 8 октябрь 2011 ел) дигән мәкаләгә кайтаваз.

Язма “Бердәмлек”тә дөнья күргән көнне үк миңа Кинель районының Малая Малышевка авылында агроном булып эшләгән, Шенталы районының Денис авылында туып үскән күптәнге танышым Рәҗгать Гарифуллин шалтыратты (без аның белән моннан берничә ел элек Самараның “Чкалов” санаториендә дәваланган идек). Ул 100 еллык тарихлы Денис авылы мәчетендә 12 ел имам булып торучы Миншакир ага Гарифуллинның олы абыйсы икәнлеген, һәм үзенең анда язылганнар белән килешеп бетмәве турында белдерде. Рәҗгать катгый рәвештә язмада күрсәтелгән мәгълүматларның кайберләре дөреслеккә туры килмәве турында тиз арада “Бердәмлек”тә язып чыгуыбызны таләп итсә дә, аның үз фикерләрен дәлилләп аңлатып, газетага язып җибәрүен соралгач, риза булды.

 

Ниһаять, атна-ун көннәр үтүгә, хатлар килә дә башлады. Денис авылының почта, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, пенсионерлары исеменнән язылганы, электрон почта аша алынды. Ә икенче хат Рәис Шәвәлиевтан булып, анда исем-фамилияләре, туган еллары, айлары, адреслары, паспорт номерлары күрсәтелгән 19 кешенең имзалары да беркетелгән; өченчесе, үзе әйтүенчә, җомга саен урындыкка утырып булса да, мәчеттә намаз укучыларның берсе - Габделхәй Зәкиҗан улы Шәйхетдиновныкы иде.

 

Хатларның эчтәлегенә килгәндә, аларның барысы да бер төрлерәк булып, авылдагы 41нче мәхәллә мәчетендә 12 ел дәвамында муллалык иткән Шакир хәзрәтнең начар кеше түгеллеге, ә менә шикаять язучыларның, киресенчә, үз-үзләрен генә яратучылар икәнлеге язылган. Бигрәк тә хат авторларының берсенә - Рәис Әхмәтовка тәнкыйть нык эләккән. Аның “күп еллар буе халыкны алдап, талап” авыл советы рәисе булып торганлыгы бәян ителгән һәм: “Ә хәзер үзенә тагын җылы урын эзлиме?” - дип сорау бирелгән. Әлбәттә, “Бердәмлек” журналистларының, аерым алганда баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллинның, шикаять язучыларның сүзләренә генә таянып фикер йөртүләренә, халык белән ныклап аралашмауларына да үпкә белдерелгән.

 

Язма “Матбугат.ру” интернет сайтында урнаштырылгач, андагы материалларны укып баручыларда да зур кызыксыну тудырды. Аны меңгә якын кеше укыган, һәм шуларның егерме алтысы шушы темага фикер алышканнар. “Матбугат.ру”да барган сөйләшүдә Денис авылы кешеләренең дә, читтә яшәүчеләрнең дә катнашуы сизелә. Мәсәлән, үзен “Зелпе” дип атаучы берәү болай язган: “Безнең илдә бер чир инде ул - пенсия яшендәге җитәкчеләрнең үз постларын бирергә теләмәүләре. Теге заманнардан бирле килә. Кремль - картлар йорты иде. Инде мәчетләрдә дә шул ук хәл. Хәзер укымышлы яшьләр бик күп... Бирегез юл! Эшләсеннәр!

 

Әле күптән түгел никах мәҗлесендә булдык. Аны яшь мулла укыды, соңыннан вәгазь дә сөйләп алды. Бик рәхәтләнеп тыңладык. Җыелган садакаларны хәзрәт мәчеткә бирергә тәкъдим итте. Анда садакалар аерым бер дәфтәргә язылып бара, һәм җомга намазында дога кылалар икән”.

Ә “Укучы” исемле автор моңа җавап итеп: “Яшь имамнарга эш бик тә кирәк, тик аларга хезмәт хакы түләнми бит, торак мәсьәләсе дә хәл ителми. Менә шуңа да эш картларга кала. Ә Шакир абзый бушка да эшләргә риза, - дип фикерен белдерә. - Бөтен тавыш-гауга шул акча мәсьәләсенә кайтып кала. Нигә шул мәчет-мәхәллә акчасына, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелгән хәер-садакага кызыгалар икән?”

