|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2011 Җәмгыять
Ренат Ибраһимов яңа туган кызын татарчага өйрәтәРенат Ибраһимов Казанга күченергә әзер. Бу теләген ул "Ватаным Татарстан" газетасына да җиткерде. "Чакырсалар, кайтыр идем", – диде ул безгә. Ил һәм дөнья күләмендә танылган артист белән Мәскәүдә очрашкач: "Казаннан киткәнегезгә үкенмисезме? Кабат кайтыр идегезме?" – дигән сорау бирдек. Ренат Ибраһимов җавабына караганда, иҗат кешесе үзен кайда кирәгрәк саный, шунда яши. Хәер, Казанда да еш кунак була ул. Җырчы тумышы белән Львов шәһәреннән булса да, иҗатының чәчәк аткан чорлары нәкъ менә Татарстан башкаласында яшәгән вакытларга туры килә. Алай гына да түгел, балалар бакчасы, музыка училищесында, консерваториядә белем алган яшьлек хатирәләре җырчының төшенә кереп бүген дә йөдәтә икән.
Өч ел элек Ренат Ибраһимовның Казанда узган концертын карарга туры килгән иде. Шунда тамашачының җырчы репертуарындагы һәр җырга кушылып җырлап утыруына шаккаткан идем. Хәзер исә аны Казанда еш күреп булмый. Бу хакта сүз кузгаткач, Ренат әфәнде, мине чакырсалар, йөгереп кайтам, дигән фикерен җиткерде. "Безне кайда көтәләр, без шунда барырга әзер", – ди җырчы.
– Бу ел сезнең өчен нинди яңалыкларга бай булды? Киләсе елга нинди эшләр планлаштырасыз?
– Бу ел минем өчен бик истәлекле булды, – ди Ренат абый. – Шунысын әйтәсе килә: тормышымда елдан-ел яңалыклар күбәя генә. Беләсезме, бу дөньяда дөрес яшәргә һәм үз урыныңны таба белергә кирәк. Үз-үзеңә ышанырга һәм беркайчан да курыкмаска кирәк. Ә калганын Аллаһы Тәгалә үзе бирә. Ышанырга гына кирәк.
Билгеле булганча, ике ел элек Ренат Ибраһимов хаҗга барып кайткан иде. Яшь хатынга өйләнеп, менә инде икенче кызлары туган. "Ике ай гына әле, бик музыкаль кызга охшаган", – ди җырчы. Беренче кызларына Асылбикә дигән исем кушсалар, кечкенәсен Гайшәбикә дип атаганнар. "Ренатның әнисе хөрмәтенә куйдык", – дип сүзгә кушыла җырчының хатыны. Ибраһимовлар гаиләдә татарча гына сөйләшәләр икән. Мөселман исемнәре кушылган кызлар туган телне белергә тиеш, диләр.
|
Иң күп укылган
|