поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.12.2011 Дин

Кояш җылысы

Ниһаять, көттереп кенә булса да табигатьтә көз билгеләре күренә башлады. Үзгәрешләр һава торышыннан башланды: кояш инде бик нык кыздырмый, вакыты-вакыты белән салкын җил исеп куя, яңгыр тамчылары төшкәли. Халыкның күпчелеге әлеге күренешкә бик игътибар бирмәде, салкынмы- салкын, димәк, тиздән көз килә дигән сүз. Тик ураза тотучы мөселманнар гына күңелләреннән Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт укыдылар. Ни дисәң дә, җиләс көн аларның сынауларын җиңеләйтә иде. Көннең кыскарганнан кыскара баруы да сәхәр вакытын соңга калдырып, ифтар вакытын тизләтте. Хәер, моңа сөенеп утырырга ярыймыни?! Көннәр никадәр озын булып, кояш никадәр кыздырса да зарланырга ярамый. Бу - сынауга сабыр итмисең дигән сүз. Аллаһ Тәгалә колларыма күтәрә алмаслык гамәлләр йөкләмәм дигән бит. Әҗере дә күп булыр, иншәә Аллаһ.

Күңеленнән нидер көйли-көйли ашарга пешереп йөрүче Һаҗәр дә бүген менә уникенче көн уразасын тота. Хатын мичтән кайнар кыстыбыйларны алуга, ашыга-ашыга салат ясарга кереште, табынга тәмле ризыклар тезә башлады. Эшен тәмамлап, табынны корып куйгач, акрын гына йокы бүлмәсенә юнәлде. Бүлмәнең тәртип белән җыештырып куелган булуы аның кәефен күтәрде булса кирәк, хатын үзалдына елмаеп, көзге каршына килеп басты. Яше утыздан узып баручы бу мөслимәнең буй-сынына күз салсаң, аны япь-яшь кызлар белән бер дәрәҗәгә куеп булыр иде. Коңгырт күзләре әле дә унсигез яшендәге кебек көлеп карыйлар. Тик бу матур күзләр астына яшерелгән моңсулык кына хуҗасының үткән тормышын ачып салырга теләгәндәй үзенең барлыгын сиздерергә тырышты. Һаҗәр бөдрә чәчләрен туздырып җибәрде, күзләрен, иреннәрен буяды. Үзенең көзгедәге күркәм чагылышыннан канәгать калган хатын өстәлдә торган компьютер төймәсенә басты да, тегесе кабыну белән аралашу сайтын ачып җибәрде. Шулчак хатын яңа хат килгәнен күреп алды.Хатның авторы - Америкада яшәүче дус кызы Сафия икән. Һаҗәр шатлыгыннан көлеп җибәрде һәм шул минутта ук йотлыга-йотлыга хатны укырга кереште. Группадашы, яшьтәше, ахирәте, дин кардәше юллаган хат аңа бик тансык иде, күрәсең...

 

...Шулвакыт даң-доң килеп стендагы борынгы сәгать сугарга кереште. Ул ашыгып сәгатькә карады. Ире кайтырга әле тагын бер сәгать вакыт калган икән. Димәк, әле ашыкмасаң да була. Һаҗәр, зур кызыксыну белән яшьлек дустының хатын укуын дәвам итте.

 

* * *

 

“Әссәламегаләйкем, кадерле дустым! Ничек хәлләрең? Ничек яшәп ятасың? Күрешмәгәнгә инде күпме еллар узды. Аралашу челтәреннән сине тапкач, бигрәк тә фотоңны күргәч, бик куандым. Әле дә чибәр икәнсең бит, Һаҗәр! Сокланырлык! Тышкы кыяфәтеңә караганда, тормышың матур булганга ошаган.

 

 Сүз дә юк, син дә минем хакта белергә телисеңдер. Сиңа мәгълүм булганча, ирем белән Америкада яшим. Кыз үстерәбез.

 

Язуымның төп максаты-синең белән очрашу, Һаҗәр. Берничә көннән Казанга килергә җыенам. Шунда сине күреп, сөйләшеп утырасым килә. Сиңа үземнең номерымны калдырам, син дә хатны алуга ук номерыңны яз, дустым.

 

Җавабыңны түземсезлек белән көтеп калам.

 

Сине сагынып, яшьлек дустың - Сафия...

 

* * *

 

Ярата, бик якын итә иде Һаҗәр Сафияне. Танышулары да кызык кына булды аларның. Беренче курска укырга килгәч, Һаҗәр озак кына иркен итеп русча сөйләшә алмый йөрде. Дәрескә кешедән артык итеп әзерләнеп килгән кыз үзе кул күтәреп җавап бирергә кыюсынмый иде. Авыл балаларын күп күргән укытучылар да аны аңлыйлар иде булса кирәк, ”кемнән сорарга” дигәндә, күзләре гел Габделнурова фамилиясе тирәсендә туктап кала иде. Начар билге алудан курыккан кыз, оялуларын онытып, җавап бирергә ашыга.

 

 Ә беркөнне Һаҗәрнең әнисе авырып китте. Шәһәргә зур авырлыклар белән килеп җиткән ана, әлбәттә, кызына тукталды. Юлдан соң ял итеп алгач ана белән кыз хастаханәгә юл тоттылар. Дәресләрен калдырмыйча укып барган Һаҗәр ул көнне дәрескә килмәде. Әни кешенең бәясе мең дәрестән дә кыйммәтрәк икәнен яхшы белә иде ул. Икенче көнне, укырга килүгә кыз янына төркем старостасы килеп утырды. ”Син беләсеңме, кичә декан үзе кереп тикшерде, ә син юк идең. Нигә килмәдең? Аңлатма язарга кушты менә! Староста үпкәләгәндәй, сипкелле йөзен җыерып куйды.

 

Һаҗәрнең өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни! Дулкынланудан кызның уч төпләре тирләп чыкты, битләре кызышты.

 

- Мин генә килмәгән идемме?

 

- Әйе, безнең төркемнән син генә идең. Аңлатманы бүгеннән дә калдырмыйча язып бирергә куштылар.

 

...Дәресләр тәмамлануга Һаҗәр уку залына кереп утырды. Ни дип язарга? Әни авыртты дипме? Аңларлар микән соң? Әгәр стипендия акчасын бирми калдырсалар? Кызның үзен жәлләүдән күңеле тулды. Ул гына да түгел, аның зур көрәнсу күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь тамарга тотынды. Шулвакыт Һаҗәр артына кемнеңдер килеп басуын тойды. Әлеге кеше басып торуны гына азсынды булса кирәк, кыюланып кулларын кызның җилкәсенә салды. Һаҗәр ялт итеп артына борылды. Ни күрсен: каршында күзләрен тутырып бер мөселман кызы басып тора. Үзе елмая, кызның иңнәренннән сыйпый.

 

- Ни булды?! – дип сорады ул татарча итеп. Һаҗәр аңа сулкылдый-сулкылдый кайгысын сөйләп бирде.

 

- Юләркәй, шуңа елыйлар димени? Мөселман кызы йомшак кына көлеп куйды. Әйдә минем белән.

 

Алар декан бүлмәсенә килеп керделәр. Мөслимә деканга нидер аңлатты, вакыты белән Һаҗәргә ишарәләп алды. Тегесе, кызны башыннан аягына кадәр тикшереп чыкты, дөрес сөйлиме икән дигәндәй, күзләрен кыса төшеп мөселман кызына карап алгалады. Соңыннан блокнотын чыгарып нидер язды, Һаҗәрнең исем, фамилиясен сорады.

 

- Бар чыгыгыз, – диде ул блокнотын кесәсенә тыга-тыга. Саубуллашу урынына каты гына тамагын кырып куйды.

 

Кабинеттан чыккач, Һаҗәр шатланып мөслимәне кочып алды.

 

- Рәхмәт! Нинди генә яхшылыклар эшлим сезгә?

 

- Берни дә.

 

Мөслимә оялып, башын аска иде. – Мин моны Аллаһ ризалыгы өчен эшләдем.

 

- Ә исемегез ничек була? Һаҗәр үзенең кыюлана башлавын сизде.

 

- Мин - Сафия булам. Ә сез?

 

- Мин - Һаҗәр.

 

- Һаҗәр! Нинди матур исем! Сез кайсы төркемдә укыйсыз, Һаҗәр?

 

- Дүртенчедә.

 

- Шулаймыни? Ә мин биштә. Өстәмә белгечлек - гарәп теле.

 

Кызлар шушы вакыйгадан соң ныклап торып аралаша башладылар. Сафия еш кына мәчетләргә баргалый иде.Ә тора-бара ул үзе белән Һаҗәрне дә ияртә башлады. Акрынлап Һаҗәр дә намазга басты, ә яулыкны исә соңгы курсларда гына киде. Бу вакытта Сафия көчле иманлы мөселман кызына әйләнгән иде инде.

 

 Укуны икесе дә уңышлы гына тәмамладылар, “һәрвакыт очрашып торырбыз” – дип сүз куештылар. Сафия генә сүзендә тора белмәде менә. Чит илгә китте дә югалды. Ярый әле хәзер интернеттан гына булса да эзләп тапты. Башка элемтәне югалтмаска иде инде! Еракта булса да якын дустың булу, ара-тирә аның белән күрешү үзе зур бәхет бит. Һәрхәлдә, Һаҗәр шулай дип уйлый иде.

  

* * *

 

 Ишектә кинәт кыңгырау чылтырады. Һаҗәр уйларыннан айнып, тиз генә ишекне ачарга йөгерде. Ире Хәсән кайткан икән. Ир ишектән керүгә хатынын күкрәгенә кысты, чәчләреннән иркәләп, дымсу күзләреннән үпте.

 

- Сагындым сине, бердәнберем!

 

- Мин дә.

 

Һаҗәр аның кочагына кергәннән керә барды. Көне буе ирен күрми тору хатынга бик авыр иде. Шуңадырмы, ул аны эштән һәрвакыт зарыгып көтеп ала. Минуты сәгатькә, сәгате тәүлек кебек озын тоела аңа. Ул көне буе үзлектән гарәп телен өйрәнә, инглиз телен камилләштерә. Инде укытмый башлавына да шактый вакыт узган икән! Хәсән хатынының эшләп йөрүен теләми, әлбәттә, бик ялынса, бәлки эшләтер дә иде. Тик Һаҗәр алай итми. Тормыш алып барырга акча җитә, бөтен йөрәк җылысын мәктәптә балаларга калдырырга димәгән, иренә дә игътибар кирәк. Ә икенче сәбәп - хатынның дини белем аласы килүендә иде. Гомеренең күп өлешен динсезлектә үткәргән кеше, Ислам кабул итү белән әкренләп күп нәрсәләрнең мәгънәсен икенче төрле аңлый башлый. Дөньяга карашы төптән үзгәрә, белгән саен күбрәк беләсе, өйрәнәсе килә. Вакыт-вакыт үзенең наданлыгына уфтанып та куйгалый. Һаҗәр дә менә шундый халәттә яши иде. Ул азапланып кына булса да гарәп хәрефләрен өйрәнде. Хәзер хәдисләр өйрәнә, вәгазьләр тыңлый. Кайвакыт кичләрен ире белән мәчеткә вәгазь тыңларга баргалый. Рәхәт яши иде Һаҗәр. Тик бер тапкыр мөгаллим булып караган кешегә укытмый яшәү бик авыр, шуңа күрә дә хатын өендә мөселман балаларын чакырып, инглиз теле дәресләрен үткәрә иде.

