|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2011 Җәмгыять
Ярамыйга карамый улТабадан төшкән яңалыкка чат ябышырга яратабыз да инде. Һәр көн Аллаһы Тәгалә көне дигән гыйбарәне онытып, көне, ае, елы бертөсле саннарга туры килгән көннәрдә туй үткәрү йола булып кереп бара. Быел да 11.11.11. көнендә яшьләр ЗАГС ишекләрен штурмладылар. Җитмәсә, киләсе ел кәбисә елы да икән әле. Тагын бер бидгать гамәл, өйләнешү ярамый, имеш. Башка ярамыйларны белмәсәк тә, бу ырымнардан куркабыз шул. Гаилә бәхете, ныклыгы ул саннар белән генә бәйле булса икән?! Кәбисә елында, сәфәр аенда, ике гает арасында никахлашудан куркуны бетерергә иде безгә. Хәзер шәһәрдә генә түгел, һәр авылда диярлек гыйлемле мулла-абыстайларыбызның фикерләре белән килешеп, бу ырым-шырымнардан котылырга кирәк.
Иптәш кызым Гөлнара да кияүгә чыгарга җыена. «Никахны Яңа елга кадәр ничек тә укытырга инде, киләсе ел кәбисә бит», – ди бу. «Нәрсә, хәзер бер ел буе ЗАГС хезмәткәрләре эшсез утырырмыни?» – дип көләм. «Әйдә әле, гомер иткән якын туганнарыгызның өйләнешкән елларын барлыйк», – дип, алдагы календарьны актардык. Баксаң, бик матур гомер итеп ятучы бертуган абыйсы ук кәбисә елында өйләнгән икән. «Майда маяться будешь», – дигәннәр иде минем апама да. Шомырт чәчәк атканда кияүгә чыкты ул, тормышлары да ак чәчәкләр кебек, шаулап бара, күз тимәсен. Үзебез юрап, юраганыбыздан куркып яшәгәнче, матур итеп кавышкан мизгелләребезне гомер буе сакларга өйрәнергә кирәк без яшьләргә.
Статистика мәгълүматларына күз салсак, 2011 елның беренче ярты еллыгында гына да 7035 гаилә таркалган. Бу күпме парлар ялгыз, балалар ятим калган дигән сүз бит! Ә аерылышырга гариза бирүче күп очракта гаилә учагын сакларга тиешле хатын-кыз булган. Аерылышучыларның яртысы диярлек бергә яши алмауның сәбәбен бер-берләрен аңламауда һәм мәнфәгатьләренең туры килмәвендә күргәннәр. Гаилә тормышына җиңел караш түгелме соң бу?
– Элек кешеләр паспорттагы «аерылган» дигән сүздән нык куркалар, гаиләсен ничек тә саклап калырга тырышалар иде. Бабаң белән 60 ел гомер иттек, ЗАГС мөһере пенсиягә чыкканда гына кирәк булды, никах белән генә яшәдек, бернинди ырымнарга да игътибар итмәдек. Шайтаннар шикелле саннар көченә табыну – зур гөнаһ инде ул, – дип сөйләде әбием дә.
Кечкенәдән гаилә кыйммәтләре турында белеп, күреп үсмәгәнгә, тормыш коруга җаваплы карамыйлар, ахры, яшьләр. Телиләр икән – бергә яшиләр, теләмиләр икән – араны кырт өзәләр. Гаилә тәрбиясе өйдә дә, мәктәптә дә өйрәтелергә тиеш бит югыйсә. Баласының тормышта үз урынын таба алуында һәм матур гаилә коруында ата-ананың роле бик зур. Кайсы гына гаиләнең тотрыклылыгын Аллаһ сынап карамый икән? Улының яки кызының «аерылам» дигән сүзенә каршы ананың яки атаның үтемле сүзе булырга тиеш, минемчә. Әмма әлеге ата-ана үзе баласына үрнәк булырлык итеп яшиме соң? Бала бәхетенә нигез гаиләдә үк салына бит.
Иң соңгы дару – тимер кыздырып басу, дигән әйтем бар. Аерылышу, талак та ахыр чиктә генә кулланыла торган бер юл булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Шәригатебездә аны дуңгыз итен ашау белән чагыштырырга була. Ачлыктан үлмәс өчен дуңгыз итен ашауны динебез дөрес дип бәян итә. Ләкин әгәр берәү ачы үлән табып ачлыктан котылырлык булса, шуны ашар. Инде бер нәрсә дә табудан өмете өзелеп, ачтан үлүе шиксез булган кешенең дуңгыз итен ашавы дөрес булганлыгы кебек, иң соң дәрәҗәдә бу талак юлын сайлау да дөрес булыр, диелә шәригать кануннарында.
Мәрьям АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|