 

“Авыл хатыны” исә: “Шакир мулла өстеннән шикаять язганчы, әнә, яшерен рәвештә аракы сатучыларны туктатыгыз, шуларның өстеннән язып, "аксакаллар" дип исемегезне куегыз. Халык шатланыр да, рәхмәт тә әйтерләр иде. Шул хәшәрәтләрне (Хәбиров Әсгать белән Халидәне) беркем дә туктата алмый. Пенсионер хатыннар, яшьләр эчеп юкка чыгалар, чөнки авылның бер очында апасы, икенче очында энесе көне-төне аракы саталар. Ә шундый динле авылыбыз упкынга төшеп бара..."

 

“Мин дә кушылам” дип исемләнгән автор: “Ул аракы сатучыларны акылга утыртып булмый микәнни? Участковый кая карый? Әллә алар бер сүздәме? Райондагы полиция булегенә хәбәр итегез, килеп тенту үткәрсеннәр”, - дигән тәкъдим ясый.

 

“Читтә торучы авыл кызы”ның: “Бу мәсьәләне авыл эчендә генә, авыл  халкы белән генә киңәшеп хәл итеп булмады микәнни?” - дип гаҗәпләнүенә каршы берсе җавап бирә: “Халыкка җиткереп,  дөрес эшләгәннәр, югыйсә, мәсьәләне үзара гына хәл итеп булмаганы күренеп тора”.

 

Бу битне күзәтеп баручы “Матбугат.ру”ның актив авторы “Иркә”нең дә үз фикере бар. Ул авыл кешеләренең бәхәсне бик аргументлы алып баруларын билгеләп: “Демократиягә хет шул мулла сайлауда өйрәник ичмасам, - ди. - Ә “авыл хатыны”на сүзем бар: сез бер нәрсәдә ялгышкансыз - бер мулла гына аракы сатучыларны тыя алмый. Моңа бөтен кеше тупланып көрәшкәндә генә ирешеп була. Сез элек компартия хәл иткән нәрсәләрне хәзер муллага гына салмакчы буласызмы? Мулла - ул бүгенге татар исламында символ гына. Әгәр халык үзе катгый оешканлык күрсәтмәсә, бер кеше генә берни дә эшли алмаячак. Ә Россиядә аерым хакимият түрәләре әлегә бары үз проблемаларын хәл итү белән генә мәшгульләр...”

 

Үзен “Авылдаш” дип атаган автор “Бу битне күзәтеп баручы”ның фикерен дәвам итеп, яшьләрне аракы эчүдән арындырырга кирәклегенә басым ясый: "Эчүчеләр булмаса, аракы сатучылар да булмас иде", - ди ул.

 

Ә бер “Апа”: “Денис авылында эчмәүчеләргә караганда, эчүчеләр саны күбәюенә, гаилә кормаган күп егетләрнең харап булуларына, урта яшьтәге хатыннарның да эчүчелеккә бирелүләренә, кибеттә аракы сатылмаганда, кеше тилертә торган аракыны көне-төне сатып, күрә торып яшьләрне юкка чыгаруларына, авыл җирлеге җитәкчелегенең боларны күрмәмешкә салышуына зарлана".

 

Бу уңайдан бер кызык вакыйга искә килеп төште. Алты-җиде еллар элек “Бердәмлек”тә “Татарстан яшьләре” газетасыннан Илфат Шиһаповның бер юморескасын алып бастырган идек. Анда сүз ике исерекнең, эчүне ташлап, кулларына кергән иллешәр сум акчаларын мәчеткә садакага илтергә теләүләрен, тик барыбер кибет турына җитәрәк, бәхәскә кереп, тагын аракы сатып алулары һәм кабат аяктан егылганчы эчүләре турында бара иде. Шуннан соң,  Самараның Җәмигъ мәчете мәхәлләсе советыннан “Бердәмлек”кә хат килде. Анда  дөреслекне кайтарып, шушы ике исерекнең мәчеткә барып җитеп, садакаларын тапшыруларын һәм хак юлга басуларын күрсәтеп, юморесканы яңадан бастыруыбызны таләп иткәннәр иде. Юморесканы без түгел, ә Татарстан язучысы Илфат Шиһаповның язуын, аны алар теләгәнчә үзгәртсәк, әдәби әсәр үзенең көчен югалтачагын аңлатырга туры килгән иде.