 

- Бүген нәрсә пешергән икән минем кадерле хатыным?! - диде Хәсән елмаеп.

 

- Кыстыбый. Суынмаган булсалар ярый инде.

 

Хәсән, зур эшкә тотынгандай, кулларын уа-уа ашарга килеп утырды да, хатынның уйга баткан йөзен күреп аптырап калды. Борчылып, Һаҗәрдән ни булды дип сорады. Тегесе иптәш кызы Сафиядән хат алуын, тиздән очрашырга җыенуларын сөйләп бирде.

 

- Ә нигә йөзең шундый борчулы? Нигә елмаймыйсың? Син сөенергә генә тиеш, ләбаса!

 

- Сөенәм мин. Якын дустым белән очрашачагыма күңелем ышанмый. АллаҺ Тәгаләгә чиксез рәхмәт инде. Күңеле тулган хатын елап җибәргәнен сизми дә калды. Ир аны кочагына кысып алды.

 

- Елагым минем! Бигрәк нечкә күңелле инде үзең!

 

Урамда талгын гына кичке җил исә иде.

 

* * *

 

 Табигатькә чын-чынлап көз килеп җитте дисәң дә була. Шәһәр урамындагы агачлар безнең вакытыбыз үтте инде дигәндәй, оялып кына яшел күлмәкләрен сала башладылар. Ә җил исә хәлсезләнгән, менә өзеләм дип торган яфракларны ботакларыннан куып төшерде. “Көз бизәкләренә” җирдә тагын да яхшырак булып чыкты булса кирәк: “алар башта түгәрәк ясап әйләнделәр, аннан үзләренә пар табып, биюләрен дәвам иттеләр. Кинәт яфрак-парларның берсе бер якка, икенчесе икенче якка тәгәрәшеп китә башлады. Явыз җил аларны аера алуына куанып, тагын да көчлерәк исәргә тотынды. Ул гына да түгел, шәрәләнеп килүче агачларны әле бер, әле икенче якка сыгылдырды, урамдагы тузанны пыр туздырып ташлады. Бөтен дөнья пычракка күмелде. Тузанга капланган җиһан беркайчан да матур булмаган һәм булмаячак та кебек тоела башлады. Шул вакыт бу тәртипсезлекне кояш күреп алды. Алды да көннең ямен алган җилгә ачуланып карады. Ул үзенең яктысы, җылы нурлары белән адашып яткан алтынсу яфракларны эзләргә кереште. Тегеләре дә шул кояшның җылысы астында сихәтләнеп киткәндәй булдылар. Менә берзаман акрынлап бер берсен таба башладылар. Явыз җилнең бу бәхетле яфракларга, алардан да бигрәк нурлы кояшка ачуы килде. Әйе, җил нинди генә явыз булмасын, җылы, ягымлы, матур, нурлы кояш аннан көчле, бик көчле иде шул.

 

* * *

 

 Алар үзләре укыган уку бинасы янында очрашырга сүз куештылар... Озын кара итәк белән аксыл кофта кигән Һаҗәр һәм иркен итеп тегелгән яшькелт күлмәк белән шуның төсенә ошатып яулык бәйләгән Сафия... Хатыннарның берсе Университет төбендәге һәйкәл янында, ә икенчесе яңа гына автобустан төшеп, очрашу урынына ашыга иде. Кызу-кызу адымнар белән килгән Һаҗәр башта Сафияне танымады. Килеп җитәр алдыннан гына ул елмаеп торган мөслимәне күреп алды.

 

- Әссәламегаләйкем!

 

- Вәгаләйкемәссәлам..

 

 Хатыннар күптән күрешмәгән бертуганнар төсле бер-берсенең кочагына ташландылар. Сафия Һаҗәрнең, ә Һаҗәр Сафиянең йөзенә елмаеп карады. Сафиянең артында хатынның итәгенә ныклап тотынган хәлдә бер бөдрә чәчле нәни кыз басып тора иде.

 

 Ахирәтләр башта ничек килеп җитүләрен, күпме вакыт автобус көтүләрен сөйләшеп алдылар. Акрынлап сөйләшү яшьлек истәлекләренә, гаилә, дин темасына күчә барды. Сөйләшкән саен мөслимәләрнең йөрәге әй шатланып типте дә соң! Әйе, бик тансык иде шул бу очрашу. Шулвакыт Сафия кафега кереп чәй эчеп алырга тәкъдим ясады. Һаҗәр юлда бик сусап килгән иде, шуңа күрә ул ахирәтенең чакыруына үзе үк сөенеп куйды.

 

 Алар яңа гына ачылган “Мәдинә” кафесына керделәр. Шактый матур итеп төзелгән бу җыйнак чәйханә сөйләшеп утыру өчен бик тыныч һәм рәхәт урын иде. Тәрәз төбенә шау чәчәккә күмелгән гөлләр тезелгән, стенада “Аятел-көрси” чигелгән шамаил эленеп тора. Ишек буенда ике мөселман ир кеше ашап утыра. Иякләрен куе сакал күмгән бу мөселманнар сөйләмендә “СубханАллаһ”, “ӘлхәмдүлИллаһ”, “Аллаһу акбәр”, “МашАллаһ“ сүзләре дәвамлы рәвештә кабатланып тора иде.

 

 Менә берзаман табынга мул итеп ит, бәрәңге салынган тәлинкәләр китерделәр. Ахирәтләр икесе дә ачыккан иде булса кирәк, башта сүзсез генә ризыкны ашадылар. Тик бу тыныч кына тукланып утыру халәтен Һаҗәр бозды:

 

- Я, дустым, сөйләп җибәр. Америкага киткәч тормышың ничек барды? Ирең нинди кеше, гомереңне ничек үткәрәсең? Хатын тыйнак кына көлеп алды - барысын да сөйлә инде, беләсем килә бит.

 

Кинәт Сафия ашауга бирелеп киткәненә оялып, башын күтәрде.

 

- Минме? Мин... Тормышым матур бара инде, Аллаһка шөкер. Менә нәни Зөйләйхабыз үсеп килә. Хатын, дөньясын онытып, туңдырма ашап утыручы кызының чәчләреннән сыпырып алды.

 

- Ирең белән ничек таныштың? Миңа сөйләргә дә өлгерми китеп бардың бит...

 

- Ирем белән... Илһам белән интернетта таныштык без. Очрашкач, бер-беребезне бик нык ошаттык. Озакламый Илһам әнием белән танышырга килде. Өйләнешүгә иремне Америкага эшкә чакырдылар. Компьютерлар буенча белгеч ул. Менә шуннан яшәп киттек инде. Нәни кызыбыз туды. Хәзер аны тәрбиялим. Илһам аның күбрәк өйдә тәрбияләнүен тели. Шуңа күрә әле дә эшләмим. Тик Америкага килгәч тегүчелек һөнәрен үзләштердем. Күптәнге хыялым иде бит ул! Мөселман киемнәре тегәм. Сату, Аллаһка шөкер, яхшы бара. Ә иң мөһиме - үземә бик ошый. Сафия онытылып сөйли дә сөйли, әйтерсең лә хәзерге мизгелдә шул киемнәрне тегеп утыра. Кинәт сүзеннән бүленеп хатын Һаҗәргә текәлде:

 

- Ә син ирең белән ничек таныштың? Хәсәнме әле? Интернеттан фотогызны күрдем, бик күркәм парларсыз. Сөйлә инде, кайчан таныштыгыз аның белән? Укып бетергәч үк очраштыгызмы?

 

Шулвакыт Һаҗәрнең нурлы йөзен куе караңгылык басты. Куллары үзләреннән үзләре бер сәбәпсезгә чынаяк тоткасына тотындылар. Аңа аларны тыңлатуы бик авыр иде булса кирәк.

 

- Бик соң гына таныштык әле без аның белән... Ул минем икенче ирем... Беренчесе башка кеше иде...

 

Сафиянең күзләре бу хәбәрдән зур булып ачылдылар. Ул ахирәтен күздән яздырырга курыккандай, Һаҗәргә текәлде. Тегесе сүзен дәвам итте:

 

- Әйе, шулай, дустым. Тормыш сынауларын күп күрдем мин, Аллаһка шөкер. Тик һәрбер сынауны да Аллаһка рәхмәт әйтеп сабыр итә алдым микән мин?! Хәзер эчем поша. Авырлык бит ул динлегә дә, динсезгә дә килә. Динле сабыр итә, бу авырлыклар хисабына гөнаһлары кичерелер дип куана, ә динсез бу вакытта зарланып туялмый, нәтиҗәдә бернинди савап алмый, Аллаһның ачуын гына китерергә мөмкин. Ә менә мин еладым, бик еладым ул көннәрдә...

 

- Сөйлә инде, дустым! Башыннан сөйлә. Ничек таныштыгыз ул кеше белән? Нигә аерылдыгыз?

 

Һаҗәр, бушар-бушамас торган чынаягын читкә этеп куйды да кулларын иягенә терәп тәрәзәгә карады. Көзге кояш җылысы аның күзләрен назлап үпте. Аның нурлары астында Һаҗәр бөтен үткән тормышын күзаллагандай булды. Ниһаять, сүзне кайдан башларга икәнен тапты бугай.

 

- Без аның белән язгы кичләрнең берсендә таныштык. Укуны тәмамлауга ук юньле эш таба алмый азапланып йөрдем әле мин. Тулай торактан апаларыма күчеп яши башладым. Туганнарым дингә тискәре карасалар да минем намаз укуыма каршы килмиләр иде. Әйбәт кенә тордым алар белән... Көннәрдән беркөнне апам эштән театрга ике билет күтәреп кайткан. Әйдә икәү барабыз, иртәгә кичке алтыга диде ул мут күзләрен уйнатып. Мин риза булдым. Тик икенче көнне апам эштән соң кайтам дип шалтыратты. Мин инде ялгыз гына бармаска да уйлаган идем, тик ул мине элемтә аша бик нык шелтәләде, акчаларымны исраф итәр өчен алмадым аларны, үзең бит исраф итүдән бик куркасың дип тә өстәде. Апа хаклы иде. Мин яңа гына тектергән матур мөселман күлмәгемне кидем. Килештереп яулык бәйләдем. Ул вакытта мин бизәнүдән курыкмый идем әле: мул итеп битемә кершән яктым, күзләремне, иреннәремне буядым. Чыгып киттем... Куркырга урын юк иде, чөнки безнең өй яныннан гына утызынчы автобус йөри. Театр ишек төбендә үк төшеп калам да...

