|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2011 Җәмгыять
Татар авыллары милли тапшыруларны түләп карарга мәҗбүрИнтернет, телевизион провайдерлар шәһәр халкын тәмам «яулап», авыл тирәләрен үзләштерә башлады. Монда халык начар яшәми, димәк алар хисабына да керем алырга мөмкин. Мин үзем калада торам. Заманында интернетны кайсы провайдер аша кертик дип борчыласы булмады — алар бездә бихисап. Компьютер алганчы ук чыбыклы телефон, кабель компанияләре, кәрәзле элемтә операторлары вәкилләре йөз килеп, әллә никадәр реклама кәгазе калдырып киткән иде. Теләгәнен сайлап ал.
Җәен — Татарстан, кышын — Башкорстан
Ә менә авылда андый төрлелек әле яңа гына башланды. Бәлки зур шәһәрләргә якын урнашкан авыллар да технологияләр үсешеннән калышмыйдыр. Ләкин мин кайтып йөри торган Иске Юраш авылында, мәсәлән, иярчен (спутник) аша ТВ карау мөмкинлеге соңгы еллларда гына тудырылды. Моңарчы телевизор тартмасының зәңгәр экраны һава торышы алышынуы белән кызыл төскә кереп, күрсәтмичә чыҗылдап утыра иде. Көчле җил, буран чыккан көннәрне антенна баганасы селкенеп, кинәт күрше Удмуртия йә Башкортстан каналлары күрсәтә башлавы авылда беркем өчен дә яңалык булмады.
Иске Юрашта өй антеннасын кую комга су сибүгә тиң. Түбәнлектә урнашкан авыл халкын интегеп телевизор караудан спутник коткарды. Кешеләр «тәлинкәле телевизор» сыйфатын күреп, кертү бәясе — 8 мең сумны да кыйбатсынмады. Җитмәсә, аның аша 60 канал карап була. Бер елдан каналлар саны кими, бөтенесен дә карыйм дисәң, ел саен 600 сум түләп барырга кирәк.
Башкалар ничектер, ә менә Иске Юрашта яшәүчеләр бер елдан федераль каналлар, шулай ук үзебезнең «Яңа гасыр» кергән төп пакетны гына калдырып, өстәмә 50 каналга акча сарыф итүне кирәк тапмады. Җир кешесенең вакыты да исәптә бит.
Татар каналын карау ике тапкыр кыйммәтрәк
Ләкин ни кызганыч, авыл халкының көттереп килгән бәхете озакка бармады. Тагын бер елдан кинәттән ТНВны да сүндереп куйдылар. «Триколор» компаниясендә моны «Яңа гасыр»ның түләүле каналлар исемлегендә торуы белән аңлатты. Гарчә андыйлары әллә кайчан ук сүндерелгән булсалар да. Димәк хәзер татар каналын яхшы сыйфатта карыйсың килсә, ел саен 600 сум түләп барырга туры киләчәк. Шул акчага өстәмә 50 канал тапшыруларын карарга да була.
«Яңа гасыр» һәм башка федераль булмаган каналлар күрсәтсен өчен без икенче антенна тотабыз. Бу, үз чиратында, өстәмә чыгым. Әгәр сезгә спутник ТВ куелган икән, ел саен 600 сум кертеп бару да җитә. Чөнки каналларның тулы пакетыннан файдалана башлау 8 меңгә төшә. ТНВдан баш тартсагыз, бары тик 4 меңгә генә», дип аңлаттылар безгә «Триколор» компаниясенең Алабуга районын буенча вәкиллегендә.
Хәерчегә җил каршы
Танышларым сөйләвенчә, рус авылларында каналларның ярты пакетыннан да канәгать калганнар. Татар тапшырулары карарга теләгән кешеләр исә кабель телевидениесенә өстенлек биргән.
Биредә провайдерны алыштыру интернетка да бәйле. Иске Юраш мәктәбендә 150ләп укучы белем ала. Мөгалимнәре белән аларның барысына да бөтендөнья мәгълүмат челтәренә чыгу кирәк. Моңа кадәр чыбыклы оператор хезмәтеннән файдаланып, алар интернетта бер битне ачарга да иза чикте. Ләкин кабель компаниясе аша да интернетка тоташуның сыйфаты әллә ни мактанырлык түгел.
Телевидениесы турында әйтәсе дә юк. Авылда яшәүче Алсу апам бу хакта сүз чыккач: «Сигнал тапшыру шулкадәр әкрен ки, телегерой бер җөмләсен минут буе әйтә алмый интегә. Кызым Назилә хәзер авызларын кыйшайтып, шуларны кабатлап йөри», - дип сөйләде. Димәк, кабель компаниясеннән дә әллә ни файда чыкмаган. Анысына аена ким дигәндә 400 сум түлисе булса, спутникка аена 50 сум түләү (елына 600)отышлырак та әле.
Милли канал — керем алуда пешка?!
«Триколор»ның ТНВ тирәсендә аңлашылмаучанлык тудырып, акча түләттерә башлавын Иске Юраш халкы кимсетү буларак кабул иткән. Чөнки килешүләрдә өстәмә каналлар исемлеге күрсәтелми. Белешә башлагач кына компания сайтында ТНВның түләүле пакетта икәне ачыкланды.
Авылда яшәүчеләр өстәмә каналлар әһәмиятен күрмичә, алардан баш тарткан иде. Күрәсең, төп каналлар гына спутник телевидение провайдерына керем китерми. Мондый антеннаны биредә бөтенесе диярлек куеп бетерде. Шуңа еллык түләм, кайбер техник эш өчен генә акча килә.
«Яңа гасыр»ны Иске Юрашта ничек карарлар — монысы билгесез. Минем әти: «Җәен — Татарстан, кышын — Башкортстан каналын карарбыз инде», дип, багагана гадәти антентта беркетергә менеп китте.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|