|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2008 Ир белән хатын
КЫЕК АТМА, ТУРЫ ТИДЕРЕРСЕҢ!Беркөн шулай эшкә барам. Автобуста уйга калып, бер ноктага төбәлеп утыра идем, кесә телефоным кымшанып куйды. Карасам, sms-хат килгән. Номеры таныш түгел. "Чулпан, йокыга китәсең бит инде", – дип язылган. Як-ягыма борылып карыйм, таныш кешеләр күренми кебек. Шул номерны җыеп карыйм, абонентны алу мөмкин түгел, дип җавап бирә хатын-кыз тавышы. Эшкә баргач, sms җибәргән кеше үзе шалтыратты. – Мин – Руслан, оныттыңмы әллә? – ди бер ир тавышы. – Мәскәүгә минем машинама утырып бардың бит, номерыңны да шулвакыт биргән идең.
Бөтенләй аптырадым. Беренчедән, соңгы өч елда минем ул шәһәргә бөтенләй барганым юк, чөнки бала белән декрет ялында утырдым. Икенчедән, кемгә дә булса телефон номерымны биргән булсам, мин бу хакта, һичшиксез, онытмаган булыр идем. Ә Руслан дигән кеше һаман үзенекен тукый. Исемеңне Чулпан дип әйттең һәм шушы номерны бирдең, ди. Мин әйтәм, башка Чулпан булгандыр ул, бәлки, телефон номеры да минекенә охшаштыр. Ике арада барган аңлашу процессы бик озакка сузылды. Әллә, мин әйтәм, берәр танышым шаярта микән? Ирем тугрылыкта тикшереп карарга ниятләп, берәр дустына номерымны бирдеме икән әллә, дип тә уйлап бетердем.
– Руслан, мин сезне белмим, номерымны да бирмәдем, зинһар өчен бүтән шалтыратмагыз, smsлар да язмагыз. Минем ирем, балам бар, – дип кырт кистем, аптырагач.
– Мин дә бит өйләнгән, ну и что? – ди бу исе китми генә. – Ә син иреңә тугрылык саклыйсыңмы? Машинамда барганда бер дә андыйга охшамаган идең...
– Кабатлап әйтәм, мин сезнең белән беркая да бармадым, – дим ачуым чыгып, ә үземнең әлеге вакыйганың ахырын беләсем килә. Шулай да, болай дәвам итеп булмас, нокта куярга кирәк, дидем дә трубканы куйдым. Әмма әңгәмәдәшем үҗәт булып чыкты, тагын шалтырата. Хәзер инде Руслан башкача "сукалый" башлады. Аның сүзләреннән мине очрашуга чакыруы, монда бернинди дә әшәкелек юк дип аңлатырга тырышуы ачык сизелә иде.
– Алай хатының өстеннән йөрерлек булгач, ник өйләндең соң син? – дип сорыйм аннан. Ә ул исә:
– Хатын үзенә, сөяркә үзенә кирәк, – дип җавап кайтарды.
– Ничек инде ул алай? Әгәр синең хатының да шулай фикер йөртсә, ул да шулай дип уйласа, сиңа бер дә ошамас бит, – дим.
– Минем хатын андый түгел, ул миңа эт кебек тугры. Кайчан гына шалтыратып сорасам да, ул үз урынында, – ди Руслан.
Сөйләшә торгач, бу ирнең һәрдаим командировкаларга йөреп торуы ачыкланды. Еш кына хатын-кызлар белән таныша икән. Соңыннан алар белән мөнәсәбәтләрен өзми, кирәк чакта кунакка кереп чыгам, ди. Бу сөйләшү күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, белмим, әмма икебезнең дә тумышыбыз белән бер районнан икәнлегебезне ишетү минем алда торган мәсьәләне беркадәр җиңеләйтеп җибәрде. Районда вакытта сөйләшеп йөргән дусларымның исемнәре кылт итеп исемә төшә башлады. Хәзер инде миңа ничек тә булса бу әңгәмәне өзмичә йомгакның очына чыгарга кирәк иде.
Районда мин бары тик бер генә Русланны беләм. Ул – кайчандыр бер группада укыган иптәш кызымның ире. Алар өйләнештеләр дә Казанда яши башладылар.
– Мин сине беләм булып чыкты бит әле, – дим.
– Ничек? – ди Руслан, аптырап.
– Үзең без бит танышлар дип ярты сәгатьтән бирле башымны бутыйсың, ә хәзер шулай булуы раслангач, ничек, дип аптырыйсың, – дим. – Бик беләсең килсә, сезнең әле безгә килеп, бер төн кунып та киткәнегез бар...
Сизеп торам, элемтәнең аргы очындагы бәндә ике кулы белән башын тотмакчы була, әмма сер бирмәскә тырыша.
– Синең хатыныңның исеме Рамиләме? – дим аның саен үҗәтләнеп.
– Ыхы...
Хәзер инде Руслан аптырашта иде. Минем белән ник сөйләшкәненә үкенә бугай. Баштарак калын, көр булып тоелган тавышы да нечкәрде моның, фәлсәфәсе дә үзгәрде. Каян белгәнеңне әйт инде дип ялына сыман тоелды ул миңа. Хәер, озак җәфаламадым тегене, әйттем дә бирдем дөресен.
– Бик беләсең килсә, мин сезнең туегызда кәләшнең шаһиты идем, – дидем.
Шуннан инде Руслан да минем кем икәнлегемне аңлады. Аңлады да: "Их, бөтен эч серемне сөйләп бетердем бит инде мин сиңа, хатын белсә, нәрсә була инде хәзер? – дип уфтанып куйды. – Шулай да бу хәлне сөйләмә инде син аңа, яме..."
Ихтыярың, кемгәдер нәрсәдер сөйләп, кеше тормышын бозар хәлем юк. Әмма тормыш шулкадәр үзенчәлекле, кайчак кыек атып шулай туры эләктерергә мөмкин икән. Сак булыгыз, ирләр, сабак бу сезгә!
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|