 

Шулай иттем... Театр башлану белән миннән өч урын читтә бер егет килеп утырды. Башта мин аңа, әлбәттә, игътибар итмәдем. Театр бик яхшы эчтәлекле иде, артистларның уйнаулары мине тәмам әсир итте. Акрынлап мин бөтен барлыгым белән театрга кереп киттем. Гүя сәхнәдәге тормышта мин дә яшим имеш... Шулвакыт мин үземә кемнеңдер текәлеп карап торуын сиздем... Әйе, теге егет... Ни кирәк икән аңа? Нигә карый икән?! Аның карашы шул дәрәҗәдә кайнар иде ки, мине ул өч урын ераклыгы аша да көйдерде, пешерде. Мин акрынлап театрдан аерылыдым, уйларым бу егетнең карашы белән кушылды. Тик үзем аңа күтәрелеп карарга базмадым... Дөресрәге, курыктым, каушадым... Берзаман халык дәррау торып кул чаба башлады. Театр тәмам булган икән... Сәхнәгә бер төркем артистлар чыгып баскан иде. Менә берзаман сәхнәгә бәйләм-бәйләм чәчәк бәйләмнәре менә башлады. Артистлар чәчәкләргә күмелделәр...

 

Халык көтүенә ияреп урамга чыктым. Инде май ае булуына карамастан, кич шактый салкын иде. Кызу адымнар белән тукталышка таба атладым. Шулвакыт миңа кемдер дәште. Үз исемем беләнме, әллә башкачамы, әмма дәшүнең нәкъ менә миңа булганлыгын аңлаган идем инде. Кырт итеп артка борылдым. Каршымда теге егет тора! Үзе елмая.

 

- Исәнмесез, туташ! Сезне автобус тукталышына кадәр озатып куярга мөмкинме?

 

Мин кинәт бирелгән сораудан уңайсызланып кына җавап бирдем:

 

- Юк кирәкмәс, тукталыш менә бу бит инде...

 

- Ә өегезгә кадәр озатсам?

 

Минем бу әрсез егеткә ачуым килә башлады. Аңа ямьсез итеп карап куйдым.

 

 - Кирәкмәс! Сез минем мөселман кызы икәнемне күрмисез мәллә? Аларга мондый тәкъдимнәр ясамыйлар!

 

 - Күрәм, нигә күрмәскә? – диде егетем җитди итеп. Сезнең нәкъ менә мөселманча киенүегез җәлеп итте дә инде мине. Гомумән, мин мөселман кызларын бик хөрмәт итәм. Аларда гадәти хатын-кызларда булмаган яшерен, серле бер матурлык бар. Ул матурлыкны мин бүген сездә күрдем. Күрдем дә өнсез калдым... Театрым театр булмады.

 

Минем кинәт көләсем килеп китте.

 

- Акчагыз әрәм булды инде алайса, - дидем мин шаяртып.

 

- Юк, сез нәрсә сөйлисез?! Мин бит бүген сезне күрдем.

 

- Шуннан? Мине күрү сезгә ни бирә?

 

- Сезнең белән танышу бирә - диде егетем җавап итеп.

 

Оста итеп әйтелгән бу җаваптан мин каушап калдым. Ләкин каушаганны сиздерергә ярамый иде. Аңа киреләнгән булып җавап бирдем.

 

- Мин танышмыйм сезнең белән!

 

- Хм... Кызык икән... Ярар соң, мәҗбүр итә алмыйм. Исемем Ранил була минем... Сарманнан... Ташлытау дигән бер авылда эшлим. Дөресрәге, яшим. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, кире туган якларга әйләнеп кайттым менә. Авылдашлар үземә бик яхшы эш тәкъдим иттеләр. Хезмәт хакым да ярыйсы. Машина алдым. Әнә, чибәркәй хуҗасын көтеп тә тора инде. Егет бина читендә торган бер чит ил машинасына ымлап алды.

 

- Шуннан? - дидем мин. Беренчедән, мин сезнең турыда берни сорамадым. Икенчедән, нигә миңа сезнең машинагыз? Әллә мине машинага сатыла торган юләр кыз дип уйладыгызмы?

 

- Һич тә юк, сез ни сөйлисез? - Тавышым шактый усал чыккан иде булса кирәк, егет каушап калды.

 

- Алайса сөйләмәгез. Сез мине кызыксындырмыйсыз.

 

 Мин икенче якка борылып бастым. Яңа танышым башка берни дәшмәде. Рәнҗеттем булса кирәк... Ул да кеше бит... Танышасы килгәндер... Ә мин, дорфа кызыкай, уйлап та тормастан, аңа юләр сүзләремне сиптем... Үземә булган ачуымнан йөрәгем кысылып куйды. Әллә... Әллә ошады инде миңа бу егет? Кай ягы белән икән? Кызу-кызу сөйләве беләнме? Тавышы да бик сөйкемле үзенең... Ә күзләре... Андый матур коңгырт күзләрне әлегә кадәр минем бер егеттә дә күргәнем юк иде. Мин үкенә башладым. Әллә үземә сүз башлап дәшергә инде? Танышым минем кичерешләремне аңлагандай каты итеп тамак кырып куйды. Ә берзаман кыюсыз гына сорау бирде:

 

- Димәк, танышырга теләмисез инде?

 

Мин ни дип җавап бирергә дә белмәдем - башыма килгән беренче җөмләне әйттем:

 

- Кызларга мондый мәгънәсез сорау бирмиләр.

 

- Менә ничек... Егетем киң җилкәләрен селкетеп көлеп куйды. Исемегезне сорасам тагын мәгънәсез сорау булыр микән? Куркам сездән...

 

Егетнең бу сүзләреннән көлеп җибәрдем.

 

- Һаҗәр, - дидем мин акрын гына.

 

- Ранил, - диде егет елмая төшеп.

 

...Шул көннән соң без очраша башладык. Мин аңа чып-чынлап гашыйк идем. Ул көннәрдә гүя очып йөрдем. Тик мәхәббәт иләслегенә бирелеп мин иң мөһим әйберне игътибарсыз калдыра идем. Ул да булса Ранилнең дини егет булмавы. Сүз дә юк, ул гает намазларына бара, сәдакалар да өләшә икән... Ләкин минем тора-бара аның биш вакыт намазны укымавына эчем пошым куя башлады. Үзем намазларымны тәмамлаганнан саен ”Аллаһым безне кавыштыр, аның күңеленә иман салсаң иде” - дип дога кыла идем. Аның дин юлына басуына минем шигем юк иде. Әнә бит ничек үзе дә яратып Аллаһ Тәгалә, сөекле пәйгамбәребез турында сөйли...

 

Көннәрдән беркөнне Ранил өйләнешергә тәкъдим ясады. Мин бу тәкъдимне күптән көтә идем инде. Тик күңелемнең чите генә вакыт-вакыт ярсып ала. Мәчет тирәсенә сакаллы, яшь егетләрне күргәч күңелем үрсәләнә башлый иде. Мин бит менә шундыйларга чыгарга тиеш идем! Менә шундый булырга тиеш иде бит минем ирем! Андый вакытларда мин тормышымны Ранилдән башка күз алдына китереп карый идем. Бушлык... Тирән бушлык... Озакламый мин аның әнисе белән, ә ул минем әти-әнием белән танышты. Ошатыштык. Хәер, минем якыннарыма дини булды ди, динсез ди - барыбер иде. Иң мөһиме тормыш алып бара торган булсын. Ә менә Ранилнең әнисе мине күргәч бик тә сөенде. Минем мөселманча киенгән кыяфәтемне күргәч, үзалдына “мәшАллаһ” дип кабатлады. Булачак әни кеше намаз карчыгы түгел иде, тик минем ниндидер сыйфатым аны үзенә тартты, яраттырды кебек.

 

Өйләнештек... Ул кавышкан тәүге айларның гүзәллеге сөйләп бетерә торган түгел.

 

- Туегыз хәмерсез уздымы ? - дип бүлдерде аны Сафия.

 

- Әйе, әйтергә онытканмын, аракысыз булды. Өстәлдә бары хәләл ризыклар иде. Мин иремнең авылында яши башладым. Ранилнең әнисе балаларын ялгызы тәрбияләгән, әтисе күп еллар элек фаҗигале төстә һәлак булган икән. Алар гаиләдә өч бала үскәннәр. Ранилдән кала әнкәйнең тагын ике кызы бар. Ул кызлар бәйрәмнәрдә гаиләләре белән безгә - төп йортка кайта иделәр.

 

Тагын үзем турында... Минем укытучылыкка укыган дипломым әрәмгә китмәде, озакламый мәктәпкә эшкә чакырдылар. Мин балаларга инглиз телен өйрәтә башладым. Мәктәптә бердәнбер мөслимә идем. Гомумән, моңа кадәр авылның яулыклы хатын-кызны күргәне юк иде әле. Халык шаулады. Мине кибеттә, мәчет буенда һәрвакыт тикшерә торган булдылар. Минем моңа исем китмәде. Ярар, ияләнә торсыннар... Озакламый үзегезнең балаларыгыз да кия башлар әле... Сөенерсез генә дидем күңелемнән... Мин укытучы вазыйфасына да, хатын роленә дә тиз ияләштем. Эштән арып кайтканда әниемнең (иремнең әнисе үзен шулай диюемне теләде) кайнар ашлары, тәмле ризыклары әзер иде. Ирем чыннан да тормыш итә торган кеше булып чыкты. Көне-төне эшләде... Мине хөрмәт итте, яратты. Ә мин аңа хәлемнән килгән кадәр дәгъвәт кылырга, дингә чакырырга тотындым. Башта ирем үзе дә зур кызыксыну белән догалар ятлап йөрде... Тик әллә минем өндәүләрем туйдырды, әллә кеше котырта башлады - Ранил сүрәләр ятлауны онытты, минем сүзләремә каршы әйтә, хәтта мине әрли торган булып китте. Беркөнне ул эштән шактый соң кайтты. Аның кайтуын әллә нинди бер эчке курку белән көттем. Әйтерсең лә минем яраткан Ранилем урынына башка кеше кайтырга мөмкин иде. Ул кайтты... Иремнең күзләре шикле ялтырый, авызыннан хәмер исе аңкый иде... Аракы эчкән... Йөрәгем кысылып куйды. Ничек инде? Берничә көннән бит ураза җитә, ә ул аңын хәмер белән томалап кайткан! Шулвакыт минем күзләремне пешереп кайнар яшь агып төште.

 

- Нигә?

 

- Нәрсә нигә, кадерлем? Ни булды?

 

Белешмичә соравымны кычкырып әйткәнмен икән.

 

- Нигә, Ранил? Нигә эчеп кайттың? Тиздән бит ураза җитә. Ә син намаз уку урынына үзеңне шакшы хәмергә буяп кайткансың!

 

- Мин бит сиңа тотмый димим. Тотармын уразасын да. Ләкин менә болай мине ачуланып көтеп торырга кирәкми, яме? Мин үзем беләм!

 

 Мин дәшмәдем. Гомумән, хатын-кыз иренә кычкырырга, каршы әйтергә тиештер дип өйрәнеп үсмәдем мин. Әтием бик акыллы иде, ул әнигә, әни аңа кычкырмады. Шуңа күрә, мин Ранилнең мондый мөнәсәбәтенә әзер түгел идем.

