|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2011 Җәмгыять
Хәер сорашу тыела“Хәер сорауны бизнеска әйләндергән кешеләргә Казан урамнарында урын юк”. Янә әлеге мәсьәләгә тукталып, кичә эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдерде. 1 декабрьдән башкалада хәер сорап йөрүче 59 бала тоткарланган, аларның 28е вакытлыча изоляция үзәгенә урнаштырылган, башка очракларда ата-аналарга карата административ хокук бозу хакында беркетмә төзелгән. Мэриядә узган атнада машина астына эләгеп һәлак булган 6 яшьлек теләнчене да искә төшерделәр. Ул көнне кызның анасы ике баласы белән полиция бүлегенә китерелгән булган. Тик берничә сәгатьтән, ике баласын тотып, теләнче хатын үзенең “эш урыны”на янә әйләнеп кайткан. Хәзер исә ана кешене кече улы белән туган җиренә озатырга ниятлиләр.
|
Иң күп укылган
|