поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2011 Экология

Без нинди су эчәбез?

Татарстандагы сулыклар "пычранган" гына түгел, ә инде "пычрак" дип атала башлады

Суны, табиблар кушканча, көненә икешәр литр күләмендә эчү генә җитми, файдасын күрү өчен анда булган химик матдәләрнең күләме дә тиешле бер нормада булырга тиеш. Татарстан елгаларында бу таләпләрнең үтәлмәвен исәпкә алганда, эчкән суыбызның файдасы түгел, ә зыянсызрагын кайдан алырга дигән сорау туа.

 

Суда – Менделеев таблицасы

 

Суда кальций, магний, йод, фтор катнашмалары азрак булса, мондый суны даими эчүченең тешләре чери башлый, калкансыман биз эшчәнлегенә зыян килә. Каты суда гадәттә кальций күп була. Ул организмга тоз утыруга сәбәпче, нәтиҗәдә артрит, полиартрит кебек буын авыруларын китереп чыгара. Мондый суны даими эчүчеләрдә еш кына бөерләр дөрес эшләми, таш барлыкка килә.

 

Йомшак су зыянсызрак саналса да, ул сөякләрдәге кальцийны юып чыгара икән. Кешедә рахит барлыкка килә, кечкенәдән үк мондый суны эчеп үскән кешенең сөякләре тиз сынучан була. Өстәвенә йомшак су ашкайнату системасы аша узганда барлык минераль матдәләрне генә түгел, файдалы органик матдәләрне дә, шул исәптән файдалы бактерия­ләрне дә юдырып чыгара.

 

Елгалардагы су гадәттә йомшак була һәм бу күрсәткеч елганың нинди өслектә урнашуына бәйле. Көньяктарак урнашкан саен суның катылыгы да югарырак. Җир асты суларының катылыгы исә нинди тирәнлектә урнашуга, ел буена яуган явым-төшемнәргә бәйле.

 

Татарстан елгаларындагы тиешле химик матдәләрнең бүген берсе генә дә нормага туры килми. 2011 елда, су арту һәм кимү чорларында, Росгидрометның Татарстандагы идарәсе белгечләре төрле тикшерүләр үткәргән һәм әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Мисал өчен, Кама елгасының уң кушылдыгы булган Иж елгасында нефть продуктлары катнашмасы тиешле дәрәҗәдән 16 тапкыр артык. Югыйсә бу елга Татарстанда төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл булып санала. Икенче урында исә – Казансу. Су арту чорында нефть продуктларының тиешле нормадан 3,6 тапкырга күбрәк булуы ачыкланган. Тимер буенча да рекорд куя ала, Казансуда аның тиешле нормасы 8,7 тапкыр артык. Аннан кала Дала Зәе, Мишә һәм Чишмә елгалары. Сульфат буенча да Казансуны уздыручылар күренми. Елгада ул быел 3,3 тапкырга артыграк күләмдә күзәтелгән.

 

Дала Зәендә аммоний азотының 8,2 тапкырга артыграк булуы ачыкланган. Лениногорск районында ул су арткан чорда, ә Әлмәт тирәсендә су кимегәндә күзәтелгән. Ә Минзәләдә бу күрсәткеч 4,4 тапкырга күбрәк. Чишмә елгасы бакырның күплеге буенча рекорд куя ала. Елганың суы арту чорында ул 16 тапкырга күбәя икән. Ә менә Зәй һәм Дала Зәе елгалары кичекмәстән белгечләр тарафыннан нинди дә булса чаралар күрелергә тиешле елгалар исемлегенә кертелгән.

 

– Хәзерге вакытта Татарстанның елга-күлләрендәге суның сыйфаты өченче класс буенча бәяләнә. Ягъни "пычранган" ди­гәнне аңлата. Акрынлап-акрынлап ул дүртенче класска ("пычрак") таба күчә бара, – ди КФУның география һәм экология факультетындагы су экосистемаларын оптимальләштерү лабораториясе җитәкчесе, профессор, биология фәннәре докторы Нәфисә Миһаҗева.

 

Дүртенче класс та чик бәя түгел икән әле. Тагын "югары пычраклыктагы" һәм "экстремаль югарылыктагы пычрак" төшенчәләре дә бар. Шунысы сөендерә, 2011 елда Татарстандагы сулыкларда мондый очраклар ачыкланмаган.

 

– Кызганыч, әмма без тиешле норматив таләпләре үтәлә торган шартларда яшәмибез. Судагы пычраткыч матдәләрнең тиешле нормасы 2-3 тапкырга артыграк булу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Әмма моңа тынычлап карарга кирәкми. Бу бит республикадагы сулыкларның пычрануы турында сөйли. Вәзгыять катлаулана гына бара, – ди Нәфисә ханым.

 

Шулай итеп, организм өчен агулы матдәләрнең эчә торган суда ел саен берникадәр күләмдә арта баруы гадәти буларак кабул ителеп килсә, бервакыт ул дистәләрчә мәртәбә артык булып, монысына да әһәмият бирүче булмаячак дигән сүз.

 

Татарстан суы акылдан яздыра!