 

Шулай яши бирдек. Ураза башланды. Ранил кайбер көнне тотты, кайбер көнне тотмады. Ә мин ихлас күңел белән бирелеп, Аллаһтан зур әҗер алачагыма өметләнеп тоттым аны...

 

 Ураза үтте. Мин гадәттәге тормышым белән яши башладым. Иртән мәктәп, кич гаиләм дигәндәй...

 

 Көннәрдән беркөнне безне туган көн мәҗлесенә чакырдылар. Мәҗлес хәмерле булачак иде. Андый табынга йөрүләр мөселманнарга кискен рәвештә тыелганга күрә мин барырга теләмәдем. Тик Ранил үз сүзендә каты торды. “Барабыз” - диде. Безнең тарткалашып ятканны күреп, бүлмәгә әни керде. “Бар инде, кызым,“ - диде ул. Эчмичә генә утырыр Ранил да... Хәзер үзен генә җибәрсәң, әллә ниләр майтарып кайтыр... Әни моңсуланып тәрәзгә карады. Ни уйлады икән ул бу минутта? Хәзерге акылым белән мин аны аңлыйм... Баласы өчен үрсәләнгән, борчылган ана халәте иде бу... Бу халәтне бары тик әни булып караган кеше генә аңлый ала... Ул вакытта мин аңа күңелемнән генә бик нык үпкәләдем... Ә икенче яктан... Йөрәгем өзелеп жәлләде аны... Нишләргә? Кемнән киңәш сорарга? Туйганчы бер сөйләшеп утырырлык иманлы кешесе дә юк бит бу авылның! Күзләремне яшь элпәсе каплады. Шул арада бүлмәгә Ранил керде.

 

- Киенәсеңме? - диде ул.

 

Миңа авыр, бик авыр иде бу вакытта.

 

- Киенәм, - дидем мин акрын гына. Ләкин бел, минем баруымның гөнаһы миңа гына түгел, сиңа да булачак!

 

- Ярар, үзебез җавап бирербез, - диде ирем үз-үзенә нык ышанган тавыш белән. Әйтерсең лә Кыямәт көнендә гөнаһлар өчен җавап бирү шулкадәр җиңел булачак! Һәрхәлдә ул шулай уйлый иде булса кирәк.

 

...Без киттек. Өстәл тулы ризыклар, ә түрдә кукраеп, әлбәттә, шул “агу” утыра иде. Бәйрәмнең беренче өлешендә үк газапланып утырдым. Нишләргә? Кайда качарга бу исерек табыныннан?! Ә тостлар болайрак яңгырый:

 

- Сезне Алла киләчәктә дә бәхетле итсен. Бу тормышта иң мөһиме - сәламәтлек. Әйдәгез, әйтелгән теләкләр өчен берне күтәреп куйыйк!

 

Күтәрәләр... Аллаһ Тәгалә тыйган гамәлне кыла-кыла изге теләк телиләр... Иң мөһиме - сәламәтлек... Әйе, бу шулай, ләкин аннан да мөһимрәк булган нәрсә бар бит әле. Ул - иман. Хәер, бу кешеләргә ул кирәк тә түгел иде бугай. Гомумән, аларның бу хакта кайчан да булса уйлап караганы булды микән?!

 

 Тәнәфескә дип ишегалдына чыктык. Җәйге тын кичне сискәндереп музыка яңгырады, дәртле биюләр башланды. Сәгатемә карагач, каушап киттем: берничә минуттан ахшам вакыты чыга иде. Мин тиз генә эшне хуҗаларга аңлаттым, алар миңа тәһарәт алыр өчен уңайлыклар булдырдылар. Намазымны тәмамлап, кабат ишегалдына чыктым. Чыктым да инәлеп киттем - каршымда башка хатынны коча-коча минем газиз ирем бии иде... Хатын тәненә сыланып торган юка күлмәк кигән, чәчен баш түбәсенә өйгән, нык итеп бизәнгән. Әлеге хатынны мин танымадым. Аны яңа гына иреннән аерылып кайткан шәһәр хатыны диделәр... Ранилнең куллары аның нечкә билләрен капшый. Ул кулларын шулкадәр оста итеп йөртә, һәрбер урынын тотып, аның җылысын тоеп карарга тели. Әйтерсең лә, ирем моңа кадәр хатын-кыз биле тотмаган иде... Бу күренешкә мин башкача карап тора алмадым, ачык капкадан атылып чыгып, өйгә йөгердем. Кабәхәт! Җирбит! Мин бөтен гүзәллегемне, бөтен матурлыгымны аңа гына ачам, аңа гына күрсәтәм... Ә ул хатынының намусы белән менә ничек уйный икән! Мин елый-елый йөгердем. Өйгә кайтып кергәндә әни йоклый иде инде. Мин тиз генә яулыгымны, матур итеп, мөселманча тегелгән күлмәгемне салып аттым. Каршыда көзге тора иде. Шулвакыт, үзем дә сизмәстән, гәүдәмне, килеш-килбәтемне беренче кат күргәндәй дикъкать белән тикшерә башладым. Йомшак, нәфис билләремне сыпырып алдым. Таралып төшкән озын чәчләремне тотып карадым. Әйе, матур идем мин... Тик бу матурлыкны бәяли белерлек кешегә тапшырдыммы соң мин?!

 

...Әлеге сүзләрне сөйләгәндә Һаҗәр елый иде. Ничә еллардан соң да әлеге вакыйга шулай елаткач, ул көннәрдә ничек хис итте икән ул үзен?!

 

- Чәеңне эч, Һаҗәр - диде Сафия. Ахирәтен жәлләүдән аның да күзләрен дымсулык пәрдәсе каплаган иде. Хатын алдында торган чәен йотлыга-йотлыга эчеп бетерде. “Тагын кирәк” - диде ул. Хатыннар тагын чәй китерүләрен үтенделәр.

 

- Менә шулай булды, дустым, - дип ялгап китте Һаҗәр. Бу кичтә аңа карата булган мәхәббәтем сүнгән иде. Ранил бәйрәм беткәч кенә кайтты. “Хатының кайда?” дигән сорауга “намаз укырга кайтып китте“ дип җавап биргән. Ял иткән, күңел ачкан... Ул кайтканда мин йокламый идем әле. Ирем бүлмәгә кергәч, стена ягына борылып яттым. Ул минем уяулыгымны сизде булса кирәк, кисәк кенә борылып миңа карады. Мин дә карадым.

 

- Мин синнән китәм, Ранил, - дидем мин аңа тыныч кына. Ирем бу сүзләрдән айнып киткәндәй булды, тиз генә йөгереп килеп кулларымны учларына алды.

 

- Нигә? Ни булды, кадерлем?

 

- Әле син сорап торасыңмы? Нигә синдә бераз гына булса да оят юк икән, Ранил?

 

 Минем әлеге сүзләрем ачу белән, ысылдап чыкты. Башка хатынны кочып кайтуың җитмәгән, миңа юләр сораулар биреп торасың.

 

- Нинди хатын? Ә, Гөләндәмме? Мин бит аның белән биедем генә!

 

- Күрдем мин сезнең ничек биегәнне.

 

Мин торып ук утырдым. - Синең бит хәтта минем кайтып китүемә дә исең китмәде.

 

- Мин сине намаз укырга кайтып киткәнсең дип уйладым. Аннары... Син бит теләмичә генә бардың... Халыкның аракы эчүенә түзә алмый катып киткәнсеңдер дидем...

 

- Булды, Ранил... - дидем мин. Мин аңладым сиңа ни җитмәгәнен... Сиңа оятсызлык, фахишәлек җитми... Сиңа сафлык, чисталык, садәлек кирәкми... Иман кирәкми, дин дә кирәкми... Без синең белән икебез ике төрле кеше... Сиңа башка нәрсә, миңа башка нәрсә кирәк... Мин сине дингә алып керә алмадым... Ни кызганыч... Ә күпме өметләнгән идем... Синең белән үткәргән көннәремне, сафлыгымны жәллим... Мин бит башка кешене дә бәхетле итә алган булыр идем... Аер мине...

 

- Нәрсә?! Юк! Мең кат юк! Син миңа кирәксең, Һаҗәр!

 

- Аның каравы, син миңа кирәк түгел...

 

- Кичер, кичер мине! Башка алай эшләмәм! Бәйрәмгә синең белән барырмын, синең белән кайтырмын! Бик теләсәң, хәмерле бәйрәмнәргә дә бармабыз! Китмә генә!

 

Мин уйга калдым. Нишләргә? Аңа тагын бер мөмкинлек бирергәме, әллә китәргәме?

 

Шулвакыт мин иремнең тилмереп карап торган күзләрен күрдем. Алар яшьле иде... Минем беркайчан да Ранилне мондый хәлдә күргәнем булмады.

 

- Газапка салма мине, Һаҗәр! Нишлим соң? Әйе, һаман да дингә керә алмыйм... Дусларым шундый минем. Авылдагы аралашу мохите дә тәэсир итә торгандыр...

 

- Ләкин өеңдәге хатының динле бит, - дидем мин кырыс кына.

 

- Әйе... Тик мин синең белән көннең ничә өлешен генә үткәрәм. Ә ярты гомерем эштә үтә минем... Имансызлар белән үтә...

 

- Бар да синнән тора, Ранил, – дидем мин. - Үзгәр, үзгәрсәң Аллаһ Тәгалә ярдәм итә ул.

 

- Үзгәрәм, китмә генә, җаным....

 

- Иртәгә сөйләшеп бетерербез, иншәә Аллаһ, - дидем мин, һәм йоклаган кыяфәт чыгарып икенче якка борылдым да күзләремне йомдым. Ранил мин яткач та озак кына йокламый утырды әле. Соңрак үзе дә арды булса кирәк, утны сүндереп юрган астына чумды.

 

...Икенче көнне мин үземә урын таба алмый җәфаландым. Кулымнан эш килмәгәч, тиз генә җыендым да “бәрәңге утарга барам“ дигән сәбәп белән басуга киттем. Көн кызу иде. Үткән көндә булган вакыйгаларны уйлап, ярсый-ярсый утадым... Шулай эшли торгач кинәт кенә үземнең хәлсезләнүемне тойдым. Бераз гына ял итәр өчен буразна читенә утырдым. Тик хәлем аңа карап яхшырмады, киресенчә начарайды гына. Мин күңелем болгануына чыдый алмыйча кайтыр юлга чыктым. Өй ишеген ачканда аякларым калтырана, башым әйләнә иде... Кухняда пешеренеп йөрүче әни мине күреп куркып китте:

 

- Абау балам, ни булды? Агарынгансың бит!

 

- Хәлем авыр, әни... Миңа тизрәк бүлмәгә кереп ятарга кирәк...

 

- Хәзер, хәзер... Егылма гына, яме, балам?!

 

Әни мине хәлсез куллары белән күтәреп диярлек алып кереп яткырды. Мин күзләремне йомдым. Азрак кына ял итеп алам дидем. Күпмедер вакыттан соң мин каршымда фельдшер булып эшләүче Газизәне күрдем. Ул ашыга-ашыга пульсымны тикшерде, ниндидер укол җибәрде. Мин хәлем яхшыра баруын сиздем. Шуны гына көткән диярсең, Газизә бер-бер атлы сораулар яудырыга тотынды:

 

- Ни булды, Һаҗәр? Башың әйләнәме? Кайсы җирең авыртты?

