|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2011 Милләт
Пермь өлкәсен татар телендәге юл билгеләре бизи"Intertat.ru" редакциясе татар дөньясының үзәге булган Казаныбызда рус һәм инглиз телендәге юл күрсәткечләр турында язган иде. Татар теле аларда бөтенләй дә игътибардан читтә калган... Казан халкы әлеге яңа билгеләргә күнегергә тырышып йөргәндә, Пермь краеның Барда районында яшәүче милләттәшләребез тырышып-тырмашып татарча урам исемнәре урнаштыра. Моңа кадәр билгеләр бары тик рус телендә генә булган. Хәзер исә әлеге район урамнарын бу якта яшәүче күпчелек халыкның туган телендәге юл билгеләре дә бизи.
Бу сөенечле вакыйга Бардада татар теленә кызыксынуны арттыру һәм аны саклауга юнәлдерелгән «Моя улица — минем урам» проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бүгенгә 25 русча-татарча юл билгесе урнаштырырга өлгергәннәр инде.
Тагын шунысын искәртеп китү кирәк: әлеге тәкъдим Барда районы администрациясендә дә, төрле дәүләт һәм шәхси оешмаларда да яклау тапкан. «Аларның зур булышлыгы белән без максатыбызга бик тиз ирештек»,- ди проектның авторлары. Оештыручылар бу эшне алга таба да дәвам итәргә планлаштыра.
Казанның яңа юл билгеләре белән бәйле вакыйгалар Пермь краенда яшәүче милләттәшләребезне дә борчуга салган. «Казан шәһәре, Татарстаннан гомер буе үрнәк алып яшәдек. Тик соңгы арада сезнең республикада да татар теле мәсьәләсе бик кискен тора, ахрысы. Югыйсә, юл билгеләрен иң беренче чиратта татарча язып куярлар иде», - ди Барда районыннан бер танышым.
Ничек кенә булмасын, әлеге хәл республикабызны бер дә бизәми. Чит төбәкләрдә гомер кичерүче ватандашларыбыз гомерләре буе бездән үрнәк алып яшәгән булсалар, хәзер исә кайбер очракта алар безгә үрнәктер, мөгаен.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|