 

Күптән түгел Интернет чел­тәрендә Россия сулыкларының картасы пәйда булды. Анда "кешегә эчәргә яраклы су", "куркыныч", "су түгел, ә агу" дигән тамгалар да бар. Картада Татарстаннан да 12 чыганак күрсәтелгән. Аларның барысында да кешенең баш мие эшчәнлеге өчен әһәмиятле булган фторидларның нормадан артык булуы ачыкланган. Фторид суда җитәрлек дәрәҗәдә булмаса да, артып китсә дә, җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Эчә торган суда аның күләме литрына 0,7-1,5 мг тирәсе булырга тиеш. Сулыкларда фторид күләменең югары булуы елгаларга сәнәгать өлкә­сеннән фтор катнашмалы җыентык суның чыгарылуын раслый. Фторның нормадан артып китүе кешеләр өчен генә түгел, хайваннарга да зарарлы. Шуның нәтиҗәсендә тешнең эмале таплана, рахит һәм азканлылык авырулары китереп чыгара.

 

Россиядәге суның сыйфатына кагылышлы картаны федераль экспедиция әгъзалары төзегән. Агымдагы елда алар Иделдән алып Каспий диңгезенә хәтле урнашкан шәһәр-авыллардагы кое, чишмә, елга һәм краннан аккан судан 300 проба алган һәм химик анализ ясауга тапшырган.

 

Картага эләккән Татарстан елгаларының дүртесе – "агулы", дүртесе – "куркыныч" һәм тагын дүртесе "зарарсыз" дигән тамгаларга лаек. Кама Тамагы районындагы ике чишмә, Югары Осландагы бер чыганак һәм Идел елгасының Тәтеш районына караган өлешләре "зарарсыз" дип табылган. Әмма аларның һәркайсында фторидларның тиешеннән артык булуы барыбер уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки галимнәр инде күптән раслаган: фтор нормадан артык күләмдә организмга эләксә, балалардагы интеллект дәрә­җә­сен 5-19 пунктка кадәр киметә, калкансыман биз эшчәнлегенә зыян килеп, яман шеш барлыкка китерә икән. Әгәр дә 1990 елда республикада яман шеш очраклары ачыклануның 19500 очрагы теркәлгән булса, 1999 елда бу күрсәткеч 26900 очракка җит­кән. 2008 дә 34200 очрак билгеле. Аларның ике меңгә якыны – балалар, өч йөздән артыгы – яшүс­мерләр.

 

Картадан күренгәнчә, катылыгы һәм катнашындагы тимер буенча да республика сулыклары Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы куйган таләпләргә җавап бирми. Мисал өчен, Кама Тамагында яшәүчеләр күп еллар дәвамында колонка суыннан файдаланган. Ә аның катылыгы бик югары икән. Техника өчен мондый су 90 процент очракта җимерелү белән яный.

 

Тикшерүләр нәтиҗәсендә белгечләр хәзерге коеларның да бернигә дә яраксыз булуын ачыклаган. Тирәнлеге 100 метрдан да ким булган коедагы су чын агу булып чыгарга мөмкин икән. Аеруча да шәһәрләр янәшәсендә урнашканнарында тимер күп, ди. Нормадан артык тимер шулай ук яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче, кан формуласын үзгәртә, тән тиресенең кытыршылануына һәм чәч коелуга китерә.

 

Казансу елгасы да "куркыныч" рәтенә кертелгән.

 

Коткарып була икән әле

 

Россия төче су запасы буенча планетада иң бай дәү­ләт­ләрдән санала. Шуңа да карамастан, күлләрнең 98 проценты зур булмаган һәм аз сулы категориягә керә. Бу хәл Татарстанга да охшаш. Республикада булган 8111 күлнең нибары 20 гектар мәйданны биләп торган эре 30ы гына билгеле. Елгаларга хас булганча, соңгы елларда күлләрдәге су да сыйфаты буенча мактанырлык түгел. Сәнәгать эшчәнлеге нәтиҗәсендә аларның күбесе ләм белән каплана һәм тора-бара юкка чыгу куркынычы белән дә яный.

 

КФУның география һәм экология факультеты ассистенты Олег Никитин сүзләренә караганда, заманча шартларда су экосистемасындагы үзгәрешләр бик зур тизлек белән башкарыла. Моңа авыл хуҗалыгы өлкәсе дә, техноген процесслар да үз өлешен кертә. Моңа өстәп, һава шартларының үзгәреп торуы да йогынты ясамыйча калмый икән. Күлләрдә зәңгәрсу-яшел су­үсемнәр барлыкка килә, андагы органиканы юк итә. Шуңа бәра­бәр күлләрдәге суның сыйфаты елдан-ел начарлана, нәтиҗәдә бөтенләй дә агулыга әйләнә.

 

– Күз ачып йомган арада булган җимергеч процессларны туктату өчен заманча комплекслы экотехнологик чаралар булдырырга кирәк, – дип саный Олег Никитин.

 

Шулай да өметләнмәслек түгел икән әле.

 

– Хәзерге вакытта сулыкларны беренчел халәтенә кайтару буенча җитәрлек тәҗрибә тупланды, чаралар билгеләнде. Аларны тиешенчә кулланган очракта вәзгыятьне коткарып калырга була, – ди О.Никитин.

 

Ел саен илдә 500 миллионнан артык кеше сыйфатсыз су эчүдән үлә. Иң беренче чиратта яңа туган балалар иза чигә. Чөнки ул чорда организмның 90 проценты судан гыйбарәт. Үсә барган саен, организмдагы су өлеше кими бара һәм өлкән организм­да ул 80-85 процентка кала. Бүген антропоген процесслар аркасында су системаларының 140 төрле вируслар белән зарарлануы билгеле.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 249-250 | 16.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»