 

Мин авырлык белән генә булса да ничек хәлем киткәнем, ничек кайтуымны сөйләп бирдем.

 

- Сиңа район больницасына барырга кирәк, Һаҗәр, - диде Газизә. Шулвакыт, кабалана-кабалана эштән Ранил кайтып керде. Чапкан бугай, авыр-авыр сулыш ала.

 

- Ни булды, җаным? Ни булды? Ник эшләдең бу кызуда?

 

 Фельдшер барысын да аңлатып бирде. Мине хастаханәгә әзерли башладылар. Киттек. Врач хатын мине тикшергәч, елмаеп куйды:

 

- Сезнең ике атналык авырыгыз бар, котлыйм!

 

Мин ни дияргә дә белмәдем, каушадым. Аптыраудан, башта булган хәлсезлегемне дә оныттым.

 

- Үзегезне саклагыз. Мондый эссе көннәрдә кояш астында йөрмәскә тырышыгыз. Сезнең сәламәтлегегез шактый какшаган күренә. Борчылмаска тырышыгыз.

 

 Әлеге яналык өйдәгеләрне бик сөендерде. Бигрәк тә Ранил шатланды. “Хәзер бала булгач беркая да китә алмас” - диде микән?! Әлбәттә, карыныңда бала яралганын белә торып иреңнән китеп бару юләрлек иде. Һәрхәлдә, мин шулай уйладым.

 

 Ирем биргән вәгъдәсендә торды - башка салып та кайтмады, бәйрәмнәргә барыйк дип тә азапламады. Акрынлап балам туачак көн якынлашты. Туды... Көрәнсу күзле, көдрә чәчле бер малай иде...

 

Шул урында Һаҗәр, утырып арганлыктан, өстәлне берничә тапкыр урап чыгучы нәни кызчыкның чәчләреннән сыпырып алды.

 

- Мин баламны бөтен барлыгым белән яраттым, тәрбияләдем. Аны хәтта яслегә дә илтмәдек, әбисе янында кала иде.

 

- Ул малай хәзер кайда тора соң? Сезнең беләнме? Әллә ирең белән калдырдыңмы? - диде Сафия.

 

- Ул минем белән дә, Ранил белән дә түгел... - диде Һаҗәр тын гына.

 

- Ә кайда?

 

- Үлде ул... Әтисе белән районга барганда авариягә эләкте...

 

Әлеге сүзләрне әйткәннән соң, Һаҗәр сулкылдый-сулкылдый еларга тотынды.

 

- Ирең дә үлдеме? - дип бүлдерде аның елавын Сафия. - Икесе дә үлделәрмени?

 

- Юк, Ранил исән калды. Соңынннан билгеле булганча, ул исерек булган... Районда күптән күрешмәгән бер дусты белән очрашканнар. Кафега кереп “билгеләп үткәннәр”. Ул вакытта йөрәк җимешем аларны машинада көтеп утырган... Үзенең үләсен уйлап та карамагандыр инде нәнием... Ранил салмыш килеш авылга кайтырга чыккан. Боларга юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре очраган. Хезмәткәрләр, шикләнеп булса кирәк, Ранилгә туктарга боерганнар. Тегесе исерек булуы ачыклануыннан куркып бар көченә куа башлаган. Бик озак куышканнар... Соңыннан, Ранил бөтенләй контрольне югалтып бер зур йөк машинасына килеп бәрелгән... Улым шул минутта ук җан биргән, Ранил әле озак кына хастаханәдә ятып чыкты... Бу көннәрдә мин яшәмим, ә руслар әйтмешли “существую” идем... Мине ул чагында кышкы салкыннан ботакларын шыкрайтып, бөрешеп торучы агач белән тиңләргә мөмкин иде... Ул да яфракларын койган, мин дә баламны югалттым... Кышкы салкын аның да үзәгенә үтә, мине дә тормыш сынаулары җанымны айкый...

 

Ранилгә болай да мәхәббәтем сүнәр-сүнмәс тора иде, әлеге хәлләрдән соң мин аны күрә алмый башладым. Ә ул елады, “бала урынына ник мин үлмәдем икән?” - дия-дия елады. Бик озак вакыттан соң мин үземне тынычландырырга керештем, Аллаһ Тәгалә Үзе бирде, Үзе алды. Барыбызны да үлем көтәчәк. Дөреслектә, без - Аллаһныкы һәм кайтыр урыныбыз да Аңа булачак...

 

- Син хаклы диде, - Сафия. Кайгың авыр булган, тик кичерә алгансың, акыллым...

 

- Әйе, Аллаһ Үзе сабырлык бирде, - диде Һаҗәр ыңгыраша төшеп. Көтмәгәндә, хатын сүзне икенчегә борды. - Әйдә парк буенча йөреп килик, инде күпме вакыт чәй өстәле артында утырабыз.

 

- Дөрес әйтәсең, - дип җөпләде аны Сафия. - Әйдә, көзге табигатьне күзәтеп килик әле. Шундый сагындым мин туган ягым көзен!

 

Бергәләп урамга чыктылар. Табигать чыннан да матур иде... Ә һавасы... Һавасы нәкъ язгы һава кебек, үпкәләрне иркәли, сулышны җиңеләйтә. Ахирәтләр бу рәхәтлеккә исерә төшеп, сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

 

- Тормышыбызны авырлык белән генә ялгап җибәрдек, - дип сөйләп китте Һаҗәр. Чөнки улыбызның үлеменнән соң ул таркалган иде. Ранил тәмам сәламәтләнеп җитеп эшкә чыкты. Мин дә укытуымны дәвам иттем. Әмма әлеге кайгыдан йөрәгем авырту булып калды. Азапланып булса да укыттым, өйдә ятсам юләрләнермен дидем.

 

 Бервакыт дәрес вакытында миңа әллә ни булды: күзалларым караңгыланды, сулышым кысылды. Соңрак хастаханәдә аңыма килдем. Күзләремне ачканда каршымда әнием белән бертуган апам елап тора иде. Иренемне кыймылдатып сүз әйтергә омтылам - әйтә алмыйм. Кулымны күтәрмәкче булдым, күтәрә алмыйм. Мине ул вакытта йөрәк өянәге тоткан булган икән. Шул көннән соң урынымнан торып йөри алмас хәлгә килдем. Хастаханәдә күпмедер вакыт дәваланганнан соң мине өйгә кайтардылар. Кайнанам мине үз баласыдай тәрбияләде, ашатты, эчертте, хәтта... Хәтта астымны да ул алыштырды... Ах, белсәң икән, Сафия! Белсәң икән, күрсәң икән... Хәер, берәүгә дә күрергә язмасын иде боларны... Япь-яшь башың белән кайнанаң кулында калу, аның күзләренә карап ярдәм көтеп яту олуг бер газап икән... Үземнең әти-әниләрем еш килгәләде... Әнием бер килүендә миңа моңсу күзләрен төбәп торды да әйтеп куйды:

 

- Кызым, нишләп мине үземнең әниләрем алып китеп тәрбияләми икән диясеңдер....

 

Дөресен генә әйткәндә, минем бу хакта әле уйлап та караганым юк иде. Алар янында яңа гына өйләнгән энем, аның хатыны бар... Ул зур гаиләгә йөк булганчы, монда, тынычта ятуың хәерлерәк.

 

- Кызым, атаң рөхсәт итми бит, - дип дәвам итте әнкәй сүзен. Үзебезгә алып кайтсаң, Ранил бөтенләй онытыр, башка хатынга өйләнер ди... Үзең беләсең, ирең әйбәт, андый иргә ия булырга торучы хатыннар күп хәзерге заманда.

 

Мин күзләремне йомдым... Ни сөйли ул әни? Нинди хатыннар? Хатының авыр хәлдә була торып нинди хатын-кызлар белән чуалырга мөмкин?! Өянәктән соң миңа сөйләшергә бик авыр иде, әнигә кыска итеп кенә җавап бирдем:

 

- Ярар, әни, мин үпкәләмим, борчылма...

 

Әтиемнең пошынулары дөрес булган ахыры, Ранил өйгә төннәрен генә кайта башлады, ә кайвакыт бөтенләй кунып кала... Андый кичләрдә әнкәй бик борчыла, тәрәзәдән тәрәзәгә йөри иде... Аптырагач, минем кәрәзле телефонымны алып Ранилгә шалтыратырга тырышып карый... Тиешле номерны җыя алмагач, миңа бирә:

 

- Мә кызым, син шалтыратып кара әле, кайтмый теге бала...

 

Минем шалтыратам, тик сөйләшмим, тизрәк әнигә сузам. Үземнең ыңгырашулы тавышым белән иремне жәлләтәсем, “кайт инде, миңа авыр бит” диеп әйтәсем килми... Ә әнкәйнең сөйләшүе болайрак яңгырый:

 

- Балам, кайда син? Ник кайтмыйсың? Ник газаплыйсың? Кайда дип белик сине? Ранил дим! Ишетәсеңме мине?! Ник дәшмисең?

 

Шуның белән элемтә өзелә. Әнием яшьләрен сөртә-сөртә бүлмәсенә кереп китә, мин йокыга талам...

 

- Ә үзең иреңне кайда йөри дип уйлый идең соң? Аңа кайткач берәр сүз әйтә идеңме? - диде Сафия.

 

- Динсез ир-атның кайда йөрүе ачык инде... Өстәвенә, теге кичтә чит матур хатын-кызларга битараф булмавын күрсәткән иде бит... Мин тереләчәгемә, өр-яңадан яшәп китә алачагыма ышанмый идем... Шуңа күрә дәшмәдем... Үлгәнче тәрбияләсәләр - шуңа риза идем...

 

 Ул көннәрдә мин үлем турында ешрак уйлый башладым... Аллаһ Тәгаләдән моңа кадәр кылган гөнаһларымны ярлыкавын, мине кабер, Кыямәт газапларыннан коткаруын сорап яттым... Башыңа чир төшсә, Аллаһтан тагын да ныграк курка башлыйсың икән ул...

 

Ярар. Мин шулай авырлык белән булса да яши бирдем. Ранил дә “үзенчә” яшәде. Минем дәшмәүләрем аны тагын да иркенгә чыгарды булса кирәк, көннәрдән беркөнне ул коточкыч бер кабәхәтлек эшләде... Юк, мин моны һич оныта алмыйм... Онытырга мөмкинме соң?!

 

 Бу урында Һаҗәр тагын күз яшьләренә тулы ирек бирде.

