17.12.2011 Тарих
Сугыш чорында авыл көенә җырлаган җырлар
Һәр заманның үз җыры, үз көе. Халыкның күңел түреннән кайнап чыккан хисләргә сәясәт тә йогынты ясамый калмаган. Без дә шул чорларның җырларын искә алып, бер моңланып, бер елмаеп алыйк әле... Бәлкем кушылып китүчеләр дә булыр. Язманы “Большевистик колхоз” газетасының 10.01.1946 санын файдаланып, “Матбугат.ру” өчен Нурулла ГАРИФ әзерләде.
Сугыш вакытында язылган күңел дәфтәре битләре:
(10 гыйнвар 1946 ел)
Сара сибә, Сара сибә,
Сара сибә гөлләргә.
Сип Сара гөлләргә,
Гөл сибелсен илләргә.
Биек тауның башларына
Колхоз бодай тараткан,
Ленин бабай балаларны,
Бигерәк тә яраткан.
Ленин бабай үлгән диләр,
Күрмәдем сөякләрен.
Күрмәсәм дә сөякләрен
Үтим васыятьләрен.
Безнең урман бүлем-бүлем
Уртасында зур болын.
Һичбер вакыт онытбабыз,
Ленин бабайның юлын.
Сандугач коена икән
Су тамчылары белән,
Яшәсен совет власте
Юлбашчылары белән.
Ал чәчәк ата чия
Җиңүләрдән җиңүләргә
Алып бара партия.
Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр,
Тезелеп үскән әнисләр күк
Яшәсен комунистлар.
Кызыл байрак уртасына
Ука белән чигелгән.
Берләшегез бөтен дөнья
Эшчеләре, диелгән.
Комсомоллар клубта,
Хат язалар флотка.
Комсомолка булма имеш,
Колхоз кызы булып та.
* * *
(20 гыйнвар 1946 ел)
Без кимибез кара сатин,
Без киябез ал кытат.
Яшәсен иптәш Сталин
Иң беренче Депутат.
Безнең авыл уртасында
Җелферди кызыл эләм.
Юлбашчыбыз Сталинга
Бездән ялкынлы сәләм.
Кул бирәм кулларыңа,
Гөл сибәм юлларыңа.
Тавыш бирик илебезнең
Иң батыр улларына.
Пыяла савыт алдым
Үрмәле гөлем өчен.
Рәхмәт иптәш Сталинга
Бәхетле көнем өчен.
* * *
Халык телендә бу җырларның телдән телгә күчеп, башка төрлеләре дә сакланып калган:
Сталинның чабатасы
Калай белән ямалган
Ул да үзенеке түгел
Хәерчене талаган.
Рәхмәт яусын Никулайга
Ике сыер саудырды
Каһәр төшсен Сталинга
Кәҗәсез дә калдырды.
Бәлкем бу шигырләрне дәвам итүчеләр дә булыр?..