|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2011 Икътисад
Пенсияне... мирас итепДәүләт Думасының бишенче чакырылышы депутатлары соңгы эш көнендә булачак пенсионерлар өчен әйбәт кенә закон кабул итеп калдырды. Әлеге “Пенсия тупланмасы средстволарын түләүне финанслау тәртибе турында” дип аталучы яңа закон нигезендә, пенсиянең тупланма өлешендә җыйналган акчаны лаеклы ялга чыгучы шунда ук файдалана яки ун ел дәвамында куллана ала, шулай ук аны балаларыңа, иреңә (хатыныңа) мирас итеп тә калдырып була.
Әлбәттә, әлеге канун 2002 елда кабул ителгән пенсия законнары кысаларында яшәүчеләргә, ягъни 1967 елда һәм аннан соң туган кешеләргә генә кагыла. Чөнки пенсияне өч өлешкә – база, иминият, тупланма өлешләргә бүлү 2002 елда гына гамәлгә керде. Дөрес, 2011 елдан башлап аның база һәм иминият өлешләрен берләштереп, база өлеше дип кенә атый башладылар.
Бу яңалыкны да соңгы вакытта әзерләнүче яңа пенсия реформасының башлануы дип атарга кирәктер. Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы белән Россия Пенсия фонды ун ел элек кенә эшли башлаган һәм шактый аңлаешсыз булган пенсия законын үзгәртүгә башы-аягы белән каршы тора торуын. Алар өчен аның аңлаешсыз булуы да, пенсия санау һәм билгеләү өчен кулланыла торган күп кенә сан һәм формулаларның һавадан алып куелуы да файдалырак иде. Мәсәлән, “лаеклы ялга чыккач яшәү еллары” (срок дожития) дип аталучы билгеләмәне генә алыйк. Реформаторлар аны 19 ел дип билгеләгән иде. Эшләүчеләр ай саен бөртекләп җыеп барган тупланма өлешне әнә шул унтугыз елга, ягъни 228 айга бүләргә тиеш булдылар. Санап карагач, ул уртача алганда айлык пенсиягә 170-400 сум өстәмә тәшкил итәргә тиеш иде. Котырынып үсүче бәяләр белән чагыштырганда, ул өстәмә булды ни дә, булмады ни, шулай бит?
Әлеге законны кабул итү инициаторлары – Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары җитәкчеләре һәм белгечләре аны тормышка ашыру юлларын да тәфсилләп эшләгән. Әгәр еллык тупланма өлеш пенсиянең гомуми күләменнән 5 процентка ким икән, аны берьюлы алып булачак. Тупланма өлеш бу чикне узса, өстәмә пенсия 10 ел буена түләнеп барыла. Шулай ук кешегә үз тупланмасын, аз-азлап, 19 ел буена алып бару мөмкинлеге дә калдырылган.
Законны эшләүчеләр әйтүенчә, бу төр практика халыкка үз акчасын теләгәнчә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Юкса безнең илдә ир-атларның бер өлеше пенсия яшенә дә җитә алмыйча вафат булса, икенчеләре ялга чыгуга авырый башлый. Тупланма өлешне нәкъ шул вакытта – сәламәтлекне ныгыту өчен дә алырга була бит. Экспертлар, болай булганда, халыкның Пенсия фонды гамәлгә керткән тупланма өлешне арттыру – софинансирование – программасында күпләп катнашу мөмкинлеген дә фаразлый.
Яңа законда тупланма өлешне якыннарыңа мирас итеп калдыру да каралган. Дөрес, ул софинансирование программасында катнашучыларга һәм ана капиталын пенсиянең тупланма өлешенә күчерүчеләргә генә кагыла. Ана капиталына килгәндә, ул мирастан хатын-кызның ире яки балалары гына файдалана алачак. Законның бу өлешендә тагын бер яңалык бар. Моңарчы тупланма өлешне мирас итеп кеше пенсиягә чыкканчы үлеп китсә генә калдырып була иде. Әгәр пенсионер пенсиясен бер генә ай алып калган булса да, аның калган акчасы дәүләт файдасына калды. Хәзер алай түгел, килешү төзелгән булса, тупланма өлеш мирас булып туганнары файдасына теләсә кайсы очракта да кала.
Законда язылганча, мираска калдырылучы тупланма өлеш турында Пенсия фонды белән килешүне озакка сузмыйча төзергә кирәк, калган эшкә кар яумасын. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, мондый килешүне бүген үк 6 миллион россияле төзи ала икән инде.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|