 

- Белсәң икән, Сафия, белсәң икән... Бер кичне Ранил, гадәттәгечә, кайтмады. Аның бу гамәленә әни дә ияләнгән иде булса кирәк, торып тәрәзәдән тәрәзәгә дә йөрмәде, шалтыратып та борчымады. Йоклады. Сәгать төнге уникеләр тирәсе җиткәч, мин капка төбендә бер ир белән хатынның сөйләшкәнен ишеттем... Тора-бара ул тавышлар якынайды, әлеге кешеләр безнең ишегалдына керделәр... Мин куркып юрганыма төрендем, чөнки без әни белән Ранил кайтмаган булса ишекне бикләми калдыра идек... Тавыш якынайганнан-якынайды, ә күпмедер вакыттан соң аермачык кемнең тавышы икәнен дә танып була иде... Әлбәттә, хатынныкын мин танымадым... Ә ирнекен... Әйе, үз иреңнең тавышын танымау мөмкин түгел шул... Ул - Ранил иде.

 

Алар акрын гына ишекне ачып өйгә керделәр. Берсе дә бер авыз сүз әйтмәде бу минутта...

 

Безнең ишетүебездән курыканнардыр инде... ”Кунаклар” акрын гына адымнар белән кунаклар килгәндә урын җәя торган бүлмәгә юнәлделәр... Мин барысын да ишетеп яттым... Барысын да, барысын да... Иреңнең хыянәт итүен белү бер нәрсә, әмма аны ишетү - тагын да авыр икән... Алар инде кеше ишетер диеп куркыр дәрәҗәдән узган иделәр... Ә мин тешләремне кысып, күзләремне йомдым... Я Раббым, ярдәм ит, сабырлык бир! Миңа сабырлык бир, ә бу хайван хәленә төшкән колларыңа... Иман бир... Иман бир, Раббым! Алар бит шушы бөек бәхеттән мәхрүмнәр! Алар бит синнән куркудан мәхрүмнәр! Мескеннәр алар, мескеннәр! Әгәр шушы кылган зиналары өчен үлгәнче тәүбә кылмасалар аларны бит коточкыч газаплар көтә! Ә мин... Мин йөри алмасам да, ныклап сөйләшә алмасам да бәхетлемен! Чөнки мин әлеге гөнаһтан пакьмен, чистамын… Мине шушы кичергән авырлыкларым өчен җәннәт көтә, ә боларны... Боларны упкын, тирән упкын көтә... Газиз ирем, никахлы ирем.... Бүген син башкалар кочагында... Минем күз алдында башка кешене назлыйсың, иркәлисең... Ә үзең мине бәхетле итәргә вәгъдәләр биреп өйләндең… Хәер, мин бит моңа үзем гаепле... Кемгә ышандым соң мин?! Аллаһтан куркып намазларын калдырмаучы егеткәме? Юк... Бары мөселман кызларының садәлегенә, серлелегенә сокланган бер егеткә... Мине кинәт шул вакытта әллә нинди бер ачу биләп алды... Минем тереләсем, кеше төсле матур итеп яшисем килә башлады! Шулвакыт кипкән иреннәремне кыймылдатып дога кыла башладым:

 

- Әй Аллаһым... Дөреслектә, Синнән дә көчле Зат юк, Син - бердәнбер! Бары Син генә гыйбадәт кылырга лаеклы Затсың! Шуңа күрә мин бары тик Синнән генә сорыйм! Әй, Раббым! Мине сәламәтләндер, миңа шифа бир, аякларымны, гомумән, бөтен гәүдәмне терелтсәң иде. Моны бит Син булдыра аласың. Һәм бу Синең өчен бик җиңел...

 

Теге “кунаклар” акрын гына торып чыгып киттеләр... Ә мин догаларымны укый-укый күзләремне йомдым.

 

 Әлеге вакыйганы сөйләп бетергәннән соң Һаҗәр иркен итеп бер тын алып куйды. Кинәт, Сафиянең аптыравына каршы, ул елмаеп җибәрде, кулларын өскә күтәрде. Үзе акрын гына тавыш белән “Аллаһ - бөек, Аллаһ - бөек” - дип кабатлады.

 

- Ни булды? - дип бүлдерде аны Сафия аптырап.

 

- Эх, дустым, - дип җавап бирде Һаҗәр. Күңелем тулганга әйтәм, Аллаһның бөеклегенә сокланып әйтәм. Ышанасыңмы, юкмы - шул көннән соң мин терелә башладым бит. Айлап түгел, көнләп терелдем. Хәзер инде мин тамагыма ныклап ашый, хәлемне белергә килгән укытучылар белән иркенләп сөйләшә ала идем.

 

Акрынлап аякларыма хәл керә башлады. Әнкәй, әле дә хәтерлим, бу көннәрдә гүя очып йөрде. Әйтерсең лә, аның карт, хәлсез иңнәренә канат куйганнар да ул яңадан яшь чактагы көчле, чибәр халәтенә әверелгән иде. Аның белән һәркөн урамда йөри торган булдык. Үз әниең түгел, хәтта иреңнең әнисе дә шулай караса ничек инде үзеңне бәхетсез, кешеләргә кирәксез итеп тоеп булсын ди?! Әниемә рәхмәтем чиксез иде. Беркөн урамнан кайтканда сүз башладым:

 

“Әнкәй, менә Аллаһка шөкер, мин терелеп киләм. Мине бары Аллаһ терелтә, рәхмәт Аңа. Әмма монда синең дә өлешең юк түгел. Син Аллаһның ярдәм итүенә сәбәпче булдың. Ягъни ул синең күңелеңә мәрхәмәт орлыклары салып сиңа мине каратты, тәрбияләтте. Зур рәхмәт сиңа, әнкәй! Киләчәктә Раббыбыз әҗерен бирми калмас... Әмма мине синең һаман да намаз укымый йөрүең борчый. Беләсеңме, әнкәй, кеше әгәр намаз да, ураза да тотмый икән - аның барачак урыны җәһәннәм. Син үзеңне бу коточкыч урыннан коткарырга тиешсең. Күз алдыңа китерәсеңме, җәһәннәм уты кояш эссесеннән бик күп тапкырлар көчле!”

 

...Әнкәй түзмәде, елап җибәрде... Ә үзе пышылдап кына ”әй, балам, әй балам” - дип кабатлады.

 

- Әй, балам... Беләм, аңлыйм укырга кирәклеген... Тик кайдан башларга икәнен белмим бит... Сүрәләрне ятларга зиһенем җитәрме икән дим...

 

- Җитәр, әни... Җитмәсә, Аллаһтан зиһен сорарсың. Мин сиңа үзем дә бик нык булышырмын. Хәзер минем чират...

 

Мин, елмаеп, әнкәйне кочып алдым. Ул да елмаеп миңа сарылды. Бу вакытта без икебез дә бик бәхетле идек...

 

- Ә, Ранил? Ул синең терелүеңне ничек кичерде?

 

- Ул бик аптырады. Сөенгән булып кыланды. “Минем хатын молодец ул, нинди зур авыруны җиңде бит” - дип мактанып йөрде.

 

Тәмам терелеп җитмәсәм дә, мин укытырлык хәлгә килдем. Эшкә чыктым. Дәресләр күп алмадым, өзлегеп китүдән курыктым. Миңа бу вакытта директор да, барлык укытучылар да терәк булдылар, аз гына берәр эш эшләсәм дә күкләргә чөеп мактадылар, яшь укытучылар киңәш сораган булып артымнан йөрделәр... Берничә айдан соң ирем кабат эчәргә тотынды, хатыннар белән ачыктан-ачык йөри башлады. Ә мин... Мин мәктәптә булдым. Эшкә килеп, балаларга дәрес бирә алуым - минем өчен зур бәхет иде. Һәм әлеге бәхет минем шәхси тормышымдагы бәхетсезлегемне каплый, күрсәтми иде...

 

 Шулай акрын гына вакыт үтә торды. Көннәрнең берендә дәресләрдән соң мине директор Илфат Салихович үз кабинетына чакырды. Кердем. Директор ялгызы гына түгел, янында хатыны - татар теле укытучысы Хәтимә Хәсәновна утыра. Болар мин кергәнче ни турындадыр кызып-кызып сөйләшәләр иде. Мин кергәч, тынып калдылар. Тынлыкны Илфат Салихович бозды:

 

- Исәнмесез, Һаҗәр Идрисовна! Әйдәгез, узыгыз әле. Сезнең белән сөйләшәсе бар иде. Сез каршы түгелме?

 

- Әлбәттә, юк, Илфат Салихович.

 

- Бик яхшы. Беләсеңме, Һаҗәр... - директор шулай диде дә тынып калды. Мәктәптә һәрвакыт әтиемнең исеме белән дәшкәнгә күрә миңа исем белән генә эндәшү бераз сәер тоелды.

 

- Һаҗәр... Исемең белән дәшкәнгә аптырама инде. Сөйләшүебез укыту турында түгел, синең шәхси тормышың турында булачак. Шуңа күрә исемең белән генә атыйсым килде. Без Хәтимә белән синең хакта еш сөйләшәбез. Дөресрәге, синең өчен борчылабыз...

 

- Ни өчен? - Мин аптырап Илфат Салиховичка карадым.

 

- Ни өченме... Ни өчен икәнен Хәтимә аңлатып бирер инде... - диде директор һәм уңайсызланып карашын тәрәзәгә күчерде.

 

Хәтимә, акрын гына кулларын өстәл өстенә куйды, үзе дә сизмәстән аларны сыйпап алды да сүз башлады:

 

- Һаҗәр, без синең тормышыңны бу авылга килгәннән бирле белеп торабыз. Ранилнең сиңа булган мөнәсәбәтен дә, синең дингә булган өндәүләреңә каршы килүен дә... Һәм... Хыянәт итүе хакында да беләбез...

 

Хәтимә Хәсәновна шулчак миңа чем кара күзләрен текәде. Аның бу чая, үткен карашыннан мин сискәнеп киттем.

 

- Һаҗәр, дөресен әйт, син бәхетлеме? Ранил белән яшисең киләме синең? Әгәр мөмкинлек булса аерылыр идеңме аннан?

 

Мин әлеге сораулардан телсез калдым. Әлегә кадәр минем шәхси тормышым хакында берәү белән дә сөйләшкәнем юк иде. Мин аптырадым, ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Әмма җавап биргәнче уйларга кирәк иде. Чыннан да, бәхетлеме мин, бәхетсезме? Ранил белән киләчәгемне күз алдыма китереп карыйм... Чиксез караңгылык... Әйтеп бетермәслек яңа кайгы-хәсрәтләр... Әмма мин җавап бирергә ашыкмадым.

 

- Минем җавабымнан ни үзгәрә соң? Нигә кинәт мондый сорау бирергә булдыгыз?

 

Җавапны Илфат Салихович үзе бирде:

 

- Син яхшы укытучы, Һаҗәр. Син укыта башлау белән балаларның белем сыйфатлары күтәрелде, ярышларда урыннар ала башладык... Син эшли алмый башлагач, без зур югалту кичергәндәй булдык. Менә бүген син тагын укытасың. Әмма ирең синең тыныч кына эшләвеңне, сәламәтлегеңне саклый алырлык кешегә ошамаган. Сүзем, дөресрәге, сүзебез шул - кит син, Һаҗәр...

 

- Нәрсә?!