 

Ә исерекне күпме тәрбияләргә тырышсаң да, үзгәртүе кыен. Сүз башлыча яшьләребез турында бара. Менә берсе мәчеткә садака бирергә, тәүге тапкыр намазлыкка басырга дип ниятләп килде ди. Ә аны гыйбадәтханә ишегендәге йозак каршы ала. Әлбәттә, киштәләре спитрлы эчемлекләр белән ымсындырып торган кибетне ул бу юлы читләтеп үтмәячәк. Ә хәмер кибеттә сатылмый икән, яшьләребезне “Әсгать һәм Халидә”ләр колач җәеп каршылый. Шуны истә тотарга кирәк.

 

Ә инде Шакир абзый Гарифуллин һәм аның гаиләсенә килгәндә, аларны халыкка үрнәк итеп куялар. Әйтүләренчә, Шакир абзый белән Саимә апа уллары, оныклары белән бик тату яшиләр, хәлләреннән килгәнчә, аларга булышалар икән. Авыр чакта авылдашларга беренче булып ярдәм кулын сузучылар да - алар. Шикаять язучылар да, Шакир хәзрәт Гарифуллинның яшенә карамастан, имам вазыйфаларын башкарып килүе белән ихтирамга лаеклы кеше булуын инкарь итмиләр бит. Алар бары тик мәчет эшчәнлегенә үзгәрешләр кертүне, олы яшьтәге хәзрәтне лаеклы ялга озатып, аның урынына белемле, вәгазь сөйли белүче, ислам кануннарын төгәл үтәүче, яшьрәк имамны билгеләүне сорадылар. Интернет-сайттагы кайберәүләр кебек, үзләренең исемнәрен дә яшермиләр, әйтәсе килгәннәрен ачык итеп белдерәләр.

 

Хат язучыларның берсен, Рәис Әхмәтовны, элек парторг, авыл советы рәисе булып торганлыгы, ә хәзер дин юлына басып, муллалыкка үрмәләргә теләве өчен гаепләргә тырышалар. Шакир хәзрәт үзе дә Рәис Әхмәтовны мәхәллә акчасына Самара Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә дини курсларда укуы турында әйтә. Димәк, авылда аңардан башка укырга җибәрерлек әзерлекле кеше табылмаган. Ә инде кешенең элек парторг булыпмы, башка җитәкче урынындамы эшләве артык мөһим түгел кебек. Әнә элеккеге артистлар да, режиссерлар да, хаккамы, нахаккамы төрмәдә утырып чыгучылар да дин юлына басып, имам булып эшлиләр, хәтта мөфти вазифасына сайланучылар да бар.

 

Язмада күтәрелгән мәсьәләләргә Денис авылы җирлеге җитәкчелегенең, Самара өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте карашы ниндирәк икән соң? Әлегә алар бу турыда бер сүз дә әйткәннәре юк. Денис авылының 41нче мәхәлләсе өчен җаваплы мөхтәсибәт вәкиле дә бардыр, мөгаен.

 

Хөрмәтле Шакир хәзрәтне имам итеп калдырып, аңа ярдәмчеләр билгеләргә дә мөмкиндер бит. Шул чакта имам мәчеткә үзе килә алмаганда, ярдәмчеләренә намаз укырга рөхсәт бирелер иде. Ә вәгазь сөйләргә Шенталы мәчетеннән дә, башка зуррак гыйбадәтханәләрдән дә, белемле яшьләрне дә җибәргәләп торырга буладыр.

 

Тагын шунысы да борчый: Денис авылы мәчетенә кагылышлы мәсьәләләр өлкәнең  башка мәчетләренә дә хас бит. Күп вакыт ишекләрендә йозак эленеп торганнары да юк түгел.

 

Мәчетләребезгә эшкә килгән яшь, белемле имамнарыбызга үзәкләштерелгән фондтан (ә аны, һичшиксез, булдырырга кирәк) хезмәт хакы түләү мәсьәләсен хәл итәр вакыт та җитмәдеме икән? Әнә бит, мәктәпләрдә дә дин дәресләре укыту башланырга тора. Димәк, мәчетләр һәм мәктәпләр арасында бәйләнешләр булдыру турында да уйланырга кирәк булачак.

 

Без, журналистлар, шул исәптән, “Бердәмлек” газетасында эшләүчеләр дә, әлегә дини мәсьәләләрне тирәнрәк яктыртудан читтә торабыз, хәтта бераз куркабыз да. Янәсе, безне дөрес аңларлармы, дини эшләргә тыкшынып, зарар китермәбезме? Ә шулай да, сүзне кемдер беренче булып әйтергә тиештер бит? Мәчет ишекләренә эленгән йозакларны кем ачыр икән?

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 51 | 17.12.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»