 

- Әйе, мәктәптән генә түгел, авылдан кит. Бу авыл, аның кешеләре сине бары тик караңгылыкка өстерәүче генә. Син үсәргә тиешсең, Һаҗәр! Эшләргә, яңа баскычларга күтәрелергә! Һәм... Үзеңә тиң кешене табып, балалар үстерергә...

 

Директорның бу сүзләренә җавап итеп мин берни әйтә алмадым. Күзләрем дымланды, тамагым карлыкты.

 

- Ә мин шәһәргә китеп кайда барыйм соң? Мине кем көтеп тора? Ни фатирым юк...

 

- Юкка хафаланма, бу проблема хәл ителгән инде. Сиңа яңа гына ачылган татар гимназиясендә урын бар... Аларга талантлы, белемле инглиз теле укытучысы кирәк икән... Ә фатир мәсьәләсенә килгәндә, Хәтимәнең бертуган апасының фатиры буш тора... Чиста, пөхтә, заманча җиһазландырылган. Борчылма, без синнән аның өчен хак сорамабыз. Рәтләнгәч, түли алыр хәлгә килгәч, үзең әйтерсең. Я, син ризамы? Җавабыңны көтәбез, Һаҗәр!

 

Озын-озак итеп уйлап торырга вакыт юк иде. Җавап бирергә кирәк! Ә алар - ирле-хатынлы миңа текәлгәннәр...

 

- Әйе, - дидем мин акрын гына, - Мин риза. Кайчан китәргә мөмкин?

 

- Кайчан телисең.

 

- Бик яхшы. Мин Ранил белән сөйләшүгә үк китәм.

 

Шул сүзләрдән соң саубуллашып өйгә кайтырга чыктым. Ранил белән булачак сөйләшүне уйладым... Ни дип башларга? Аның гөнаһларын санаргамы? Аннан да зуррак тагын бер мәсьәлә тора - ул әни. Аңа ни дип аңлатырмын икән?! Әй елар инде, бичаракай..

 

Мин кайтканда Ранил өйдә иде инде. Әни кабалана-кабалана ашарга әзерли, мине күргәч аның йөзе тагын да яктырып китте, ә минем аңа әйтәчәк яңалыктан йөрәгем кысылып куйды. Тиздән Ранил кайтты. Ашарга утырдык. Бер авыз сүз сөйләшмәдек. Ашап бетергәч әни ишегалдына чыгып китте. Без Ранил белән чәй эчә башладык. Бу - сүз башлау өчен иң уңайлы вакыт иде!

 

- Ранил, - дидем мин. Минем синең белән сөйләшәсем бар.

 

Ирем әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты - дәшми-тынмый чәй эчүен белде.

 

Аның бу битарафлыгына минем ачуым килде. Боргалап-сыргалап маташасым килмәде, турыдан әйтеп салдым:

 

- Безгә аерылышырга кирәк, Ранил.

 

Бу юлы ирем сүзләремне ишетте, башын күтәреп миңа текәлде.

 

- Нигә? Нәрсә ошамый сиңа?

 

- Нәрсә ошамый түгел, нәрсә ошый диген... Авырткан вакытымда эшләгән кабәхәтлекләреңне санап торасым килми, син аларны үзең дә яхшы беләсең. Мондый кеше белән тора алмыйм мин, Ранил... Сиңа карата ни мәхәббәт, ни хөрмәт хисләре калмады... Бары нәфрәт кенә бар...

 

- Китеп кайда бармакчы буласың? Киленле, бала-чагалы йортыгызгамы?

 

- Юк. Анысын мин үзем карармын. Син җавап бир: ризамы син бу аерылуга?

 

- Ничек дип әйтим... - Ирем чынаягын өстәл читенә этеп куйды. Минем үземне яратмаган хатын белән торасым килми... Мин дә бит бер генә яшим... Үземне яратучылар бетмәгән... Ярар инде, риза булырмын... Ничә еллардан бирле аерылырга телисең бит... Теләгеңә ирештең, ишек ачык!

 

- Рәхмәт...

 

Авыр, бик авыр иде миңа бу минутта. Ә иң кыены - Ранилнең мине шулай мыскыл итеп сөйләшүе иде. Соңгы вакытларда аның тәкәбберлеге тагын да арткан иде шул.

 

...Әнкәйгә бу хәбәрне кич белән генә әйттем... Ул сабый баладай үксеп-үксеп елады... Мин аның кытыршы кулларын үземнең учларыма алдым.

 

- Әнкәй, минем дә бәхетле буласым килә бит... Син борчылма, яныңа еш кайтырмын... Мин яши алмыйм Ранил белән, әнкәй... Ачуланма... Бер минут та тора алмыйм...

 

Киттем... Шул китүемнән авылга шактый вакыт кайтмадым. Әмма әнкәйгә һәрдаим сәламнәр җибәреп, аның хәлен белешеп тордым. Озакламый ул йөри алмас хәлгә килде. Аны балаларыннан рөхсәт алып, Казанга, үзем яшәгән фатирга алып килдем. Ике елдан соң ул вафат булды... Беләм инде, дустым, Ранил хакында беләсең киләдер... Ул мин китүгә йөргән хатыннарының берсенә өйләнгән. Икесе дә бергә утырып эчә торган булганнар. Ә кайбер кешеләр әйтүенчә, Ранил кичләрен мәктәп ишегеалдына кереп, елап утыра торган булган. Берничә тапкыр салмыш килеш “Аны сез җибәрдегез” - дип Илфат Салиховичның өенә килгән... Өч елдан соң ул тәмам кешелектән чыгып, бер көн дә аракысыз тора алмый торган эчкечегә әйләнгән... Әмма мәктәп ишегалдына йөрүләрен туктатмаган... Кышкы кичләрнең берсендә ул өенә кайтмаган... Аны мәктәп янындагы эскәмияләрнең берсендә үлгән килеш табып алганнар... Ниләр уйлап үлде икән ул? Мәктәпкә мине эзләп килүе булдымы икән?! Үкенгәндер, үкенми калмагандыр... Аны уйлау белән йөрәгем телгәләнә, эх... Булмады бит, Исламга алып килә алмадым шуны... Ярый әнкәй намаз карчыгы булып үлде... Менә шулай... Алар икесе дә үлделәр... Мин ялгыз калдым... Төннәрен тыела алмыйча елап чыга идем. Әгәр Ранил исән булып, матур гына яшәсә мин болай бәргәләнмәс тә идем. Кызгандым, бик кызгандым үзен. Тормыш иптәшеңә карата булган җаваплылык, аны жәлләү, фаҗигаләрдән сакларга тырышу - миндә әле дә калган булган икән. Нигә, нигә эзләмәде икән ул хатын аны? Хәер, безнең гомер озынлыгыбыз туганчы ук язылган бит инде. Аны үзгәртүе мөмкин түгел, монысы бәхәссез.

 

 Күңелем ялгыз, бик ялгыз иде ул вакытларда. Ярый әле тормышыма бераз ямь кертергә балалар булды. Аллаһ ярдәме белән мин зур уңышларга ирештем, дәрәҗәле исемнәр алдым. Ә кичләрен өйгә кайтасым килмәгәнгә күрә, озайтылган көн төркемендә эшли башладым. Кичкә кадәр балалар белән була идем.

 

 Язгы кичләрнең берсендә бер вакыйга булды. Әлеге көнне мин хәзер дә елмаеп искә алам. Ирем белән кайнанамның үлеменнән соң беренче шатлыгым булмады микән ул?!

 

 Ул көнне бер баламны алырга килүче булмады. Инде сәгать кичке сигезгә авышты. Ә Рафисымның әти-әнисе һаман юк. Малай еларга җитешеп шыңшый башлады, аны тынычландыру нияте белән урамга алып чыктым. Ишегалдында бер таган бар иде.

 

- Утыр! - дидем мин. Атындырам. Ләкин әйбәтләп тотын.

 

- Ләкин каты атындырмагыз, Һаҗәр Идрисовна! Мин куркам...

 

- Ярар...

 

Мин баланы атындырырга тотындым. Озакламый Рафис көләргә кереште. Аңа кушылып мин дә көлә башладым. Атыну белән мавыгып, яныбызга бер ир кеше якынлашканын сизми дә калганбыз икән...

 

- Исәнмесез, - диде әлеге ир.

 

Мин читкә карап кына “исәнмесез” дип җавап бирдем. Мөслимә булганлыктан, мин ирләрнең йөзләренә карамаска тырыша идем.

 

- Гафу итегез, баланы алырга соңга калдык. Әтисе дә, әнисе дә тиз генә кайта алмыйбыз, барып ала алмассыңмы? - дип шалтыраттылар. Рафис - минем энемнең улы була. Алырга рөхсәтме?

 

Мин Рафиска борылып карадым.

 

- Рафис, бу чыннан да синең абыеңмы?

 

- Әйе, Һаҗәр Идрисовна! Урра! Кайтабыз!

 

Шулвакыт миңа ир кеше сорау бирде.

 

- Кхм... Димәк, Һаҗәр Идрисовна икәнсез... Сез күптәннән яулык бәйлисезме?

 

Ирнең бу соравына сорау белән җавап бирдем:

 

- Әлбәттә, ә нигә сорыйсыз?

 

- Әлхәмдүлиллаһ! Сезнең кебек хатыннар күп булса икән ул... Ирләрне шакшылыктан саклый торган, намазын калдырмаган, иренең сүзенә колак салган, гаиләне бозмый торган...

 

- Динсез хатыннарга нәфрәтегез бик көчле бугай, - дип елмайдым мин тыйнак кына.

 

- Әйе... Дөресрәге, динсез хатыннарның берсенә - үз хатыныма...

 

- Үз хатыныгыз турында начар сөйләү килешмәс...

 

- Ул хәзер башка берәүнең хатыны инде... Ике динсез бергә кавышты...

 

Ирнең әлеге сөйләнүләреннән миңа әллә ничек булып китте... Кабат үткән тормышымны күзаллагандай булдым... Ир сүзен дәвам итте:

 

- Ә менә сезнең ирегез бәхетледер инде...

 

Минем яшереп торасым килмәде, дөресен әйтеп бирдем.

 

- Минем ирем юк. Аерылдым. Ул да сез әйтмешли, бер динсез иде.

 

- Шулаймыни? Ирнең күзләрендә очкын кабынгандай булды. Ул көрәнсу күзләре белән миңа текәлде.

 

- Һаҗәр... Мин сезгә үземнең исемне дә әйтмәгәнмен... Хәсән булам мин... Һаҗәр... Әгәр сезне очрашуга чакырсам килер идегезме?

 

Мин гаҗәпкә калдым. Ни тели бу ир-ат миннән?! Яңа танышым, минем уйларымны укыгандай, җавап бирергә ашыкты:

 

- Аптырамагыз инде... Минем тәкъдимем кызны очрашырга чакырган яшь егетнеке кебегрәк яңгырады. Әмма ниятем, уйларым бөтенләй икенче төрле... Сез бик күркәм мөслимәсез, өстәвенә мөгаллимә... Мин электән үк укытучы халкына хөрмәт белән карыйм. Үземә килгәндә... Мин - мөселманмын. Өйләнгән вакытта дингә килмәгән идем әле, яратып бер кызга өйләндем. Яхшы яшәдек. Әмма балаларыбыз булмады... Мин бик тә балабыз булуын теләдем, хатыным да, мин дә әбиләргә йөрдек, төрлечә дәваланып карадык, әмма файдасыз. Мин ул вакытта бер мөселман егете белән эшли идем. Шул мине үзе белән мәчеткә чакырды, “сиңа бары Аллаһ кына ярдәм итәчәк” - диде. Мин акрынлап дингә тартыла башладым. Шул вакытта мин җаныма иман иңеп килүен сиздем. Аллаһтан бала гына түгел, җәннәт тә сорый башладым. Хатынымны да Исламга өндәдем, әмма ул киреләнде, дингә керергә теләмәде. Ахырдан минем мөселманлыгымнан туеп, аерылып китеп барды. Шуннан бирле мин ялгыз. Ләкин бәхетле ялгызмын. Мин үземчә яшим, бу дөньямны да, киләчәгемне дә матур итеп төзер өчен тырышам... Һәм... Аллаһ Тәгалә ризалыгын алырга омтылып яшәгән хатын-кыз эзлим... Ачуланмагыз... Ачуланмагыз инде, Һаҗәр, сезгә барысын да сөйләдем дә ташладым... Мөселман күңелен бары мөселман гына аңлый... Динсезләргә йөрәк серемне сөйләп торудан мәгънә юк... Алар мине гаиләңне саклап кала алмагансың, иң мөһиме - гаилә диләр... Әйе, бу шулай... Әмма гаилә матур, камил булсын өчен уртак омтылышлар кирәк... Ә бездә ул юк иде...

 

- Хәсән абый, без кайчан кайтабыз инде?! - Ирне сөйләвеннән Рафис бүлдерде. - Үзең мине алырга килдең, үзең һаман Һаҗәр Идрисовна белән сөйләшәсең...

 

- Һәй, сине бөтенләй оныткан бит әле мин, Рафис энекәш - дип көлгән булды Хәсән. - Бар, бара тор, хәзер куып җитәм. Ир шулай диде дә китү ягына карап куйды. Ләкин шулвакыт нәрсәдер исенә төшкәндәй, миңа гәүдәсе белән үк борылып басты. Минем тәнем эсселе-суыклы булып китте.

 

- Һаҗәр Идрисовна, сез очрашырга ризамы?

 

Мин ни дияргә дә белмичә башымны аска идем.

 

- Белмим...

 

- Димәк, риза?- дип елмайды ир. - Хатын-кызның белмим дигән сүзе риза дигән сүзме әле?

 

Мин тыйнак кына елмайдым:

 

- Шулайдыр...

 

- Алайса номерыгызны бирсәгез...

 

Мин номерны әйттем.

 

- Бик зур рәхмәт сезгә, Һаҗәр Идрисовна! Очрашуыбызны түземсезлек белән көтеп калам. Аллаһ Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын!

 

- Әмиин, шулай булсын. Сезне дә... Әссәламегаләйкем...

 

- Вәгаләйкемәссәлам...

 

Ул китү белән мин уйлар дәрьясына чумгандай булдым. Нәрсә булды бу? Нинди вакыйга? Шулай көтелмәгәндә генә килеп чыкты... Һәм мин, үзем дә сизмәстән, очрашырга ризалык биреп ташладым. Үзем шулай дип борчылдым, ә үзем шул ук вакытта ... хыялларга бирелдем. Кинәт бу халәтемә гаҗәпләнеп куйдым: әллә хыяллана белә башладым инде? Соңгы матур уй-хыялларым Ранил белән өйләнешер алдыннан гына кичерелгән иде бит... Бу мөмкинлегем кире кайтты, шөкер...

 

Әлеге кеше нинди сыйфаты белән җәлеп итте соң мине? Үзе башкалардан әллә ни аерылмый да кебек... Белмим... Анда ирләргә хас булган ышанычлылык бар иде бугай... Хатын-кыз бит ул яклауга мохтаҗ гүзәл зат. Шушы затларны көчле холыклы, акыллы ирләр сакларга, якларга тиеш. Шул минутта мин үземнең кем тарафыннандыр якланырга, сакланырга сусавымны сиздем. Минем дә тормыш дилбегәсен ялгызым гына өстерәмичә, кемнеңдер киң җилкәсе артына ышыкланып барасым килә икән бит. Һәм менә дилбегәне башлап тартырлык кеше очрады кебек... Ышанычлы, сөйкемле, ә иң мөһиме - иманлы. Имансыз булса дини гаилә төзим дип бәргәләнер идеме икән ул?! Юктыр...

 

...Без берничә көннән очраштык. Ул очрашудан соң миңа Хәсән тагын да ныграк ошый башлады. Үзе дә мине бик ошатуын, каршы килмәсәм, гаилә корып җибәрергә теләвен әйтте. Мин риза булдым. Һәм шул көнне уңай җавап бирүемә бүген дә сөенәм. Аллаһ Тәгалә миңа зур сынаулар аша бәхет бирде. Без күп очракта бәхетсезлек килү белән төшенкелеккә биреләбез, алда бары караңгылык упкын күрәбез. Тик кайвакыт безнең бәхетебез нәкъ менә шул упкыннар артында саклана икән... Саранланып кына килгән бәхет, көттергән бәхет исә тагын да татлы, тансык була... Аны югалтмас өчен син инде бөтен тешең-тырнагың белән ябышасың...

 

- Димәк син бүгенге көндә бәхетле, Һаҗәр? - дип елмайды Сафия.

 

- Әлхәмдүлиллаһ! Бөек Аллаһка мактаулар. Бар да яхшы. Беләсеңме... Бүгенге көндә мин бер теләк белән янып яши башладым: кабат Ранилнең авылына кайтып киләсем килә... Күрәсе иде... Халык ничек яши, балалар, мәктәп... Теге вакытта Илфат Салихович белән аның хатынына да рәхмәт әйтә белмәдем. Андый изге күңелле затлар сирәк очрый шул... Әйтәсем килә... Бик зур рәхмәт әйтәсем килә үзләренә. Һәм үзләрен бүгенге көндә бәхетле булуым белән куандырыр идем. Ышанам, алар минем өчен туганнардан да ныграк сөенерләр иде...

 

...Көн инде кичкә авышкан иде. Кояш кына соңгы җылымны биреп калдырыйм дип тырыша-тырыша нурлар чәчә. Үзе шулвакыт көлсу болытлар эченә кереп качкалый. Аның көне буе җылыда йөргән халыкны кич белән суык буласы хакында кисәтәсе килә иде булса кирәк.

 

* * *

 

 Сафия берничә көннән Америкага кайтып китте. Ул киткәч Һаҗәр бераз моңсуланып йөрде, әмма яшьлек дусты белән очрашуы, аңа беркемгә дә сөйләмәгән йөрәк серен ачып бушануы - хатынга иксез-чиксез рәхәтлек бирә иде. Өй эшләрен караштырып алгач, Һаҗәр компьютер каршына утыра. Бүген дә гадәттәгечә булды. Аралашу сайтын ачып җибәрүгә Сафиянең хаты килеп төште.

 

- Кайтып җиткән, шөкер, - дип елмайды Һаҗәр үзалдына. Ә хат мондый сүзләрдән гыйбарәт иде:

 

“Әссәламегаләйкем, дустым! Аллаһка шөкер, мин кайтып җиттем. Иремне, өемне бик сагынган булганмын икән. Барысы да исән-сау торганнар, әлхәмдүлиллаһ!

 

Һаҗәр! Синең кыска вакыт аралыгын үз эченә алган тормыш тарихың миңа бик нык тәэсир итте. Үзең дә күреп тордың, кайбер урыннарда еладым, кайбер урыннарда көлдем. Әле монда кайткач та синең сөйләгәннәрең башымнан чыкмый. Ни дип әйтим... Әлбәттә, бу Аллаһның сынавы булгандыр... Син, ныгып җитмәгән иманлы кыз, яшьлек юләрлегенә бирелеп динсез егетне яр иткәнсең... Һәм иң аянычы - синең якыннарыңнан берсе дә нигә аны сайлыйсың димәгән... Дөреслектә, дөньяга карашлары төрле булган ике кешенең туры килә алмаулары, соңгы чиктә берсенең бирешергә тиеш булуы күренеп тә тора бит инде... Синең генә түгел, барлык динсез гаиләдә үскән яшьләрнең уртак бер җитешсезлеге (моны башкача аңлатып булмый) бар. Ул - аларның үрнәк итеп дөрес шәхесне сайламауларында. Безнең үрнәк, юк, барча кешелек өчен җибәрелгән үрнәк ул - Мөхәммәд (с.г.в.). Тик без аннан түгел, ә сәхнәдә балкыган йолдызлардан, зур уңышка ирешкән замана байларыннан үрнәк алабыз. Хәтта тәрбияле әти-әниләребез дә дини булмасалар - без дөрес үрнәк сайламадык дигән сүз. Чөнки алар биргән тәрбия - бары бу дөньяда бәхетле булырга гына җитә. Ә ахирәттә бөтенләй дә авыр хәлдә калырга мөмкинбез. Мәсәлән, кешеләргә яхшылык эшлибез ди... Әгәр әлеге эшнең нияте Аллаһның ризалыгын алуда булмаса, бу безгә бернинди файда бирмәс. Бары да Аллаһның ризалыгы өчен булырга тиеш. Һәм без моңа омтылып яшәргә тиешбез, Һаҗәр...

 

 Ярар. Авырлыклар аша булса да үз бәхетеңне тапкансың. Раббыбыз мөселманнарны ярдәмсез калдырмый бит ул! Сөйләвеңнән шуны аңладым: сиңа кыен вакытларыңда Аллаһ Тәгаләгә булган ышанычың көч биргән. Ул исә йөрәгең телгәләнгән чагыңда күңелеңә шифа, җылылык салгандыр.

 

 Киләчәктә сиңа тагын да зур бәхетләр, саулык-сәламәтлек һәм, әлбәттә, көчле иман телим. Икегез дә бәхетле булып яшәгез.

 

 Мөмкинлегегез булу белән Америкага кунакка килегез. Бу безнең өчен зур куаныч булыр иде!

 

Ярый, Һаҗәр, югалма, язгалап тор! Мин дә язырмын. Аллаһ сине ярдәменнән ташламасын, Әмиин...

 

Әссәламегаләйкем, дустым. Сине яратып, гомерлек дустың, Сафия”.

 

 ...Әлеге юлларны укыгач, Һаҗәргә рәхәт булып китте. Ул күкрәгендә әллә нинди бер җиңеллек тоеп тәрәзәгә карады. Көз... Һаман көз... Әмма шушы моңсу көзләрдә дә үзеңне бәхетле итеп тоеп була икән.. Әнә бит җил дә хәзер ачуланып тәрәзәне шакымый, ә йомшак итеп кенә агач ботаклары белән сыйпап ала. Ә тәрәзә пыяласы исә бу сыйпаудан һич авырту кичерми, бары тик җилнең кайвакыт ачы, салкын булуын истә тоткан хәлдә акрын гына зыңгылдап утыруын белә иде...


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»